Логотип Идель
Мәдәният

Апанай мәчетенә һәм Апанаевларга тирән ихтирам белән

Казанның һәм Татарстанның бүгенгәчә сакланган, иң борынгы мөселман гыйбадәтханәләреннән булган Апанай мәчете – Иске Татар бистәсенең генә түгел, Казанның да күрке, горурлыгы.

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе» дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге мөһим чараны, институт белән берлектә, Апанай мәчетенең 250 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан шәһәренең Апанай мәчете хәзерләде һәм үткәрде.

Казанның һәм Татарстанның бүгенгәчә сакланган, иң борынгы мөселман гыйбадәтханәләреннән булган Апанай мәчете – Иске Татар бистәсенең генә түгел, Казанның да күрке, горурлыгы. Ул Екатерина II фәрманы белән 1768-1769 елларда төзелгән ике таш мәчетнең (беренчесе – Мәрҗани мәчете) берсе.  Ул вакытта татарлар Рәсәй патшабикәсеннән таш мәчетләр төзергә рөхсәт сорыйлар. Патшабикә уңай җавап бирә. Апанай мәчете Нижгар губернасы Камка авылыннан килеп төпләнгән Ягъкуб бине Солтангали акчасына салынган. Күп еллар дәвамында мәчетне мәшһүр сәүдәгәрләр, иганәчеләр Апанаевлар нәселе карап торган, шуңа күрә аңа “Апанай” исеме бирелгән.

Биредә Салих Сәгыйтов, Исхак Сәгыйтов, Мөхәммәткәрим Мөхәммәтрәхимов, Габделгалләм Салихов һәм Мөхәммәткасыйм Салихов кебек күренекле дин әһелләре имам-хатыйб булып хезмәт иткән, мәчеттә эшләп килгән мәдрәсәдә укыткан. “Күл буе”, соңрак “Касыймия” дип аталган мәдрәсә Рәсәй мөселманнары арасында иң абруйлы уку йортларының берсе булып санала. Аның шәкертләре арасында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салучы, Бөтенрәсәй мөфтие Галимҗан Баруди, педагог, ислам дине белгече Әхмәдһади Максуди, шулай ук  Муса Бигиев, Хөсәен Фәезханов, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Галиәсгар Камал һ.б. бар.

Мәдрәсә эшчәнлеге 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң туктатыла, Апанай мәчете 1930 елда  ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч катка бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бина озак дистә еллар буена балалар бакчасы итеп тотыла.

Апанай мәчетен мөселман мәхәлләсенә кайтару өчен тырышлык узган гасырның туксанынчы елларында башлана. Эш башында мәшһүр дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов тора. 1995 елда мәчетне, ниһаять, кайтаралар. Шул вакыттан алып фаҗигале төстә вафат булган көненә кадәр Вәлиулла хәзрәт мәчетнең имамы булып торды. Бу елларда мәчеттә ил мөселманнарын перестройкадан соң беренчеләрдән булып дини әдәбият, газета-журналлар белән тәэмин итә башлаган “Иман” нәшрияты да эшләде. Нәшрият эшчәнлеге бүгенге көндә дәвам иттерелә, мәдрәсә дә уңышлы гына эшләп килә.

1997-2011 елларда Апанай мәчетендә бик җентекләп комплекслы төзекләндерү эшләре үткәрелде. Манара, михраб, эчке яктагы ике каты торгызылды.  Мәчет хәзер үзенең беренчел кыяфәтенә максималь рәвештә якын.  Апанай мәчете федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр исемлегенә керә.

Бүген узган фәнни-гамәли конференциядә Апанай мәчетенең һәм мәдрәсәсенең тарихы, архитектурасы, бүгенге әһәмияте һ.б. мәсьәләләр турында кызыклы, саллы чыгышлар яңгырады; Апанай мәчете турындагы фильм беренче тапкыр тәкъдим ителде. Шунысы игътибарга лаек: чараның төп эш теле – татар теле иде. Республиканың күренекле дин әһелләре, төгәл һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләренең матур итеп саф әдәби телдә чыгыш ясавы – безнең милләтнең фәнни потенциалы – югары, ә телебезнең киләчәге өметле булуын янәдән исбатлый.  Югыйсә, кайбер башка чараларда, мәсәлән, Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең 80 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән тантаналы чараларда, катнашучыларның төрле милләттән булуын сәбәп итеп, барлык чыгышлар русча гына ясалган иде.

«Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе» фәнни-гамәли конференциянең иң эчтәлекле, истә калган чыгышлары арасында тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерованың “Апанай кызларының тарихтагы эзләре” һәм Эльмира Салахованың “Татар мәгарифе тарихында Касыймия мәдрәсәсе”, архитектура докторы Хәнифә Надыйрованың “Апанай мәчете архитектурасы” һ.б.лар бар иде. Гомумән, чарада яңгыраган һәр чыгыш – татар халкының мәшһүр Апанаевлар нәселенә һәм Апанай мәчетенә тирән ихтирам белән тулы һәм ифрат бай мәгълүматлы иде. Конференция әлегәчә билгеле булмаган кайбер тарихи сәхифәләрне ачып бирүдә дә олы бер адым булды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев