Аның төсле татар хатыны табылмас...
Очрашу урыны – Төркиядә. Төгәлрәге, Истанбул шәһәренең Кара диңгез ярында, таулар арасындагы яшеллеккә күмелгән Акбаба бистәсендә.
Очрашу урыны – Төркиядә. Төгәлрәге, Истанбул шәһәренең Кара диңгез ярында, таулар арасындагы яшеллеккә күмелгән Акбаба бистәсендә. Әңгәмәдәшем – шәех Назим Кыбрыси белән Әминәнең улы – шәех Адил Хаккани... Язмамны менә шулай, «коры» гына башлап җибәрсәм, күңелне биләп алган үкенечле сызлану хисе бераз басылыр төсле тоелды. Әмма егерменче гасыр башында туган җиребезнең Әминә ханым кебек әллә никадәр асыл нәсел дәвамчыларыннан, иманлы улларыннан-кызларыннан мәхрүм калганын ныграк күзаллаган, аңлаган саен бәгырь тагын да ныграк әрнеде...
Әминә хаҗия Адил Кыбрыси (1927-2004) милләтебезнең затлы кызы – чит илләрдә үзен чын татар ханымы итеп таныткан, берничә дини китап язган, зур ихтирам яулаган абыстай.
Әминә абыстай хакында мәгълүматлар тупларга, аның улы белән очрашырга мине «Идел» журналы этәрде дисәм, ялган булмас. Бу елның өченче санында Истанбулда гомер кичергән татар әүлиясе турындагы «Казан әүлиясе» дип аталган хикәям басылгач, Оренбург өлкәсенең Бакай (Акана) авылында яшәүче Атлас Әсхәт улы элемтәгә керде. Ул танылган бер шәехнең хатыны тумышы белән Бакай авылыннан булган Әминә абыстай дин өчен зур эшләр башкаруы һәм аның улы шәех Адил Хакканиның Төркиядә яшәве турында әйтте. Адил Хаккани мөселман дөньясында билгеле дин әһеле, төрле илләргә дини нәсихәт белән йөри, шуның өчен дә шәхси күрешүне ярты еллап көтәргә туры килде. Ниһаять, июнь азагында Истанбулда булган чагын туры китереп, Акбабага юл алдык. Әлбәттә, мин бу юлга дини бер материал туплау, яки дини карашларны барлау ниятеннән түгел, ә хаҗия Әминәнең рухын ядъ итү өчен чыктым. Шуңа күрә танылган шәех белән очрашуыбыз әнисе һәм әтисе турындагы хатирәләрне барлаудан торды. Күрешергә теләүчеләр шактый булса да, ул безне озак көттерми кабул итте. Һәм сорауларыбызга ачык йөзле хәзрәт үзенә генә хас бер сабырлык саклап җавап бирде.
Шәех әфәнде, Әминә ханым турында азмы-күпме мәгълүматларны Казан ягында яшәүче туганнарыгыздан ишеттек. Аның дини китаплар язуы да мәгълүм. 2013 елда инглиз телендә язылган, Канадада нәшер ителгән китабы Милли китапханәгә тапшырылган. Назим Кыбрысиның җәмәгате хакында: «Һәр заман беренче күргән көндәге кебек калды. Башка аның төсле татар хатыны табылмас», – дигән сүзләре бар. Сез, Әминә ханым турында, улы буларак, ниләр әйтерсез?
Хаҗия әни безгә хатирәләрен аңлатыр иде, ничек итеп, кайдан кая йөргәннәр, күченгәннәр... Әни кечкенә чагында гаиләсе хиҗрәткә чыгып киткән. Алар тумышлары белән Оренбург ягыннан. Төркиядә ун ел яшәгәч, Шамга (Дамаск) күченәләр. Әни бик бәрәкәтле ханым иде. Аның әти-әнисе дә шундый булган. Алар бөтен дөньяларын калдырып киткәннәр. Бабам бер оста кеше, Төркиягә килгәч юктан башлаган, тормышын янә баштан корган, гаиләсен ашлы иткән. Әни тегү текте. Әтиемә һәр заман: «Син нәсихәткә кит, халыкны исламга чакыр, дин юлында хезмәт ит», – дип әйтә килде. Үзе өйдәге барча эшләрне алып барды, шул ук вакытта атнага бер көн хатыннарга дәрес укытты. Әни, Аллага шөкер, гүзәл бер аналык күрсәтте. Бик иртә торыр иде, дәргаһның ашларын үзе пешерер, әзерләр. Һәм төрек ашларын, һәм татар ашларын пешерер, Аллаһ рәхмәт әйләсен. Әби, бабай да безгә амәнәт иде. Әти: «Татарлар утырса арый, аларга эшләп торырга кирәк», – дип шаярта иде. Әни үзенчәлекле бер инсан булды. Ягъни, андый инсан меңнән бер, хәтта ун меңнән бер генә чыгар.
Татар ашлары дидегез, димәк, әниегез гаиләдә татарлыкны истә тоткан.
Аннан да бигрәк, минем әби, әнинең – әнисе. Ул кич булдымы, татарларга гына хас итеп, үзенчәлекле бер көй белән Коръән укыды. Укуы гарәпләргә дә, төрекләргә дә охшамаган иде шул. Әни үзенең әти-әнисе, туганнары белән татарча сөйләште. Мин дә татарча аңлыйм.
Әби-бабаегыз кайда бакыйлыкка күчте һәм җирләнде?
Шамда йорт тора, сугыш булганга күрә, анда кеше калмады: Төркиягә күченделәр. Әбинең, бабайның каберләре Шамда, хәтта аларның ташларына: «Казаннан килделәр», – дип язылган.
Әниегез биргән нәсихәтләр ни хакында?
Хәләл ризык, эш, пөхтәлек турында. Намазны балага бәләкәй чактан дәвамлы сөйләргә, хәтерләтергә кушты. Балага хәтерләтеп тормасаң, онытыр. Әни бик тә ярдәмчел кеше булып, безне дә шуңар өйрәтеп үстерде. Һәр көн аш пешергәч, тирә-юньдәге мохтаҗларга карый. Бер Казанлы абыйга көн дә безне ашарга илтергә җибәрде. Ул бар байлыгын ташлап, коммунистлардан качып килгән Шамга, монда мохтаҗ яшәде. Ул гына түгел, Шамда Казанлы татарлар күп яшәде. Фәкыйрьләргә әни һәрвакыт игътибар күрсәтте.
Сөйләшү барышында шәех башка бер кардәшенә – әнисенең туганы Кәримәнең улы Мостафага шалтыратып, безнең хакта җиткерде. Шулай итеп, әлегә телефон аша булса да, аның белән дә аралашырга насыйп булды. Мостафа абыйның гаиләсе Мәдинәдә яшәгән, әтисе татар, үзе татарча, гарәпчә, төрекчә сөйләшә, аңлый. Ул Әминә ханымның әти-әнисе, элек Самарага, хәзер Оренбургка кергән Камышлы районыннан (Бакай авылыннан чыгышлары, халык телендә Акана авылы. 1762 елгы язмаларда, карталарда Нәдер авылы Бакай Акана елга диеп аталган. – Авт.) китүе хакында сөйләде. Шулай ук бала чактан исендә калган бер хәлне җиткерде: «Моны әнием һәм берничә мосафир сөйләде. Бер көнне Әминә апа әзерләгән ризык ике кечкенә савытта икән, ә мосафирлар шактый күп килгән. Минем әнием бу ризык һич җитмәс, дип төшенгән. Ләкин соңрак игътибар итсә, һәркемнең тамагы туйган, ризык та һәркемгә җиткән. «Бу Әминәнең бәрәкәтле булуыннан», – дип аңлаткан иде әни».
Тагын бер яктан юлыбыз уңды: шәехнең ярдәмчесе төрек телендә китап әзерләнүен һәм анда Әминә ханым сөйләгәннәр буенча язылган язма урнаштырачакларын әйтте. Әлеге язманы безнең белән дә уртаклашты. Без исә, үз чиратыбызда, аның бер өлешен журнал укучыларга тәкъдим итәбез.
«Мөхәммәд Назим әл-Хаккани хәзрәтләренең җәмәгате хаҗи Әминә солтан Казан төрекләреннән. Әтисенең аты – хаҗи Гали Хөсәен, әнисенең исеме – Сираҗетдин кызы Айшә. 1931 елда (архив документлары буенча 1927 ел. – Авт.) Оренбургта дөньяга килгән. Гаиләдә алты бала – дүрт ул, ике кыз. Әминә ханым беренче кыз бала. Икенче кыз кардәше – Кәримә (1930-1997). Соңрак тагын бер кыз кардәше туган (җиденче бала Төркиядә туган), Аллаһының тәкъдире белән кыска гомер яшәгән.
Әминә ханымның әтисе хаҗи Гали әфәнде Нәкшбәндия тәрикате шәехләреннән. Шул ук вакытта балта остасы буларак танылган кеше. Ул заманнарда (утызынчы еллар турында сүз бара. – Авт.) большевикларның иң көчле вакыты. Рус хөкүмәте барлык инсаннарны коммунист итәргә көчли. Хөкүмәт гаиләләрнең мең дә бер авырлык белән эшләп тапкан малларын, хәтта ризыкларын үзенә тартып ала.
Гали әфәнде туган җирендә калу гаиләсе өчен һәм бигрәк тә балаларының киләчәге өчен куркыныч икәнен аңлый. Хиҗрәт итү бик кыен булуга карамастан, шул хакта төшенә. Кулындагы малларны акчага әйләндереп саклый. Һәм башта ике улы белән Тирмизга (Үзбәкстан) китә. Анда өч ай тора, бер чара эзли. Кире хатыны һәм балалары янына кайткач, күргән хәлләргә бик борчыла. Чөнки дусларының күбесе большевикка әйләнә. Икенче бер мәртәбә гаиләсе белән качып киткәндә, аңарга бер рус генералы ярдәм итә. Хәтта үз милләтеннән булган шпионнар аның китәчәген белеп, аны тоткарлар өчен бу хакта хөкүмәткә белдергәннәр. Бу хәл Гали әфәндене һәм хатынын бик нык борчыган. Карлы-сулы юлларны ерып, бәрәңге басуларыннан кача торгач, кыен көннәрне кичереп, поездга утыралар, поездда кырык көн Тирмизгә баралар. Анда да каты дисциплина эченә дә калалар һәм алты ай бер якка китә алмыйча ирексез торалар. Гали әфәнде балта остасы буларак эшли, Аллаһының ярдәме белән гаиләсенең тамагын туйдыра. Алты айдан соң янә китү чарасын барлый.
Баку шәһәренә (Әзәрбайҗан), аннары Төркия чигендәге Ардаһан шәһәренә якын җирдә, Грузи эчендә тукталалар. Ул чиктә мөселман ахыска төрекләре һәм мөселман грузиннар яши. Мәчеттән чыккан, араларыннан берсе хафиз булган дүрт мөселман грузиннан ярдәм сорыйлар. Әмма болар да шпион булып чыга. Нәтиҗәдә, хатыны, алта баласыннан аерып, Гали әфәндене өч айга төрмәгә кертәләр... Төрмәдән чыккач, гаиләсе белән Грузин чигендәге бер авылга урнаша. Анда сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, Бакудан товар ташып сата. Кавказдан килгән алма, груша кебек җиләк-җимешләрне алып сата... Берникадәр вакыттан соң мөһаҗирлекләрен дәвам итеп, бу авылдан да качып китәләр...
Иң әүвәл ике уллары, Грузия һәм Төркия чиген кичеп, бер гаиләгә сыена. Аннары кечкенә Әминә югала, аны рус гаскариләре урлаганын белгән әти-әни кара кайгы кичерә. Берникадәр вакыттан соң бер көтүче кызны табып алып килә. Өченче көнне бер тегермәнче күрсәткән юл буенча барып, Кура елгасын кичеп, Төркия ягына чыкканда Гали әфәнденең кулындагы таягы суга бата. Бар тапкан мөлкәте шул таяк башында була. Әмма бу югалтуны Төркиягә чыгу шатлыгы тиз оныттыра...»
«Төркия чигенә чыкканда үзебезне җәннәткә кергән кебек хис иттек. Ике минут соңга калган булсак, шанс безгә ярдәм итмәячәк иде». – Бу сүзләрне Әминә ханым Аллаһка шөкерләр әйтеп гомере буе кабатлаган...
Әминә ханым турында сөйләшкән һәркем хаҗия апаның бик тә хикмәтле төшләр күрүе, шулай ук аның белән бәйле хикмәтле вакыйгаларның күп булуы хакында искә алды. Тормышындагы кайбер хәлләрне ул үзе дә сөйләп калдырган. Менә шул хатирәләрнең берсе:
«Абыем Зәки соң дәрәҗәдә акыллы һәм диненә бирелгән бер рухи инсан иде. Үлеменә берничә көн кала бер төш күрдем. Хәзрәти Фатыйма һәм хәзрәти Али әфәндебез безнең хәлебезне белергә килгәннәр икән. Әнием белән миңа ишарә ясап: «Бу шәһит әниседер, Бу да шәһитнең кардәшедер. Зәки тандырга төште, шәһит булды», – диделәр. Әлеге төшне күргән иртәне абыема аңлаткач ул да әниемә: «Кара әни, Әминә төн буе төшендә мине күргән. Мин дә аңар, Аллаһы Тәгалә шәһитлык савабы бирсен, дип дога иттем. Кардәшемә игътибар итегез, ул бер зур инсан булачак», – диде. Яңадан ут эчендә янды, берничә көннән соң мәрхүм булды. Бу үлем мине бик борчыды. Зәки абый белән безнең арада бәйләнеш бик нык иде. Ул кайгылы көннәрдә тагын бер төш күрдем. Нурлы йөзле бер зат күренде һәм: «Өч тапкыр җен сүрәсен укы», – диде.Үземнең укырлык хәлем булмаганга күрә, янымдагылар әлеге сүрәне укыдылар. Бераз вакыт узуга, әйбәтләндем. Вакыт һәр нәрсәне көлгә әйләндергән кебек, бу вакыйганы да көл белән каплады...»
Хаҗия Әминә султан 1975-1976 еллар арасында әтисе хаҗи Гали әфәнде, соңрак әнисе Гайшә ханымны югалта. Шәех Нази әл-Хаккани хәзрәтенә кияүгә чыгып, биш бала таба. 1982 елга кадәр алар Шамда яшиләр. Әминә ханым 2004 елның Рамазан бәйрәменең өченче көнендә бакыйлыкка күчә.
Бүгенге көндә Әминә хаҗия Адил Кыбрыси хакында язылган инглиз, төрек, гарәп телләрендә таралган мәгълүматлар бар һәм шуларның берникадәре русчага тәрҗемә ителгән. Әмма аларда бер-берсенә туры килмәгән, хаталы, шулай ук Атлас абый туплаган архив документларыннан үзгә язылган урыннары бар. Әйтик, абыстайның төрекдәге хатирәсендә Зәки абый диелгән. Ни өчен абый?! Югыйсә, Зәки Әминәдән кечерәк яшьтәге туганы. 1932 елны алтынчы бала булып туа, 22 яшьләрендә 1954 елны вафат булган. 1916 елгы Вәли исемле абыйсы Төркиядә 103 яшенә кадәр яши, узган ел гына вафат булган. Тагын бер аермалык: Әминәнең туган елы метрикада 1927 ел диелсә, хатирәләрдә 1931 ел күрсәтелә. Ни өчен туу еллары төрлечә?!
Бу язма сабыйлыктан алып гомере азагына кадәр хиҗрәт кылган хаҗиянең тормыш юлын, нәселен өйрәнүләргә бер кереш булып, алга таба күбрәк мәгълүматлар ачыкларга һәм аларны төгәлрәк язарга, сорауларны ачыкларга насыйп итсен.
Авторның шәхси архивыннан алынган фотолар
Айзирәк Гәрәева-Акчура
«Идел» журналы 16+
Теги: читтән караш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев