Булат Сөләйманов балыклары
Аның Себердән үк алып килгән күчтәнәч балыкларын миңа да байтак татып карарга туры килде. Миңа да, дим... Чөнки үтә кунакчыл Булат Сөләймановның затлыдан-затлы балыкларын аның Казандагы чордаш каләмдәшләре һәм дуслары Рөстәм Мингалим белән Марсель Галиевнең дә, Ризван Хәмид белән Ркаил Зәйдулланың да, Мөдәррис Әгъләмов белән Зөлфәтнең дә, Тәүфикъ Әйди белән Батулланың да күп мәртәбә авыз иткәнен беләм.
Аның Себердән үк алып килгән күчтәнәч балыкларын миңа да байтак татып карарга туры килде. Миңа да, дим... Чөнки үтә кунакчыл Булат Сөләймановның затлыдан-затлы балыкларын аның Казандагы чордаш каләмдәшләре һәм дуслары Рөстәм Мингалим белән Марсель Галиевнең дә, Ризван Хәмид белән Ркаил Зәйдулланың да, Мөдәррис Әгъләмов белән Зөлфәтнең дә, Тәүфикъ Әйди белән Батулланың да күп мәртәбә авыз иткәнен беләм.
Бу «балыклы сый» турында Ризван Хәмид белән Марсель Галиев үз вакытында «Казан утлары» һәм «Безнең мирас» журналларында язып та чыкты. Ризван Хәмид истәлегеннән («Каһарманнар затыннан иде ул». – «Казан утлары», №5, 1998 ел) бер өзек: «...Себер татарының буаз портфеленнән бушатылган нигъмәтләр белән сыйланып утырдык: балыкның мин татымаган нинди генә төре өстәлгә тезелмәде анда! Соңрак белдем: Булат Сөләйманов шул иртәдә генә туган якларыннан, Төмән төбәгеннән килеп төшкән булган икән... Казан шагыйрьләре әнә шулай ел тәүлегенә берничә мәртәбә затлы балыкка тиенеп кала иде...»
Марсель Галиев исә «Булат Сөләйманов балыклары»н үзенчә хәтерли («Күчүм ханның оныгы». – «Безнең мирас», №9, 2014 ел): «Затлы балыклар алып килмәсә, Булат Булат түгел инде ул. Җаена карап, төрле елларда ул безне төштә дә күрмәгән әллә нинди балыклар белән сыйлады. Енисейдан тотылган таймень, линь, Таймыр ярымутравындагы саф сулы елгаларда йөзеп үскән гаҗәеп муксун, чиста күл балыгы пелядь, үзенең Иртеше мактанычы – тел өстендә шаулап эреп, турыдан-туры канга күчә торган нельма – болар һәммәсе тәме белән хәтердә кала торган, дөньяви бәһа алган балыклар иде».
Әлеге «балыклы мәҗлес»ләр эзсез үтмәде, дип беләм. Р.Хәмид белән М.Галиевтән тыш, Булат-Пулат дустыбызны сагынып, юксынып, заманында ике драматург, ике дус – Р.Мингалим белән Э.Яһудин – Булат Сөләйманов турында киносценарий язган иде. Мин бахырыгыз да «Себерстан шагыйре» турындагы хатирәләрен әледән-әле яңартып тора. Күптән түгел генә «Казан утлары»нда Ркаил Зәйдулланың Булат Сөләймановка нисбәтле «Кырымга китү» дигән хикәясе басылды. Дуслары онытмый Пулат-Булатны – язалар, язабыз – юксынабыз...
Сагынырлык та шәхес иде шул Булат абый. Мин аның үзен дә балык белән чагыштырам, балыкка тиңлим: шома иде, дип әйтмим, шома ул – үтә хәйләкәр, дигән сүзгә туры килә. Шомалык аңа хас сыйфат түгел иде. Ә менә хәрәкәтчән иде ул, балык шикелле бер урында гына торалмас җан иде: бер карыйсың – үзенең Төмәнендә, ул да булмый – балкып Мәскәүдә йөри, йә ялт итеп Казанга килеп төшә...
«Казанга килеп төшә», дигәннән... 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы Сопра авылында ишле крәстиян гаиләсендә туган Бикбулат Вәли улы Сөләйманов нәкъ мин дөньяга иңәсе 1961 елда Казанга тәүге тапкыр аяк баса. Әмма аңа кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналханәсенә хат (ул минем архивымда саклана) яза ул: «Хөрмәтле редакция! Бу хатны мин үзем кебек кайбер иптәшләрнең соравы буенча язам. Без Казанда чыга торган «Совет әдәбияты» журналын ел саен алдырабыз. Аның һәр номерын зур түземсезлек белән көтеп алабыз һәм бик яратып укыйбыз. Яраткан язучыларыбызның яңа әсәрләре белән танышабыз. «Совет әдәбияты» журналының соңгы битләрендә «Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары» урнаштырыла. Анда төрле кичәләр, иҗат секцияләре булганлыгын журнал аша булса да ишетеп куанабыз, ләкин шунысы кызганыч, алар бер генә җирдә, бары тик Татарстанда гына булалар. Ә бит татарлар анда гына түгел, бер Төмән өлкәсендә генә әллә ничә меңләгәне яши, ә бөтен Себердә күпме алар!
Поэзиягә беренче адымнарын ясап караучы, поэзия белән кызыгучы (кызыксынучы. – Л.Л.) иптәшләрне юк дип әйтерлек түгел. Алай булгач нигә бездә, Себердә иҗат секцияләре узмый икән? Тоболда үткәрергә була бит ләбаса. «Совет әдәбияты»ның 1961 елгы беренче санында «Яшь язучылар семинары»н укыдым. Анда менә мондый сүзләр язылган иде: «Әдәбиятыбызга килә торган яшь көчләрне тәрбияләп үстерү, аларның иҗат активлыкларын күтәрү буенча Татарстан язучылары союзы күп кенә чаралар үткәрә. Шундый әһәмиятле чараларның берсе башлап язучыларның иҗат семинарларын системалы рәвештә уздырып барудан гыйбарәт». Анда кырыкка якын кеше чакырылган. Ә шуларның арасында безнең Себердән берәр иптәшнең булуы икеле. Тагын башлап язучыларның семинары Мөслимдә уздырылган. Мөслимдә һәм Татарстанның башка районнарында башлап язучылар семинары үткәрергә мөмкин икән, ә нигә Себердә дә үткәрергә мөмкин түгел? Азмыни безнең татар язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз. Аларның бер-икесенә безгә килеп семинар үткәрергә була бит. Сез дә килмәсәгез, Себердә яшәүче яшь көчләрне кем тәрбияләп үстерер.
Без бары сездән генә ярдәм көтә алабыз. Безгә килеп китегез, хөрмәтле абыйлар!
Булат Сөләйманов. 10.02.1961 ел» (Хат ахырына кемдер Б.Сөләймановның адресын язып куйган: Тюменская область, Дубровинский район, Б-Карагай. – Л.Л.)...
Булачак шагыйрьнең үтенечен ишетүче булгандырмы-юктырмы, бу турыда мин белмим, әмма Булат Сөләймановның шул ук елда ашкынып Казанга килүе хак.
Дөньяның ачысын-төчесен татырга, 1954-1961 еллар арасында йөкче, бетончы, маляр, китапханәче булып эшләргә өлгергән егетне Казан кочагын җәеп каршы алмаган, әлбәттә. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә имтиханнарын җәһәт кенә биреп керсә дә, белем алу насыйп булмый аңа: бик җитди сәбәпләр аркасында укуын ташларга мәҗбүр була. Янә «балыклы» тормыш башлана: Фрунзе шәһәрендә – балта остасы, Сургутта – маляр, Бакуда – нефтьче-оператор, Төмән Язучылар оешмасының матур әдәбиятны пропагандалау бюросында – әдәби хезмәткәр... Шагыйрьләр пайтәхете Казанда берара слесарь-сантехник һәм урам себерүче дә булып эшли әле ул. Шагыйрь әйтмешли, «бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте», диярлек, билләһи!
1974 елда ул, ниһаять, Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын читтән торып тәмамлый. Шул елларда «Казан утлары», «Ялкын» журналларында, «Идел» альманахында шигъри бәйләмнәре дөнья күрә. Хәтерлим әле, 1980 елда аның Сибгат ага Хәкимнең кереш сүзе белән «Таңнар фонтаны» дигән тәүге китабы басылып чыкты. Шул ук елның 30 сентябрендә Татарстан Язучылар союзының (ул чакта шулай дип атала иде) рәисе – Рәдиф Гатауллин (Гаташ), сәркатибе Әхмәт Рәшитов булган шагыйрьләр (шигърият) секциясендә Булат Сөләйманов белән Салисә Гәрәеваның иҗатлары тикшерелде. Аксакалларыбыз Хәсән Туфан белән Нури Арслан, шулай ук Фәрваз Миңнуллин, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Әхмәт Рәшитов, Шамил Маннапов, Мөдәррис Әгъләмов, Мансур Вәлиев, Рашат Низамиев, Рәшит Әхмәтҗанов, Җәүдәт Дәрзаманов, Рәфикъ Юнысов, Кави Латыйпов, Әхмәт Гадел, Хәйдәр Гайнетдинов, Рәүф Зәйнуллин, Роберт Миңнуллин, МарсельГалиев, Рөстәм Мингалимов, Роберт Батулла, Тәүфыйк Әйди, Илсөяр Ганиева, Ләис Зөлкарнәев, Ркаил Зәйдуллин, Асия Минһаҗева, Нәбирә Гыйматдинова, Айрат Садыйков, Газинур Моратов, Ләбиб Леронов, Энҗе Гыйрфанова, Әмир Мәхмүдов, Салисә Гәрәева, Булат Сөләйманов, Зөлфәт, Разил Вәлиев, Ринат Мөхәммәдиев, Венера Ихсанова һәм Фирдәвес Әһлиуллина кебек танылган яисә әле танылу алырга өлгермәгән әһле каләмнәр катнашында узган әлеге утырышта сүз алып сөйләгән кайбер әдипләрнең фикерен, секциянең миндә сакланган беркетмәсенә нигезләнеп, искә төшереп үтәм:
Рөстәм Мингалимов:
– Булат Сөләймановны 1962 елдан, университетта укыган чактан бирле беләм. Булат әдәбиятка гашыйк. Озак формалашты ул. Сәбәпләре дә бар аның. Тормышны белә Булат. Ул төбәктән килүчеләр булды – югалдылар. Булат югалмады, көрәште, язды, җыентык чыгарды. «Юность» журналы да аның шигырьләрен бастырды. Мәскәү шагыйрьләре дә белә аны, яраталар. Булат – җир шагыйре, мәшәкатьләре күп аның. Нәшриятларны да кысмый ул, яза бирә. Җитдиләнергә җае бар шагыйрьнең. Язучылар союзына алырга кирәк, дигән фикерне куәтлим.
Хәсән Туфан:
– Бу егеткә нык ярдәм итәргә кирәк. Бездән китеп, яу килгәч, Казанны коткарырга килгән Себер татарлары вәкиле ул. Тобол елгасы буйлары, Иртеш, Урманбаш авылы. Әйтергә теләгәнем – ярдәм итәргә кирәк егеткә. Югалмасын иде шагыйрь. Җылы күңел белән арабызга алырга, ярдәм итәргә иде...
Әхмәт Гадел:
– Шагыйрь тыйнак кеше булырга тиеш. Булатта ул сыйфат бар. Саф, намуслы кеше. Шигырьдә дә үз фикерен тыйнак кына әйтә ул. Китабын сөенеп укыдым. Җитлеккән шагыйрь. Безнең арага алырга кирәк. Ул үзебезнең культурага тартылды, үзләштерде, җиңеп чыкты. Әйбәт дус ул. Казанга тирән мәхәббәт белән яши. Үз халкының патриоты. Язучылар союзы члены булырга лаек.
Мөдәррис Әгъләмов:
– Китабын нәшриятка тәкъдим иткәндә төп докладчы мин идем. Әйбәт шигырьләре күп аның. Булат – шагыйрь. Шагыйрь бар. Аның яңа китабы әзер. Салмак, акыллы итеп яза Булат.
Илдар Юзеев:
– Булатның тыгыз фикерле шигырьләре бар. Булат, кеше буларак та, шагыйрь буларак та үсештә. Себер характерын ачу өстендә тагын да эзләнер әле Булат. Ул яктан Якуп Зәнкиев китап язды. Бай тарих! Гражданлык тойгылары белән язарга кирәк. Булатка өмет зур.
Рәдиф Гатауллин:
– Булатны күптән беләм. 1961 елдан бирле шигырьләре басылып бара. Иҗатында актив. Китабына да игътибар булды. Яңа әйберләре күп. Таләпчәнлекне арттырырга кирәк булыр. Безнең яктан да таләп зур булыр...
Әлеге утырышта катнашучылар: «Булат Сөләймановны бертавыштан СССР Язучылар союзына әгъза итеп алырга кирәк», – дигән карарга килде. Шул утырыш вакытында булган бер кызык хәл истә калган. Булатка Сөләймановка яңа шигырьләрен укырга кушкач, ул бер шигырен («Урманда» дип атала иде шикелле) дәртләнеп укый башлады:
– Косыкларны барлап йөрим...
Шул өч сүзне ишетүгә, тыңлаучылар дәррәү пырхылдарга тотынды. Хәтта Хәсән ага Туфан белән Нури Арслан да, башларын артка ташлап, рәхәтләнеп көлде. Баксаң, шагыйребез «козыклар» диясе урынга, «косык» дип («сеперчә» әйтүе, ягъни мәсәлән) укыган икән. Хәтерем ялгышмаса, Булат абый, бүлмәдә көлү өянәге тәмам булып, тынлык урнашкан бер мәлдә, «козык»ның «урман чикләвеге» булуын аңлатты шикелле...
Миңа калса, Булат абый Казанга күбрәк үзенең туган көннәре тирәсендә килә иде. Бер килүе аның юбилее – илле яшьлеге белән бәйле булды. Язучылар берлегенең ул чактагы рәисе Туфан абый Миңнуллин үзе кушкач, шигъри котлауны миңа язарга туры килде. Гадәттә, мондый мәртәбәле вазыйфаны берлектә эшләгән Рөстәм Мингалим, йә Марсель Галиев башкара торган иде. Котлау шигырен юбиляр каршында үземә үк уку насыйп булды. «Казаннан җилләр исмәсә...» дигән исем белән ул соңыннан минем «Күрше тавыгы» дигән китабымда (1990) басылды:
Казаннан җилләр исмәсә,
Себердән җилләр исә;
Казан аягүрә баса:
«Күр, Булат килгән!» – дисәң...
– Булат! – дибез. – Булат бит ул –
Ак Себернең шәп ире.
Шәп ир генә түгел, Булат –
Себерстан шагыйре!..
Себерне без эрбет, дисәк,
Имән, дисәк Казанны,
Эрбет-имәннәр хакында
Том-том дастан язарлык!
Себер кадәрле Себернең
Булаты бар чагында,
Чал тарихның көзгесендә
Күчүм халкы чагыда!..
Яшьлегендә «Юность» журналының махсус бүләгенә лаек булган Булат Сөләйманов, чынлап та, гомере буе Себер татарлары язмышын кайгыртып яшәде, алар белән бергә борчылды, алар белән бергә шатланды яисә кайгырды. Бу хәл-халәте аның «Әйтмәгез Себерем хакында» дигән шигырендә аеруча ачык чагыла:
Әйтәсең, үткәнгә кагылма,
Авыр ул хаклыкны аңлавы.
Баш куеп тыңла син, бу җирдә
Ишетелә богаулар чыңлавы...
Икенче бер шигырендә шагыйрь болай ди:
Мин – төп Себер татарымын чыгышым белән,
Гомер сөргән монда минем бабаларым.
Чал Иртешнең үзе кебек, борынгыдан
Яшәп килә монда татар балалары.
Мин килмешәк түгел монда, туган җирем,
Гомерлеккә сине ташлап китә алмам.
Җирнең тарту көчен җиңдек, и Себерем,
Ләкин синең тарту көчен җиңә алмам...
Себер татарлары хакын хаклап, дәртләнеп-янып йөргән көннәрнең берсендә –1991 ел башында кинәт кенә вафат булды ул...
Марсель Галиев үзенең хатирәсендә: «1991 елның 11 гыйнваренда ул, фатирында ялгызлык иңенә башын салып, дөньяда китә», дип язса да, чынлыкта, шагыйрьнең үлгән көне төгәл билгеле түгел. Шуңадырмы, «Әдипләр» китабында, әдипнең бакыйлыккка күчкән көнен күрсәтмичә генә: «Шагыйрь 1991 елның февраль аенда Төмән шәһәрендә вафат була», – дип язып куюны мәслихәт күргәннәр...
Сүземне Шагыйрьнең тирән эчтәлекле, миңа калса, аның бөтен язмышын ачып биргән бик тә мәгънәле шигыре белән төгәлләргә булдым:
Күренми шул Себер Казаннан,
Анда карлар, җилләр уйныйдыр.
Ә тайгада болан баласы
Адашкан да ялгыз елыйдыр.
Хет җилләре хәбәр бирсәче:
Ничәнче көн эзли анасын?
Аерылу авыр кемгә дә,
Тайга киң шул, каян табасың!
Эзләреннән бүре киләдер,
Борылыр да иде кирегә,
Юк, ярамый, алга ыргылды.
Балачагын калдырып бүрегә.
Шулайдыр ул хәлләр минем дә:
Эзләремне карлар көридер.
Адашкан да тайга эчендә,
Балачагым елап йөридер...
Шигырьдәге болан баласы кебек, безгә, гомумән, газиз халкыбызга дөньяда адашып йөрергә язмасын иде берүк, дип теләк телисе, «Амин!» диясе генә кала.
Ләбиб Лерон
8 апрель, 2018 ел
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев