Логотип Идель
Мәдәният

АЙДАР ҖАББАРОВ: «Бәлки мин башка дөньяда яшимдер?..»

Аның спектакльләренә Татарстан тамашачысы да, Мәскәүләр дә битараф түгел. Үтереп мактаучылар да, салып таптаучылар да җитәрлек үзен. Ул исә алга баруын дәвам итә. Һәм ничек кенә әле! Авыл җанын нечкә тоемлаган шәһәр егете – режиссер Айдар Җаббаровның уңыш сере нидә?

Автор: Гөлинә Гыймадова

Аның спектакльләренә Татарстан тамашачысы да, Мәскәүләр дә битараф түгел. Үтереп мактаучылар да, салып таптаучылар да җитәрлек үзен. Ул исә алга баруын дәвам итә. Һәм ничек кенә әле! Авыл җанын нечкә тоемлаган шәһәр егете – режиссер Айдар Җаббаровның уңыш сере нидә?

«ЯШЬЛӘР КЛАССИКА УКЫЙ»

– Айдар, сүзне фәлсәфәдән башлыйк әле. Талантлы кешеләр барысы да уңышка ирешәме?

– Чынлыкта, талант белән генә ерак китеп булмый. Кечкенәдән үзеңне чыныктырырга, укырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Артистларда шундый әйтем бар: талант ун процент булу җитә, калган туксаны – эш ярату. Әгәр дөньяга үзеңнең барлыгыңны күрсәтәсең килә икән, ялкаулыкны оныт! Әлбәттә, сиңа юнәлеш биреп торучы укытучыларның булуы да шарт. Мин ул җәһәттән уңдым, юл күрсәтүчеләрем көчле шәхесләр: Казанда Фәрит абый Бикчәнтәев, Мәскәүдә Женовач, Бутусов, Перегудов…

– Театр – синең бердәнбер юлың идеме?

– Балачактан Чаллы театр мәктәбенә йөрдем. Ул бездән ерак урнашса да, әти-әни атнасына өч тапкыр йөртте. Шуңа театр институтына укырга керү үзем өчен дә, әти-әни өчен дә табигый булгандыр. Ләкин әти-әни, барыннан да бигрәк, югары белем алуымны теләде, аларга нинди һөнәр сайлавым бик мөһим түгел иде бугай. Шуңа күрә тугызынчы сыйныфтан соң инженерлар әзерли торган көллияткә киттем. Чөнки анда ике ел укыганнан соң академиягә (ИНЭКА) укырга кереп була иде.

Ләкин юллар театр училищесына, аннары ГИТИСка илтте.

– Актер булырга укыган җирдән режиссерлык юлына кереп китү – синең өчен уңышмы бу?

– Бер ел актер булып эшләдем мин. Әмма өченче курсларда укыганда режиссура белән шөгыльләнә башладым. Шуннан Фәрит абый ГИТИСта укырга тәкъдим итте.

– «Агыла да болыт агыла» спектакле чыккач та, ә ул синең Камал сәхнәсендәге беренче эшең, бу егет Казанда калмас, Мәскәүгә китәр, дип юраучылар булды.

– Шәхсән үзем Камал театрын үз өем, дип саныйм. Гомумән, ул театр гына түгел, ул татар дөньясы йорты, татар телен саклаучы институт та, мәдәни үзәк тә.

Һәрхәлдә, минем өчен гади театр гына түгел, аның мәгънәсе олырак. Шуңа күрә анда елга бер мәртәбә булса да, спектакль чыгару минем теләгем. Аннан килеп, хезмәт кенәгәм дә анда бит әле.

Хәсән Туфан поэзиясенә килгәндә... Менә сез дә яшьләр классика укымый, поэзия белән кызыксынмый, дисез. Белмим, бәлки, мин башка дөньяда яшимдер, ләкин минем тирәмдәге яшьләр, дуслар – алар барысы да классиканы да укый, поэзия дә ярата. «Яңа дулкын» шигърияте дә якын миңа. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин поэзиясе үзгә һәм бик тә тәэсирле. Поэзия көчәя.

– Драматургия көчәяме соң?

– Драматургиядә турында алай әйтеп булмый. Илгиз Зәйнидән соң көчле драматургларны мин белмим.

«Яңа татар пьесасы» бәйгесендә үзенчәлекле каләм ияләре бар, вакыт белән, бәлки, драматурглар үсеп чыгар, дип өметләнәм әле.

«ТЕАТР КҮП БУЛА АЛМЫЙ»

– Театр дөньясы үзе ни хәлдә соң? Яшьләр мәсәлән, үз мәйданчыкларын булдырырга омтыла. Әйтик, Казанда «Моң» барлыкка килде. Синеңчә, татар театры нинди юнәлештә үсәргә тиеш? Классик юнәлештәме, әллә төркиләргә якынрак башка юлдан китәргәме?

– Театрның юллары никадәр күбрәк һәм ул никадәр колачлырак, төрлерәк булса, шулкадәр яхшырак. Театр берничек тә күп була алмый. Нурбәкләрнең «Моң»ы, Камал, Тинчурин һәм төрле юнәлештәге тагын сиксән татар театры булсын иде әле ул! Хәтта кайберләрен бик начар дисеннәр, ләкин алар булсыннар гына! Шигьри театр да кирәк безгә, мюзикл театры да! Аларның төрлелеге, күплеге файдага гына бит. Тәнкыйтьләсеннәр аларны, начар дисеннәр, тик театрлар алга барудан туктамасын.

– Классик театр дигәннән, икенче эшең – «Санаулы кичләр» спектаклен искә алыйк әле. Ничек кенә алсак та, бу тәрҗемә әсәре. Ә тәрҗемә әсәре, яшерен-батырын түгел, татар тамашачысына килмешәк әсәр инде ул. Килешәсеңме?

– «Санаулы кичләр» белән эшләгәндә, андагы вакыйгаларны бер генә милләткә дә бәйләмәскә тырыштым. Андагы каһарманнар рус та, чуаш та, мари да була ала иде. Миңа ул мәсәл, гыйбрәт буларак кызыклы. Дөрес, тамашачы төрле. Әмма алар арасында әлеге спектальне аңлаган, яратканнары да бар. Аны хәтта «Хуш, авылым» спектакленнән дә күбрәк яраттылар. Шул ук вакытта мин чит әсәргә татарның җаны тартмый дигән фикер барын да беләм. Ләкин ни өчен? Төшенеп җитә алмыйм.

«ТАТАР АВЫЛСЫЗ, ҖИРСЕЗ ЯШИ АЛМЫЙ»

– Ә шулай да, «Хуш, авылым» спектакле татар җанын бик нечкә тоемлавыңны күрсәтте. Әйтерсең лә, шәһәрдә түгел, авылда туып үскәнсең.

– Ул спектакльне кую өчен авыл кешесе булу кирәкми, режиссер булу да җитә (елмая). Спектакль тамашачы йөрәгенә үтеп кергән икән, бу инде команда эше нәтиҗәсе. Мин башта команда җыям. Камал театрында шундый труппа, ул үзе бер зур команда. Ничек алындым дигәндә, мин бит авылдан ерак кеше түгел. Әтием белән әнием авылларына кайтып йөрдем, балачак шунда узды дисәң дә була. Әни ягыннан дәү әнием гомер буе мәктәп директоры булып эшләгән, оныкларына китаплар укыды, әкият сөйләде. Мин аның тәэсирендә формалашканмындыр... Соңгы тапкыр кайтканда, дәү әти дә (авылда ул хуҗалык рәисе булган), дәү әни дә исән түгел һәм авыл – мин белгән авыл түгел иде инде. Бер мизгелдә аларның уйлары, эшләре, юл салулары, төзелешләре – барысы да күз алдыннан үтте. Күпме хезмәт, күпме тир бит ул. Һәм бүген алар юкка чыгып бара, әйтерсең лә ул эшләр мәгънәсез булган. Бу уйлар мине әллә ничә ел элек бимазалый башлаган иде инде. Пандемия вакытында көчәйде генә.

Бер көнне кемдер ватсапка видео җибәрде. Анда бер абый табын артында гармун уйнап, туган авыл турында җырлый. Аннары аның Буа районыннан булуын да, кем икәнен дә ачыкладым. Ул чакта әле Мәскәүдә идем һәм менә бу җыр күңелне актарды да атты. Үзеннән үзе кулга карандаш алынды һәм спектакль башыннан азагына кадәр язылды да куйды. Аннары инде без экспедицияләргә йөрдек.

– Авыл темасы тагын дәвам итәчәкме?

– Бу спектакльнең дәвамы булачак. Ул инде «Хуш, авылым. Хыял» дип аталачак.

– Авылның киләчәге бармы?

– Зур шәһәрләр тирәсендә авыллар күбәячәк. Татар авыллары, бистәләре булыр, дип уйлыйм. Чөнки татар җирдән башка яши алмый. Спектакльгә килгәндә, ул бит авылның түгел, ә ул тулы бер чорның бетүе турында иде. Анда идеология, тормышны күзаллау башкача булган.

«ТАТАРЧАМ МӘСКӘҮДӘ НЫГЫДЫ»

– Айдар, менә син татарча камил сөйләшәсең. Милли мәгарифе булмаган республикада тагын ун-егерме елдан телне саклап калу, милли театрлы булу мөмкинме?

– Хәзер инде безгә күктән төшкәнне көтеп ятарга ярамый. Татар телен куллану даирәсен, мәйданын күбәйтергә кирәк. Бу җәһәттән, театр бик уңайлы мохит тудыра ала. Камал театры шул функцияне үти дә. Кайбер татар театрларының рус тамашаларын куюларына йөрәгем әрни. Әмма аларның башка чаралары юк, нишлисең.

Татар театры модага әйләнсен иде. Хәер, ул шундыйга әйләнеп бара да. Юкка гына яшьләрне туплаган «Моң» килеп чыкмады бит. Күтәрелеш бар, барыбер. Бу уңайдан мин пессимист түгел.

Үзем «КамАЗ» заводы хезмәткәрләре гаиләсендә туган малай. Гап-гади урта мәктәптә укыдым, анда татар сыйныфлары юк иде. Ләкин безнең гаиләдә беркем дә русча сөйләшмәде. Казан театр училищесында укыганда, нишләптер, дуслар белән русча аралаша идек. Шуннан сизәм, татарчага күчсәм, тел бәйләнә.

Ә менә Мәскәүгә киткәч, татарча күбрәк сөйләшә башладым. Анда татар дусларым да күбрәк иде, телефоннан да туган телемдә җавап бирү гадәткә әйләнде. Минем татарчам Мәскәүдә ныгыды.

– «Хуш, авылым» ике серияле документаль фильмны хәтерләтә. Кино сәнгатендә эшләү теләгең юкмы?

– Ул минем бик зур хыялым.

фото: Камал театры сайтыннан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев