Логотип Идель
Мәдәният

Аурупа: үрнәк алыргамы, гыйбрәтме?

Моңа кадәр Аурупада булган бар иде анысы. Кайчандыр Испания үзенең позитив кешеләре, Франция үзенең борынгы, тарихи Каркассон шәһәре белән таң калдырган иде. Шуңа да быел безне янә Аурупага тартты, күрәмсең.

Моңа кадәр Аурупада булган бар иде анысы. Кайчандыр Испания үзенең позитив кешеләре, Франция үзенең борынгы, тарихи Каркассон шәһәре белән таң калдырган иде. Шуңа да быел безне янә Аурупага тартты, күрәмсең.

Алты мең чакрым гына

Башта Аурупа илләре, шәһәрләре буенча үз машинабызда сәяхәт итәргә уйладык. Тәҗрибә җитәрлек: гаилә белән машинада Мәскәү, Питер шәһәрләрен, Краснодар өлкәләрен аркылыга-буйга иңләгән кешеләр без. Кайберәүләр: «Җайсыз, уңайсыз. Ардым, билсез калдым...» дип зарланганда, без палатка корып саф һавада йоклаган, пластмасс шешәдән юынгыч ясап юынган, кечкенә газ плитәсендә ашарга пешергән идек. Әлеге искиткеч сәяхәтләрне хәзер дә сагынып искә алабыз. Әмма хәзер барасы юлыбыз Русия генә түгел, шуңа да гаилә белән машинада чыгып киткәнче, башта «разведкага» бару яхшырак булыр, дидек. Шулай итеп, кеше Төркияне, диңгез буйларында кызынып ятуны сайлаганда, без ераккарак юл тоттык: Берлин, Амстердам, Брюссель, Париж, Прага һәм дә Польша... Автобус белән алты мең чакрым араны җилдереп кенә үтәбез, Аллаһ теләсә! Автобус йөртүчеләр дигәннән, аларга аерым бер таләпләр куела икән: дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә бер-берсен алыштырып барырга, кунакханәләрдә тугыз сәгать ял итмичә кузгалмаска... Барлык Аурупа илләрендә дә кулланыла торган иминият картасы – яшел карта булдыралар да алга! Билгеле инде, түләүле юллар турында да истән чыгармаска кирәк...

 #Германия#Берлин

Шулай итеп, беренче ил – Германия, беренче шәһәр – Берлин. «Безнекеләр, нимыслар» дия-дия, кино карый иде өйдәгеләр. Безгә дә «нимыс»ларның кансызлыгы турында шактый күп китаплар укырга, фильмнар карарга туры килде. Менә бүген матур елмаеп, рәхәтләнеп дус кызы белән сөйләшеп, янымда немец кызы утыра, Берлин урамнарыннан мөлаем немец егетләре көлешеп алга атлый. Теге кинодагы «җүнсез нимыслар» күренми... Монда кайчандыр безнең бабайлар кан койганын хәтерләткән Рейхстаг, совет солдатларын данлаган Трептов-паркы гына тора...

Моңа кадәр: «Немец халкы төгәл, ә Германия иң чиста ил», – дигән фикерләрне еш ишетергә туры килгән иде. Ә чынлыкта бераз үзгәрәк икән. Чисталык турындагы әкият чынбарлык белән бик үк туры килеп бетми. Урамнарда аунап яткан чүпләр, диварларда ясалган граффитилар Германия шәһәрләренең матур йөзен бераз бозып тора кебек. Әлеге күренешнең сәбәбен соңгы елларда «кунакларның» (мигрантларның) күпләп килүе белән бәйле, дип аңлаттылар.

 

#Голландия#Амстердам

Икенче ил – Голландия, икенче шәһәр – Амстердам. Моңа кадәр Голландия сыр һәм чәчәкләр белән күз алдына килсә, бу сәяхәтебездә ул безгә бөтенләй башка яклары белән ачылды. «Бии торган өй»ләрне, чуты-кырые булмаган сәпитләрне, «кызыл фонарь»лар урамын, күптөрле наркотик сатучыларны үз күзләребез белән күреп шаклар катып йөрдек. Амстердамны оятсызлар, юньсезләр шәһәре итеп кенә күз алдына китермәгез, үрнәк алырлык та, гыйбрәт алырлык та нәрсәләр күп монда. Икътисад буенча алга киткән юнәлешләрне санап тормыйм, әбиләр әйтмешли, башка әңгерә катырлык нәрсәләр дә җитәрлек... Күзгә ташланып торганнарына тукталыйк.

Менә җиңел наркотикларны витринага матур итеп тезеп куйганнар. Кызлар да, егетләр дә анадан тума басып, үзләрен тәкъдим итеп тора. Аларны күреп, «Әстәгыфирулла, бездә ярыйсы икән әле», – дип, ботинка башларыңа карап алга атлыйсың. Каршыңа баштанаяк татуировка белән капланган, колак-борыннарына күпләп алка һәм башка тимер-томыр таккан ярымялангач кызлар, егетләр очрый. Алар үзләрен шактый иркен тота: сөйләшәләр, көлешәләр, ашыкмый гына сыра чөмерәләр. Бөтен урамга төрле үлән – наркотик исе таралган. Адым саен азгын товарлар саталар. Кыскасы, барысы да шат, канәгать...

 

#Бельгия#Брюссель

Өченче ил – Бельгия. Брюссель – тыныч, рәхәт шәһәр. Борынгы архитектура корылмаларының матурлыгына исең китәрлек. Унҗиденче гасырда төзелеп французлар тарафыннан җимерелсә дә, торгызылган, элеккеге халәтенә кайтарылган. Сизеп торам, Бельгия үзенең тәмле, сыйфатлы шоколадлары, «пес» итә торган малае (имеш, дүрт гасыр элек әлеге малай пес итеп шәһәрне янгыннан саклап калган) һәм биналарның тышкы бизәлеше белән истә калачак.

 

 #Франция#Париж

Алда – Франция. Башкаласы Париж – күпләрнең хыялы. Эйфель манарасы, мода, парфюмерия бишеге. «Увидеть Париж и умереть», ди бик күпләр, мин әлеге әйтемне: «Парижны күрергә һәм тагын килергә», дип үзгәртер идем. Искиткеч гүзәл шәһәр, позитив кешеләр, чутсыз-кырыйсыз туристлар белән тулы урамнар, гуталин кебек кап-кара тәнле, ап-ак тешле афро-американнар... Алар, күптәнге танышын очраткан кебек, кочак җәеп каршыңа килә, Кытайда ясалган Эйфель манарасын сатып алырга үтереп кыстый. Синең кайсы илдән икәнлегеңне тиз арада чамалап ала да синең телдәге иң кирәкле сүзләрне кабатлый: «Мин – мөселман, сезгә ташлама», дип елмая, сөлек кебек ябыша. Һәр көн саен дүрт тоннага якын шул Эйфель манарасын сатып җибәрә икән бу җитез егетләр!

Өч көн Париж урамнарын иңләдек. Парижны аркылы-торкылы җәяүләп гизгәндә төрле хисләр кичердек: сокланырга да, гаҗәпләнергә дә туры килде. Урамда яткан «хуш исле» йортсызлар да шактый күренде. Болары, билгеле инде, башка илләрдән килгән, документлары, торыр урыннары булмаган мескен халык, күрәмсең...

 #Чехия#Прага

Чехия башкаласы Прагада католиклар төп дин саналса да, дин тотучылар ун процент тирәсе генә ди, имеш. Калганнары, әбиләр әйтмешли, «денсезләр». Чехия үзенең бәллүре, пыяласы, фарфоры белән данлыклы. Кыйммәтле таш мәрмәре дә – Аурупада иң сыйфатлы һәм матур эшләнешле бизәнү әйберләре буларак аерылып тора. Чех сырасын әйтмим дә инде. Сувенир буларак сыра савыты алып кайтмаган кешене Прагада булмаган, дип шаяралар. Булмаган тек, булмаган, алмадык инде... Аның каравы Чехия, Прага турында түбәндәге кызык мәгълүматлар ишеттек: Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче чит ил кешесе – чех Отакар Ярош. 1951 елда Прагада дөньяда беренче айныткыч ачылган. Пражский Град – Гиннесның Рекордлар китабына кертелгән иң зур замок. Чех һәм словак телләрендә бер сузык аваз да булмаган сүзләр буа буарлык икән. Биредә урта гасырлар тарихы турында күп кенә фильмнар төшерелә, чөнки Прага урамнарыннан атлаганда, чыннан да, үзеңне урта гасырга килеп эләккән кебек итеп хис итәсең.

 #Польша#Вроцлав

Польшада бик дини халык яши, туксан проценты дин тота, диделәр. Полякларның гаилә кыйммәтләренә булган уңай мөнәсәбәтен дә, әти-әниләренә булган хөрмәтен дә ассызыклап киттеләр. Шунысы кызык: Вроцлав шәһәре нәни гномнарның сыннары белән тулы. Нинди генә кыяфәттә, нинди генә халәттә түгел алар! Күзгә ташланып торган кайбер нәрсәләрне әйтеп китим әле. Чисталык, пөхтәлеккә исең китәрлек. Юл кырында бер чүп әсәре күрмәссең. Һәр агач әйләндереп алынган: җил һәм корткычлардан сакланган. Меңләгән чакрымнарга сузылган матур рәшәткәләр урман һәм олы юлны аерып тора. Кешеләрне, кыргый хайваннарны транспорт һәлакәтеннән саклау өчен шулай эшләнә икән. Галәмәт инде! Хәтта юлның бер ягыннан икенче ягына чыгу өчен хайваннарга махсус күперләр дә ясалган! Юл кырыенда транспорт тавышын үткәрми торган махсус коймалар куелган. Ул коймаларга да ерткыч кош рәсемнәре ясалган. Имеш, аларны күреп башка кошлар килми, ягъни килеп бәрелми. Шулай итеп, кечкенә кошларның әлеге үтә күренмәле коймаларга бәрелеп үлмәвен дә алдан ук кайгырталар икән поляклар. Әмма йөзләре кырысрак, Русия халкын бик үк өнәп бетермәгәннәре дә сизелә кебек. Әллә инде миңа гына шулай тоелдымы, кем белгән...

 

Шулай итеп, Аурупа илләре белән хушлашып, чиктәш Белоруссия җирләре аша туган якларга юл тоттык. Күңелне рәхәт бер хис – өйгә кайту хисе биләп алды. Якыннар белән күрешү, җылы өй, парлары чыгып торган токмачлы аш күз алдына килде. Хушыгыз, Франция бакалары, Бельгия шоколадлары, Голландия сырлары, Чехия сыралары! Берегез дә туган якның хәләл ризыкларын: токмачлы ашларны, кайнар өчпочмак-кыстыбыйларны, сөтле чәйләрне... алыштыра алмый. Чынлап әйтәм, безнең республикабыз да Аурупа илләреннән бер дә ким түгел! Әле кайбер яклары белән артык та: тәрбия бар, әхлак та, оят та җитәрлек.

P.S. Чехиянең Прага шәһәрендә бер соборга кереп барганда: «Мышында гына кереп цыгабыз да...» – дип сөйләнгән бер тавыш ишеттем. Ишеттем дә, шул тавыш иясен – мишәрне табып кочып аласыларым килде. Экскурсия онытылды, гид тавышы ишетелми башлады, колакта теге җанга якын «мышында» гына ишетелеп торды...

 

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев