Логотип Идель
Мәдәният

Bonjour, Франция!

 Чит илгә барып эшләп кайту, дөнья күрү теләге хыялы белән янасыңмы? Ләкин һаман нидер тыеп торамы? Алайса, үз хыялына тугры калган, Франциядә ике ай яшәп кайткан Гүзәл Исланова киңәшләренә колак сал.

 

 Чит илгә барып эшләп кайту, дөнья күрү теләге хыялы белән янасыңмы? Ләкин һаман нидер тыеп торамы? Алайса, үз хыялына тугры калган, Франциядә ике ай яшәп кайткан Гүзәл Исланова киңәшләренә колак сал.

 

Гүзәл, нинди белгечлек буенча укыйсың? Мәктәптә нинди телләр өйрәндең?

Мин француз теле укытучысы булырга җыенам. Мәктәптә инглиз телен өйрәндем. Француз теле белән университетта гына таныштым һәм… шулкадәр үз иттем! Төрле фильмнар карап, җырлар тәрҗемә итеп, сүзлек запасымны арттырдым. Ике елдан Франциягә баруны планлаштыра башладым.

 

Ни өчен Франция? Нигә Америка түгел?

Француз телен тагын да камилрәк өйрәнәсем, шул телдә сөйләшүчеләрнең психологиясен тоемлап, алар тирәсендә яшәп карыйсым килде. Дистәләгән еллар укып та, практика булмагач, телне үзләштерә алмыйсың ул. Шул мохиттә кайнасаң, ашасаң, эшләсәң генә ул телдә чынлап та сөйләшеп була. Ә болай… киләчәктә Америкага бару уем да бар. 

 

Франция нинди яклары белән ачылды?

Күпмилләтле ил ул. Анда французлар гына түгел, гарәп, испан, италияле, украиннарны да очратасың. Хәтта чын французны табу кыен да (көлә). Кинофильмнар карап, французлар турында: ыспай киенгән, муенына шарф чорнаган, көдрә чәчле, бик итагатьлеләр, дигән фикер формалашкан бездә. Әйе, урамнарда андыйларны да очратып була. Ләкин күпчелек очракта алар бик гади, ләкин килешле итеп киенәләр. Аермаларын үз-үзләрен тотышларында гына күрдем. Бөтен кеше белән исәнләшәләр, хәлләрне сорашалар. Таныш та булса, мондый хәл сорашулар озаккарак та сузыла инде. Мәсәлән, мин торган йортта бакчачы күршем, хәл сорап кына калмый, планнарым, көнне ничек уздыруым турында тәфсилләп сорашырга һәвәс иде. Шулай итеп, урамга чыкканда ук ярты сәгать күршем белән аралашачагымны чамалап куя идем. Тагын бер үзенчәлек: кайсы гына йортка керсәң дә, барысында да диярлек борынгы, винтаж әйберләр бар. Картиналар элгәннәр, ниндидер скульптуралар, идәннән түшәмгә кадәр зур көзгеләр урнаштырганнар, һичъюгы, әллә кайсы замандагы чынаяк белән тәлинкәсен булса да куйганнар! Алар торган җирләрен матурлап, җиренә җиткереп карап торалар.

Бәяләр бездәгедән нык аерыламы?

Французлар ашарга бик ярата. Һәм күпкә яхшырак та ашыйлар. Кибеткә бер кергәндә ике йөз-өч йөз евро калдырып чыгалар (безнең акчага әйләндерсәк, егерме мең сум тирәсе). Бер айлык продукция түгел, берничә көнлек пешерү өчен генә шуның кадәр акча тоткач, димәк, аларның керемнәре дә зур булып чыга инде.

 Кибетләрдә акцияләр бик күп, бонуслар җыеп була. Ике ай эчендә  минем егерме евро (мең биш йөз сум) бонус җыелды. Ул акчага шулай ук продукция, төрле товарлар сатып алырга мөмкин. Акцияләр турында телефоннарга хатлар килеп, сине алдан ук хәбәрдар итә.

Әзер суши – роллылар утыз-кырык еврога сатыла. Рестораннарга кереп ашау да уртача шул кырык еврога төшә. Пакетлы чәй эчмиләр, табып та булмый. Чәй бик кыйммәт. Бака тәпиләре арзан, үлчәп сатыла, унбиш-унҗиде евро (бер мең ике йөз сиксән сумлап) чыга. Русиядә ашханәдә тамак ялгау тиз һәм арзанрак булса, Франциядә киресенчә, ризыкларны сатып алып, өйдә пешерү отышлырак. Кафе-рестораннарда ашау хакы түгел, анда утыру кыйбаткарак төшә шикелле.

Истәлеккә почта открыткалары сатып алдым, магнитларга караганда, алар күпкә очсыз.

 

Франциядә теләнчеләр бармы?  

Илнең төрле шәһәрләрендә булдым. Үзем яшәгән Ницца каласында сукбайларны, гомумән, күрмәдем. Киресенчә, акчаларын кая куярга белмәгәннәр күбрәк иде шикелле. Алар яхшы машиналарда килеп туктый. Күбесенең миллион сумлык яхталары бар, парковкада машиналар торган кебек, яхталарын да тезеп куялар. Анда бөтенләй башка дөнья. Ә менә Бельгиянең (бу инде Франциянең төньягындагы дәүләт) Брюссель шәһәрендә гаиләләре белән урамда яшәүчеләрне күргәләдем. Үзләренең этләре дә бар, җитмәсә. Менә шулай яшиләр. Марсель, Ниццада караклар бик күп, диделәр. Французлар, үзләре дә: «Кесәгезгә ун евро тыгыгыз да, шул җитә», – дип киңәш бирә. Баштарак мин дә, Франциянең матурлыгына сокланып, сумка,  планшетымны бик карап йөрмәдем. Бәхетемә, бернәрсәмне дә урламадылар. Дустымның менә Марсельдә акчасын чәлдерделәр.

Монако, Канны шәһәрләрендә дә булдым. Бик бай яшиләр. Хатын-кызны хөрмәт итүләренә дә игътибар иттем. Автобусларында гына тәртип юк шикелле: өлкәннәргә урын бирүче күренмәде, анда да яшьләр телефоннарына, китапларына текәлгән.

Гүзәл, бу илгә җыенучыларга киңәшләрең белән дә уртаклаш инде.

Үзегез белән кием-салым түгел, күбрәк ризыклар алыгыз. Дөге, карабодай кебек ярмалар да шәп кенә, чөнки, карабодайны анда елап эзләсәң дә табалмыйсың. Гигиена кирәк-яраклары: сабын, шампунь, спрейлар да ярап куяр: Франциядә бик кыйммәт алар. Тагын шуңа игътибар иттем, фонарь алсаң, батарейкасын ярты көн эзләргә туры килә: икесе ике бүлектә сатыла. Аларның фикерләве безнекеннән нык аерыла шул.

Франциядә башкаладан ераграк урнашкан, туристлар йөрмәгән  Гренобль, Грасс кебек чын француз шәһәрләренә бару җаен карагыз. Чын француз теле, кешеләре белән менә кайларда очрашасың ул! Ә Ниццада сокка белән сыйланырга онытмагыз. Анда аны һәр француз киңәш итәчәк. Ул бездәге коймакка ошаган, ләкин составы, пешерелү формасы белән аерылып тора. Майлы әйбер бик яратмаганга, миңа бик ошап бетмәде. Гомумән, кыйбат булса да, ашау бик тәмле бу илдә.

Эшләргә дип килгәннәр арасында официант, сатучы һөнәрләре популяр.  Әмма аларның күбесе акча дип түгел, ә телне өйрәнүчеләр. Сезгә дә хыялыгызны тормышка ашыру өчен кыю адымнар ясаудан курыкмаска киңәш итәм. 

Фирүзә Рәхмәтуллина

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев