Логотип Идель
Мәдәният

АТЛАНТИК ОКЕАН ӨСТЕНДӘ ТАТАР МОҢЫ

«Азатлык» радиосы журналисты Наил Аланның арабыздан киткәненә ике ел. Итагатьле, фикерле милләттәшебезне искә алабыз. «Идел» журналында басылып чыккан язмасын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

«Азатлык» радиосы журналисты Наил Аланның арабыздан киткәненә ике ел. Итагатьле, фикерле милләттәшебезне искә алабыз. «Идел» журналында басылып чыккан язмасын укучыларыбызга тәкъдим итәбез. 

 

I.



Сал утравының дәһшәтле, сихри һәм шул ук вакытта нәзәкать белән бер-берсен иркәләгән дулкыннары бәреп торган борынына барып җиткәндә «S...» хезмәткәрләре мәш килеп ята иде. Йөзләрендә кичәге әйткәләшүнең эзе дә калмаган. Елмаялар, ак тешләрендә кояш нурлары чагыла, сәламлиләр, һава торышы шәп бүген, диләр.



Кичә төнге унбергә кадәр, «микрофоннарны кая куябыз да, җырчы ничек ярдан океан өстенә үтә, аңа микрофон тагабызмы, ул ярдан ничә метр китеп океан өстенә басарга тиеш?» – дип ду килдек. Тагын дистәгә якын сорауга җавап эзләп мәш килеп беттек, кызып-кызып бәхәсләштек, хәтта проект барып чыкмаса, тотылган акчаларны кем каплый, дип әйткәләшеп тә алдык. «Ходай каплый!» – дидем. «Барсы да Аллаһтан, сезнең монда килеп эшләвегез дә, бер тиен акча күчермәгән килеш, ширкәт җитәкчесенең бу проектны хуплавы да Хо-дай-дан!» – дип кыздым мин.



II.



Өч ай элек «S...» – дөньядагы иң эре тавыш яздыру ширкәте баш фатирының ишеген ачып кергәндә, башта нинди уйлар булганны үзем генә беләм. Океан өстендә, иң аһәңле татар җырчысының дулкыннар оркестрына кушылып җырлавын ничекләр генә дәлилләрмен дип, салкын ишек тоткасына ябышкан идем бит... Аңа кадәр, ике дә уйлап тормыйча, әлеге дөньяда музыка яздыру һәм башка замана технологияләре белән дан казанган ширкәт хуҗасына өч юллык хат юллаган идем.



«Дөньяда әле моңа кадәр беркемдә дә булмаган проект белән Сезгә киләм. Бу абруйлы эшне бары тик Сезнең ширкәткә генә ышанып тапшырасым килә. Миллионнарым юк, әмма ул миллионнарны Сезгә Атлантик океан һәм татар җыры аһәңе китерәчәк. Кабул итү көнен һәм сәгатен язсагыз, рәхмәтле булыр иде!» – дидем дә, вәссәлам. Рәсми хат та түгел, үтенеч тә түгел иде ул. Хет кабул ит, хет итмә! Йә Хода! Ул кем дә, мин кем инде. Ә мин, тилебаш, татар моңы турында гына түгел, ә татарлар турында да белмәгән кешегә коточкыч акча таләп иткән проектны оештырыйк, дип мөрәҗәгать итәм. Иртәгесен үк көне һәм сәгате билгеләнгән җавап алдым.



Кабул итү бүлмәсенә үткәч тә, анда утырган ханымга: «Мин ялантәпи керергә тиеш сезнең түрәгә» дим дә, түфлиләрне аяк бармакларының очы белән генә салып ташлыйм, оекбаш та очып кына чыга. Әлеге ханым да берни әйтми. Аптырап бер минем яланаякка, бер күзләремә карый. Ширкәт башлыгы бүлмәсенең ишеген ачып, ханымның «Рәхим итегез!»е – бу аның минем тилелекне хуплавымы, әллә хупламавыйча гына, әйдә, бар инде, диюеме?



Түрә ишек төбенә үк килеп, елмаеп, кул биреп күрешә. Тәпиләремә карамый әле, ә мин чалбар балагыннан чыккан бармакларга кайчан күз салыр, дип көтәм. Күн кәнәфиләргә утырырга тәкъдим ясый ул.



«Юк, мин утырмыйм! Минем Сезнең алда Кабо-Верде дәүләтенең иң мәһшүр җырчысы, Африкада гына түгел, Аурупа, Көньяк Америкада данлыклы Сезария Эвола кебек ялантәпи басып чыгыш ясыйсым, сөйләшәсем килә. Мин җырчы кебек дөнья шаулатмадым, гади кеше мин, исемем Сезария Эвора кебек туган ягымдагы һава аланы исемен дә йөртми, әмма йөрәгемнән чыккан игелекне сезнең белән бергә эшлисем килә», – дип тетәм генә. Каян башыма килә тагын бу сүзләр?..



Әле моңа кадәр беркемнең дә Атлантик океанның дулкыннар шавына кушылып җырлаганы булмауны да, татар җырларының океан моңнарына аһәңдәш икәнен дә, океан – оркестр икәнне дә, җырчының тарихлардан килә торган аһәңле, моңлы булуын да, океан шавында аның тавышы сихри  булачагын да тезәм генә.



«Бары тик сезнең ширкәт кенә моны башкарып чыгара ала... Һәм сезне тагын бөтенләй башка яңа яктан таныта алачак, чыгымнарыгызны бише белән каплаячак», – дип сүземне тәмамлыйм.



– Кайда яздырырга телисең?


– Сал утравы ул. Кабо-Верде дәүләтенең.


– Нигә бик ерак? Португалия, йә булмаса, Мәгъриб (Марокко), инде бердә булмаса, Канар утрауларының берсе түгел?


– Салда гына океан аһәңе татар моңына аһәңдәш. Бу утрауның бары тик бер борынындагы дулкыннары гына оркестр уйный.


– Анда булганыгыз бар, димәк?


– Ике тапкыр. Мин җырчы түгел, әмма анда халык көйләрен еламыйча җырлап булмый. Ул шундый урын ки, синең көеңне океан дулкыннары шавы үзе күтәреп ала, сихриләтә, тирәнәйтә.


– Кем җырлаячак?


– Сезгә ышанган кебек, татар моңнарын җиренә җиткереп, үзәкләргә үткәреп башкара торган җырчы бар, дим дә исемен атыйм.


Кул бирешәбез. Вакытын һәм техник нечкәлекләрен сөйләшәбез. Безнең әңгәмәгә тагын өч хезмәткәр кушыла. Ярты сәгатьтән әз генә артыграк вакыт эчендә барсы да хәл ителә дә куя.



III.



Бүген исә язабыз! Татарның тарихларга уралган «Кара урман»нарын, «Гөлҗамал»ларын, Сәйдәшнең «Әдрән диңгез»ләрен, Сара апаның «Ак пароход китеп бара»ларын язабыз. Тарихта беренче тапкыр татар моңы океан аһәңендә! Гомердә булмаган хәл бит бу!



«S...» ширкәте егетләре манарасы җитмеш метр океан дулкыннары өстенә керердәй кранын да тапканнар, тимерләр өстенә башта агач такталар, аннан калын келәм салынган. Манарасы дулкыннарга тияр-тимәс басма булып океанга юл алган. Иртәнге сигез генә булса да, инде барсы да әзер. Африка кояшы да күтәрелеп килә, дулкыннар уйнаша.



Сал утравының әлеге борыны бигрәк тә сихри һәм әйтеп бетергесез моңлы. Дәү дулкыннар артыннан кечерәкләре чаба, аларны яннан көчлерәкләре бәрә. Монда скрипкачылары да шул, монда барабанчылары да шул, монда контрабаслары да, флейталары да шул. Бөтенесе бер аһәңдә! Тукайчарак булды әле бу: «Зурмы дисәң, зур түгелдер. Бу утрау бик кечкенә: буе утыз чакрым, иңләсәң унике генә». 


Кайчандыр вулкан атып хасил булган утрауда үсемлек, агачлар да юк диярлек. Исеме дә кайчандыр тоз табылганга, португалча sal (тоз) дан калган. Менә унбиш еллап инде аурупалы туристларны ял иттерү урынына әйләнгән. Ә бүген исә, утрау һәм океан өстенә татар моңнары таралачак.



IV.



Яратам мин Сал утравын. Моннан өч ел элек беренче барганда да, салларның «No stress!» дигән шигарьләрен дә, кунакчыл һәм киң күңелле халкын да, балык тотып көн күрүләрен дә, диңгез шәй-ризыкларының мулдан булуын да үз иттем! Ә океан дулкыннарына, аларның фирүзәдәй төсенә, аһәңенә гашыйк булдым!



2013 елның октябрь ахырында Салда «Оазис Атлантик Велоризонте» отелендә булдым. Агач бунгаллардан чыгып, илле метр атлыйсың да, сине дәү дулкыннары белән Атлантик океан каршы ала. Кайвакыт дулкыннар шулкадәр көчле була ки, алар сине йомычка кисәге кебек ярга чыгарып ташлый, йә булмаса күтәреп алып, ана куенында кебек тибрәтә. Тыныч вакытында туйганчы йөзәсең, яр буйлап ап-ак ондай комы өстеннән тәпилисең.

Таң тишегеннән торам мин. Иртәнге биштә аякта инде. Сөтле чәемне эчеп, бер тәмәкене тартып күңелне күтәреп алам да, яр буйлап тәпиләргә чыгып китәм.



Океан өстеннән рәшә күтәрелә... Дөньяда тынлык! Син он-комны изәсең... Әнә Сал балыкчылары көймәләргә утырып, дулкыннарга каршы океанга таба ятьмә салырга юл ала. Әнә кояшның беренче нурлары төннең иртәнге эңгер-меңгерлеген пычак белән кисеп, күктәге кучкыл болытларны инә белән тишеп үтә. Ә син яр буйлап атлыйсың, бу күренешләр бөтереп ала да, күңелне әллә кайларга сөйри. Үзенән-үзе күңел җырлый башлый.



«Кара урман», «Яшьлегемә кайтыр идем», «Беренче мәхәббәт» һәм башка җырларны көйли-көйли, билгесезлеккә атлыйм. Алда берни юк. Уңда Сал утравы отельләре, сулда океан, аяк астында ком. Ә мин барам да барам...



Балачакта колхоз басуында чөгендер чүбе утаганда да, авылыбыз янындагы «Урыс тавы» аланында печән чапканда да, мәктәп бакчасында карлыган җыйганда да җырлаган чакларны искә алам. Җырлый белмим мин, ә кушыла беләм. Моңым бар, ә көем юк...

Шулай, уйлар упкынында хәйран ук киткәнмен, ләбаса. Отельләр әллә кайда ук калган. Океанга кереп үк торган бер борында тукталам. Җиһанда дулкыннар, ком һәм мин генә. Шуннан уйламаганда океанга кушылып, «Әдрән диңгез»не сузып җибәрәм. Минем көйсез көйләремне океан күтәреп ала, җырның борылышларын, җитмәгән җирләрен дулкыннар шавы рәткә кертә... Океан тарафыннан бер генә хилафлык та юк, ә минем тарафтан бар... Океанның скрипкачылары да вакытында кушыла, барабаннарны да вакытында бәрә, әнә бәләкәй генә дулкыннар йөгерешеп килеп флейта авазлары өсти. Бу нинди аһәң соң дип тетрәнеп кисәк җырлавымнан туктап калам!



Океан татар җырына оркестр уйный түгелме соң? «Кара урман»ны башлыйм... Тагын шул ук хәл – мин океан оркестрына кушылам. Океан көе мине бөтереп ала. Тагын җырлыйм. Рөстәм Яхинның «Җырланмаган әле безнең җыр» әсәрен башкарам. «Көтәм сине» вальсын сузам. Сара (Садыйкова) апаныкы ул. Җырлаудан кисәк туктыйм да уйга батам.



Баксаң (!!!), халык күңеленнән ташып чыккан, халыкның гасырлар буе күңелендә йөрткән көйләре – табигый көйләр – океан дулкыннары авазы белән аһәңдәш икән бит. Алар бер ритмда, бер гармониядә икән бит. Океан халыкчан җырлар тудырган композиторларның әсәрләрен дә рәхәтләнеп көйли икән бит... Атлантик океан безнең татар җырларын да белә икән бит!



V.



Бүген исә, мин түгел, татарның иң гүзәл, моңлы тавышлы җырчысы дөньяда әле моңа кадәр беркайчан да булмаган проектны беренче тапкыр тормышка ашыра! Режиссерның «Язабыз!» дигән сүзләре яңгырап тынуга океан өстенә сузылган кранга менеп баскан җырчы «Әдрән диңгез»не суза.



«Әдрән диңгез, гүзәл диңгез, Ай, гүзәл диңгез. Күп яуларны күргән диңгез, Күргән ул диңгез. Тау батыры Искәндәргә, Искәндәргә... Җан дәвасын биргән диңгез, Биргән ул диңгез...»



Сәхнәгә гел яланаяк чыккан, Кабо-Верде дәүләтенең Сан-Висете утравында туып үскән Сезария Эвора да үзенең җырларын кечкенә чагында океан аһәңнәренә кушылып җырлады микән? Рояль, һавай гитарасы, аккардеон, скрипкалар һәм кларнетка кушылып җырлаган Сезария беренче альбомын кырык өч яшендә Лиссабонда яздыра. Шунда, Лиссабон рестораннарының берсендә нәсел-нисәбе белән Кабо-Вердедан булган Жозе де Силва Сезарияне тыңлап тавышына таң кала. Дөньяга чыгу өчен өч ел бергә эшлиләр. Сезариягә кырык җиде яшь булганда ул аны Франциягә концерт куярга алып килә. Аннары ялан тәпиле җырчының дөнья сәфәрләре башлана. Кабо-вердиан креоль телендә җырлаган Сезария Казанда һәм Уфада да була.



VI.



2016 елның 3 октябре, Сал утравының һава аланы. Бу утрауда икенче тапкыр булдым һәм менә Прагага очарга җыенабыз. Теркәлеп паспорт контроле узгач, һава аланы эчендәге кечкенә генә бакчага каһвә алып чыктым да, тәмәке кабызып хисләремне барлыйм әле дип кәнәфигә утырсам, күзем аудио, видеоязмалар сата торган кибетчеккә төште.



Унлап эре утраудан торган, ярты миллионнан артык халкы булган, дәүләт тоткан бу илнең егерме биш-утызлап җырчысының дисклары киштәләргә тезелгән. Алар арасында Сезария альбомы юк. Хөрмәт һәм горурлык йөзеннән аның альбомын аерым гына иң өстәге киштәгә тезеп куйганнар. Сан-Висенте утравының халыкара һава аланы (аэропорты) җырчы исемен йөртә. Һава аланы мәйданына аның һәйкәле куелган. Ул Франциянең «Шәрәфле легионы» орденына лаек була ул. Африка халкы үз туганы кебек күргән Сезария дөньяга танылгач, эшләп тапкан (илле миллион доллар) акчасын илдәге башлангыч мәгарифне тулысынча финанслауга тота, сәламәтлек саклау системасының яртысы диярлек аның акчасына яши...



Ике меңләп татар җырчысы арасыннан кемнең һәйкәлен Казандагы һава аланына куяр идем икән? Казан һава аланына кем исемен бирер идем икән? Шушы ике мең татар «башкаручысы» арасында бер генә булса да, татар мәктәбен тоткан, иң кимендә татарча дәреслекләр белән тәэмин итеп торган, мәктәпне гел баккан берәр җырчы бармы? Әлеге уйлар белән Прагага юл алачак очкычның баскычыннан күтәреләм. Ә кем океан оркестрына кушылып җырлар икән, дигән сорау мине утрауда беренче кат булып хисләнә, хыяллана башлаганнан бирле битәрли, тынгылык бирми...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев