Логотип Идель
Мәдәният

АЙГӨЛ ГАЛИУЛЛИНА: «ТӨРКИЯДӘ ТАТАР ТАРИХЫ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНУ ЗУР»

Айгөл Галиуллина, Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ике ел эшләгәч, Төркиядә актерлык эшчәнлеген дәвам итүче актриса. Анда «Син – минем Ватаным» һәм башка сериалларда уйный. Шулай ук Төркия каналларындагы рекламаларга төшә. Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә дә катнашты ул. Фестивальдә конкурстан тыш Төркиянең «Әүлия Чәләбинең Казанга сәяхәте» документаль фильмы тәкъдим ителде. Төрек режиссеры Әмир Аксай төшергән фильмда алып баручы ролен Айгөл Галиуллина башкара. Булдыра татар кызы! «Идел» журналы өчен махсус аралаштык без аның белән.

Айгөл Галиуллина, Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ике ел эшләгәч, Төркиядә актерлык эшчәнлеген дәвам итүче актриса. Анда «Син – минем Ватаным» һәм башка сериалларда уйный. Шулай ук Төркия каналларындагы рекламаларга төшә. Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә дә катнашты ул. Фестивальдә конкурстан тыш Төркиянең «Әүлия Чәләбинең Казанга сәяхәте» документаль фильмы тәкъдим ителде. Төрек режиссеры Әмир Аксай төшергән фильмда алып баручы ролен Айгөл Галиуллина башкара. Булдыра татар кызы! «Идел» журналы өчен махсус аралаштык без аның белән. 

Айгөл, Төркия киноиндустриясенең «пәрдә артына» күз салыйк әле. Анда ниндирәк тәртипләр хөкем сөрә? 


Төркиядә дә кинога төшү тәртибе бездәге кебек үк. Төрле кастинглар үткәрәләр, кастингка чакыру хәбәрләре еш таратыла. Бер проектка берничә кастинг этаплап оештырылырга мөмкин. Әмма боларда катнашу бер дә ансат эш түгел. Әйтик, килдең дә сиңа роль бирәләр, синең җайга торалар, дип уйлый күрмәгез. Киноларда уйнар өчен артист кеше күпме көч куйган, күпме кастингка барган – болар хакында берәү дә белми. Кинога төшүләрдә иртәнге биштән китеп, төнге икеләргә кадәр эшләвен күз алдына китерүче юк. Артист хезмәте тамашачы уйлаганнан күпкә җитдирәк һәм үзенчәлекле. Шуңа күрә бу һөнәрне кемнәрдер читтән генә күзәтә ала. Ә кемнәрдер бөтен көчен куеп артистлык эшен алып бара.

 

Тамашачы артист хезмәтенең иң матур өлешен – нәтиҗәсен генә күрә, һәм шуннан чыгып фикер йөртә, шуңар кызыга. Тамашачылар арасында үзләрен кино өлкәсендә сынап караучылар да бар, алар ни уйлый?


Әйе, актерлыкның экрандагы уңышлы яклары кызыктыра. «О матур күлмәк кигән икән, акчасын әйбәт түлиләрдер», «Бу рольне мин дә уйный алыр идем»... шундыйрак сүзләр күп әйтелә. Әле бу арада интернет челтәрләрендә аралашканда бер фикергә юлыктым: «Чит илдә җиңелрәк, чит илдә эшләп була, ә бездә юк», – диләр. Беренчедән, эшләгән кеше бөтен җирдә үз эшен таба ул. Америкадамы, Төркиядәме... Икенчедән, читтә рәхәт кебек күренсә дә, үз илеңдә рәхәтрәк бит инде. Татар телендә аралашасың, үз анаң телендә аралашу – үзе бер бәхет. «Очраклылык очраклы түгел» дигән гыйбарә бар бит. Шулай язган, димәк. Аннары... кул кушырып утырганым юк. Һәр һөнәр артында хезмәт ята. Чит илдә берәүне дә тәрлинкә тотып көтеп тормыйлар. Туган җирдә, шәһәрдә бернигә ирешеп булмый, дип зарланучылар хаталана. Кайда гына булсак та, без үзебез яшәгән ил, шәһәр турында шулай әйтә алабыз. Минемчә, мондый уйлар һәм үзеңне шул уйлар белән юкка чыгару җирлек белән бәйле түгел. Булдыра алган кадәр яхшы, уңай, өметле уйлар белән яшик, шул вакытта җиңелрәк булыр. Яшәгән җирегезне дә яратырсыз, үзегезне дә яратырлар...

Син үзең Татарстан кызы, фестивальдә исә Төркия документаль фильмы артисты буларак катнаштың. Икенче яктан, фильм республикабыз белән турыдан-туры бәйле. Әмма ул бездә түгел, Төркия каналларыннан күрсәтеләчәк. 


Без «Әүлия Чәләбинең Казанга сәяхәте» документаль фильмында унҗиденче гасырда яшәгән сәяхәтче Әүлия Чәләби хакында сөйләргә теләдек. Аның дөнья күләмендә танылган сәяхәтнамәләре тарихи мәгълүматларга бик бай. Бер китабында Казанга килүе хакында язган. Казанда төннәрнең бик кыска булуы турында әйтә. Таң ату, кояш баю манзарасына искиткеч бер күренеш итеп соклана. Менә шулай, бик күп илләрне күргән сәяхәтче туган җиребезгә хас үзенчәлекләр, Русиядә яшәгән төрки халыклар, аларның җитәкчеләре – ханнар турында язып калдырган. «Әүлия Чәләбинең Казанга сәяхәте» документаль фильмы безнең җирләргә Төркия һәм Казан арасында элемтәләрне ныгыту нияте белән аяк баскан тарихи шәхес эзеннән йөреп әзерләнде. Без бүгенге Татарстанны күрсәтергә омтылдык. Узган ел башкалабыз Казанда һәм Төркиядә Сабан туе вакытында төшердек. Тарихи китапка кереп калган Идел ярларында, борынгы Болгар җирләрендә йөрдек. Фильмны төшерүче төркем төрекләрдән тора, режиссерыбыз Әмир Аксай да – төрек. Үзара уртак тел табып, бик күңелле эшләдек. Бергәләп сценарий яздык, оештыру моментларын да үз кулыбызга алдык. Чөнки, ни дисәң дә, төшерүчеләр чит ил кешеләре, аларга җирлекне белгән кешеләрнең юнәлеш бирүе бик мөһим. Алар бит Казанны да белмиләр, кайда, нәрсә, тарихи урыннарга ничек барасы... Бу документаль фильм – Татарстан һәм Төркиянең уртак проекты. Алар киноиндустриядә көчле. Ә инде фикерләребезне бер бөтен итә алганбыз икән, димәк, бездә дә көч, гыйлем бар. Уку йортларында алган белем, укытучыларыбыз өйрәткәннәр булыша.
Фильм Төркиянең өч телеканалында күрсәтеләчәк. Һәм шунысы да куанычлы, төрек, гарәп, инглиз телләренә тәрҗемә ителде. Безгә фильмне төшерүдә һәртөрле ярдәм күрсәткән Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, әтием Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Казан шәһәре туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, аның урынбасары Лилия Диярова, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров һәм башкаларга рәхмәт.

Мөселман киносы фестивале нинди фикерләр уятты?
Миңа калса, чит илдән килүчеләрне күбрәк татар фольклоры белән таныштырып үтәргә кирәк булгандыр. Мөселман фильмы фестивале булгач, анда татарча мөнәҗәтләр башкарылса да, начар булмас иде. 
 
Соңгы елларда рус алып баручыларының стильләре, үз-үзләрен тотышлары бик үзгәрде. Халыкны көлдерергә тырышып көчәнүләр, урынлы-урынсыз ясалма диалоглар төшеп кала бара... 


Без сәхнә зәвыгын үзебезчә корырга тиеш. Бу фестивальдә бигрәк тә. Әйтик, ачылыш һәм ябылыш тантаналарында алып баручылар яулыктан, изүләре ябылган күлмәкләрдән чыкса, тагын да күркәмрәк күренерләр иде. Чөнки бу чаралар кемнеңдер юбилее уңаеннан үткәрелгән банкетлар түгел. Монда безнең һәркайсыбыз дәрәҗәле, ихтирамга лаеклы күренергә, горурлык хисен уятырга тиеш. Моны исә тарихыбыз, милли байлыкларыбыз, динебез, телебез аша күрсәтергә мөмкин.

Кино өлкәсеннән бераз читкә китик. Татарстаннан Төркиягә китеп гыйлем алучы яшьләрнең берсе буларак, читтә гыйлем алу турында сөйлә әле.
Төркиядә Истанбул университетында, сәнгать тарихы бүлемендә магистратурада укыйм. Дөресен генә әйткәндә, безнең университетта Казан татарлары башка юк. Укырга кергәч, иң кыены – яңа системага ияләшү булды. Монда бөтен билге интернетта, төрле университет сайтларында, күп очракта хәбәрләрне «Фейсбук» социаль челтәре аша тараталар. Ә минем ул вакытта интернетым юк иде, шуңа күрә дәреснең булу-булмау ихтималын да белми кала идем. Монда укытучылар студентлар белән куптәнге дуслары кебек сөйләшә, бу, әлбәттә, бик шатландыра. Аннары укулар ике телдә – инглизчә һәм төрекчә. Төрекчә татарчага ошаган, шуңа күрә бик җиңел кебек тоела, әмма алай түгел икән. Чөнки күбрәк академик сөйләшү рәвеше кулланыла, «килдем», «киттем» генә түгел. Төрекчәне бик әйбәт белү сорала. Интернет белән дә дус булырга кирәк. Бүгенге көндә Болгар архитектурасына кагылышлы диссертация язу белән мәшгульмен.

Ягъни, читтә укысаң да, үзебезнең тарихны өйрәнәсең?


Әйе, фәнни эшем тарих белән бәйле. «Унөченче-ундүртенче гасырлардагы Болгар архитектурасы» дип атала. Тарихыбызны белмәү – гаделсезлек! Шул сәбәпле, аны җентекләп өйрәнәсем, аңлыйсым килде. «Әүлия Чәләбинең Казанга сәяхәте» документаль фильмында алып баручы роле өчен дә иң беренче чиратта сәяхәтченең китабын, аның белән бәйле җирләрне эзләп, Казаныбызның унҗиденче гасыр тарихын җентекләп өйрәндем. Гомумән, тарихыбыз белән бик мавыгам. Төркия уку йортларында төрле төрки халыклар белән кызыксыналар, бигрәк тә татар халкы белән. Таныша башласаң, бик кызыклы мәгьлүматлар уртага чыга. Безнен тарихи мирас бик бай, күңелләрне жәлеп итә, күбрәк белгән саен көчлерәк горурланасың. Быел бу диссертациямне якларга уйлыйм. Укытучым Айшә Денкналбант әйтмешли: «Якларга һәрвакыт өлгерербез, иң мөһиме – китап итеп чыгарырлык булсын». Менә шуңар тырышабыз да...

Автор: Айзирәк Гәрәева-Акчура

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев