Логотип Идель
Мәдәният

Азат Ахунов: «Идел»дә Зәйдулла имтихан алды...»

Татарча да яза алыр идем. Ләкин русча тизрәк языла. Татарча язганда бераз сүзләрне сайлап утырырга туры килә. Аннары, татарча белмәгән татарларның аудиториясе дә күпсанлы бит. Аларга да миллият һәм милләт хакында мәгълүмат бирәсе килә.

Азат Ахунов 1970 елда Казанда туа. КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетында укып, берьюлы көнчыгыш телләр (гарәп теле) буенча да белгечлек ала. Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ аспирантурасын тәмамлап, филологиядән кандидатлык диссертациясен яклый. Гарәп илләрендә стажировка уза һәм Төркия архивларында фәнни эзләнүләр алып бара. Шәркыятьче галим-филолог, тарихчы һәм исламият белгече буларак Татар энциклопедиясе институты, Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында төрле вазифаларда, шул исәптән, җитәкчелектә дә хезмәт куя. 2006-2009 елларда «Идел» журналының рус басмасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Хәзерге вакытта Галимҗан Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

- Азат, беренче чиратта син үзеңне галим дип саныйсыңмы, әллә – журналист дипме?
- Миңа фән белән журналистика икесе дә якын. Журналистика белән башлангыч сыйныфларда укыганда ук кызыксына башладым. Беренче язмаларым дивар газеталарында гына түгел, хәтта Мәскәүдә зур газета-журналларда басылды. Язарга теләк яшьтән үк туды.  
Яза торган кеше, журналистикада эшләмәсә дә, барыбер гел яза. Бу нәселдән дә килә, дип уйлыйм. Минем әти инде сиксән өч яшендә. Гомер буе гади хезмәттә, йөк машинасы йөртүче булып эшләде, ләкин каләмен ташламады. Вак-төяк шаян хикәяләр, юморескалар, афоризмнар язды. Машинада барганда да, светофорга туктаганда да, газета кырыена булса да, берәр нәрсә теркәп куя иде. Кич белән кайтып, чистага күчереп яза һәм аннары иҗат җимешләрен төрле редакцияләргә тапшыра иде.
Әти-әни, үзләре гади хезмәттә булгач, миңа да берәр төплерәк, эшче һөнәр сайларга киңәш итте. Ул катлаулы чорда балта осталары, кызыл агач белән эшли белүчеләр бик мактаулы иде бит. Мин, дусларга ияреп, Казан авиация институтына киттем. Анда бер дә ошамады, тик шулай да бер ел селкенеп йөрдем әле. Армиядән кайткач, очраклы рәвештә генә университетта татар һәм көнчыгыш телләре буенча яңа факультет ачылуы турында белдем. Моны ишеткәч, бу нәкъ миңа кирәкле нәрсә икәнен аңладым. КАИны ташладым, КДУ рабфагында бер ел укып, татар тарихы һәм филологиясе факультетына укырга кердем. Ул да язу эше белән бәйле. Безнең күпчелек язучыларыбыз да шушы татар бүлеге, соңыннан татар филологиясе һәм тарихы факультетында укыган бит. Мин гарәп теле юнәлеше буенча киттем – гарәп телен өйрәнүче алты кешелек төркем – без аерым укыдык, ләкин татфак студентларына тиешле лекцияләрне, курсларны тыңлый идек. Шулай итеп, анда биш ел эчендә ике һөнәр алып чыктым.
Безгә бик күп белем бирделәр. Татфакта татар әдәбияты белән таныштым. Язмаларым да басыла тора иде. Бусы хобби, мавыгу, дисәк тә була. Университет тәмамлагач, матбугатка  ныклап яза башладым. Параллель рәвештә фәнне дә алып бардым. Татар энциклопедиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләп йөрдем.
Фән һәм журналистика икесе дә бер-берсенә бәйле. Фәнни җитәкчеләр мине гел: «Фәнни хезмәтләрне син популяр тел белән язасың», – дип кисәткәләп тордылар. Катлаулы фәнни терминнар кулланып язарга кирәк, янәсе. Ләкин гади тел белән язган хезмәтләремне укыйлар һәм, резонанс буларак, «яратып укыдык, аңладык» дигән фикерләр ишетергә туры килгәләде...
Яза торган кеше социаль челтәрләрдә дә яза. Мин, мәсәлән, социаль челтәрләргә гади генә бер фото куя алмыйм. Кешеләргә ул фотоны аңлатып бирергә кирәк: анда нинди вакыйга турында сүз бара, кайда катнаштым, нинди кешеләр сурәтләнгән һ.б. Чөнки социаль челтәрләр дә үзенә күрә медиаресурс бит инде. Журналистика культурасы бар: укучыга аңлатырга кирәк. Кем? Нәрсә? Ни өчен? Бүген мин фән, журналистика һәм социаль челтәрләр – өчесе белән дә шөгыльләнәм.

- «Татар темасы»на ничек, кайчан, ни сәбәптән кереп киттең?
Татарлык гаиләдән килә. Әйткәнемчә, әти-әни – гади кешеләр. Өйдә, әдәби телдә булмаса да, татарча гына сөйләшә идек, бигрәк тә әтинең таләбе иде бу. Әниемнең әти-әниләре чыгышы белән Ульян өлкәсеннән. Үзе чеп-чи рус шәһәре – Түбән Новгород өлкәсе Балахнада үскән, шуңа күрә татар телен артык әйбәт белми иде. Әтинең татарча китаплары бик күп, үзе дә татарча яза, ун-унбишләп газета-журнал килә иде безгә, аларның күбесе – татарча. Шулар белән күпмедер дәрәҗәдә барыбер танышып барылган, алардан нидер алынган бит инде.
Сиксәненче елларда мәктәптә татар теле укытучым Кадрия Тимерхановна тиешле милли тәрбияне сеңдерә алган. Әлбәттә, татар теле дәресләре алтынчы-җиденче дәрес, һәм безне анда куып кертәләр иде. Ләкин укытучы белем бирергә тырышты. Татар язучылары турында сөйләде. Шулай итеп, «татар темасы»на нигез мәктәптә дә салынган.
Татфакта укып чыгуым белән мин бәхетле. Татарлыкка шул чакта юллар ачылды, ул миңа кызык иде һәм мин аны үземдә үстердем.
Телләр өйрәнгәч һәм күп укыгач, шуны аңладым: безнең әле татар тарихында, әдәбиятта эшләнмәгән әйберләр бихисап икән. Һәм моны теләсә кем эшли алмый, чөнки телләр белү дә, күпкырлылык та – зур нәрсә. Без үзебезне, тарихыбызны идеальләштереп күрсәтергә тырышабыз. Янәсе, безнең бабаларыбыз шундый дини, тәкъва, гөнаһ кылмаганнар – гел изге кешеләр булган инде менә. Ләкин чыганаклар, мәсәлән, XVIII-XIX гасырларга караган «Татар ратушасы» дигән фонд (хәзер дә саклана, зур һәм бай фонд) хәлләр үзгәчәрәк торганны күрсәтә. Оешма карамагындагы төрле кәгазьләр, чыганакларны өйрәнгәч, шуны аңладым: татарга хас мәсьәләләрдә бернәрсә үзгәрмәгән. Шул ук проблемалар, шул ук татар телен саклау, шул ук көнчелек  һ.б. – алар барысы да элек тә булган, хәзер дә бар. Телгә кагылган бер мисал китерәм. Каюм Насыйриның абыйсына язган хатларына юлыктым. Ул анда рәхәтләнеп әдәби булмаган сүзләр куллана. Телебез дә бик үзгәрмәгән икән безнең.
Моның ише мәсьәләләрне өйрәнергә кирәк. Мин моны яза да башлаган идем, ләкин кайбер өлкән галимнәребезгә бу әйбер ошамады. «Болай язма, безнең идеалларыбыз бар, аларны посттаменттан төшерергә ярамый. Тарихыбыз болай да бай, әгәр кирәкмәгән җирдә казына башласак, әллә нәрсәләр килеп чыгарга мөмкин», – кебегрәк фикерләр ишеттем. Ләкин мин, галим буларак, тарихны ничек бар, шулай язу яклы. Аннан гыйбрәт, сабак алыр өчен, хаталарыбызны кабатламас өчен. Тарих һәм аерым кешеләр калдырган истәлекләр, документлар – барысы да кеше, аның холкы белән бәйле. Элек заманнарда да кешеләр гөнаһлардан хали, супер-роботлар булмаган. Төрле вакыйгалар, сугышлар, инкыйлаблар тора-бара кабатлана. Руслар әйтмешли, тарих спираль буенча үсеш ала. Димәк, без элгәрерәк гасырларда булган вакыйгаларны яхшы белсәк, үткән заман хаталарын бүген кабатламас идек. Барысы да булган, тик без онытканбыз. Тарих онытылганнарны искә төшерер өчен кирәк тә инде.
Хәзер дә безнең шактый мәсьәләләр килеп чыга. Быел, мәсәлән, татарларның милли стратегиясе, милли үзаңны ничек үстерергә кирәклеге турында сүзләр күп булды. Без моңа охшаш вазгыятьне тарихта ачык итеп күрсәк, шундый-шундый юнәлештә барырга, ә монысын эшләмәскә, дип, төгәл әйтергә мөмкин булыр иде. Ләкин безнең тарих идеальләштерелгән, димәк, ниндидер стратегияләр язу, милләтне, мәдәниятебезне үстерү мөмкин түгел.


- «Идел»дә эшләгән чорың турында күптән сорыйсым килә иде. Бу редакция хакында беренче тәэсиреңне белү бигрәк тә кызык. Менә син Язучылар берлеге янкормасында урнашкан «Идел» бусагасын атлап кердең... Һәм карашыңа ниләр ачылды? Нинди хис-тойгылар кичердең?
Алай шок-фәлән кичермәдем. Чөнки мин электән дә редакцияләргә кергәләп йөрдем, күп кешеләр белән, шул исәптән, журналистлар һәм язучылар белән таныш идем. «Идел»гә килү – фәнне икенчерәк планга куеп, журналистикага күчү булды ул. Әле гади журналист кына түгел, баш редактор урынбасары. Анда күп нәрсә өчен җавап бирәсе, коллектив белән идарә итәргә, кешеләр белән эшләргә кирәк. Гади кешеләр түгел – мәшһүр, талантлы шәхесләр, уртак тел табарга кирәк...
Кыскасы, «Идел»гә килеп кергәч, беренче булып Ркаил Зәйдулла очрады. Ул, миңа бии-ик сынап кына карап: «Син кайдан килеп төштең әле?» – дип сорап куймасынмы. Мин дә шулайрак итеп: «Космостан килеп төштем», – дип җавапладым. Башта бераз төрткелерәк сөйләшсә дә, соңында уртак тел таптык. Чөнки язучылар, журналистлар арасында төрле министрлыкларда, шул ук фән өлкәсендә, вузларда, тагын кайсыдыр оешмаларда гамәлдә булган эшлекле этикет, әдәп кагыйдәләре сакланмый. Иҗат кешеләре арасында – барысы да гади, ничек бар, шулай. Нәкъ армиядәге кебек: дипломатия дигән нәрсә юк. Анда катлаулы тормыш шартларында кешенең яхшымы, яманмы икәнлеге күренә. Менә язучылар, журналистлар арасында да шулай ул, кемнең кем булуы бик тиз ачыклана. Сынап карагач, кабул иттеләр кебек үзе. Ркаил Зәйдулла инде язучы гына түгел, тарихны да белә. Бигрәк тә фәнни оешмадан килгәнне ишеткәч, сораштыра башлады, имтихан алды миннән. Күп сорауларына җавап биргәч, «татар тарихын белә» дигән нәтиҗәгә килде бугай... (Елмая.)
- Басма матбугат кими, кешеләр электрон китапларга күчә, гаммәви мәгълүмат чаралары әкренләп электрон вариантларга әверелеп бара. Бу өлкәдәге үзгәрешләр турында ни диярсең?
Басма мәгълүмат чараларын өстән үзгәртү берни бирмәде. Реформаларга ун ел вакыт узды, барысы да искечә дәвам итә, хәтта бетүгә таба бара. «Электрон версияләр, сайтлар үстерелә, шуңа күрә басма матбугатны кеше укымый», – диләр. Бусы дөрес түгел. Чит илләрдә күп йөрим, кешеләр анда кәгазь газета-журналлар, китаплар укый. Студентлар, укытучылар һ.б. уку залларына кереп шөгыльләнә. Бездә дә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеп, укуны кире кайтарасы иде. Чөнки интернеттан уку ул – бер әйбер, кәгазьдән уку – бөтенләй икенче нәрсә. Уку бит фикерләүне үстерә! Ышануы кыен: бүгенге заман студентлары китап укый белми. Китапханәдән китапны ничек алырга? Сатып алыргамы аны? Белмиләр... Шуңа барып җиттек ки, безнең дәресләр электрон формада бара. Электрон вариантны әзерләп бирәм, телефоннарына күчереп куялар да укыйлар. Әмма экраннан укыганнар истә калмый, ә кәгазьдән укыганнар хәтердә яхшырак, еллар буена саклана.
- Фән, вузлар өлкәсендә, матбугатта, башка өлкәләрдә булсын – ул «оптимальләштерү» бернинди Мәскәүләрдән дә килми бит, аларны үзебезнекеләр эшли. Моның төбендә ниләр ята икән?
Минемчә, стратегия юк. Бүген күп җирдә вакытлыча кешеләр – алар алга таба стратегия эшләп тормый. Үз халкы һәм аның киләчәге турында уйлау юк. Алар бүгенге көн белән яши. Мәскәү нәрсәдер кушса, аны төптән уйламастан гына үтәп куя, тиешле хисапны бирә. Әгәр биш ел бер урында эшләсә, шушы ара эчендә үзенә дә күпмедер файда алып калырга, карьерага да зыян китермәскә омтыла. Биш елга кемдер килә, җимереп бетерә дә, аннары тагын биш елга – тагын бер кеше... Коммунистлар заманында, һичьюгы, «алдагы бишьеллыкта нишлибез», «аннары нишлибез» кебегрәк программа-максимум бар иде. Хәзер андый программалар булмагач, еракка караган стратегияләр дә юк.

- Чын галим үзенең тар белгечлеге эчендә генә кайнамыйдыр, мөгаен. Шәркыять, исламны һәм төрки-татарны гына белеп калмыйча, син дә башка милләтләр, мәсәлән, аурупалылар, яһүд мәсьәләсеннән хәбәрдарсың, башка фәннәрне дә тирәнтен өйрәнәсеңдер, дип уйлап, ялгышмыйммы?
Тарих буенча белгечләр җитми, дигәндә, киңкырлы, төрле фәннәрне белгән  галимнәрне күздә тотып әйткән идем. Әйтик, татар тарихын өйрәнгәндә рус тарихын да, башкаларын да белү кирәк. Чөнки алар бит бер контекстта бара. Болгарда ислам динен кабул итүне өйрәнәсең икән, шул чордагы сәяси вазгыятьне, шартларны яхшы белергә кирәк. Болар бер-берсе белән бәйләнгән. Яисә тел белемен алыйк. Мәсәлән, татар авыллары атамаларының этимологиясен татар һәм рус телләрен белеп кенә өйрәнеп булмый. Башка төрки телләрдә ничек ул? Гарәптә ничек? Нурихан Фәттахның «Мисбах» этимологиясенә шәрехләмәсен укырга туры килде. «Мисбах»ны ул төрки-татарчада «мис» – бераз үзгәртелгән «мин» һәм «бах» – русчадан «бог», ягъни «мин алла» дип исбатларга тырыша. Ләкин язучы гарәп теленә дә мөрәҗәгать итсә, «Мисбах»ның «сабаха» фигыленнән ясалганын һәм бу сүзне берничек тә «мин алла» дип тәрҗемә итеп булмаганын белер иде.
Шуңа күрә мин күп нәрсә белән кызыксынам, төрле башка халыкларның да тарихын өйрәнәм. Бу темага матбугатны, китапларны күзәтеп барам. Башка халыклар тарихы да бит безгә үрнәк, йә гыйбрәт була ала, аны безнең тормышта да кулланырга мөмкин.
Төп кызыксынуым – татарларга кагылган барлык тарихи чыганаклар, татар тарихы. Үзем өчен программа-максимумны болай дип билгеләдем: бик күп чыганаклар өйрәнгәннән соң, татар халкының чын тарихын, һич тә бизәмичә, ничек бар, шулай итеп язарга телим. Кайчан вакыт тияр аңа, әйтә алмыйм әле, бәлки пенсиягә чыккач булыр ул. Татар халкының чын тарихы бит аның көнкүрештәге, көндәлек тарихыннан да җыела. Чит илләрдә бу юнәлеш бик алга киткән. Бервакыт Америкага баргач, андагы бер тарихчы-галим: «XIX гасырда бер татар гаиләсе көнкүрешкә, көндәлек кирәк-яракларга, ашау-эчүгә ничә сум акча тоткан? Акчаны ничек тапкан?» – дип сорады миннән. Берничек дип тә җавап бирә алмадым аңа, чөнки бу бездә бөтенләй өйрәнелмәгән тема. Чит илләрдә, тарихчылар башта гади кешеләр, аерым гаиләләр тарыхын өйрәнә, чөнки җәмгыять аерым кешеләрдән, гаиләләрдән тора. Шулай итеп, гомуми, зур нәтиҗәләр чыгаралар. Монда шулай ук археология, фольклор, әлегә кадәр табылган ниндидер әйберләр дә ярдәм итә ала.

- Әлбәттә, татар темасына һәм татарлар өчен син татарча да иркенләп яза алыр идең...
Әйе, татарча да яза алыр идем. Ләкин русча тизрәк языла. Татарча язганда бераз сүзләрне сайлап утырырга туры  килә. Аннары, татарча белмәгән татарларның аудиториясе дә күпсанлы бит. Аларга да миллият һәм милләт хакында мәгълүмат бирәсе килә.

(Интервью тулысы белән “Идел”нең 2019 елгы 12 санында
басылды)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Азат Ахунов, журналист, галим түр башы, әңгәмә, Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев