«БӘХЕТ ТӨСЕ БЕЛӘН ЯЗАМ!»
Вреж Киракосян – Казанда яшәп иҗат итүче 36 яшьлек рәссам. Ул сәламәтлеге бик чикле булган шәхес, әмма аның картиналарын гына күргәннәр үзен, һич тә сәламәтлеге буенча зур проблемаларга ия булган, кылкаләмне кулына көч хәл белән тотып кына яза торган рәссам итеп күз алдына китермәсләр кебек. Чөнки Врежның картиналары теләсә кемнең күңелен күтәрә алырлык матурлыкта!
Вреж Киракосян – Казанда яшәп иҗат итүче 36 яшьлек рәссам. Ул сәламәтлеге бик чикле булган шәхес, әмма аның картиналарын гына күргәннәр үзен, һич тә сәламәтлеге буенча зур проблемаларга ия булган, кылкаләмне кулына көч хәл белән тотып кына яза торган рәссам итеп күз алдына китермәсләр кебек. Чөнки Врежның картиналары теләсә кемнең күңелен күтәрә алырлык матурлыкта!
«Картиналарымда кара төс тапмассыз!»
Мине ялгызлык формалаштырды. Хәзер инде якын дусларым да, ярдәм итәргә әзер булган ватандашларым да бар. Бик күпләр яза, минем мисалымда үзләрендә яшәү көче табучылар шактый. Бу шатландыра. Элек бер кирәкмәс булып тоелган тормышымда хәзер инде зур мәгънә булуы өчен Рәхимле Затка чиксез рәхмәтлемен! Һәм мин: «И, Бөек Зат, Син мине Үз максатларыңда файдалана күр!» – дип догалар кылам!
Кулларым белән бер чынаяк каһвә да күтәрә алмый торган көннәрем дә була, әмма тыйнак сәнгатемне алга таба дәвам итәм, чөнки рәсем ясау – ул бары тик иҗат кына түгел, ул минем өчен бер өлеш авырлыкларымны җиңеп чыгу әмәле дә.
Туганнарымның күбесе рәсем ясый белә, мин дә моңа үзлегемнән өйрәндем. Балачагым шушындый шартларда үтте: укытучыларым булмады, махсус уку әсбапларым да юк иде...
Рәссам игътибарлы булырга тиеш, шуңа күрә әлегәчә дөньяны күрә белергә өйрәнәм, чөнки тирә-юньне киндергә төшергәндә барын да алдан ук күзаллап язу кирәк. Картиналарымда кара төс тапмассыз, чөнки мин бары тик бәхет һәм мәхәббәт төсе белән язам. Безнең гасырда күңел төшенкелегеннән иза чигүчеләр күп. Бу үзенә күрә бер афәт. Моңа бирешмәс өчен мин үзем ышаныч, өмет, мәхәббәт дигән факторларны кулланам. Дөньяга килү тарихым да шушы хисләр аша барган ич.
«Тупырдап торган баһадир булганмын!»
Әтием – әрмән, ә әнием – рус милләтеннән, алар Украинада танышып өйләнешкәч, әтием туып үскән якларга кайтып төпләнгәннәр. Гаиләбездә – биш бала, миннән кала, барысы да сау-сәламәт. Мин дә туганда сау-сәламәт булганмын. Тупырдап торган баһадир! Әмма әти алты елга төрмәгә эләккәч, әниемә авырга туры килгән. Бер көн ул табигать кочагына чыгарга уйлаган, чөнки башкалар, бәйрәм итеп, ит кыздырганнар, ә безнең өйдә ит кисәге булмаган һәм балалары әпсенмәсен дип, безнең барыбызны да ияртеп юлга чыккан. Һәм һич көтмәгәндә абыем таеп киткәч, аны тотып калырга үрелгән, әмма шулчак мине, сигез айлык нарасыйны күтәргән килеш, тирән чокырга, ташлар өстенә егылып төшкән. Шуннан бирле бик гарипләнеп калганмын. Билгеле, әнием моның өчен үзен гел гаепле сизде, мине бик нык карады, тәрбияләде... Мәктәптә укымадым, дүрт яшемдә туганнарымнан сорашып, әлифба өйрәндем. Үрмәләп йөргәнемне дә хәтерлим, әмма, тора-бара, бар сеңерләрем зәгыйфьләнеп, гел утырып кына торган хәлгә калдым. Шул чакларда да һәрвакыт, менә бер могҗиза килеп чыгар да, бер көн мин дә үз аякларым белән йөреп китермен дигән уйларга бирелә идем әле. Кулларымны өскә күтәреп: «Менә шушы якшәмбе көнне йөреп китсәмче!» – дип ялвара идем. Бу гозерем чынга ашсын өчен бу хакта күршеләремә, дус малайларга сөйләргә кирәк, дип ышандым. Шимбә тренажерда күнегүләр ясап алдым. Ә иртән... Иртән безгә күрше малае ишек шакыды. Ул, билгеле инде, ишекне нәкъ мин үз аякларыма басып ачар, дип өметләнгәндер. Ә мин шул ук хәлдә идем... Ләкин ул миңа берни дә әйтмәде, уйнадык, ләкин аның күзләрендәге могҗизага булган өмет сүнгән иде...
Минем дә башкалар кебек үк уйныйсым да, биисем дә килде, әмма бу һич тә мөмкин түгел иде... Үзебезнең каттан бик авырлык белән өченче катка төшсәм дә, урамга кадәр юлны инде барыбер үтә алмаячагымны аңлап, тукталып кала идем... Бервакыт туганнарым миңа кышны күрсәтергә булды, алар ярдәме белән урамга чыктым. Күзне камаштырырлык ап-ак, шыгырдавык кар күргәч, исем китте, хәтта ашап та карыйсым килде. Инде инвалид арбасына утыргач, көннәремне урамда уздырдым...
Үсмер чакта кызларга да күзем төште, ләкин алар миңа әйләнеп тә карамады. Яннарыннан узганда кайчак, ялгыш кына дип, аякларына да кагылып киткәли идем. Бу шуклыклар начар тәмамланды: бер көн дустым урамда узып баручы бер кыз янына ук китереп җиткергән генә иде, арбам кинәт кенә туктады һәм мин асфальтка очып барып төштем. Шул көннән соң җитдиләнеп калдым. Кулыма Библия алдым, аны көн саен укып, рухи тормыш хакында уйланырга керештем. Шигырьләр укыдым, үзем дә яздым, гашыйк та булдым... Яшисем үк килмәгән көннәр булуга карамастан, балачагымны барыбер, бик бәхетле чагым, дип искә алам.
«Ак күлмәкле кызны төшемдә күрдем»
Бераздан үземне яңа рухи үсеш биеклегенә күтәрергә кирәк, дигән карарга килдем. Хәтта тәмәке тартуымны ташладым, һәрчак догалар аша мөрәҗәгать итүемне дәвам иттем. Гаилә корырга хыялландым. Ак күлмәкле бер кызны төшемдә дә күрдем, ләкин бу төшне оныттым, туй фотоларым карап утырганда гына искә төшердем. Хәләл җефетем Елена – Пермьдә үскән кыз, миңа башта шалтыратты, матди ярдәм итәргә теләвен белгерде. Чөнки 2012 елны Израильгә барып, умыртка сөягемә операция ясатырга уйлаган идем... Ә аннан соң без ярты ел буе интернет аша хатлар языштык, аны кунакка чакырдым. Ул килде, әмма аэропортта аның йөз-кыяфәте үзгәрде, чөнки минем бу кадәр авыру икәнемне күз алдына да китермәгән булып чыкты. Бәхетемә, яратырга да өлгерде... Өйләнештек. Әнием, минем гаиләм булыр дип һич тә ышанмаган иде, чөнки кайчак башым үзеннән-үзе ихтыярсыз рәвештә артка таба каерылып китә, башымны күтәрү өчен башкалар ярдәме таләп ителә. «Кеше күзенә карап, башкалар булышканын көткән хәлсез чакларың була... нинди өйләнү?» – дия иде ул. Ул миңа, күңелеңне буш иллюзияләр белән тутырасың, дип тә әйткәләде. Еленаны да әнисе ачуланган, әллә сиңа насыйп сәламәт ир-ат юк дип уйлыйсыңмы, дип битәрләгән икән. Ләкин ул мине шәхес буларак ихтирам итеп кабул итте. Һәм үзенең дә язмышын кыенлыкларга юлыккан, булышуга мохтаҗ кеше белән бәйлиячәген инде күпкә алдан сиземләвен, хәтта бу хакта рас төш күрүен дә искә төшерде. Хәзер инде туганнарым Еленаны алтын кеше дип йөртә! Моннан берничә ел элек безнең гаиләбез Казанда төпләнде. Язмышыбыз хакында без 2012 елны Андрей Малахов алып барган «Любовь, похожая на сон» дигән бер тапшыру барышында сөйләгән идек. Аннан соң менә ничәмә ничә ел узып та китте, бүген безнең Мария исемле кызыбыз үсә!
«Кылган догаларың исеңдәме?»
Мин һәрчак Рәхимле Затка күз яшьләрем аша мөрәҗәгать итә идем һәм Аннан җавап алмыйм, дип тә уйлый идем. Кызыбыз тугач, әйтерсең лә, үз йөрәгемнең түрендә җавап ишеттем, Ул миңа: «Вреж, кылган догаларың исеңдәме?! Алар Минем дә исемдә. Сиңа сәламәтлек бирелмәде, ләкин Мин сәламәтлекне балаңа бирдем. Ул сау-сәламәт һәм бәхетле булыр!» Мин моның үз сәламәтлегемә караганда күпкә әһәмиятлерәк икәнен аңлыйм. Кызымны күргәч, җанымда Бөек Затка карата булган ышаныч та, рәхмәт һәм бәхет хисләре дә бермә-бер артты. Әти булу – ул бик зур бәхет! Мин бу хакта уйларга да, хыялланырга да батырчылык итми идем. Хәзер инде гаиләмнең матди ягын да күтәрә белергә кирәк. Моны картиналар язып, аларны сатып кына хәл итә алам. Барысы өчен дә шөкер итәм! Үзебезгә дә, кызыбызга да дин ныклыгы һәм акыл телим!
Дөньяда синең кулларыңа кемдер тотынса, моннан да яхшырак бернәрсә дә юк, әгәр дә ул кемдер әле синең үз балаң булса, бу тагы да шәбрәк! Әлеге гамәлдә бик күп нәрсә бар: ышаныч та, өмет баглау да, бик күп игелек тә, җылылык та, илаһи мәхәббәт тә... Бу якты дөньяда кирәк һәм файдалы булу минем өчен бик тә мөһим! Моның хакына хезмәт куярга, төрле үрләрне буйсындырырга, авырлыкларны җиңәргә, моның хакына яшәргә мөмкин!
«Чирем өчен дә рәхмәтлемен»
Мин Ник Вуйчич белән дә күптәннән таныш, аның ихлас чыгышларын да тыңлаганым булды... Үзем дә кешеләр алдында мотиватор буларак күп тапкырлар чыгыш ясадым инде. Чыгыш ясау минем өчен куркыныч түгел. Чыгыш алдыннан дулкынланам, билгеле, әмма Рәхимлек Иясе әһәмиятле уйларны һәм сүзләрне миңа Үзе белгертә. Чыгышлардан соң башкалар миңа рәхмәтләрен әйтәләр, бу вакытта үзем исә Аңа үз рәхмәтләремне белгертәм, чөнки Ул бар авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә!
Унсигез яшьтән бирле көндәлекләр алып барам. Аларны укыгач та, китап итеп нәшер итәргә киңәш иттеләр. Шулай итеп, беренче китабым 2014 елны дөнья күрде, хәзер инде икенче китабым да әзер, анда да адәм балаларын эшсөючән булырга чакырам, диндә булуларын гамәлләре белән расларга өндим. Китабымны сатып алучылар да бар. Мәсәлән, бер ханым күпләп алган иде, ул гомерләре ахырына кадәр төрмәдә утыручылар белән хат алыша икән, китапларымны шуларга салган. Бу бәндәләрнең берсе язган җавап хатын миңа да юллады. Анда мондый юллар бар: «...Бу китап миңа өмет өсти, укып чыктым һәм тормышымдагы мондый мизгелләрем булуы өчен безне шушы дөньяга бар кылучы Затка рәхмәт әйтәсем килә».
Үсмер чагымда, сәгатьләр буе ишегалдында утырганда, кайберәүләр миңа карарга курка, хәтта ки күзләрен куллары белән каплап үтәләр иде. Алар үз балаларыбыз шушындый хәлдә була күрмәсен дип уйлагандыр инде. Нишлисең, язмышым буена шундый авырлыклар аша узам... Әмма үз тәнемә карата аны күралмау яисә аны кабул итмәү хисен тоймыйм. Үземне ничек бар, шулай яратам. Әгәр дә сәламәтләнгән булсам: «Бу минем җанымны саклауга булышлык итәр идеме икән?!» – дип тә уйланганым бар. Ничек кенә булса да, мин Бөек Затка шушы чирем өчен дә, тәүбәгә килеп үземнең тәкәбберлегемне азга гына булса да җиңәргә мөмкинлек биргәне өчен дә рәхмәтлемен.
Мин яктылыкның караңгылыкны җиңеп чыгуына ышанам. Иң авыр көннәремнең берсендә, әнидән, таң беленгәнче үк мине урамга алып чыгуын үтендем. Әнием – дөньядагы иң яхшы кеше! Ул мине арбама утыртты да урамга юл тоттык. Әле бар кеше йоклый, бары тик каядыр эт кенә өрә иде... Әмма курку хисем җиңеп, яктылык нурлары күренгән офыкка борылдым. Кояш чыкканын, яктылыкның караңгылыкны юкка чыгаруын үз күзләрем белән күрәсем килде! Күрдем. Үземә яңа көч җыйдым. Һәркем өчен яңа, якты таң тууын телим! Хәтта бар да начар булганда да, күкне болытлар каплаганда да, өметегез өзмәгез! Ышаныгыз: якты таң атачак! Һәм Яктылык туачак!
Вреж Киракосян күргәзмәләре саны ике дистәгә якын. Алар Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Ереван һәм Краснодарда узган. Картиналары Әрмәнстан, Русия, Белоруссия, Украина, АКШ, Бөекбритания, Кытай һәм Франциядәге шәхси тупланмаларда саклана. Әрмәнстан Рәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы, БДБ илләре рәссамнарының Татарстан бүлеге сафларында. Язмышы хакында берничә документаль фильм төшерелгән. Режиссер Ирина Бойконың «Глубокое погружение» (2016) фильмы өч халыкара кинофестиваль дипломанты була һәм Иерапетра шәһәрендә узган халыкара документаль кинофестивалендә иң яхшы режиссура буенча I урын яулый.
Зилә Нигъмәтуллина әзерләде.
Фотолар Вреж Киракосянның шәхси архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев