Логотип Идель
Мәдәният

АЮ БИЕТӘЛӘР МӘЛЛӘ?

Халыкта уен коралларына карата төрле мәкаль, әйтемнәр шактый, чөнки хәзер онытыла барган уен кораллары, кайчандыр халыкта киң таралган булган. Думбыраны гына алыйк. Бу уен коралы халык тарафыннан мәҗүси чорлардан бирле яратып кулланылган.

Халыкта уен коралларына карата төрле мәкаль, әйтемнәр шактый, чөнки хәзер онытыла барган уен кораллары, кайчандыр халыкта киң таралган булган. Думбыраны гына алыйк. Бу уен коралы халык тарафыннан мәҗүси чорлардан бирле яратып кулланылган.

ДУМБЫРА МӘКТӘПЛӘРЕ

Күп очракларда думбыра уйнаучы осталар әкиятче-чичәннәр булган. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында ул хан сарайларындагы әкиятчеләр һәм бәет әйтүчеләр даирәсендә киң таралган уен коралы саналган. Тарих битләреннән күренгәнчә, андый исемнәрнең берсе безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Ул – Сарай, Казан шәһәрләрендә иҗат иткән Хәсән Кайгы. Бу чорда татарларда берәгәйле думбыра осталары мәктәбе барлыкка килүе дә мәгълүм. – Думбыра иң гади уен коралы санала. Аннан да гадирәге дип, бер кыллы җәяне генә әйтергә мөмкин.

Ике кыллы, өч кыллы думбыралар да бар. Бер кылда гармония юк, ә ике кылны тарттыргач, көй матурлана, тулылана төшә. Башкорт, кыргызларның думбыралары өч кыллы. Күпчелек төрки халыкларының әлеге уен кораллары ике кылдан гыйбарәт. Борынгы татар көйләрен думбырасыз күз алдына китерүе дә кыенрак, – ди музыкант Руслан Габитов. Казан ханлыгы җимерелгәч, думбыра аерым халык осталарында гына сакланып кала. Нәкъ шул вакытта русларда балалайка киң тарала.

«БЕЗНЕҢ ӘТИ АЮЧЫ, ЭШЛӘМИЧӘ БАЮЧЫ»

Габдулла Тукайның дусты, журналист Әхмәтвафа Бәхтияров балачак хатирәләрендә түбәндәгеләрне язып калдырган: «Аючылар авыл халкын җыяр өчен, барабан сугып, быргы кычкыртып йөргәннәр. Халык җыелып беткәч, аючылар думбыра сугып, төрле такмаклар әйтеп, аюны биетә торган булалар. Курайчылар курай уйнап, думбырачылар думбыра чиертеп, яшь киленнәрдән шаяртып, төрттереп, төрле такмаклар әйткән. Аю биетеп йөрүчеләр дүрт-биш кеше булып, араларында курайчы, думбырачы, җырчы, такмакчы, көлдерүчеләре булган». Шунысы да кызык: аю биетүчеләр башлыча Түбән Новгород якларыннан чыккан. Татар яшәгән авыл-салалар буйлап, хәзергечә әйтсәк, «гастрольдә» йөргәннәр.

«Безнең әти аючы, эшләмичә баючы» – алардан калган сүз. Игътибар иткәнегез бардыр, кеше күп җыелып торган җирдә олылар: – Нәрсә өелештегез? Аю биетәләр мәллә монда? – дип кисәтү ясый торган иде.

Әлеге гыйбарә дә тарихтан килә. Думбыра татар халкының кыллы, чиртмә уен коралы саналса да, кыргызларда (комуз), казакъларда, үзбәкләрдә (дутар), калмыкларда, удмуртларда (домро крезь), чуашларда (тăмра), башкортларда һәм башка кардәш төрки халыкларда да бар.

УЕН КОРАЛЫН КАЙТАРУ ЭШЕ

 XX гасыр башында думбыра татар халкының яшәешеннән югалган диярлек. Әлеге уен коралын кайтаруга зур көч куйган шәхес – Нәкый Исәнбәт. «Татар халык табышмаклары» һәм өч томлык «Татар халык мәкальләре» җыентыкларының кереш мәкаләләрендә ул татар халкында кулланылган думбырага ифрат зур әһәмият бирә. Бу карашын татар әкиятләреннән, мәкальләреннән, табышмакларыннан һәм әйтемнәреннән мисаллар китереп дәлилли.

Әйтик: «Аңлаганга чебен тавышы да саз, аңламаганга думбыра тавышы да аз», «Ни думбыра белмәгән, ни сызгыра белмәгән», «Кызыңны үз иркенә куйсаң, думбырачыга барыр».

Думбыраны татар халкының исенә төшерүгә зур өлеш керткән икенче шәхес – Мәхмүт Нигъмәтҗанов. XVIII-XIX йөзләрнең рус сәяхәтчеләре язмаларына нигезләнеп, фольклор белгече думбыра уен коралының татарларда киң кулланылганын исбатлый. Татар думбырасын кайтару эшендә Таҗетдин Ялчыголның исемсез трактатында бирелгән сурәтләр дә зур урын тоткан. Бу сурәтләр нигезендә Геннадий Макаров үз реконструкция вариантын булдыра. Думбыра ясау өчен нарат, карагай, чыршы, бүк агачлары кулланыла.

Тулырак: https://www.youtube.com/watch?v=63nM9DwVlP8&t=24s

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев