Логотип Идель
Мәдәният

Дөньяны сәләтлеләр үзгәртә

«Идел»дә кунакта – хокук белгече Әнәс Нуриев. Яшь булуына да карамастан, юриспруденция өлкәсендә Алтмыштан артык фәнни хезмәт, мәкаләләр авторы. Белемен дә даими камилләштереп тора, һәрьяклап үсештә. Соңгы арада хезмәтләре чит ил журналларында да дөнья күрә башлады. «башкачаб улмый, замана белән бергә атларга кирәк, хәзерге фәннең таләпләре шундый», – ди ул үзе.

 «Идел»дә кунакта – хокук белгече Әнәс Нуриев. Яшь булуына да карамастан, юриспруденция өлкәсендә алтмыштан артык фәнни хезмәт, мәкаләләр авторы. Белемен дә даими камилләштереп тора, һәрьяклап үсештә. Соңгы арада хезмәтләре чит ил журналларында да дөнья күрә башлады. «Башкача булмый, замана белән бергә атларга кирәк, хәзерге фәннең таләпләре шундый», – ди ул үзе.

«МӘКТӘПТӘ УКЫГАНДА УК СУД
ПРОЦЕССЛАРЫНА ЙӨРДЕК»

Әнәс – милли тәрбия алган Казан егете, аңа 35 яшь. Әнисе – Фәнүзә ханым Нуриева университетта профессор – татар теле белгече, әтисе Гаптрәүф Нуриев озак еллар Казан театр училищесында булачак артистларга сәхнә теле укыта. Әнәснең үз фикерләрен саф татарча җиткерә белүе әти-әнисеннән һәм Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясендә белем алуыннан килә. Гимназиядән соң Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын аспирантурада дәвам итә, юридик фәннәр буенча кандидатлык диссертациясен яклаганда, аңа 23 яшь була.
– Баштарак тарих фәне белән кызыксындым, (сыйныф җитәкчебез Лена Хәким кызына бик зур рәхмәт), бөтен теләгем Алтын Урда чоры тарихын өйрәнү иде, – ди Әнәс. – Ләкин унынчы сыйныфта мәктәбебездә хокук фәне нигезләре дигән фәнне юридик факультетны тәмамлаган яшь, талантлы, хәзерге вакытта атаклы адвокат Аида Камалова алып бара башлады. Ул үз фәнен яратып укыта, без – балаларның да әлеге фәнгә карата кызыксынуын тудыра алды... Тормышыбызны тәртипкә сала торган фәннең нинди икәнлеген шул вакытта аңладым. Мәктәптә укыганда суд процессларына күп йөрдек, кызыклы темаларга рефератлар яздык. Шәхсән фикерем шул: мәктәптә уку еллары укучының белгечлек сайлавына зур йогынты ясый икән!

«ЯҢА ҮРЛӘРНЕ ЯУЛАП АЛЫРГА ӘЗЕРЛӘР
ЭШСЕЗ КАЛМЫЙ»

Яшерен-батырын түгел, без укыганда да: «Илдә юрист лар, икътисадчылар буа буарлык, башка һөнәр сайлагыз!» – дип киңәш бирүчеләр күп булды. Имештер, юрфакка керсәң, эш табу да бик кыен... ТР Конституция судының аппарат җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән, КФУ доценты Әнәс Нуриев һич кенә дә әлеге фикер белән килешми:
– Дөрес түгел! Әйе, юрист дип аталучылар күп хәзер, ләкин бирелеп эшләргә әзер торучылар аз. Мин чыгарылыш курсларында да укытам, укытучы буларак күзәтәм, студентлар белән аралашам. Күзләре янып, яңа үрләрне яулап алырга әзерләр эшсез калмый. Минем үземә эш табуы авыр булмады, конференцияләрдә актив катнашуымны күреп, кафедра мөдире Җәүдәт Сафин аспирантурадан соң университетка эшкә чакырды. Бүгенге яшьләр позитив, дөньяны үзгәртергә сәләтле кешеләр. Матди яктан тотрыклылыкка омтылалар, аларда рациональлек өстенлек ала.

«Юриспруденция өлкәсендә татар теле кулланыламы?» дигән соравыбызга, егет: «Әлбәттә, ярдәм итте, телне белү беркайчан да комачауламый, – дип җавап бирде.

– Законда аны куллану мөмкинлеге бик киң булса да, юридик өлкәдә татар теле бик сирәк кулланыла. Шуңа күрә, «Граждан процессуаль кодексы»н татар теленә тәрҗемә иттек, профессор Дамир Вәлиев, доцент Рафаил Шакирҗанов белән берлектә, сүзлекне дә татарча әзерләдек. Хәзер аларны гамәлдә рәхәтләнеп кулланырга мөмкин. Телебез бик бай, төрки халыкларарасында безнең татар теле кебек юридик терминнарга бай телләр аз. Кадерен белеп, саклап, киләчәк буыннарга да тапшыра алырбыз, дип ышанам. Гомумән, яңа ачыш, белемнең чыганагы – тел булырга тиеш!»

Дәвамы журналның март санында

Фото: Әнәснең шәхси архивыннан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әнәс нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев