Логотип Идель
Мәдәният

БҮГЕНГЕ АЛТАЙ. БОРЫНГЫ ВАТАН

«Минем Ватан – гаиләм, туганнарым яшәгән нәни бер почмак», – дип әйтергә адәм баласын нәрсә этәрә? Татар өчен бу төшенчә Көнчыгышта «Татар бугазы»ннан башланып, Көнбатышта Атлантик океан яр буена кадәр сузылган араны колачларга тиеш түгелме? Әллә инде бу – үткәннәрнең данлы һәм дәһшәтле тарихы эйфориясеннән айный алмаган беркатлылыкмы?

«Минем Ватан – гаиләм, туганнарым яшәгән нәни бер почмак», – дип әйтергә адәм баласын нәрсә этәрә? Татар өчен бу төшенчә Көнчыгышта «Татар бугазы»ннан башланып, Көнбатышта Атлантик океан яр буена кадәр сузылган араны колачларга тиеш түгелме? Әллә инде бу – үткәннәрнең данлы һәм дәһшәтле тарихы эйфориясеннән айный алмаган беркатлылыкмы?


Дала исен җуеп өлгермәгән кан хәтере уянган мизгелләрдә җанны әнә шулай меңләгән сорау борчый. Тик менә җаваплар гына...
«Татар бугазына чаклы, эчәр су да, җыяр ризык... Яшәү түгел, җан асрыйбыз эчтән генә никтер сызып...» – дип, дәвасыз әрнү белән язылган шигъри юлларымны укып, астыртын гына елмаючылар да табылган иде. Иң әүвәл Татарстаныңда татар булып яшәп кара, нәфесеңнең колачыннан оял, имеш... Әмма төрки бабамнарның гайәр рухы сулкылдаган тамырларга Алтай далалары, замананың гамьсез юшкыны утырган үпкәләремә өзәңгеләрдә зыңлаган тау җиле һавасы кирәклеген, шунда гына йөрәгемдә дәрман, каләмемдә көч булачагын сөйләсәм, алар аңлар идеме?


«Татмедиа» бинасында Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең «Алтай – бабамнарның борынгы бишеге» дип аталган фотокүргәзмәсендә йөргәндә мине каршылыклы хис-тойгылар давылы чолгап алды. Күз явын алырлык Алтай гүзәллеген чагылдырган фотосурәтләргә сокланасы гына да бит, тик минем күңел кайчандыр, мең еллар элек бәйләнеше өзелгән Ватаны белән очрашуданҗирсеп сулкылдады. Менә бит алар: җирнең үзәгенә береккән, җир өстендә исә Күкләр белән тоташкан менгерләр, кодрәтле чагыбызның, атлы дәверләрнең шаһитләре – балбаллар!.. Җелеге суырылган, таланган-актарылган курганнар... Җирсү хисе күзләрдән яшь булып типте, рәхәт тә, түзеп булмаслык авыр да мизгел иде бу! Ватан дип сулкылдаган үз җанымны үзем аңламасам гаҗәп идеме?! Кендек каным тамган туфракта басып торып, бер тапкыр да үз күзләрем белән барып күрмәгән тарихи Ватанымның фотосурәтләрдәге чагылышына карап, сагынудан үксеп тор инде!

«Алтай – халкыбызның алтын бишеге.
Бу изге җирне бер барып күргән кеше икенче, өченче тапкыр бармыйча түзә алмый, диләр. Бу чынлап та шулай. Үземнән беләм.
Алтай төбәгендә Җир шарындагы барча континентларның мактанычы булган матурлык үрнәкләре бер учка тупланган.
Мин, Таулы Алтайга сәяхәт кылып, андагы кабатланмас манзараларны истәлеккә фоторәсемгә төшереп, бәхетле мизгелләр кичердем.
Сезгә дә шундый кичереш телим».
Марсель ГАЛИЕВ


...Шул ук көнне миңа, фотокүргәзмәнең авторы Марсель ага Галиевнең үзе белән әңгәмә корып, фикерләшеп утыру бәхете елмайды. Узган елда гына ике мәртәбә Алтайны иңләп-буйлап йөреп, иң мәгърур кыяларына күтәрелеп, иң тирән үзән-ермакларына төшкән, гади турист мәңге күрмәячәк табигать могҗизаларын фотога төшереп, сурәтләр аша Таулы Алтайны Казанга алып кайткан әдипнең йөрәге бүген кабат шул урыннарга алгысына. Бәлки, аны да җирсү хисе йөртәдер?


Күп сөйләштек без ул көнне. Уйдырма тарих турында да, һәр төрки атамада, җирле халыкның сөйләмендә дөньяга «кычкырып торган» хакыйкатьне, мәңгелек дәлилләрне – төрки тамырларның колачын күрмәмешкә салышу, данлы үткәннәр, сораулардан гына торган бүгенге хакында да... Олы каһан юлы, Катын елгасы, Бай тау... Тел очында эреп, җан түренә дога булып сеңәрлек атамалар... Кавемеңнең, төрки бабаларыңның төсмерләрен хәтерләгән чал кыялар, олпат таулар, ерак әбиләреңнең күз төсен үз тамчыларында саклаган фирүзә күлләр... Үзәннәрендә тәгәрәп бер елыйсы, бушанасы-сафланасы, рухны яңартасы килә...


Марсель Галиевнең күргәзмәсен карап сокланырга, әдәби әсәрләре биеклегендә төшерелгән сурәтләрдән рәссам карашын тоеп, ләззәтләнергә килгән идем. Тик мин уйлаганча гына булмады – җан тетрәнде, йөрәк урыныннан купты. Бу халәтемнең сәбәбен аңлау соңрак килде: фотосурәтләрдә борынгы Ватанымны һәм, ни гаҗәп, үземне тапканмын икән!


«Бәгырьне тынгысызлаган меңләгән сорауларыма җавап эзләп, тамырларга куәт өстәр өчен бер кайтырмын сиңа, Ватаным!» – дип сүз бирдем үземә. Насыйп булса, кайтырмын!

 

Гөлүсә Батталова
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев