АУРУПАЛЫ ГӨЛНАЗ
Гөлназ туташ белән язның беренче көннәрендә әңгәмә кордык. Ул Аурупа күләмендәге яңа фәнни проектка материал җыяр өчен Казанга кайткан иде. Гөлназ Рифкать кызы Сибгатуллина – Аурупа һәм дөньяда танылып килә торган лингвист һәм исламиятчеләребезнең берсе. Татар, рус, инглиз, алман, һолланд телләрен камил белүдән тыш, гарәп, фарсы, төрек һәм госманлы, телләрен дә өйрәнгән.
Гөлназ туташ белән язның беренче көннәрендә әңгәмә кордык. Ул Аурупа күләмендәге яңа фәнни проектка материал җыяр өчен Казанга кайткан иде. Гөлназ Рифкать кызы Сибгатуллина – Аурупа һәм дөньяда танылып килә торган лингвист һәм исламиятчеләребезнең берсе. Татар, рус, инглиз, алман, һолланд телләрен камил белүдән тыш, гарәп, фарсы, төрек һәм госманлы, телләрен дә өйрәнгән.
Ул Алабугада туып, унике яшенә кадәр шунда үскән. Гаиләләре белән Мәскәүгә күченеп киткәч, урта мәктәпне башкалада тәмамлаган. Морис Торез исемендәге лингвистика университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетын (инглиз-алман телләре белгечлеге буенча) кызыл дипломга тәмамлаган. Һолландиянең Лейден университетында аспирантура узып, фәнни диссертация яклаганнан соң, шунда эшләргә калган.
Сәяхәт итәргә ярата, турист һәм фән әһеле буларак дөньяның байтак илләрен гизгән. Фәнни эш һәм сәяхәтләрдән бушаган арада акрил белән керамика бизәү дәресләрендә шөгыльләнә, һолланд театрына йөри,пленкалы фотоаппаратка сурәтләр төшерә.
ТОРЫР ҖИРСЕЗ, ЭШСЕЗ ҺӘМ КАЙТЫР БИЛЕТСЫЗ – АМЕРИКАДА
Аурупаны беренче мәртәбә 2010 елда унсигез яшемдә күрдем: иптәш кызым белән Берлинга җәйге тел мәктәбенә барып кайттык. Гомердә беренче тапкыр әти-әниләрсез чит илдә! Кызык иде, әмма аралашкан кешеләребез дә үзебез шикелле, төрле илләрдән алманчаны өйрәнергә килүчеләр, телне әйбәт белмибез. Төркем булып, бер-беребезгә тотынышып йөрдек, ләкин Аурупаның, Алманиянең һәм алманнарның ни икәнен, кем икәнен тоймадык.
Беренче курстан соң берүзем АКШка китеп бардым. «Work and Travel» программасы буенча тел өйрәнергә һәм бераз акча эшләргә иде исәп. Виза бирделәр, билетлар алынган, страховка түләнгән. Һәм шунда эш тәкъдим иткән компаниядән мин теләгән эшнең «януы» турында хәбәр килде.
Бик беркатлы булынган инде: тәвәккәлләдем дә, һичбер танышым, торыр җирем, эшем булмаган килеш, Сан-Францискога очтым. Кайгырмасыннар дип, әти-әнигә эш һәм торыр урын юклыгын әйтеп тормадым. Хәзер, әлбәттә, болай эшләмәс идем! Аллаһ саклаган – әлеге маҗара әйбәт тәмамланды. Беренче ике атнадагы авыр халәтемне әни барыбер сизенгән икән.
«Теләсә кайчан өйгә кайта аласың, борчылма, акча табылыр, – диде, шылтыраткач. – Юлыңа билетлар юнәтербез». Әти-әнигә рәхмәт, курыкмыйча, Америкага хәтле ышанып җибәрделәр, ярдәм канатын сузарга әзер тордылар. Өч айны шунда үткәрдем. Күп яңа дуслар таптым, инглизчәмне камилләштердем. Хәтта эшкә урнашып, бераз акча эшләдем, бүләкләр дә алып кайттым әле.
ТАТАР БАЛАСЫН БҮРЕККӘ САЛСАҢ ДА... АУРУПАГА КАРЫЙ
Укуымны берәр Аурупа илендә дәвам итәсем килде. Ләкин чит илгә алай җиңел генә китмиләр бит инде, булдыра алмам кебек тоелды. Өйдә әти-әни белән киңәш-табыш иткәннән соң, ашыкмаска, югары белемне Мәскәүдә алырга ниятләдем. Университетта чит илләрдә укырга хыяллануымны беләләр иде. Дүртенче курста миңа ярты ел буе Алманиядә белем алырга мөмкинлек бирелде. Майнц шәһәренең Йоһаннес Гутенберг университеты шәркыять факультетында семестр буе гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрен өйрәндем. Төркия, гарәп илләре, Русиядән килгән студентлар күп анда. Гомумән, Алманиядә алман, төрек һәм рус телләрен белсәң, бөтен кеше белән дә аралашып була.
Укытучылар, профессорлар белән танышып, аралашкач, «Алманиядә укырга кирәк» дигән фикерем тагын да ныгыды. Һайдельберг һәм Һамбург шәһәрләре университетларының шәркыять факультетына гаризалар җибәрдем. Русиядә Алмания фондлары бар – алар ике еллык магистратурада госманлы телен өйрәнүем өчен түләргә дә әзер иде. Ләкин танышларым Миха- эль Кемпер һәм аның шәкерте Альфрид Бустановның «Рус теле – ислам теле» дип аталган зур бер проектына татар һәм рус телләрен белгән лингвист кирәклеген әйттеләр, хат язып карарга киңәш бирделәр. Һолландиягә китеп, өч-дүрт ел аспирантурада укырга көчем җитмәс, дип уйладым, шулай да 2013 ел азагында гариза язып җибәрдем. Ә Яңа ел алдыннан миңа «аспирантурага алабыз» дигән хәбәр килде. 2014 елны зур шатлык, өметләр белән, «Һолландиягә укырга китәчәкмен» дип каршы алдым. Шулай итеп, Мәскәүдә лингвистика университетын тәмамлауга, Лейден шәһәре университеты аспирантурасына укырга киттем.
«ТАТАР МАФИЯСЕ»НДӘ
Фәнни җитәкчем Михаэль Кемпер булды. Җитәкчебезне «Миша» дип йөртәбез. Чөнки анда берничә Михаэль бар, Русия белән бәйлесе – ул гына. Безгә язган хатларын үзе «Миша» дип имзалый. Бераз үзеннән көлеп алырга да ярата торган шаян кеше ул. «Мин – профессор, син – аспирант», – дип эреләнми, шундый ачык, гаять ихлас. Русиядән килгән аспирантлары, ягъни безнең, беренче мәкаләләребезне язганда инглизчәбез шома булмагач, һәрберебез белән утырып, җөмләләребезне төзәтә, аңлата иде. Үзебезгә яхшы да бит, остазыбыз өчен ул – күпме өстәмә хезмәт...
Без, Михаэль Кемпер шәкертләре, үзебезне «татар мафиясе» дип йөртәбез. Һолландиядәге «мафиябез» Альфрид Бустановтан башланды. Аннары – Казаннан Данис Гәрәев һәм мин. Бездән соң килүчеләрне инде өченче буын дип әйтергә була: Мансур Газимҗанов һәм Галия Моратова. Икесе дә Санкт-Петербургта университет тәмамлаган.
Остазым – Русияне һәм исламны, татарларны бик тәфсилләп өйрәнгән зур галим. Хәзер ул Ризаэддин Фәхреддин кулъязмаларын өйрәнә. Уфа һәм Казан архивларында күп тикшеренүләр алып барган. Татарчасы шәп. Һолландиягә беренче тапкыр килүемдә, профессорны эзләп тапкач, «Сәлам, рәхим ит!» – дип татарча сәламләде. «Нинди юллар белән Аурупага килеп, татарча сүз ишетәм!» – дип сөенгәнемне хәтерлим. Гомумән, остазым белән гел татарча яки алманча сөйләшәбез – ул алман милләтеннән.
Остазыма якынайткан тагын бер рухи җеп барлыгы ачыкланды: Миша электән әнием һәм аның фәнни хезмәтләрен белгән икән. Узган елның февраль аенда, диссертация яклавыма әти белән әни килде. Шунда Миша бөтен җыелган халык алдында: «Синең белән кызың Гөлназ туганчы ук бергә эшли идек, менә кызың белән дә эшләргә насыйп булды», – дип, бик җылы чыгыш ясады. (Гөлназның әнисе Әлфинә Сибгатуллина – филология фәннәре докторы, профессор, РФ Фәннәр академиясенең Шәркыять институтында һәм А.М. Горький исемендәге Дөнья әдәбиятлары институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр. – Ред.) Мишага бик рәхмәтлемен, ул фәнни эшчәнлектә миңа тулы ирек бирде.
РУС ТЕЛЕ – ИСЛАМ ТЕЛЕ, ТАТАР ТЕЛЕ – ХРИСТИАН ТЕЛЕ?
«Рус теле – ислам теле» дигән зур проект кысаларында мин Русиядә совет чорыннан соңгы мөселман һәм христиан дини текстларын, бу төр лексиканы кем һәм нинди максатларда куллануын тикшердем. Фәнни эшне ике өлешкә бүлеп яздым. Беренче өлеше – «Ислам теле буларак рус теле». Бу тема мөфтиләр һәм башка зур дин әһелләренең сөйләменә дә, исламга күчкән русларга да кагыла. Ислам турында русча сөйләшкән вакытта бик күпләр «Бог», «священнослужите-ли» һәм христиан диненә бәйле башка терминнарны куллана.
Хезмәтемнең икенче өлеше « Христианлык теле буларак татар теле» дип атала. Тикшеренүемнең нәтиҗәләре көтелмәгәнчә булып чыкты: һәм ислам, һәм христиан текстларында бер үк сүзләр, бер үк сәяси стратегияләр кулланыла икән. Инҗилнең, Тәүратның татарчага тәрҗемәләрен карасаң, анда «Аллаһ», Пәйгамбәр исемнәре, «ихлас», «монафикъ» кебек сүзләр очрый. Ягъни лексиканың күпчелеге Коръәни Кәримнән алынган. Ни өчен болай соң бу? Мәскәүдә – Тәүрат, Казанда Инҗилне тәрҗемә итүче төркемнәр белән очрашып сөйләштем. Алар ислам динендәге сүзләрне уңайлы, отышлы булуы өчен кулланабыз, дип аңлатты. Ләкин, минемчә, бу да – «югарыдан» максатчан үткәрелә торган сәясәтнең бер үзенчәлеге.
Мәсьәләнең дини ягына игътибар итмәсәк, Инҗил һәм Тәүрат китапларын татар телен куллану һәм саклау юнәлешендә барыбер әһәмиятле адым дип бәяләргә мөмкин. Чөнки аларны, күренеп тора, филолог галимнәр, язучылар тәрҗемә иткән. Аларның теле әдәби, төзек.
Хәзерге вакытта Аурупа консорциумының яңа бер проекты кысаларында «Аурупада Коръән тәрҗемәләре һәм тәфсирләр» темасына тикшеренүләр алып барам. Анда берничә университеттан кырыклап галим катнаша, һәркемнең – үз темасы, үз өлкәсе. Бу – Аурупа проекты булгач, әлбәттә, зур өлеше Алмания, Франция, Испаниягә багышланган. Ләкин мин, Русия – Аурупаның бер өлеше, монда да күп эшләнгән, дип саныйм. Мәсәлән, Русиядә басылган Коръән Аурупада бик популяр булган һәм әле дә чит ил архивларында саклана. Аурупада гарәпчә сөйләшмәгән мөселманнар төркеме дигәндә, Әл-Әндәлүс мөселманнарын атыйлар. Ләкин Казан, Польша татарлары да Аурупада Коръәнне өйрәнү эшенә әһәмиятле өлеш керткән.
Бу проект минем өчен – үз халкым тарихына кайту. Архив һәм китапханәләрдә эшләгән дәвердә мирасыбызның ифрат зур һәм бай икәнлегенә тагын бер кат инандым.
Хәзерге вакытта хөкүмәт кайсы илдә дә гуманитар фәннәргә акчаны күп бирми. Ләкин ислам мәсьәләләре Аурупа өчен бик актуаль. Сәяси яктан Аурупа аны акча бүлеп биреп өйрәнүгә лаек, дип таба. Аурупа мөселманнар белән яхшы мөнәсәбәт сакларга тели.
Язманың дәвамын "Идел" журналының
апрель санында укый аласыз
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев