Логотип Идель
Мәдәният

Авылның хәле авыр

Югалган татар авыллары… Башка «кече» халыкларныкы? Ничә сез? Туфрагыгызда нинди истәлекләр, тарихлар саклыйсыз? Илебезнең кайсы төбәкләрендә, нинди зыяратларда кемнәрнең рухы онытылып калудан зар елый? Бу сораулар мине гомер бакый борчыр инде. Якын-ерак кардәшләрем белән Киров өлкәсенең татар авылларына ике көнлек сәяхәттән соң бигрәк тә.

Югалган татар авыллары… Башка «кече» халыкларныкы? Ничә сез? Туфрагыгызда нинди истәлекләр, тарихлар саклыйсыз? Илебезнең кайсы төбәкләрендә, нинди зыяратларда кемнәрнең рухы онытылып калудан зар елый? Бу сораулар мине гомер бакый борчыр инде. Якын-ерак кардәшләрем белән Киров өлкәсенең татар авылларына ике көнлек сәяхәттән соң бигрәк тә.

Искән җилләр, күчкән кемнәр?
Ара өзелгән туганнар белән ныграк якынаерга хыяллана идем. Җай чыкты: көннәрнең берендә югалган һәм югалып барган авылларны гизәргә һәм һәрберсендә җирләнгән милләттәшләребезнең рухларына дога кылып йөрергә чакырдылар. Никадәрендә туганнарыбыз да бар бит, диделәр. Алдан ук искәртим: нәселебез ике яктан да гасырлар дәвамында милләтне күпсанлы руханилар белән тәэмин итеп торган. Бигрәк тә әтием ягыннан әбинең кан-кардәшләре никадәр мәчет салуны башлап йөргән, үзләреннән хәлкадәри матди өлеш керткән һәм шул ук мәчетләрдә имам, мәэзин вазифаларын башкарган. Кайберләренә әлеге хезмәтләре буын кушаматы да биргән. Бу сәяхәтне озак еллар Малмыж төбәгендә миллилекнең, диннең сакланышына көч куеп яшәгән өченче буын туганнарым Исмәгыйль һәм Ринат абыйлар оештырды. Язмам аларга бер рәхмәт сүзем дә булып барса иде.
Без бала чакта җирле халыкта бары тик Изел-Идел исемнәре белән генә аталып йөртелгән, халык һаман да матбугатта яңгыраган атамасына күнегеп бетмәгән Нократ-Вятка буендагы, Казан ханлыгына буйсынган мари кенәзләренең резиденциясе Малмыжның тарихы гомуми планда гына һәм нигездә рус тарихчылары күзлегеннән язылган. Малымаш – марича ял итү, төн куну урынын аңлата. 2017 елгы исәп-хисаплар буенча 7644 кешесе булган Малмыж районында татарлар шактый күп яши. Соңгы берничә гасыр дәвамында алар бу якларда җирле халыкка караганда сан ягыннан зур булган. Әле хәзер дә шулай. Алардан руслар гына күбрәк. 2017 елгы статистикага караганда, 7644 җанлы Малмыжның үзендә 325 мари теркәлгән. Ул чынлыкта күпкә әздер, чөнки русларның һәм татарларның сүзлекләрдә күрсәтелгән гомуми саны белән аерым-аерым исәбе туры килми. Мәгълүмат чыганаклары алдаша: шәһәрдә 1900-2000 еллар тирәсендә яшәгән милләтләр санын хәзерге бүленеш рәвешендә тәкъдим итә. Әйтик, элек руслар алты меңнән артып киткән, татарлар өч мең ярымга якын, ә марилар саны нибары – 300 тирәсе генә булган. Кайчандыр күптөрле милләтләр каласы Малмыжда бүген башка халыклар юк дәрәҗәсендә.
Элек Малмыжга Сабан туена барасыңмы, болай гынамы, туганнарыңа кунакка төшәсеңме, урамнар буйлап йөргәндә, үзәккә кибеткә килсәң, гел авылдашлар очрый, әти белән хәл белешеп торалар иде. Казан ягыннан кайтып кереп, машинадан узганда гел шуларны искә алдым. Мөнәвәрә апалар, Саматныкылар… инде берсе генә дә юк. Туганнарым фатирда яшәп алган бик борынгы байлар йортын да үз урынында тапмадым. Шулай да Малмыжның үзәге үзгәрмәгән, заман җилләре аңа кагылмаган сыман. Гомумән, Киров өлкәсе совет чоры уңышларында яши, дөресрәге, юллары җимерелеп, борынгы йортлары искереп-тузып, артка чиккәннән-чигә бара.


Бүгенге Малмыжда хуҗалары карап торган кибетләр, халыкка хезмәт күрсәтүче башка оешмалар урнашкан таш биналар да моннан ярты гасыр электәге кыяфәтендә утыра. Аларда авылдаш кибетчеләр дә эшли һәм кирәкле товарны астан гына бирә торганнар иде бит, дип уйлыйм. Бер үк авылдан чыкканнарның Малмыжда янәшә төпләнүе, бергәләп көн итүе бик күңелле булган икән. Барсаң, кунактан кайтып кермисең. Урамга чыксаң, уйнап йөрүче балаларның күбесе таныш. Барысы да татарча сөйләшә, синең кемлегеңне дә, нәсел-нәсәбеңне дә белә. Искечә яши, дисәм дә, Малмыж әкренләп теге яки бу авыл төсләрен саклаган «утраучык»ларын югалта башлаган. Татарлар байлык китергән эшле тормыш ярата, шуңа күрә Казан тирәсенә, я башка шәһәрләргә күченергә тырыша. Үзебезнең, мәсәлән, Канадада, АКШта, Франциядә яшәүче туганнарыбыз бар. Башкалар да чит илләргә дә китеп барадыр.
Нократка таба шәһәр аркылы узабыз. Мине караган әбинең энесе Гариф абыйларга баргач, асылмалы күпер аша күтәрелеп, урманга чыга торган идем. Ул да мин ике-өч яшь вакыттагы кебек үк. Хәтта тау башындагы агачлыклар да үзгәрмәгән сыман. Берләре картаеп, инде башка куак-агачлар үскәндер. Шәһәрнең ерым белән бүленгән ике өлешен тоташтырып торган әлеге күпергә кадәр өлеш кадерле көннәрне искә төшерә. Инде әби дә, аның туганнары да юк… Шулай да, әйткәнемчә, Малмыж әле миңа таныш, якын, шактый борынгы.
Малмыжда әти ягыннан әбиемнең туганнары бер оя булып бергәләп көн итә, шәһәрнең һәм икътисади, һәм мәдәни-рухани тормышында бик зур роль уйный. Барысы да абруйлылар, хакимияттә дә, халык, хәтта чит милләтләр арасында да билгелеләр. Теге йортка, бу йортка бәйле истәлекләр белән бүлешә-бүлешә, иртә таңда Исмәгыйль абыйларга килеп төшәбез. Аларның тәрәзәләре сахраларга, суларга, болыннарга караган йортында төрле яктан киләчәк кунакларны майлы каз итле бәрәңге көтеп тора. Икенче бер туганыбыз шул арада казан тулы пылау белән килеп керә. Бу нәкъ элеккечә, җанга якын. Шушы матурлык эчендә яшәргә дә яшәргә бит, югыйсә.
Ял итеп алгач, иң элек безнең авылга – хәзер Кукмара районына кергән, элек Малмыж өязенә караган Мәмәширгә юнәләбез. Малмыжга кадәр зират саен дога укып кайткан идек. Бу юлда да шулай ук. Нократ буеның бу як ярындагы авыллар элеккечә матур, бай. Татарлар көн иткән Смәелне аласыңмы, марилар яшәгән Китәкнеме, башкасынмы, зур юл буенда утыргач, тырышлык белән дә көн иткәч, заманга лаек муллыкта яшиләр. Шуңа да карамастан, бу як халкы да бернинди перспектива күрми, балаларын ничек тә зуррак шәһәрләргә җибәрергә һәм белем бирергә кирәк, дигән карашта тора. Торгынлык дип көлеп әйткән чор юлларыннан узабыз. Бар җир ямалган. Бу да сөендерә. Әле ямаусыз чаклары да бар иде. 
Кайчандыр татар авылы булып, аннан марилар кулына күчкән Янгул (Яңа авыл) авылларны эреләндерү сәясәте вакытында тәмам беткән иде. Янгул зираты янында әкренәябез, тагын дога кылабыз. Марилар татар кешеләре күмелгән каберлекләрне изгеләштерә, бик саклап тота. Хәер, соңгы елларда әлеге зиратны карауны Күрше Мәчәкрәдә яшәүче танышым үз кулына алган икән. 
Янгул, мине сөендереп, яшәрә башлады, үзәк урамында матур-матур өйләр калыкты. Өйләр яшәрсә дә, кешеләр картая: кайтучылар, нигездә – пенсионерлар. Әле дә ике мәчете эшләп торган Мәмәширемдә дә шул ук хәл. Бу да, суга төшкәндәй югалган кайбер татар авылларының язмышы авылдашлар күңеленә шом салмыйча калмый, билгеле. Авылга кергәндәге берничә урамда күпчелек йортларда кеше яшәсә дә, тау башына күтәрелсәң, әллә никадәр буш нигез. Үз урамыбызда, башкаларында да кадакланган тәрәзләр я бикле капкалар юк түгел. Кибетләр, почта, мәктәп… Барысы да яңа, барысы да матур, югыйсә. Халыкка исә эш кирәк, юл кирәк, балаларны «кеше итү» шартлары кирәк. Авылыбызга кайткан язучылар йортлар, урамнар төзеклегенә таң кала, әмма алар кайчан гына Мәмәширдә теш кабинеты, шәл фабрикасы, икмәк пешерү цехы, ике катлы балалар бакчасы, әллә никадәр мал абзарлары, бай автопарклар булганлыгын һәм юкка чыкканлыгын белми шул…
Каралган зиратта йөрибез. Каберлекнең урта өлешендә яткан кешеләр барысы да якын, аралашкан апа-абыйлар, әби-бабайлар, ә менә яңа башындагыларны мин белеп бетермим. Авыл кими, зират зурая, чөнки аңа ярты гасыр элек чыгып киткән авылдашлар, аннан да элегрәк киткәнннәрнең нәсел ахырлары кайта тора… Зиратның борынгы өлеше дә картайган. Агачлары юкка чыга, борынгы ташлар сирәгәя… Бу бит бөтен авылларда шулай. Инде зиратлары гына кукыраеп утырганнары да җитәрлек.
Машинада барганда Иске Бөртамак җирләрен эшкәрткән, кайчандыр заводын җитәкләгән Исмәгыйль абый Татарстан хөкүмәтенең авылларга карата сәясәтен Русия сәясәте белән чагыштырып сөйли. Р.Н. Миңнехановның авыл хуҗалыгын саклауга, җир кешесе тормышын яхшыртуга куйган көченә соклануын яшерми. Мөмкинлеге зур булса, алай гына эшләр идемени, Татарстанны ничек яшәтер иде, дип уфтана. Ә бит ул үзе дә – Малмыжда үлеп беткән ремонт-механика заводын иң авыр чакларда саклап калган һәм яңарткан кеше. Иван Бушуев исемле журналист «Заводның өченче тууы» язмасында шәһәрнең, җылыту туктатылу аркасында, Киров өлкәсендә халыкка социаль-мәдәни хезмәт күрсәтү оешмалары, предприятиеләре ябылган, ә халык күпфатирлы йортларда буржуй мичләре яга башлаган бер чорда Исмәгыйль Нигъмәтуллинның шәһәрне, бигрәк тә РМЗны газлаштыру артыннан йөрүе, Казан белән бәйләнешкә кереп, бу юлдагы катлаулыкларны чишеп чыгуы турында яза. Туганым РМЗда мазут запасы ике тәүлеклек калган чакта комиссия газда эшләүче котельнаяны кабул итеп ала. Халыкка бик зур Яңа ел бүләге кебек тоела аның кеше ышанмастай тоелган хезмәте. Исмәгыйль абый авылларга күпме юл салды, хәтта Кукмара районына караган Мәмәшир юлында да аның өлеше бар. Бүген исә Малмыжның урамнарының үзәктәгеләре генә асфальтлы. Татар тарихының да бер өлеше булган борынгы тарихлы Малмыжның хәзерге хәле үтә дә аянычлы. Хәер, бөтен Киров өлкәсе турында шул сүзне әйтергә мөмкин. Белешмәлекләр, предприятиеләре туктап калган кала халкы авыл хуҗалыгы эшенә күчте дип ялганлый, ахрысы. Алда күргәннәребез шул турыда сөйли. 

 Үтә еллар, ага силләр
Сәяхәтебезнең икенче көнендә инде Малмыжның Нократ аръягындагы авыллары аша узабыз. Кайчандыр сал аккан, пароходлар йөргән елга саеккан, аңа карап елганы кичү җиңеләймәгән. Җиңел машинада Гоньба янына салынган понтон күпер аша чыгу өч йөздән башланып, зур суммаларга җитә. Аны кулга төшерү өчен көрәш тарихын вакытлы матбугат гел яктыртып тора. Маркасына, көченә карап алалар. Бу хакта да яздылар, үзәк телевидение да күрсәтте. Файдасы гына булмады, чөнки күпер – районга табыш китерә торган төп чыганакларның берсе. Анысы шулай, әмма юл хакын шунда яшәгән һәм эшсез җирле халык түли бит. Нократның аръягына паромдамы, каектамы, «галуш»тамы кичү күпкә очсызрак иде, билгеле, тик күпер төзелгәч, аларның йөрүе туктатылды, паром кичүе ябылды, теләсә нинди транспортта халыкны аргы якка чыгару тыелды. 
Акчалар карталарга күчкән бер заманда авыл кешесенә кыенлык арта. Почтасыз калган хуҗалыкларга бигрәк тә кыен. Акча алыйм дисәң дә, кибеткә барырга теләсәң дә, юлдан тыш, мең сумын чыгарып салырга кирәк. Картларга автобус булганда да юлда йөрү кыен. Ә булмаганда?.. Ә ай буе хастаханә, шифаханә ишеген таптаучыларга нишләргә? Миллек, җиләк тапшырып көн итүгә калган урта яшьтәгеләргә бигрәк тә авыр. Киров өлкәсе татарлары Татарстанга сокланып та, көнләшеп тә көн итә. Яз-көз юлы тәмам өзелгән, сулыклар эчендә яшәгән, кышын кар эчендә утырган авыллардан Казанга китеп эшләүчеләр дә ял саен туган җирләренә кайта алмый. Башкалабыздан Киров өлкәсенә кергән һәм Нократның теге ягындагы Килмез районына да, Малмыжга караган авылларга да берни йөрми. Хәер, бу ике районда үз маршрут автобуслары ничә тапкыр һәм кая гына бара соң… Әле бит без алдынгы санаган Татарстан авылларының да күпчелегенә хәзер автобуслар я туктатылды, я атнага ике-өч тапкыр халыкны шифаханәгә илтү өчен генә килә. Бездә, ичмасам, кибетләр бар, мәктәпләр, почта, медпунктлар, әлегә үзәк усадьбаларда булса да, калды. Ә монда… аларның күбесе инде әллә кайчан ябылган.
Нигездә, татарлар яшәгән җирләр аша узабыз. Русча атамалары тырпаеп утырганнарының да халык әле дә татарча вариантларын актив куллана. Ә бит ул авылларның кайберләрендә элек хәтта татарча укыйлар, мәчетләр гөрләп эшли иде. Рус өлкәләренә караганлыктан, татар авылларындагы манараларны кисү, рухани хезмәт йортларына һөҗүм турында югарыдагы җитәкчеләр онытыбрак җибәргәннәр булса кирәк. Кировка мөнәсәбәтле, аерым алганда Малмыж өязенә караган документлар да архивларда яхшырак сакланган. Теләсәк, чын тарихны тергезү мөмкинлекләре зур.
Басулар буйлап узабыз, күп җир чәчелмәгән, сукаланмаган. Хәер, кырларны кем эшкәртсен?! Авылларның да я урыны да юк, я бер-ике йорт кына тырпаеп утыра. Нократны чыгып, тауга күтәрелгәч үк, ялгыз йорт каршы ала. Өченче ел анда кеше яши иде әле. Инде ул да юк икән. Кояшка карап утырган бик матур бу йортның тәрәзә төбендә – гөлләр, челтәрләре матур, яңа, ак. Димәк, кемдер кайтып киткәли. Өй түбәсенең генә ике тактасының берсе юк. Элек – хуҗасы барында да шулай иде. Адәм баласы чыдаса, чыдый икән. Википедиядә Малмыж районы авылларының тарихы, нигездә, 2010 елга кадәр яктыртылган. Азбай чишәмәсе (Азбаев ключ), Ак юл (Аг-юл) һәм башка сүнеп беткән пунктларда ул вакытта ук инде нибары ике кеше калган булган. Ә хәзер? Әлбәттә, әлеге сан хакыйкатькә туры килми. Кайвакыт авылда яшәүчеләр артып та китә, күбрәк бөтенләй бетә. Татарлар тормыш авырлыгына чыдамрак, саф татар авыллары бу юкка чыгуны мөмкин кадәр сузарга тырыша. Шунысы бар: безнең якларда, авыл исемнәренә карап, анда кем яшәгәнлеген билгеләү һәрвакыт мөмкин түгел. Атамалар татарча яңгыраганнарында инде марилар һәм руслар көн итә я татарлар да күпмедер бар, шул ук вакытта кайбер татар авыллары, элек халык кушкан исеме исәпкә алынмыйча, рус атамалары белән теркәлгән. Авылларның исеме беренче тапкыр унҗиденче гасыр язмаларында күренеп китсә дә, салыну тарихы да руслар басып алынганнан соң дип аңлатылганнары да җитәрлек. Без бәләкәй вакытта өлкәннәр һәрбер авылның борынгы, еш кына халык телендә генә йөргән марича исемен, русча атамасын да беләләр иде. Кайберләрен мин дә хәтерлим, гомумән алганда, белүчеләр үтә сирәктер, дип уйлыйм. Без бит аны язарга, балаларыбызга сөйләргә тиешле.
Исмәгыйль абый машина артын тутырып ипи алды. Мари авылына керәбезме, татарныкынамы, һәркайда шуны тарата. Якынрак кешеләренә бәлеш тә калдырып киткәли. Кибетләр ябылгач, икмәк табу карт-коры өчен зур проблемага әйләнгән. Аны күрүгә, туктап сәлам бирәләр я сөйләшеп торалар. Нигъмәтулла балалары бит сез, диләр. Мәргубә әбиемнең ир туганнарыннан күпләре, совет чорында да иманнарына хыянәт иттмичә, зур кыюлык күрсәтеп, бу төбәк халкына хезмәт итте, намуслылык, гаделлек һәм башка сыйфатлары белән дә кешеләр күңелен яулады шул.
Авыллар буйлап узганда, марилар каршы чыгып чәйгә чакырганда, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп торганда, кабат борынгы тарихыбыз турында уйланам. Малмыж өязендә яшәгән татар белән мари электән үк үзләрен тугандаш халыклар кебек хис иткән. Моның сәбәбе дә саллы. Казан ханлыгын Явыз Иванга бирмәс өчен ахыргача сугышкан, гореф-гадәтләрен онытмаган, милли киемдә йөргән, татарчаны су кебек эчкән мариларга әти-бабаларыбызда хөрмәт бик зур иде. Татар авылларына алар һәрвакыт кунакка да, бәйрәмнәргә дә, кичке уеннарга да килде, без дә аларның биюләрен биеп, аларга чәйгә йөреп үстек, Сабан туенда бил алышкан мари көрәшчеләренә соклана идек.
Безнең түбәноч урамына Бөр елгасының аръягындагы Нократ Аланына караган һәм Пирушка инеше буена салынган Яңа Малмыж авылы күренеп кенә тора иде. Аны без генә шулай дип йөртә идек, чынлыкта ул марича Мәмәш (Мәмәк) исеме белән төзелә башлаган, төрле чорларда рус архивында Мамаково, Мамачево, Подмалмыжье, Под-Малмыжье дип теркәлгән. Мари риваятьләренә караганда, бу җирләр мари кенәзе Мәмәшнеке булган. Авылны алар токымыннан чыккан халык нигезләгән, дигән фикер дә бар. Шуңа мөнәсәбәттә уйга калдым: төп версия буенча, Мәмәшир башта тәүге нигезләүчеләрнең берсе Томакай исемендә йөргән, ә аннан икенче кешенекеннән, имеш, акыллысыныкыннан – Мөхәммәтшәрифтән үзгәртелгән вариант активлашкан. Сәеррәк, әлбәттә. Совет чорындагы исем алмаштырулар кебегрәк. Шунысын да онытып җибәрмәскә кирәк: авылыбыз урынында, безнекеләр килеп урнашканчы, марилар яшәгән. Димәк, Мәмәш(ир)нең килеп чыгышы мариларга да барып тоташа ала. Җитмәсә, суның аргы ягында гына икенче шундый ук исемдәге Мәмәш тә булгач… Мин элегрәк Мәмәшкә бәйле ниндидер чыганаклар белән дә танышкан идем. Хәзер кайдан укыган онытылган, әмма электрон сайтлардан кенәз Мәмәшкә бәйле мәгълүмат табарга мөмкин. Бу версия тарихчыларны уйландырырлык, дип саныйм.
Яңа Малмыж әдәби әсәрләремә дә кергән. Киров өлкәсендәге мари авылларын русларныкына күчереп утырта, җир белән тигезли башлаган еллар, кечкенә генә булсам да, күңелгә авыр килде. Җитмәсә, чәй өстәле янында әти гел илнең җирле халыкка һәм авыл кешесенә булган мәрхәмәтсез сәясәте турында сөйли. Бу якның иң матур урынында, чишмәле үзәнендә утырган авыллары сызган кебек кенә юкка чыга, ди. Бүген исә бу хакта кибете һәм мәктәбе булмаган авыл кешеләре үзләре яшәргә теләмәде, дип язалар. Соң, хәтта шулай булганда да, салырга һәм яшәтергә иде! Җитмәсә, безнең якларда бер авылга икенче терәлеп диярлек тора. Ерак ара түгел.
Сабый чагымда җәйләрен әти белән Бөр аръягына таныш мариларга еш чыккаладык. Җитмәсә, анда һәр елны җәен безнең Аккәҗәне «мари егетләре» көтеп тора. Мин дә, аның муенчагыннан тотып, әтигә иярәм. Ул югала нитә калса һәм үз болыныбызда, авылыбызда табылмаса, эзләргә шунда китәбез. Яңа Малмыж – шул тирәдән күчерелгән авылларның берсе генә. Мин туганчы ук юкка чыккан Барановка дигәненә алмага йөрдек. Анда умарталык та калган иде әле. Соловьевка турында исә кукыраеп торган имәннәр генә сөйли иде инде...
Совет чорында Киров өлкәсендәге татар авыллары бик көчле булса да, әтием, берчак аларга, аннан безнең башка да җитәрләр, дигәндә, хак булган икән, рәхимсез Үзгәртеп корулар шул көннәрне ул күзаллаганнан да ныграк тизләтте. Татар авылларының бетүен әти, иҗтимагый сәясәттән тыш, икътисад белән – Нократ аръягы авылларына юл юклыгы, булганының да аерым бер вакытларда тәмам өзелүе, туфрагының уңдырышсызлыгы белән дә бәйли иде. Җир азлыктан тилмергән елларда урманнан гаиләсе белән арчыячак җиргә өметләнеп, авылдашлары Мәмәшир пүчинкәсе төзергә дип су аръягына эчкәрәк (хәзерге Таңга) күченгәндә, Нигъмәтҗан бабам барып караган да кире борылып кайткан. Алдагы еллар уңыш зур булса да, комлы җирдә ни үсәр, туфрак катламы бик юка, кешеләр кабат күченергә мәҗбүр булыр, дигән. Ә бит элегрәк нигезләнгән шундагы кайбер татар авылларының юккка чыгуына узган гасырда туфракның ашсызлыгы да бер сәбәп булган. Димәк, эш һәм аның табышы, шул табыш белән яшәү шартларын яхшырту һәрвакыт авылны саклауда мөһим фактор булып тора.
Узган гасырда ук Нократ буе авыллары кими башласа да, бу массакүләм төс алмаган һәм илдә барган зур икътисади-сәяси вакыйгаларга бәйлерәк иде әле. Мәсәлән, ХХ гасырның утызынчы елларында Мәмәширгә күрше Тәмәй авылы кешеләре барып урнашкан һәм бу күченүне оештыручы хатын исеме белән аталган Бәдри Шәһәре (русча: Роза) инде 1943 елда ук тәмам беткән. Аңлашыла ки: азйортлы татар авыллары тамырына тәүге тапкыр балтаны Бөек Ватан сугышы чапкан. Ир-атлар калмаган, техника юк. Җитештергән ашлыкны тиеш урынга илтү – үзе зур проблема. 
Олыгайган саен узган чорга караган хәтер җетеләнә. Иске Бөртамак (Старый Бурец) һәм Каракүл пристане арасында егерменче елларда төзелгән Алма-Ата авылының урынын да белә идек әле без сабыйлар. Авыл беткәч, әле аны сөйләп искә алалар, аннан соң аны шактый вакыт хәрәбәләр искә төшерә. Хәер, аның руслар куып җибәргәнче, Бөрнең бөрелеп ага-ага һәм бөрелеп Нократка кушылган җирендә утырган Иске Бөртамагы да татар авылы булган. Хәзер әнә яңа заман тарихчылары русларның атаманың ясалышын бурый-көрән сүзеннән чыккан дип аңлата. Ышанмаслыкмыни?! Әлбәттә, чын тарихны белмәгәндә ышанасың, яңгырашы килешеп тора. Ә узганны белүчеләр күпме? Үз республикабызга кергән барлык авылларның да тарихы язылмаган бит әле. Мәмәширемнеке дә язылса да, чын фәнни нигезгә куелмаган. Нур Шәрифуллин хәзерләгән һәм чынлыкта мәктәп балаларына сөйләр өчен, кайчандыр әтием Фатхрахман эзләнеп башкарган кыскача тарихтан «тамырланган» әлеге китапны кемдер, һичшиксез, яңадан башкарырга тиеш. Авылыбыз зиратында Мөхәммәтшәриф хатынының борынгы кабер ташы кебек, башка ядкарьләр дә югалганчы.
Сөендергеч күренешләр дә юк түгел: Киров өлкәсе татарлары соңгы елларда үз авылларының узганы белән бик нык кызыксыналар, кулъязма китаплар язалар, шул эш белән шөгыльләнүче җирле тарихчылары, эзтабар укучылары һәм журналистлары да юк түгел. Интернет сайтларда алар хәзерләгән материаллар күбрәк чагылыш тапсын иде.
Хәтеремдә көн арты, ел арты артка чигеп, узганга кайтам. Бала чагыбызда Изелнең аргы ягы теге яки бу авыл пүчинкәсе (выселок, күчеп киткән авыл) дип йөртелгән, әмма документларда икенче исемнәр белән теркәлгән административ берәмлекләр белән тулы иде. Атналар буе җыенлап-сабантуйлап йөри торган иде якташлар әле теге пүчинкәдә, әле монысында. Урманга эчкә кереп адаша нитә-калсаң да, я теге авылга килеп чыгасың, я монысына, я урманга бер-бер нәрсә җыярга килгән велосипедлы хатын-кызларга юлыгасың. Урман юллы гына авылларда аяк транспортында хәрәкәт итүчеләр шактый, бигрәк тә хатын-кызларны күрү әле дә табигый. Изел печәнлекләрендә корылган шалашларда яшәгәндә, таныш-белешләре, туган-тумачалары белән күрешергә килгән пүчинкәлеләрне очратасың, учак җылысында гәпләшеп төн кичәсең. Һәр күчеп киткән авылга турыдан урман сукмаклары илтә, әйләнечтән – тигезләнгән комлы юллар. Тик ул юлларга барып чыкканчы, әле пароходта гизәргә кирәк. Пароходларның болыннарга таралган тавышы безгә сәгать әйтә – иртәнге, төшке һәм кичке ашларга чакыра. Һәм, һичшиксез, суның аръягында яшәгән туганнарны искә төшерә. Әти, алар турында борчыла башладымы, төн дими, көз дими, буран дими, җил дими, бер-бер чарасын табып, урман аша элдерә. Әни эченнән хәвефләнеп, догасын укып кала…
Мин бик кечкенә чакта зәмһәрир суыкта бер гаиләнең берничә баласы урманда печән кибәне төбендә өшеп калгач, таныш каравылчылары табып алган иде. Бәхетенә, иң олысы – апалары исән калды. Бу вакыйга йөрәкне әле дә авырттыра: аларның, бер-бер артлы тезелеп, Яңа ел адыннан Пүчинкә ягына кунакка китеп баруларын үз күзем белән карап калган идем. Өйгә кайтканда абыйлары эзләргә чыккан да, нишләргә белмичә, урам башында басып тора… Кышын бер авылдан икенчесенә барганда өшүләр, суга батулар еш була иде шул…
Әйләнечтән ерак булса да, турыга унсигез чакрым гына булгач, Малмыжгамы, шуңа кергән авылларгамы басу аша йөрү бер гадәт иде. Мариларның авыл исемнәре дә татар тарихын сөйли бит: Акбай, Акбатыр… Татар авылларының, әйткәнемчә, кеше хәтерендә югалган, тарих сәхифәләрендә калган-калмаган марича атамалары бар. 1553 елда Явыз Иван Даниил Адашевны «Кама һәм Вятка буйларын яуларга» дип җибәргәч, канлы сугышта Палтуш кенәз һәлак була, риваятьләргә караганда, аның Яз (Шошма) исемле хатыны ире күмелгән таудан елгага сикереп үлә. Татарлар белән марилар ничәмә дистә еллар шушы төбәкне русларга бирмәс өчен тартыша, басып алучылар хәтта Малмыжны крепостной диварлар белән әйләндерергә мәҗбүр була. 1785 елгы янгында кирмән юкка чыга. Бу ераграк тарих. Безгә аның соңгы гасырдагысы да бик кадерле. Егерменче, утызынчы, кырыгынчы елларда Нократ аръягына күчеп утырган һәр авыл тарихы кадерле. Әлеге авылларның шактыен хәзер Кукмара, Балтач районына караган авыл кешеләре нигезләгән.


Татар исемнәре дигәннән, көчләп чукындырылганчы, арлар (удмуртлар) безнең исемнәрне һәм фамилияләрне йөрткән. Алар әлеге халыкта һаман да сакланган. Мәмәт, Тукай, Айтуган, Акбатыр, Акбай, Байтуган, Байзат, Камай, Ишмәт фамилияләре шуны сөйли. Ни гаҗәп: арлар элек балаларын ислам дине белән кергән гарәп исемнәре белән дә атаган: Ислам, Шәһрислам, Шәйхелислам исемнәре бик популяр булган. Интернеттан шундый мәгълүмат таптым: «В Пор-Китяке живут Куклина Миньямал Гайфутдиновна 1935 года рождения. Куклина Тутия Туктамышевна 1923 года рождения. В старом кладбище есть нагробный камень, где арабскими буквами написана: «Утэген бине Гайса 1773 ел (сын Гайсы Утэген 1773г.р.)». Димәк, без кан, дин, гореф-гадәтләр белән дә бик борынгыдан үзара береккән. Ә мондый ташларның күпмесе инде җиргә сеңгән. Малмыж ягының мари авыллары да татар эзләнүчеләрен көтә.

 Үлмә, Тукай!
Әле җимерек, әле барырлык юллар уза-уза, Таңга килеп керәбез. Мин басмасында суга карап торырга яраткан әллә инеш, әллә елга… Мәчет. Зират. Бер өйдән мәет чыккан, ахрысы. Бар халык шуннан таралышып барган вакытлар. Урын-җирләр юылып, бауга эленгән. Әрвахлар рухына дога кылып, зираттан кайтышлый, туктап сорашабыз. Бөтен кеше чәйгә дәшә, барысы борчылып авылның бүгенгесе турында сөйләшә, киләчәген фаразлый. Шушындый көчле һәм зур авыллар да таралсын инде, диләр. Йортларның барысы, хәтта кеше яшәмәгәннәре дә төзек. Капка төпләрендә машина-тракторлар. Халык умарта тота. Без дә хуш исле куе бал алабыз.
Үзгәртеп кору еллары башында зур хыял-өметләр белән яшәп киткән, техника булдырган таңлылар, эшсезлектән, юлсызлыктан, тормышның башка проблемаларыннан арып, чит авылларга күченгән. Яшьрәкләр кайчандыр – Казанга, Нократ Аланына, Малмыжга һәм башка җирләргә китеп барган. Шунысы сөендерә: пуҗым урыннары һәм йортлар, зират каралган. Күпләр һаман да кайткалап йөри торгандыр, туган авылларын сагынадыр кебек тоелды.
Татар авылларындагы тәртипкә сокланмый мөмкин түгел. Безгә бал саткан хуҗаның шыплап өелгән әрдәнәсен тотып-тотып карадым. Рәсем кебек: һәр утын бер зурлыкта. Әле генә эштән туктаган трактор тәгәрмәчен сыпырам: юылган һәм сөртелгән. Баскыч төбенә карыйм: аяк киемнәре бер сызык буенча тезелгән. Келәткә керәм: һәр әйбер кибет киштәсендәге кебек ялтырап тора, бармагың белән сыпырып, тузан таба алмыйсың. Бакчага чыгам: үстергән бәрәңге сабагы да, яшелчә яфраклары да бертигез биеклектә. Туганнарым һәр детальне фотога төшерә. Хуҗабикә Тукайдан килен булып төшкән икән, мәктәп елларын искә алып, күңелләрен хушландыралар.
Машинага утырып, башка урамнарны әйләнәбез. Сүтелгән йортлар урыны да бер тәртипкә китерелгән. Үзем кунакка килеп йөргән туганнар турысында туктыйбыз. Аларның инде берсе дә юк: я вафат, я башка җирдә яши. Бергәләп уйнаган кызларның йорт урынына моңаеп карап торам. Баһаветдин бабайларның куралтысын янгын ялап кына куйгандай иткән. Янәшәдә әбиемнең энесе Хәлим мулла яши иде. Ул да инде бик күптән арабызда юк. Совет чорының мәдрәсә белеме алган мулласы иде ул. Безнең авылга килгәндә, үтә шәһәрчә – фырт киенгән, велосипедының арт утыргычына җәйге зонтигын кыстырган булыр.
Безнең якта җәй торса да, монда көз иртә килә икән. Агачлардагы сарылык, өлгергән баланнар, кызарган миләшләр күңелдәге моңсулыкны көчәйтә. Бер-беребезне эзлибез: һәркем үзенә якын җирләргә таралышкан. Ниһаять, яңадан җыелабыз да кайчандыр кырык йортлы булган Тукайга юнәләбез. Туганнарым ун чакрым җәяү йөреп укыган урман юлларыннан тыныч кына уза алмый. Таныш агачларны эзли, хәтта кайберләрен, элек аерым утырганнарын таба да. Туктап ял итәбез, урман һавасы сулыйбыз. Дөрес, монда инде кайда да саф һава, кайда да урман. Әмма… эшкә яраксыз агачлардан торган урман. Эшмәкәрләр аны ермачлап, тунап чыкканнар. Алардан калган агачлар һәркайда таралып, череп ята. Арендага алучылар урманны кичәләр дә яңасын утыртып тормыйча, ике ел табыш алгач, үзләренә бернинди чыгым китермичә, хөкүмәткә кире тапшыралар икән. Әнә шулай итеп, куе ябалдашлы наратлык һәм чыршылылар урынында чытырманлыклар гына торып калган. 
Тукталган, безгә хозурлык биргән сулыкларның чисталыгы! Эче тулы балык! Чиләк белән дә сөзеп алырга буладыр кебек. Безгә яңгыр суы җыеп эчергән поши эзләре, урман чишмәләре күңелгә килә. Нигә моңсулык хисләре генә китерә бу хәтер?!
Хәзер дүрт йортлы калган, анысы да кимергә торган Тукай – Нигъмәтулла балалары Исмәгыйль, Ринат, Гамир абыйларның – туган авылы. Кырык сутый урманны арчып җир алырга мөмкин елларда, узган гасырның беренче яртысында салынган, сүзлекләрдә исә кайчан төзелгәнлеге билгесез, дип язылган. Сәер… Узган гасырның бигрәк тә беренче яртысында Татарстан һәм Башкортстан җирендә салынган шактый сандагы авылга атаклы шагыйрь хөрмәтенә Тукай исеме бирелә. Бүтән өлкәләрдә дә бу исемдәге авыллар бар. Нигъмәтулла абыйлар гаиләсе бу якка күченгәндә, Тукайда тормышта кирәкле һәр һөнәрнең үз иясе була инде, әмма абыйның дини белемгә ия икәнлеген белгәч, авыл кешеләре аларга якты чырай күрсәтә, җир бирә.
Туганнарым дөньяга килгән нигез хәсрәттән җыерылган кебек. Элекке зур каралты-кура урынында нибары бер чокыр. Тукайга килеп йөргән башка туганнар да, шул чокырның әле – бер төшенә, әле икенче җиренә төртеп, монда оялды (чолан), монда мич, монда карават иде, дип искә ала. Безнең монда ата-бабадан күчкән бай китапханәбез бар иде, дигәч, моңсулыгым тагын да арта. Инде хәзер ул юк. Ә, бәлки, кулъязмалар эчендә нәсел шәҗәрәсе дә булгандыр?! Күз яшьләрен яшереп, артыма борылам да юкка чыккан «урам»га карап торам. Аның буеннан буена миләш, балан, чикләвек, шомырт агач-куаклары тезелгән. Кайсы-берсен авыз итәм. Кулыма шулардан гөләндәм җыям. Бу дөньяда яшәп иткән туганнарым утырткан бит аларны, дим. Алардан ачылы-татлылы су ясармын.
Исмәгыйль абый туган йорты каршысына ике вагон китерткән. Анда авылдан киткән кешеләр, кайтып, теләсә кайчан ял итә ала. Бу ел кече авыл көнендә моннан чыккан бик күп халык җыелган. Кулъюгычлар да, урын-җир дә бар монда. Безнең кайтканны күреп, «исән калган» соңгы тукайлылар да килеп җитте. Кечкенә бер малай соравыма русча җавап кайтарса да, мин татарча да саный беләм, дип мактанып алды. Шуңа сөенүе белән сөендерде. Тукайлылар җыйган урман нигъмәтләреннән авыз итәбез. Ул гөмбәнең, бәрәңгенең тәмлелекләре! Әтиләр сорты булганга ул, ди Исмәгыйль абый. Шулайдыр. Мондый тәмле бәрәңге инде сатуда юк. Без хәзер Сирия, Төркия бәрәңгеләре ашыйбыз, чөнки алар белән бергә кемнәргәдер каршы сугышабыз. Алар тамакка төер булып утыра, ә монысы ярмаланып пешә. Әнә шул бәрәңге игелгән бакчаларда хәзер җил уйный. Кышын селәүчен, төлке, поши ише җәнлекләр дә килеп чыгадыр. Халык кимегәч, урманнарда аюлар да күренә башлаган.
Бер җимерек йорт янында басып торганда, Тукайның иң бай кешесе яши иде монда, диделәр. Байдыр. Өчкерешле урыс капка байларда булмый, кемдә булсын?! Ә бит авылда яшәп ятучылар өе кебек йортлар Нократның икенче ягында һаман да сирәк. Элек кеше су буена яшәвен җиңеләйтү өчен урнашкан. Су аркылы кичеп чыгу авырлыгы аны дошманнан саклаган, җирле һәм ризыклы иткән. Хәзер менә юллар һәм күперләр юклыгы аны күлләрдән, урманнан, аланнардан куа. Иң мөһиме: эш юклыгы, авыл кешесе җиткергән продукциянең кадерсезлеге, үзкыйммәтенең исәпкә алынмавы. Хәер, күпер булса да, җир хезмәтенең авырлыгы шәһәрдә көн итәргә күнеккән яшьләрне өркетер иде инде. Юкка гына авыл һәм авыр сүзләре охшамаган.
Нигә җиңел генә китеп бара алмыйбыз без синнән, Тукай?! Безне сине чит авыл белән тоташтырган мәктәп тә, ап-ак симез казлар йөзеп йөргән елгаң да, ерактан ипи алып кайтып килүче җәяүлеләр дә тоткарлый. Киң кырлар, болыннар, урман сукмаклары буйлап йөгерәсе дә йөгерәсе килә. Алар безне яшьлеккә алып кайтыр кебек. Үлмә, Тукай! Мин киләсе елга сиңа тагын килермен! Туганнарым туфрагына баш иер, рухларына дога укыр өчен килермен.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә әзерләнде

Җир хезмәтенең авырлыгы шәһәрдә көн итәргә күнеккән яшьләрне өркетер иде инде. Юкка гына авыл һәм авыр сүзләре охшамаган.

Элегрәк нигезләнгән кайбер татар авылларының юккка чыгуына узган гасырда туфракның ашсызлыгы да бер сәбәп булган. Димәк, эш һәм аның табышы, шул табыш белән яшәү шартларын яхшырту һәрвакыт авылны саклауда мөһим фактор булып тора.

Автор фотолары
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: авыл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев