БӘҺАСЕ – УНИКЕ ТИЕН
«Әлислах» газетасы нәшрияты иң элек «Болгар» номерларында эшли, ә 1908 елның май аеннан Екатерининская (хәзерге Габдулла Тукай) урамына Ш. Апаков йортына күчә (бина сакланмаган).
Гүзәл Төхвәтова,
Габдулла Тукай әдәби музее мөдире
Габдулла Тукай әдәби музеенда тәкъдим ителә торган экспонатларның берсе – милли-демократик «Әлислах» газетасы тупланмасы. Анда 1907 елдан 1909 елның 22 июленә кадәр Казанда атнага бер тапкыр нәшер ителгән яшьләр газетасының 1-52 саннары, ягъни 1907 елның 3 октябреннән 1908 елның 24 ноябренә кадәр дөнья күргәннәре урнаштырылган.
«Әлислах» газетасы нәшрияты иң элек «Болгар» номерларында эшли, ә 1908 елның май аеннан Екатерининская (хәзерге Габдулла Тукай) урамына Ш. Апаков йортына күчә (бина сакланмаган). Рәсми мөхәррире – педагог һәм журналист Вафа Бәхтияров булса да, баш мөхәррирлек хезмәтен гамәлдә Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай алып бара.
Вафа Бәхтияров үзенең истәлекләрендә Габдулла Тукайның «Әлислах» газетасы белән танышуын түбәндәгечә сурәтли:
«Менә шул ук елның (1907) октябрьнең унында иртә үк «Әлислах» идарәсендә берничә кеше белән сөйләшеп утырганда, ишектән бер кеше килеп керде. Ул өстенә пальто сыман бер нәрсә кигән. Бу кеше шул көн генә чыккан «Әлислах»ның икенче номерын алып, утыргычка килеп утырды. Берничә минут укып утырды да: «Бу номер газетны алып чыгам, мин «Болгар»ның кырыгынчы номерында торам. Укыгач та төшерермен, Казанда озак торам әле», – дип чыгып китте».
Габдулла Тукай шул көннән башлап газета белән хезмәттәшлек итә башлый. Шагыйрьнең илледән артык шигыре, берничә мәкаләсе һәм фельетоннары беренче мәртәбә шушы газета битләрендә басылып чыга. «Бер манигы тәрәкъкыйга», «Безне урынсыз яманлыйлар», «Вәгазь», «Бер газета идарәсе хәленнән», «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты», «Янә», «Тәәссер», «Егет илә кыз», «Шагыйрь», «Чын вә ялган», «Бер кайгы көнендә», «Шекспирдан», «Алдандым» һ.б. кебек күренекле шигырьләре; «Тәнкыйть кирәкле шәйдер», «Бәйрәм, без вә руслар», «Корымлы мунчалар», «Иске мәдрәсәр өчен лөгатьләр» мәкаләләре шундыйлардан.
«Әлислах» газетасы Габдулла Тукай белән бәйле рекламаның нәшер ителүе ягыннан да кызыклы. Газетаның сигезенче санында (1907 ел, 26 ноябрь) шагыйрьнең беренче китабы басылып чыгу турында беренче игълан урнаштырыла: «Шигырьләр көтепханәсендән» өченче дәфтәр «Габдулла Тукаев шигырьләре» бу көннәрдә Шәрәф матбагасында гүзәл сурәттә басылып чыкты. Бәһасе 12 тиен. Почта илә 14 тиен. Һәр йирнең мәшһүр китапчыларында сатыла. Наширләренә адрес: Казань, Типография Шараф».
Уналтынчы санда инде (1908 ел, 21 гыйнвар) Габдулла Тукайның икенче китабы нәшер ителү хәбәр ителә: «Шигырьләр көтепханәсендән» дүртенче дәфтәр икенче кыйсем «Габдулла Тукаев шигырьләре» басылып чыкты. Һәммә китапчыларда сатыла. Бәһасе 12 тиен. Почта илә 14 тиен. Адресы: Казань, Типография Шараф».
Әлеге рекламаларны газетаның алдагы саннарында да очратабыз. Гомумән, газетада яңа китаплар басылып чыгуы, газета-журналлар нәшер ителүе хакында һәр санында игъланнар урнаштыруга зур игътибар бирелгән.
24 нче саннан башлап Габдулла Тукай экспедитор булып эшләгән «Китап» нәшриятының рекламасы басыла, яңа басылып чыккан китаплар күрсәтелә, аларның кыскача эчтәлеге бирелә, сатып алу шартлары бәян ителә.
«Шигырьләр көтепханәсендән» җиденче дәфтәр буларак нәшер ителгән Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» китабы «Әлислах» газетасының 48, 49, 50, 51, 52 нче саннарында рекламалана.
Габдулла Тукай хезмәттәшлек иткән, дөресрәге, гамәлгә куючыларның берсе булган «Яшен» сатирик журналының рекламалары иҗадилыгы белән аерылып тора. Редакция журналга язылырга чакырган игълан: «Көләсегез киләме?» – дип башлана (41, 40 42, 46 нчы саннар).
Шунысын да әйтергә кирәк, газета рекламага шактый бай була, анда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән игъланнар нәшер ителә: Мәскәү, Чиләбе, Петербург, Киев, Ялчик, Әстерхан, Оренбург, Сарытау, Самара, Җаек һ.б. Бу, әлбәттә, газета таралуның – географиясен, газета укучыларның күплеген күрсәтә. Димәк, Казанда нәшер ителгән яшьләр газетасы татарлар һәм төрки халыклар яшәгән өлкәләргә барып җитә торган була. Һәм газета битләрендә нәшер ителгән Габдулла Тукай шигырьләре, мәкаләләре һәм аның китаплары басылып чыгу турындагы игъланнар белән еракта яшәгән милләттәшләребез дә таныша ала.
Газетада «Сабах», «Камалетдинов и Ко», «Шәрәф», «Мәгариф», «Китап» нәшриятлары һәм типографияләре, Казан Мөселман китапханәсе үзләренең игъланнарын еш бастыра.
«Әл-ислах»та китап һәм газета-журналлардан тыш башка товарларга да игъланнар урын ала. Мәсәлән, Петербургта чыга торган «Балалар дөньясы» («Детский мир») рәсемле журналы, яңа ачылган мануфактура һәм галантерия кибете, костюмнарга материаллар сату, музыка уен-кораллары мастеры, Мәскәүдәге «Брунс» һәм Киевтагы «Юротат» аптекалары, «Эпиляирп Нил», һ.б. Тәрҗемә белән кызыксынучыларны да «Әлислах» газетасында кыйммәтле мәгълүмат көтә. Русча, гарәпчә һәм төрекчә тәрҗемәләр кирәк булса, «Әлислах» редакциясендә «Дәмелла» яисә «Казак» белән сөйләшергә кирәклеге һәр санда диярлек игълан ителә.
Газета реклама урнаштырып шактый табыш алуга ирешә, кайбер саннарында игълан бирүнең бәясе беренче биттә үк языла башлый. Кулланучыларны арттыру максатыннан игълан рус телендә тәкъдим ителә: «Объявления (25) и (15) коп» (47 нче сан).
Габдулла Тукай яисә «Шәрәф» матбагасы шигырьләр җыентыгы сатылу турындагы рекламаны урнаштыру өчен «Әлислах» газетасына акча түләгәнме, әллә төп авторларның берсе буларак, бу хезмәттән бушка файдаланганмы – кызганычка каршы, билгесез. Бүгенге көндә ХХ гасыр башында татар газета-журналларында нәшер ителгән игъланнар турында аз өйрәнелгән. Ә аларда милләтнең дөньяга карашы чагылыш таба, әдәбиятны, мәдәниятны тарату юллары, сәүдә итү алымнары, бер-берсе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре билгеләнә.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев