Логотип Идель
Мәдәният

Алты көн ярату

«Музыка төрле булырга тиеш! Югыйсә, телевидениедән бер үк әйбер әйләндерәләр. Тамашачы да шуңа күнегә, аннан яңа әйберне кабул итү кыен була». Бәлеш пешергәндә дә җырлыйлар

Австралиядә яшәп иҗат итүче танылган җырчы һәм музыкант Зөлфия Камалова узган ел азагында Камал театры сәхнәсендә Йолдыз Миңнуллина шыгырьләренә язылган «Алты көн ярату» дип аталган яңа альбомын тәкъдим итте. Тамашачылар яңа җырларны бик югары бәяләде. Концерттан соң милләттәшебез белән аралашып алырга да өлгердек.

«Апа диюләренә күнегеп булмый»

– Сезгә ничек мөрәҗәгать итсәм, уңайлырак? Зуля диимме, Зөлфияме? Зөлфия апа дисәм, ничек булыр?

– Зөлфия апа дисәгез, сәеррәк инде. Миңа хәзер апа диләр диюен, тик андыйга күнекмәгән. Зөлфия генә булсын.

– Әти-әниегез белән интернет аша гына аралашасызмы, Зөлфия?

– Алар инде олы яшьтә, икесенә дә 83 тулды, Русиядә – Сарапулда яшиләр. Сеңлем аларга якын, ул интернетны көйләп биргәндә, интернеттан аралашабыз. Кайчакта телефоннан да шалтыратам.

– Кызыгыз ниләр белән кызыксына, кем булырга хыяллана?

– Исеме Зифа. Аңа хәзер 13 яшь, үсмер чагы. Күп әйбер белән кызыксына, кларнетта уйный. Киләчәктә кем булырга теләгәнен әле үзе дә белми, эзләнә. Музыка өлкәсендә карьера ясауның ничек авыр икәнен аңлый, күреп белә. Ирем дә контрабаста уйный бит. Ләкин ул аның төп эше түгел, чөнки музыка белән генә акча юнәтү мөмкин түгел.

– Җырчы кеше гел юлда, гаиләгә вакыт бик юктыр?

– Зифа кечкенәрәк чагында читенрәк иде. Аны үзебез белән йөрттек. Балага да, үзебезгә дә зур стресс булды бу туктаусыз сәяхәтләр.

– Зифаның Татарстанда булганы бармы?

– 2013 елда Казанда өч ай яшәдек. Ул шәһәр мәктәбендә укыды. Мин аны бераз татарча өйрәнер, дип хыялланган идем. Кызым зарланмады билгеле, ләкин, яңа мәктәп, яңа дуслар, яңа климатка яраклашу җиңел булмагандыр.

«Үземне хәзер дә Австралия кешесе дип әйтә алмыйм»

– Австралиягә ничек барып чыгуыгызны сөйләмәссез микән?

– Күптән булган хәл, хәзер инде актуаль дә түгелдер... 1991 ел иде. Кияүгә чыктым. Хәзер мондый күченүләр катлауланды, теләгән кеше җиңел генә килә алмый.

– Дөньяның икенче почмагындагы чит илдә яшәргә ияләшү кыен булдымы?

– Инглиз телен белә идем. Пермь педагогика университетында инглиз һәм француз телләрен тирәнтен үзләштердем. Төрле вакыт булды. Ике елдан Русиягә кайткач, мондагы тормышның тагын да авыр икәнен төшендем. Туксанынчы еллар иде бит. Контраст аша Австралиядә мөмкинлекләр күбрәк булуын күрдем. Консерваториягә укырга кердем. Җырлар белән җитди шөгыльләнә башладым. Фестивальләрәдә катнаштым, альбомнар чыгардым. Русиядә булсам, бәлки боларның берсе дә тормышка ашмас иде.

– Кире кайтырга дигән теләк бер дә тумадымы?

– Ничек инде тумасын? Мин әле хәзер дә үземне тәгаен Австралия кешесе дип әйтә алмыйм. Гражданлык буенча ике илгә дә карасам да, үземне беркайчан да бөтенләйгә киткән кебек итеп хис иткәнем юк. Гел кайтып-китеп йөрим. Тамашачыларым булганда, кайтачакмын.

– Сагынган чаклар буламы?

– Сагынам. Бик сагынгач, «Әллүки» дигән альбомым чыгарган идем. Аны күбрәк үзем һәм Австралиядә яшәүче татарлар өчен яздырдым. Бу альбомны Татарстан халкы үз итүе минем өчен көтелмәгән хәл булды. Туган җирләрендә яшәп, туган җирләрен сагына беләләр! Бу да татар халкының үзенчәлегенә бәйледер. Мине аңлауларын ачыклау бик гаҗәп һәм рәхәт булды.

– Музыкага килүегез турында сөйләгез әле.

– Бәләкәй чакта музыка мәктәбенә, пианино классына йөрдем. Җырларга ярата идем. Безнең гаилә дә җырлы-моңлы. Гомумән, татарларның барысы да җырларга ярата. Авыл кешеләре бигрәк тә. Мин үзем Сарапулда тусам да, әби-бабайлар Әгерҗе якларында үскән. Туганнар кунакка килсә, бәлеш пешергәндә дә җырлыйлар иде. Шул минем каныма сеңгәндер инде. Беренче ишеткән җырлар халык җырлары булды.

– Шигырьләр дә язасызмы?

– Беренче җырларымның сүзләре дә үземнеке. Бик оста дип әйтә алмыйм, мәктәптә әдәби татар телен өйрәнмәдем. Шулай да «Йокысызлык» җырымны гел сорап җырлаталар. Ничек шулай популяр булгандыр, дип тә уйлыйм. Аны язган чакта әле бик яшь идем, йокы белән проблемалар юк иде. Хәзер йокыга китү авыррак, шуңа ул җырны бик җырлыйсы да килми. Апам шаяртып, хәзер йокының нинди рәхәт, татлы булуы турындагы бер җыр яз, бәлки рәтләнер, ди.

– Зөлфия, Йолдыз Миңнуллина белән альбом яздыру идеясе ничек туды? Күп кенә композиторлар, Йолдызның күпчелек шигырьләре җыр өчен бик ятышлы түгел, ди.

– Бик җиңел булмаса да, дөрес эшнең юлы үзе табыла. Яңа җырлар язу өчен әллә ничә ел яшь татар шагыйре эзләп йөрдем. Ләкин, үзенчәлекле сүзләр, образлар белән эш итүче автор таба алмадым. Бервакыт Йолдызның Рәдиф Кашапов белән эшләгән проектына юлыктым: шагыйрә музыка астында шигырьләр укыды. Ошады! Шуннан Йолдызны интернеттан эзләп табып, бергә эшләп карарга тәкъдим иттем. Ул үзенең шигырьләрен юллады, мин көйләр яздым. Аннан аларны Голландиядәге иптәшемә күрсәттем. Ул да бик кызыксынды. Шулай итеп, Йолдызның бөтенбер шигырь циклын алып, эшкә тотындык.

– Альбом чыгарырга акчаны интернет аша җыйгансыз икән.

– Әйе, краудфаундинг ысулы (интернет аша теләгән кеше җибәрә ала. – Авт.) белән җыйдык, ярдәм итүчеләр күп булды. Яңа альбомны августта «Таткультфест»та һәм декабрь аенда Камал театрында узган концертта тәкъдим иттек. Җырларны интернетта да табып була.

– «Алты көн ярату» җырына интерактив клип төшерү идеясе ничек туды?

– Бу альбом – бер гашыйклык тарихы, гашыйклыкның алты көн эчендә үсеп, соңыннан нәрсәгә әйләнүе хакында. Ә клипны бишенче җырга төшердек. Клип сюжетында ике кеше, киләчәктә бергә калу мөмкинлеген махсус җайланма аша тикшерәләр. Клипны интерактив иттек, ягъни парның киләчәк язмышын тамашачы сайлый ала. Яки гашыйклар бергә кала, яки аерыла. Вәлиева Саша исемле кыз клип ясау процессын үз өстенә алды. Аны Русиядә төшерделәр. Актерларның классик татар йөзле булуын теләгән идек, шуңа Болак буе театрында эшләүче таныш артистым – Лилия Мәcгутованы чакырдым. Егетне Гадел Әхмәдиев һәм бер персонажны Анна Пермякова уйный. Персонажларның яшерен хис-кичерешләрен биючеләр бию аша күрсәтә. Башта егетне Нурбәк Батулла биер дип өметләнгән идем, ләкин ул башка эш белән мәшгуль иде. Шуңа аны Ильдар Алекбаев, ә кызны Анна Шаврина биеде. (КьюАр код)

– «Йокысызлык» җырын күпләр Камал театрында барган «Люстра» спектакле аша белә. Сезне хәзер театр белән берәр нәрсә бәйлиме?

– Минем тәҗрибә эксперементаль спектакль белән бәйле. Хәзер дә яңа юллар эзлим. 2014 елда моноспекталь ясаган идем. Анда сүз өч хатын-кыз турында бара. Спектальнең музыкасын үзем яздым, өч рольне дә үзем башкардым. Ә хәзер икенче әйбер, иммерсив спектакль ясау турында фикерләр бар. Бу әле Русиядә бик популяр түгел, татарларда бигрәк тә. Шул иммерсив спектакльнең «партиципатор» дип аталган бер җанры бар. Анда сәхнәдәге артист кына түгел, тамашачылар да актив катнашалар. Идея буенча, ул импровизацияләп җырлауга корылачак. Әле барысын да уйлап бетермәдем. Бары тик тере тавышка гына куелырга тиеш. Театр ул – тере сәнгать. Видеодан караганда башкача кабул ителә.

Дәвамы журналның гыйнвар санында

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев