Логотип Идель
Мәдәният

Америкада үткән дүрт ай

КФУ студенты, шагыйрә Алсу Сәлахованың май аенда Америкага баруын ишеткәч, дуслары гына түгел, таныш-белешләре дә сорау арты сораулар яудырырга керешә. Ничек бардың? Кайда тордың? Ни ашадың?.. Барысына да бәйнә-бәйнә сөйли-аңлата торгач, «Идел» журналы аша күбрәк аудиториягә кайбер серләре белән бүлешергә булды ул. Шулай итеп, биштәрләрне көйлибез һәм Америкага барып кайту нечкәлекләрен белешәбез.

КФУ студенты, шагыйрә Алсу Сәлахованың май аенда Америкага баруын ишеткәч, дуслары гына түгел, таныш-белешләре дә сорау арты сораулар яудырырга керешә. Ничек бардың? Кайда тордың? Ни ашадың?.. Барысына да бәйнә-бәйнә сөйли-аңлата торгач, «Идел» журналы аша күбрәк аудиториягә кайбер серләре белән бүлешергә булды ул. Шулай итеп, биштәрләрне көйлибез һәм Америкага барып кайту нечкәлекләрен белешәбез. 

                                                                                    Программа турында
«Эшлә һәм сәяхәт ит» («Work and travel») программасы турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Аңа язылу август-сентябрьдән башланып, әле хәзер дә дәвам итә. Яшьләрнең күбесе бу хакта белә, файдалана. Бер ун ел, билгеле, шикләнебрәк караучылар да булгандыр. Ни өчен дигәндә, башта син эш вакансиясен (Job offer) сатып аласың, аны табып биргән оешмага түлисең, Мәскәүгә үз акчаңа виза алырга барасың, илчелеккә керткәннәре өчен дә акча кирәк, виза биргән очракта самолетына, хезмәт хакы алганчы яшәреңә, ашарыңа да үз кесәңнән чыгарасы. Аннары дүрт айга чит илгә, бер белмәгән кешеләрең янына китү, анда эшләү һәм яшәү идеясе ничектер күңелдә икеләнү барлыкка китерә. Ләкин хәзер, әлеге программа белән йөзләгән, меңләгән студент эшләп кайткач, өстәвенә алар арасында таныш-белешләрең дә булгач, күпкә җиңелрәк. «Сез барыбер керткән акчагызны икеләтә, өчләтә арттырып кайта аласыз» дигән вәгъдәләре, минем очракта үзен аклады. Программада 25 яше тулмаган студентлар катнаша ала. Аның буенча АКШта өч ай эшлиләр һәм бер ай сәяхәттә үтә (соңгы пункт мәҗбүри түгел, аны һәркем үзе хәл итә). 

                                                                                          Иң авыры – виза алу? 
Алай димәс идем. Дус кызым бик җиңел алдык без аны. Ләкин аңа хәтле күпме кайгырдык… Эш шунда ки, виза алырга диеп Мәскәүдәге илчелеккә Америкага китәргә бер ай-ай ярым калганда: апрель-майларда гына барасың. Ә программага без октябрь башында теркәлдек. Ягъни менә шушы вакытка кадәр син билгесезлектә яшисең: җибәрәләрме сине чит илгә, юкмы? Виза биргәч, шул ай дәвамында бөтен әйберләреңне, документларыңны җыеп, сумнарны долларга алыштырып, сессияне ябып, тулай торакны тапшырып, эшең булса, җитәкчең белән сөйләшеп, туганнарыңны-дусларыңны китүең турында кисәтеп, кыскасы, бер ай эчендә берничек тә эшләп бетереп булмаслык тоелган бөтен эшне башкарып, юлга чыгарга кирәк.
Визаны сиңа бирергәме-юкмы икәнлеген консул хәл итә. Аның белән инглизчә сөйләшәсең. Билгеле, син АКШка акча эшләргә бармыйсың (чөнки ул «мәдәни багланыш» программасы), шпионаж белән дә шөгыльләнмисең һәм, әлбәттә, анда яшәргә калу уе башыңа да керми. Әгәр консул аз гына булса да синдә шикләнсә, «Сау бул, виза, сәлам, туган ил», дигәндәй, буш кул белән кайтып китәсең. Виза бирүне ничек хәл итүләре турында шул хәтле күп риваятьләр бар, барысына да тукталып бетә алмыйм. Иң популярлары:
«Моны инде күптән хәл иткәннәр». Илчелеккә алдан языласы бит, үзең турында барлык мәгълүматны урнаштырасың, синең анда киләчәгеңне алар алдан белә. Кайбер студентлар әйтүенчә, алар сине үз каналлары аша тикшерә, гаиләң, нинди эшләр белән шөгыльләнгәнең турында мәгълүмат туплый һәм син барганчы ук виза бирү-бирмәүләрен хәл итеп куя. 
«Консуллар – оста психологлар». Борын кашып куйдыңмы син, кирәкмәгән урында елмайдыңмы, җавапсыз калдыңмы – барысын да консул күзәтеп, күреп утыра һәм синең алдау-алдамавыңны белә. Әгәр алдыйсың икән, сиңа ышаныч юк, виза турында хыялланма да.
«Сине ялган детекторы ярдәмендә тикшерәләр». Монда инде синең киләчәкне консул түгел, ә машина билгели. 

                                                                                       Алдасаң, визасыз каласың
Риваятьләр белән беррәттән, мифлар да җитәрлек: «Магистрларга, өстәвенә аңа хәтле бер генә чит илдә дә булмаганнарга виза тәтеми» (дус кызым белән икебез дә «буш паспортлы» магистрлар идек), «Информатика һәм авиатөзелеш юнәлешендә укыганнарга виза бирмиләр» (шулай ук шикле гыйбарә, Америкадагы танышларым арасында андыйлар да бар иде), «Дусларың белән барсаң, виза бирмиләр, үзең генә түгел икәнлеген яшерергә кирәк» (без дус кызым белән чыннан да бергә икәнлегебезне күрсәтмәдек, чиратта да аерылыбрак басып тордык, әмма дуслары белән килгәнне яшермәгәннәр дә визалы килеш кайтканнар). Бу мифларга ышану-ышанмау һәркемнең үз эше, визасыз калу куркынычы булганда, никтер бу сүзләрне бер дә тикшерәсе килеп тормый анысы, бирсәләр генә ярар иде инде, дип уйлыйсың.
Илчелек, аеруча анда утырган консуллар турында миллион фикер ишетеп бетергәч, курыкмас җиреңнән курка башлыйсың. Программа буенча китәргә теләүчеләргә бер генә киңәш бирә алам: тынычлыгыгызны югалтмагыз, үзегезгә ышаныгыз һәм мәгълүматны акыл иләге аша үткәреп барыгыз.

                                                                                                       Ошадымы?
Ошады. Кешеләре дә елмаебрак йөри кебек, мөнәсәбәтләр дә әйбәтрәк сыман, акчасы да күбрәк шикелле. Ләкин. Кая гына барсагыз да, алдыгызга кызыл келәм җәеп көтмәячәкләр. Ашауга, яшәүгә түлисе бар, шуңа акчагызны онытмагыз. Бөтен җирдә дә яхшы кешеләр дә, начарлары да була. Сумкагызны югалтырга мөмкинсез. Паспортсыз калу куркынычы да бар. Сезне таларга да мөмкиннәр. Минем беркемне дә куркытасым килми, ләкин психологик яктан барысына да әзер булыгыз, беркем дә сезне Голливуд фильмындагы декорацияләр белән каршы алмаячак. Америкада наркоманнар күп, кеше талап көн итүче ярлылар да юк түгел.

                                                                                        Үкенмисеңме?
Америкага баруыма һич тә үкенмим. Моның нинди зур тәҗрибә икәнлеген туган илгә кайтыр алдыннан гына аңладым. Бөтен мәсьәләне хәл итеп бетергәч, һәр мәшәкатьтән чыгу юлы тапкач, кирәк урында түземлекне, тиешле урында «йоклап калмау» функциясен «кабызгач», үземдә ышанычым артты. Мин бит моны башкарып чыга алдым! Шуңа күрә, финанс яктан хәлегездән килсә, сез дә барып карагыз. Әлбәттә, кайбер урыннарда ялгышырсыз, «Эх, менә бу эшкә керергә булган» дигән үкенү хисе дә булыр, «Нигә иртәрәк бармадым» дип тә уйланырсыз. Идеальлеккә омтылмагыз, үзегезгә ышанып шушы юлга чыгып китә алу үзе дә зур эш. Һәм моны һәрбер студент башкарып чыга ала, сез дә булдырачаксыз. Тәвәккәлләгез генә.
Мин исә Ниагара Фоллс шәһәрендә яшәдем (данлыклы Ниагара шарлавыгы янында ул). Туристлар шәһәре буларак, монда студентларга эш җитәрлек иде, үзем туңдырма һәм футболка саттым, отельдә эшләдем. Буш вакытым булмады да диярлек: һәркөнне эш һәм син тәгәрмәч эченә кертелгән тиен кебек, алны-артны күрми чабасың да, чабасың. Бу рәхәт хәрәкәт. Үземнең эшли алу максимумын шул Америкада тойдым да инде.
Яшьлегеңне, ирекле була алуыңны, мөстәкыйльлегеңне татып карыйсың килсә, нинди дә булса чит илгә барып кара икән.

Яшьлегеңне, ирекле була алуыңны, мөстәкыйльлегеңне татып карыйсың килсә, нинди дә булса чит илгә барып кара икән.

Программада 25 яше тулмаган студентлар катнаша ала. Аның буенча АКШта өч ай эшлиләр һәм бер ай сәяхәттә үтә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Сәяхәт студенты Америка эш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев