Логотип Идель
Мәдәният

ДАНИЛ-РӘССАМ «МӨГЕЗЛӘРЕ»

Аны Матисс, Ван Гог, Пикассо иҗатлары рухландыра. Шулар белән илһамланып, үз стилен булдырган. «Шүрәлестан» дип аталган күргәзмәсен дә оештырган! Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче рәссам-иллюстратор Данил Әхмәтшин белән әнә шулар хакында сөйләштек.

Белеме буенча ул – рәсем укытучысы. Әмма аны Матисс, Ван Гог, Пикассо иҗатлары рухландыра. Шулар белән илһамланып, үз стилен булдырган. «Шүрәлестан» дип аталган күргәзмәсен дә оештырган! Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче рәссам-иллюстратор Данил Әхмәтшин белән әнә шулар хакында сөйләштек.

– Данил, син Чаллыда яшисең, көндәлектә ниләр белән шөгыльләнәсең? 
– Әйе, Чаллыда гомер итәм. Реклама ширкәтендә принтер, кисә торган станокта стендлар, табличкалар, билгеләр җитештерүдә эшлим. Бу эшем – даими керем чыганагы. Дизайнер булып башлаган идем, ул эшкә кереп китә алмадым, авыррак булды. Чөнки кешеләр белән аралашасың, ә аларның теләкләрен аңлап бетереп булмый: без болай телибез, без тегеләй, диләр. Кеше көйли алмыйм.

– Белгечлегең буенча дизайнермы?

– Рәсем укытучысы. Чаллыда пединститут тәмамладым. Мәктәпкә барырга теләмәдем, практикада ук миңа ошамады. Кечкенәләр белән кызык түгел, нәрсә әйтәсең, шуны эшлиләр. Зурлар белән кызык кебек, тик алар тыңламый. 

– Вузга кадәр рәсем белән шөгыльләндеңме? 

– Махсус белемем юк иде, үзем өчен генә ясадым, сәнгать мәктәбенә әнием бирергә теләмәде. «Болай да начар укыйсың, анда да бирсәк, тагын да авыррак булыр», – диде. Мәктәпне тәмамлаганда «Кая барырга?» дигән сорау туды. Танышлар аша бездә сәнгать училищесы барлыгын белдем. Анда баянчылар, биючеләр, шунда ук рәссамнар да әзерлиләр икән. Тик ике ел әзерлек курсларына йөреп тә, ул училищега керә алмадым. Шул ике ел эчендә рәсем ясау техникасын өйрәнгән идем инде. Аннан җай чыкты да пединститутка укырга кердем. Булган кадәрле рәсем ясау дәрәҗәм анда уку өчен җитте. Хәтта уңышларым да булды, рәсем ясавым яхшырды, үз-үземә ышанычым артты. Сәләтем барлыгын аңладым, «самозванец» синдромым бетте.

– Алайса яратып укыгансыңдыр? 

– Безнең төркемгә Казан сәнгать училищесыннан бер малай эләккән иде. Армиядән калыр өчен аңа ярты ел югары уку йортында укып алу кирәк булган. Безнең арада профессиональ дәрәҗәдәге рәссам иде ул. Мин аңа тартылдым. Күзаллавым киңәйде, яңа исемнәр ачтым, рәссамнар турында сораша идем. Мәсәлән, примитив рәсемнәр иҗат итүчеләр чыннан да сыйфатлымы, аларны ничек кабул итәргә? Матисс, Ван Гог, Пикассо – аларның эшләре реалистик түгел бит. Мине башта ук шундыйрак иҗат юнәлешләре кызыксындырды, шулар тәэсирендә үземнеке дә формалашты кебек. 

– Сиңа Чаллыда яшәргә ошыймы? Кемдәдер зуррак шәһәрләргә китеп, үзен таныту амбицияләре бар бит…

– Мин инде күнектем. Әти-әнием дә өлкәннәр, китеп булмый. Миндә дә ниндидер амбицияләр бар иде. Укуны бетергәч, рәссам булырмын дип хыялландым, тик моңа ничек ирешәсен белмәдем. Бөек рәссамнар турында укыйм, рәсемнәрен карыйм, ә үзем: «Нинди сер бар икән боларда? Нигә аларны бөек дип атыйлар, ничек шулай танылганнар, ә нишләп безне шуңа укытмыйлар икән?» – дип уйлана идем. Минем белән укыганнар нәрсә өйрәтсәләр – шуны кабул итә, ничек өйрәтсәләр – шулай эшли. Кемдер күршесеннән карап ясый, кемдер сәнгать мәктәбендә өйрәнгәнчә. Ә мин булдыра алганча ясый идем. 

– Бу бөек исемнәр белән мөнәсәбәт ничек дәвам итте соң? 

– Бу рәссамнарны озаклап карый-карый, аларның эшләренә тәэсирләнеп кереп киттем, берара аңлашыла башлаган кебек булды. Шул әсәрләргә карата үз ачышларым барлыкка килде, «инсайт» диләр бит әле – бик илһамландырдылар. Ләкин алардан күчерә алмыйм бит, үземнең стиль булырга тиеш. Эзләнә торгач, коллаж кебегрәк стиль таптым кебек.

– Хәзер дә ул стильдә эшлисеңме? 

– Берничә ел эшләгәннән соң, арыдым. Ун-унбиш эш ясадым. Мин аларны интернетта урнаштыра бардым. Чаллыда төрле фестивальлар оештыра торган, заманча сәнгатьне яраткан актив дусларым бар: мәдәни үзәктә күргәзмәләр оештыралар, шигырьләр укыйлар, кино төшерәләр иде. Бу чараларда шул рәсемнәрне күрсәтә идем.

– Димәк, син реакция һәм танылу өчен эшләдең, ә үзеңнең эчке халәтеңнең таләбе түгел?

– Миңа калса, ул стереотип, гадәттә һәр иҗатчы әсәрендә үзенең эчке халәтен сурәтли. 

– Чаллы зур түгел, үзара аралашасызмы? 

– Зур да түгел, шул ук вакытта анда шундый сүрелү күзәтелә. Күргәзмәләргә йөрмиләр. Берәр зур, рекламаланган чара булса гына тамашачылар килә. 

– Чаллыда рәссамнар берләшмәсе бар, анда кердеңме? 

– Элегрәк, син рәссам икән, димәк, сине анда кертәчәкләр, дип уйлый идем. Анда профессионаллар, чын рәссамнар. Бәлки, мин дә кайчандыр эләгермен. 

– Ә син әле чын түгелме? 

– Соңгы арада интернеттан төрле стиль, рәссамнар, заманча сәнгать турында укый башладым. Күбрәк кызыксынган саен җирле рәссамнардан ерагайдым, чөнки аларның иҗатлары туксанынчы елларда ничек башланган, шулай ук дәвам итә: мәчет манаралары, авыл йорты. Ә мин, мәсәлән, авылда яшәмәдем, минем үзгә тирәлек, шәһәрдә үстем. Миндә алар тәэсир уятмый. 

– Төп эшеңнән тыш, иҗатка вакытың каламы? – Буш вакытымда эшлим, әйе. – Эшләреңне ничек атыйсың: рәсем, иллюстрация, картина? 

– Мине иллюстратор дияргә була, ләкин шул ук вакытта ниндидер китапларга, хикәяләргә иллюстрация ясамыйм. Киң мәгънәдәге рәссам дип әйтик инде. Эшләрем дә ниндидер контекст эчендә, мәгълүмат белән таныш булганда кабул ителә. Мине даими карап баручылар аңлый: «Аның үз темасы бар», – дип әйтә. Гомуми тема буенча таныйлар. 

– Әйе, чыннан да иҗатыңда кабатлана торган персонажлар бар: Су анасы, Шүрәле, мутант бала, милли геройлар, танылган шәхесләр. Син бу образларга кайчан килдең? 

– Үз стилемне табарга тырышканда. 

– Казан белән элемтәләр кайчан башланды? 

– 2017 елда «сумка» хәлләрен хәтерлисеңдер. Үземне рәссам итеп сизмәгән, төшенкелеккә бирелгән чор иде бу. Юлия исемле ханым минем сәхифәмдәге рәсемнәремне ошатканын язды. Ул вакытта башкалада төрле эшләнмәләр, сувенир продукцияләрен сата торган кибет тота иде ул. Шүрәле белән Су анасы кочаклашкан рәсемемне рөхсәт сорап сумкага бастырды. Аннан тавыш куптаручылар булды, янәсе милли каһарманнарны «юлдан яздырганнар».

– Тискәре пиар да – пиар бит. Казанлылар сине шул вакытта күреп алды инде?

– Әйе, ләкин минем бернәрсә дә ясамый торган чагым иде. Берничә елдан Чаллы татар драма театрының яңа бинасы ачылышында күргәзмәгә минем эшләремне дә куйдылар. Анда махсус яңаларын ясадым инде. Лера Цинкның эшләре тәэсир иткәндер, ул татар сүзләрен кулланып, открыткалар сериясен ясаган иде. Миңа бу кызык тоелды: бөтенләй татар булмаган, хәтта антитатар стиль. Аннан Шүрәлене яңача ясап карарга дигән уй килде.

– Ә сиңа һаман шул бер үк Шүрәле дип әйтмиләрме?

– Мин башлаганда аны ясау киң таралмаган иде. Ә хәзер инде ситуация үзгәрде, милли персонажларга дефицит сизелми, киресенчә, артык күп. Мин бераз катлауландырырга уйлыйм. Заманча сәнгать белән кисештерәсе килә.

Әңгәмәне Эльза Нәбиуллина әзерләде

Данил Әхмәтшин фотолары һәм рәсемнәре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев