Логотип Идель
Мәдәният

Бала синең өеңдә кунак кына

Хәзерге вакытта океан артында яшәүче милләттәшебез Рәфинә Ибраһимованы студент елларыннан беләм. Ә менә Америкага күченүе турында күптән түгел ишеттем.

Хәзерге вакытта океан артында яшәүче милләттәшебез Рәфинә Ибраһимованы студент елларыннан беләм. Ә менә Америкага күченүе турында күптән түгел ишеттем. Озак уйлап тормыйча, тормышын кискен үзгәртергә тәвәккәлләгән, авырлыклар алдында куркып калмаган кешеләргә сокланып карыйм.

Кукмара районы Күкшел авылында гади эшче гаиләсендә туып үскән кызны якыннарыннан аерылып, читкә китәргә нәрсә мәҗбүр иткән? Анда ниләр белән шөгыльләнә? Болар хакында ул үзе сөйләде.

wwHcrS94gok

– Рәфинә, сине Америкага нинди җилләр ташлады? Анда бераз гына эшлим дә, кайтам дип киткән яшьләрнең күңеле кире Русиягә тартмый. Син дә шушы «язмыш»ны кабатладыңмы?

– Әти-әни үзләре югары уку йорты тәмамламагангадыр инде, безне – балаларын белемле итәргә омтылды, көчләрен кызганмыйча, өчебезне дә (энем белән сеңелем бар) укыттылар. Авыл мәктәбендә чит тел дәресе юк, ә телләр беләсе килә иде. Китапханәгә керәм дә, инглиз теле дәреслекләрен карап, актарып, аңларга тырышым утырам, үземчә укыган, ятлаган булам, «эх, мин дә чит тел өйрәнә алсам иде», дип хыялланам. Инглиз телен үзләштерү теләге шул тиклем көчле иде, тугызынчы сыйныфны тәмамлауга, Арча педагогия көллиятенең инглиз теле факультетына укырга кердем. Соңрак Гуманитар институтның (хәзерге КФУ) инглиз һәм татар теле факультетын тәмамлап,  укытучысы һөнәрем үзләштердем.

Инглиз телен өйрәнү хыялы белән бергә сәяхәт итү теләге дә кечкенәдән тынгы бирмәде. Бала вакыттан телләр белсәң, дөнья сиңа ачыла, күңелеңә хуш килгән дәүләткә чыгып китә аласың, дип уйлап, илләр гизү күпсанлы максатларымның берсенә әйләнде. Үземне белә башлаганнан бирле Дмитрий Крыловның «Непутевые заметки» тапшыруын яратып караганым истә. Эфир вакыты җитүгә телевизорны кабызып куям да, Җир шары бигрәк зур да соң, туган авылым белән генә чикләнми дип, хыял дөньясына чумам, алып баручы белән бергә сәяхәткә «кузгалам». Күңелгә рәхәтлек иңә! Студент елларында  Казан кирмәнендә экскурсовод булып эшләгәндә беренче тапкыр чит ил вәкилләре – икътисад һәм идарә өлкәсендә хезмәт куючы кешеләр белән якыннан аралашу бәхете елмайды. Шушы җылы әңгәмә йөрәк түрендә пыскып яткан читкә китү теләген көчәйтеп кенә түгел, дөрләтеп, ялкынландырып җибәрде. Институтны тәмамлагач, бер ел методист булып эшләдем, тагын шул кадәр вакыт Казан инновацион университетта (элеккеге Икътисад, идарә һәм хокук институты) инглиз теле укыттым да, тәвәккәлләп, Америкага юл тоттым. Башкалар эшләп кайта бит әле, мин кемнән ким, янәсе! Тик… Океан артына китү тарихым әнә шулай бераз хыялыйрак, хәтта ки җилбәзәгрәк тә булды.

– Анда тормыш ничек башланды?

– Баштагы мәлне Америка буенча сәяхәт иттем, табигате искиткеч гүзәл! Милли паркларны ничә көндә дә урап чыга торган түгел. Аякның көче беткәнче, үзең хәлдән тайганчы йөрисең. Ә ул океан! Биредә нәрсә ошый дигәнгә, төгәл генә җавап бирә алмыйм. Әйе, үземнекен, үз урынымны тапканчы мөмкинлекләремне төрле өлкәдә сынадым. Ресторанда, юридик офиста эшләдем. Күрәсең, укыту канга сеңгән, ахырдан барыбер мөгаллимлеккә кайттым. Биш елдан артык инде чит илдән килүчеләргә инглиз теле укытам. Тик һөнәремне никадәр генә яратсам да, игътибарымны күбрәк хәләл җефетем белән кызыма багышларга тырышам.

– Күрәм, гаилә корырга да өлгергәнсең…

– Ирем тумышы белән Албаниядән, мөселман кешесе. Мәдәниятләр охшаганга «җеннәр» килеште, ахрысы. Хәзерге вакытта укый да, эшли дә, теләге – табиб булу.

o9CKUswAPdE

– Америкадагы татарлар белән аралашасыңмы?

– Ничек кенә! Бөтен ахирәтләрем – татар кызлары. Нью-Йоркта үземне бөтенләй дә чит кешедәй хис итмим. Биредә яшәүчеләрнең күбесе кайдан да булса күченеп килгән. Бу шәһәрне яратуымның бер сәбәбе дә шулдыр, мөгаен. Бер кечкенә генә штатка бөтен дөнья халкы сыйган шикелле тоела.

– Соңгы берничә елда ике ил арасындагы мөнәсәбәт киеренкеләнде. Дусларың Дональд Трамп белән Владимир Путин турында нәрсә уйлый?

– Фикерләр төрле. Үзем шәхсән сәясәт белән артык кызыксынмыйм. Тормышта күпкә кызыклы өлкәләр бар. Әмма бу ике ил гражданины булганга, алар арасында дустанә мөнәсәбәтләр хакимлек итсен иде дигән догада торам. Америкада безнең илгә тискәре карашлы кешеләрне очратырга туры килгәне юк. Әллә инде Русиядән икәнемне белеп, итагатьле булу сәбәпле, тискәре мөнәсәбәтләрен күрсәтмиләр генәме?!

– Җан тартмаса да, кан тарта дигәндәй, туган ягыңны сагынасыңдыр. Ул хисне ничек басасың?

– Баштагы мәлне туган ягымны, киез итекләре белән дан тоткан Кукмарамны, Күкшелемне бик сагындым. Яши-яши әлеге хис кими төште. Хәзер инде сагыну-сусауны, йөрәк ярсуын басар өчен, кайтып, туганнарны күрү, берничә көн кунак булу җитә. Татарстанда озаграк торсам, күңел киредән океан артына тарта башлый. Тормышым, гаиләм, өем, эшем анда бит. Кунакта рәхәт, тик өйдә тагын да рәхәтрәк, диләрме әле…

XBdWZJzc_9k

– Америкада сине иң сокландырганы нәрсә?

– Америкага күп яшьләр үсеш, перспектива эзләп килә. Анда тигез хокуклылык өстен тора: җенес, раса, дин, кайда тууга карамастан, син канун белән якланган. Гомумән, бөтен нәрсә халык өчен уңайлы итеп корыла. Әйтик, кешенең мөмкинлекләре чикләнгән, ул инвалид коляскасында хәрәкәтләнә икән, үзлегеннән рәхәтләнеп автобуска керә-чыга, йомышы белән кирәкле урынга бара ала. Эшкә урнашканда да, яшең, җенесең, килеш-килбәтеңне игътибарга алып, таләпләр куймыйлар. Бу да әлеге дә баягы һәркемнең тигез хокуклы булуына төпле ишарә. Супермаркетларда, мәсәлән, сумкаң авыр, әйберең күп икән, өеңә кадәр озатып куялар. Туклану урыннары, кунакханә, офис һ.б. хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә оештырылган һәм бу зур шәһәрләрдә аеруча яхшы беленә. Дөрес, Нью-Йорк каласында бераз башкача, шулай да барыбер зарланырлык түгел. Узган ел әни – гади авыл хатыны кунакка килде. «Монда кайбер нәрсәләр шыксызрак күренсә дә, уңайлылыгы белән алдыра», – дип шаккатты. Интернеттан онлайн рәвештә заказ бирү популяр. Хәтта кәбестә белән бәрәңгегә дә! Төн уртасында тамагың ачса, ашарга соратып алырга мөмкин. Теләсәң, керне юып, үтүкләп, төреп, өеңә китерәләр. Ләкин ишле гаиләләр өчен мондый хезмәтләр кыйммәткәрәк төшә. Америкадагы яшәеш шундый яклары белән ошый да инде. Биредәге менталитетка да күнегеп беттем.

– Шулай да бернинди авырлыксыз яшәеш юк…

– Әлбәттә! Нью-Йорк – дөньядагы иң кыйммәт шәһәрләрнең берсе, шуңа күрә армый-талмый эшләргә туры килә, кайчак хәл алырга да вакыт калмый. Тормыш шундый кызу темпта кайнагач, таң атып, кояш баеганын да сизмисең.

– Америкага киткәнгә үкенгән чакларың бармы?

– Әлегәчә үкенергә язмады. Юкса, күптән әйләнеп кайтыр идем. Русия белән Американы чагыштырганда һәрвакыт зуррак картинага карыйм, кечкенә детальләргә игътибар бирмим. Күчеп йөрү дә уңайсызлык тудырмый. Америкага килгәнче дүрт ел Аризонада яшәдем. Адәм баласы үз кабыгыннан чыгарга, башка җирләр, мәдәниятләр белән танышырга, яңа тәҗрибә тупларга, баерга тиеш.

IbfpY__tJ80

– Егерме-утыз елдан үзеңне ничек күз алдына китерәсең?

– О, бу гомер эчендә язмыш мине кайларга илтеп ташлаячагы турында уйларга да куркам. Берәр җылырак җирлектә, әйтик, диңгез буенда яшәсәм, һич гаҗәпләнмәячәкмен. Чөнки җылы яратам. Нью-Йоркның салкын кышлары да кайчак тәмам үзәккә үтә.

– Гаиләңне татар халык ашлары белән сыйлыйсыңмы?

– Бездә күбрәк камыр ризыгы бит: өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч… Ни гаҗәп, бер тапкыр да камыр басканым юк. Берничә мәртәбә әзер пицца камыры сатып алып, шуннан бәлеш пешереп, татар дусларымны кунакка чакырдым анысы. Әлбәттә, камырны үзем ясадым, дидем инде.

– Татарлар белән ничек таныштың?

– Монда килгәнче бер татар кызын белә идем, күпләр белән аның аша таныштым. Бу уңайдан социаль челтәрләр дә булыша. Күптән түгел Нью-Йоркта татар җәмгыяте оешканга тугыз ел тулуга багышланган кичә узды, шунда бардык.

– Русиядә милли телләрне укыту җитди проблемага әйләнде. Әлеге хәл турында нәрсә уйлыйсың? Татар телен саклау өчен ниләр эшлисең? Үзең туган телеңне кызыңа өйрәтәсеңме?

– Чит илгә киткәнче үк тә, хәзер дә фикерем бер: кеше үз туган телен белергә, сөйләшмәсә дә, аңларга бурычлы. Бу фикерне бездә әни тәрбияләде. Кем нинди генә уңышларга ирешсә дә, чыгышын, телен, мәдәниятен белмәсә, бу – аяныч хәл. Нигәдер Татарстанда татар телендә сөйләшергә оялу бар һәм соңгы кайтуымда да шуңа игътибар иттем. Үз телеңдә сөйләшергә оялу үзе оят! Кызым белән татарча да, русча да сөйләшәм. Әтисе дә үз телен өйрәтә, инглизчә дә аралашабыз. Баламның, авылга кайткач, әби-бабасы белән иркенләп татарча сөйләшүен телим. Хәер, тел проблемасының нигезе аерым затларда гына түгел, җәмгыятьтә үк ята. Русиядә халыкның бәйсезлеге, сүз иреге чикләнгән, һәркем фикерен ачык итеп әйтә алмый. Берәрсе гомумкануннардан тайпылса, башкача уйласа, хурлый, яманлый башлыйлар, тизрәк авызын томалыйлар. Шуңа күрә кешеләр үзләрендә әллә ниләр эшләрлек, хәтта таулар күчерерлек көч сизсә дә, туктап кала. Әле беркөнне әни белән дә шул хакта сөйләштек. Аңа да: «Татар халкы тырыш, башлы, әмма яңа идеяларын белдерүдән, иске проблемага яңача караудан куркып яши. Шуңа күрә, күп нәрсәдән без мәхрүм», – дидем.

2a5vov5AVWw

– Әти-әниең Америкада төпләнүең турында ни уйлый?

– Чит илгә китүемә әти башта ук сөенде, әни исә каршы килде. Хәзер ул да ияләнде бугай инде. Һинд халыкларында мәгънәле, матур бер мәкаль бар: бала синең өеңдә кунак кына: ашат, тәрбиялә һәм җибәр. Баланы оядан очырырга курыкмаска кирәк. Очканда аның канатлары ныгый гына.

Энҗе Басыйрова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев