Логотип Идель
Мәдәният

ДӨНЬЯ БУЙЛАП...ҖӘЯҮ

«Нинди генә аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, йөгерергә чыгыгыз!» – хезмәттәшем Полина Трояновская шушы девиз белән яши. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган Бөгелмә кызы Полина белән бер оешманың финанс бүлегендә эшлибез. Безнең шикелле хезмәткәрләрне «офис планктоны» дип атый күпләр. Тик Полина турында болай әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәс, мөгаен. Аның тормыш рәвеше, дөньяга булган мөнәсәбәте күпләрне илһамландырырга, тормышка яңа күзлектән каратырга сәләтле.

«Нинди генә аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, йөгерергә чыгыгыз!» – хезмәттәшем Полина Трояновская шушы девиз белән яши. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган Бөгелмә кызы Полина белән бер оешманың финанс бүлегендә эшлибез. Безнең шикелле хезмәткәрләрне «офис планктоны» дип атый күпләр. Тик Полина турында болай әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәс, мөгаен. Аның тормыш рәвеше, дөньяга булган мөнәсәбәте күпләрне илһамландырырга, тормышка яңа күзлектән каратырга сәләтле.

Бәлки хәтерлисездер, 2007 елда Татарстанны зур фаҗига тетрәтте: Бөгелмәдән Казанга юл тоткан маршрут автобусы зур йөк машинасы белән бәрелеште. Бу үзәк өзгеч фаҗигадә автобусның уналты пассажирының тугызы һәлак булды... Исән калучыларның берсе – язмамның герое – ул чакта әле студент кыз Полина. Әлеге фаҗигале көнне ул «икенче туган көнем» дип атый. Полина күп җәрәхәтләр ала, айлар буе хастаханәләрдә ята. Ышануы да кыен, тик бүген шушы кыз марафоннар йөгерә, тауларга менә, дөньяны иңгә-буйга гизә... Берни дә очраклы түгел: бәлки, ул менә нәкъ шулай яшәр өчен исән калгандыр. Һәр туган көнгә рәхмәтле булып, тормышның бар ямен тоеп, бөтен Җир шарын яратып...

     Ничек кырык ике чакрымны бертуктамый йөгереп үтәргә, бер илдән икенчесенә җәяү барырга, шул ук вакытта гади икътисадчы булып хезмәт куярга – Полина шул хакта сөйли. 

«ИКЕНЧЕ КӨННЕ ҮК ЙӨГЕРҮ КЛУБЫНА
ЯЗЫЛДЫМ»

– Мин һәрвакыт актив тормыш рәвеше алып барырга тырыштым. Спорт белән дә даими рәвештә шөгыльләндем: фитнес-клубка, бассейнга йөрдем, берара җитди итеп ат спорты белән мавыктым. Без эшләгән оешмада төрле спорт чаралары еш үткәрелә, алардан беркайчан читтә калганым юк: кышын – чаңгы, җәен велосипед ярышларында, эстафеталарда катнашам. Ә менә җиңел атлетикага килгәндә... Дөресен генә әйткәндә, бу мавыгуым очраклы рәвештә килеп чыкты. 2016 елда бер йөгерү клубының бушлай күнекмәсенә эләктем. Ә аңа кадәр бер көн алдан гына «Кеше бул» («Стань человеком») дип аталган каршылыклар аша йөгерү буенча ярыш узды. Безнең оешмадан әлеге ярышта катнашу өчен алты кешелек төркем җыйдылар. Биш чакрымга сузылган дистанция дәвамында төркем тулы составта билгеле бер каршылыкларны узарга тиеш иде. Алты кешенең алтысы да каршылыкны узгач кына, киләсе каршылыкка йөгерергә ярый. Минем өчен иң авыры әлеге каршылыклар түгел, ә алар арасындагы юлны йөгереп узу булды.

    Бу ярышта беренчелекне алган төркемнең нәкъ менә йөгерешчеләрдән торганын бераз соңрак белдем. Һәм ярыштан соң икенче көнне үк йөгерү клубына язылдым.

     Элегрәк тә йөгерергә чыккалый идем: кайвакыт иртән, кайчак эштән соң. Ләкин ул чакта спортның бу төре миңа шулкадәр күңелсез булып тоела иде. Нәкъ менә йөгерү клубында җиңел атлетикага мөкиббән кешеләр һәм тәҗрибәле тренерлар белән таныштым. Бер көнне стадионда шөгыльләнсәк, икенче көнне парк ка чыктык, өченче көнне яланаяк пляжда комда йөгердек... Кыскасы, моңарчы ничек каты ялгышканымны аңладым һәм җиңел атлетикага баштанаяк гашыйк булдым.

     Хәзер исә атнага өч-дүрт тапкыр йөгерәм. Ләкин күнекмәләр һәрчак төрле. Бүген тизлеккә йөгерсәм, иртәгә чыдамлылыгымны сыныйм. Шуңа күрә дистанцияләр дә төрле: алар ун чакрым да, егерме җиде чакрым да була ала.

«МАРАФОННЫ ҺӘРКЕМ ЙӨГЕРӘ АЛА»

    Йөгерү – ул үзенә бер төрле медитация. Кайчагында фикерләр ташкыны туктап калгандай була. Андый вакытта моңарчы күзгә чалынмаган нәрсәләргә игътибар итә башлыйм: «Күк йөзе бигрәк зәңгәр икән бүген!», «Бу йорт элек тә бар идеме соң – бигрәк матур!» Кайвакыт хыялларга биреләм, планнар корам. Колакчыннар алсам, аудиокитаплар тыңлыйм.

   Бөтен һәвәскәр йөгерешчеләр дә башта ярыммарафон (егерме бер чакрым), аннары марафон йөгерергә хыяллана. Узган елны мин дә беренче марафонымны йөгердем. Аңа тугыз ай дәвамында әзерләндем. Тренерым мине онлайн режимда әзерләде, ул үзе Испания дә яши.

     Беренче марафонымны йөгереп килгәннән соң ниләр кичергәнемне сүзләр белән генә аңлата алмам. Бу – искиткеч адреналин да, горурлык та! Нәкъ әлеге мизгелдә үземнең мөмкинлекләрем чиксез икәнен тойдым. Марафон кадәр марафонны йөгерергә көчем җиткән икән, димәк, барысы да үз кулымда!

    Хәзер исә, марафонны һәркем йөгерә ала, дип уйлыйм. Бары тик максат кую гына кирәк. Махсус күнегүләр белән бергә, психологик аспектны да онытырга ярамый. Марафон ул физик яктан гына түгел, менталь яктан да зур әзерлек таләп итә. Бертуктамый кырык ике чакрым араны йөгер ү – уен эш түгел. Шулкадәр озак йөгерүдән тәм таба белү бик мөһим.

     Марафон йөгерергә хыялланган идем, инде бу хыял янына «булды» дигән зур тамга куелды. Хәзер исә башка «йөгерү хыялы» белән янам. Дөньядагы иң дәрәҗәле «алтылык»ка кергән марафоннарның берәрсендә катнашасым килә! Нью-Йорк яисә Чикаго шәһәрендә! Анда искиткеч масштаблы марафоннар үтә. Тик аларда катнашу өчен теркәлү үтеп, Америкага очу гына җитми. Махсус лотерея отарга кирәк – катнашырга теләүчеләр шулкадәр күп! Тагын әле тиешле нормативларны үтәү дә зарур. Әйтик, миңа Нью-Йорк марафонында катнашу өчен берәр марафонны ким дигәндә өч сәгать тә унөч минутта йөгерергә кирәк. Былтыргы нәтиҗәм – өч сәгать тә кырык алты минут икәнен исәпкә алсак, әле шактый тырышасы бар.

    Йөгерү белән бәйле барлык хыялларымны да тормышка ашыргач, башка берәр спорт төренә дә күчә алырмын, дип уйлыйм. Үземне, бәлки, триатлонда сынап карармын. Бу мультиспортив ярыш: йөзү, велосипедта йөрү һәм йөгерүне үз эченә ала. Йөгерү монда да бар, димәк, аны тиз генә ташлый алмам бугай.

КЫЗЫКЛЫ ФИКЕРЛӘР:

  • «Йөгерү – ул үзенә бер төрле медитация. Кайчагында фикерләр ташкыны туктап калгандай була. Андый вакытта моңарчы күзгә чалынмаган нәрсәләргә игътибар итә башлыйм: «Күк йөзе бигрәк зәңгәр икән бүген!», «Бу йорт элек тә бар идеме соң – бигрәк матур!»
  • Шөгыльләнүне йөгерү клубларыннан башлагыз. Анда сезне дөрес йөгерү техникасыннан башлап, махсус аяк киемен сайлауга кадәр өйрәтерләр. Аерым тренер белән шөгыльләнсәгез, тагын да әйбәтрәк. Тренер имгәнүдән саклану серләренә төшендерер, ялгышларыгызны күрсәтер.
  • Спорт белән шөгыльләнә башлагач, иң беренче чиратта, үзеңә булган мөнәсәбәт үзгәрә. Башта туклануны тәртипкә саласың, аннан йокы режимын үзгәртәсең, китаплар, фильмнар буенча кызыксынулар башка өлкәгә күчә, соңыннан яныңдагы кешеләр алмашына башлый.
  • Спорт миңа күпне бирде һәм бирүен дәвам итә: зифа буй-сын, үз-үземә ышаныч, яңа дуслар. Үзем кебек йөгерергә яраткан яңа дусларым белән үзебезгә яңадан-яңа максатлар куябыз, яңа сәфәрләр планлаштырабыз.

Альбина Гыйльметдинова әзерләде

фото шәхси архивтан һәм пиксабай.ру сайтыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев