Логотип Идель
Мәдәният

Дәрәҗәле зәркән остасы

Ювелир Рәвкат Мөхәммәтшин белән әңгәмә.

Ювелир Рәвкат Мөхәммәтшин – Казан, Мәскәү музейларында, галереяларында, Болгар музей-тыюлыгында оештырылган һәм Париж, Пиза шәһәрләрендә узган күмәк күргәзмәләрдә, 2012 елны Оман солтанаты башкаласы Маскатта уздырылган халыкара һөнәрчеләр фестивалендә катнашкан оста! Калининград шәһәрендә узган авторлы ювелир сәнгатенең I Бөтенрусия бәйгесендә дә җиңде. 2014 елда Мәскәүдәге Карл Фаберже Мемориаль Фондының Михаил Перхин Ордены Кече билгесе һәм Франц Бирбаум Ордены Кече билгесе белән бүләкләнде. Аны тапшыру өчен Русия сынлы сәнгать академиясе академигы Валентин Скурлов Казанга, Рәфкат Азат улы янына махсус килгән. “Идел” укучыларын менә кем белән әңгәмә көтә бүген! 


– Рәвкат әфәнде, зәркәнчелек һөнәренә беренче мәртәбә ничә яшьтә мөрәҗәгать иттегез?
– Ташкентта туып үстем, ә бу дәүләттә зәркәнчелек бик борынгы заманнардан бирле яшәп килә. Туганым, ювелир Фуат Мостаев, нинди дә булса ювелир эшләнмәсен ясап карарга киңәш итте бервакыт. Ә миңа егерме ике яшь һәм  бары тик автоярышлар, мотокросслар белән генә шөгыльләнгән чагым иде. Шулай да, аның сүзләренә колак салып, әлеге яңа һөнәрне үзләштерә башладым һәм егерме дүрт яшемдә инде “Усто” халык сәнгате осталары берлегенә кабул да ителдем. Күп нәрсәгә үзлегемнән өйрәндем, дистәләрчә фәнни хезмәтләр укып чыктым, бик күп үзбәк зәркән бизәнү эшләнмәләрен җентекләп төзекләндердем, антиквариат музее, тарих музее белән хезмәттәшлек иттем.
 
– Тәүге ювелир бизәнү эшләнмәләрегез – үзбәк милли бизәнгечләре булган, ә менә татар милли бизәнү әйберләреннән кайсысын иң беренче итеп ясарга алындыгыз? 
– Иң катлаулысын! Шулай килеп чыкты: 1991 елны Казанга килдем һәм Татарстанның Милли музеенда бик борынгы, сыңар алтын чигә асмасы булуына игътибар иттем. Музей хезмәткәрләре миңа шушы үрдәк сурәте дә беркетелгән чигә асмаларын күчереп ясарга тәкъдим итте. Ул чакта әле музей экспонатларын фотога төшерү рөхсәт ителми иде, борынгы асманы кәгазь кисәгенә генә ясап алдым да кабатлап ясарга вәгъдә иттем. Нәкъ сигез ел узгач кына, яңа асмаларны күтәреп, янә Казанга килдем. Милли музейга кердем, хезмәткәрләрнең күбесе җәйге ялда булу сәбәпле, эшләнмәмне музейда калдыра алмадым. Болгарга юнәлдем, анда безнең туганнарыбыз яши. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы асмаларны шундук үз экспозициясенә куйды. Чөнки ул бик тә катлаулы, теләсә кайсы ювелир мондый асмаларны ясарга алына алмый. Менә Татарстанда да моңа кадәр аларны кабатлап ясаучы оста булмаган. Мәгълүм ки, мондый алтын үрдәк сурәтле борынгы чигә асмалары – ювелирлык шедевры, алар бар дөньяда да нибары җиде-сигез данә генә исәпләнә. Шуннан соң мине Бөтендөнья татар конгрессы аша Казанга чакырдылар. Казан үзенең 1000 еллыгына әзерләнә иде. Башта “Казан” милли үзәгендә дүрт ел эшләдем, үзәктәге музейның ювелир эшләнмәләрен төзекләндердем, берничә Коръән савытлары иҗат иттем, музей әлеге асмаларны да үзенә сатып алды... Аннан соң 2006 елны Татарстан Республикасының Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтына күчтем, анда археологик материалны (металлны, керамиканы, күнне) реставрацияләү буенча лаборатория төзүдә катнаштым. Болгар дәүләт тарих-архитектура музее белән дә һәрчак тыгыз хезмәттәшлектә булдым, реконструкцияләр эшләдем, Болгарның үз реставрация лабораториясе төзелгәч тә, барыбер, белгеч буларак, миңа һәрдаим мөрәҗәгать иттеләр. Институтта 2013 елга кадәр хезмәт куйдым.


– Зәркәнчелектән тыш эшләр дә башкаргансыз, димәк? 
– Әйе. Мәсәлән, 2012 елда Зөядә “Татар бистәсе” археологик агач музее төзү эшләре башлангач, миңа археологик агач консервациясе белән шөгыльләнергә ягъни узган гасырлардан сакланып калган агач кисәкләрен юып, махсус эремә белән эшкәртергә дә туры килде, чөнки казыганда табылган мондый агач кисәкләре актарылып чыгуга ук бик тиз арада таркалып, тузанга әйләнерләр иде.
Махсус белем бик кирәк, шуңа күрә Мәскәүнең дәүләт реставрация буенча фәнни институтында укыдым. Аннан соң Казан (Идел буе) федераль университетының тарих факультетын тәмамладым. “Идел буе Болгарстанында үрелгән муенсалар һәм беләзекләр” дип аталган фәнни хезмәт яздым.

– Үзегезнең күпьеллык бай тәҗрибәгез белән дә уртаклашкансыз... 
– 2013-2014 елларда Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында укыттым. Студентларыма бары тик болгар һәм татар зәркәнчелек үрнәкләрен генә ясарга өйрәттем. 
Гомумән, мин бу һөнәр төрен агач кебек итеп күзаллыйм. Хәзерге заман ювелирлык сәнгате – шушы агачның бер кырый ботагы гына ул, аның ничек үсеп китәсе алдан мәгълүм түгел, шуңа күрә инде бик күптәннән бирле, узган гасырлардагы ювелирлык сәнгатен хәзергесе белән берләштереп баруны үз алдыма максат итеп куйдым. Һәр ювелир эшләнмәсе сакраль һәм техник өлешне бергә берләштерә. Борынгы зәркән эшләнмәләрендә бу ике өлеш искиткеч рәвештә бердәм! Гаять дәрәҗәдә төгәллек һәм техник яктан чисталык, кыю алымнар куллану, ясау ысуллары катлаулыгыннан курыкмау – болар барсы да бик югары дәрәҗәдәге эшләнмәләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Төрле музейларның заказларын үтәгәндә мин, төп заказдан кала, параллель рәвештә, әйтик, күчереп ясалган, реставрацияләнгән эшләнмәдән тыш, аңа охшаш, әмма үз күзаллавым, үз символик чишелешем буенча өр-яңа булган эшләнмәләр дә иҗат итмичә калмыйм!  

– Күп кенә әсәрләрегезгә гарәпчә язмалар өстисез...
– Гарәпчә догалар укырга Җәмилә әбием өйрәткән иде. Гарәп телендәге язмалар, шифалы догалар чокып өстәү – ул борынгы татар милли ювелирлык традициясе. Мин үзем “Әл-Фәлак” сүрәсен бик яратып язам. Моннан кала, татарлар узган гасырларда теләкләр дә уерга яратканнар. Менә, мәсәлән, бу беләзеккә гарәпчә: “Дан һәм уңыш һәм хакимлек һәм саулык һәм бәхет һәм озын гомер һәм Аллаһы Тәгаләнең игелеге моңа ия булучыга һәрчак!” дигән теләк язылган. Мин аны борынгы Болгар җирендә табылган кара савытындагы язмага карап яздым.

– XI-XX гасыр болгар һәм татар бизәнү әйберләрен реконструкцияләүче буларак, арадан кайсыларын билгеләп үтәр идегез? 
– Бик күп инде алар һәм төрледән-төрле... Бик кечкенә Коръән савытлары да – берничә төрдә, Татарстан гербының күләмле итеп эшләнеше, Симферополь хәзинәсендә табылган, энҗе бөртекләре белән бизәлгән Коръән савыты репликасы, Җүкәтау хәзинәсендә табылган көмеш беләзек, инкыйлабка кадәр үк Борынгы Болгар җирендә табылган Коръән савыты репликасы, чулпылар, асылташлы муенсалар, кыйммәтле ташлы йөзекләр, балдаклар, көмеш сынчыклар, болгар хатын-кызларының алтын, көмеш яисә алтын йөгертелгән көмеш алкалары, тоташ яки тоташ булмаган беләзекләр, җиңсә, пута, яка өчен каптырмалар, муен-чигә асылмалары, эгрет һәм “Эрмитаж”дагы литография буенча, нәкъ бер ел дәвамында күчереп ясалган яка чылбыры, башка төрдәге, техник яктан бик катлаулы яка чылбырлары... Гаять зур тырышлык таләп итә торган хезмәт бу. Мәсәлән, борынгы яка чылбырына алты йөз таш-каш беркеттем. Ә менә кабатлап ясаган алтын үрдәкле чигә асмасы өслегенә – ябыштырып беркетелгән алтын бөртекләр саны гына да ун мең! 
Борынгы болгар һәм татар бизәнү әйберләре ясалышын тулысынча беләм, билгеле. Ювелир эшләнмәләре – алар бит әле һәрчак статус та. Алар теге яисә бу дәүләтнең никадәр дәрәҗәдә үсеш алганын күрсәтеп торган, теге яисә бу цивилизацияләрнең техник үсеш көче биеклегенә ишарә иткән рәсмилек тә... 
Һөнәрдәге технологик алымнарның барсын да кулланып эшлим: уемлау, ашатып бизәкләү, чүкеп, сугып бизәү, үреп ясау, кисеп, сырлап бизәү, җепкер куллану, бик кыйммәтле ташларны һәм асылташларны кырлау... Татар ювелирлык сәнгатендә сирәк кенә булса да кулланыла торган кайнар эмаль белән зиннәтләнгән эшләнмәләр дә ясыйм, эшләнмәләремдә үтә дә нечкә алтын, көмеш, бакыр җеп-чыбыкларны кулланып, бизәнү әйберләре өслегенә күпертелгән бөтермә бизәкләр ясау, челтәрле бизәм, бөртекле бизәм ясау ысулларын да кертәм. Гомумән, үз һөнәремне бик яратам! Кыйммәтле металл белән эшләү – ул энергия белән алмашу да.


– Бүгенге көндә ТР Дәүләт сынлы музееның реставрация бүлегендә хезмәт куясыз. Музейлардагы зәркән эшләнмәләрен төзекләндерү, яңа табылганнарын чистарту авырмы? 
– Җиңел түгел. Татарстанда агачны, тукыманы һәм кәгазьне төзекләндерү остаханәләре эшли. Ә менә музей һәм археологик металл белән Казанда озак еллар буе шөгыльләнмәгәннәр. Бу төр хезмәткә алыну өчен останың егерме еллык тәҗрибәсе булу таләп ителә. Мондый төр төзекләндерү эшенә Татарстан гына түгел, шул ук Үзбәкстан музейлары да бик мохтаҗ. Мин моны узган елны Ташкентта ачылган ювелирлык сәнгатенең II Халыкара биеннале кысаларында да тойдым. Хәтта Үзбәкстан музейларындагы борынгы экспонатлар да реставрациягә мохтаҗ икән...

– Капкачлы казан рәвешендәге көмештән коелган “Казан” дип аталган эксклюзив йөзегегезгә үзегез нәрсә салыр идегез? 
– Әлеге төрдә коелган йөзекләр эченә төрки халыклар, шул исәптән борынгы болгарлар да дөге бөртеге яисә бодай бөртеге салып бүләк итә торган булганнар. “Казаныңда һәрчак ризык булсын!” дигән бик изге теләк инде ул. 

– Рәвкат Азатович, сезнең бер генә дә Татарстан дәүләте бүләгегез юк...
– Мин – иҗат кешесе. Әгәр дә бу хакта уйлый башласам, иҗатым тукталачак. Ә мин бары тик алга таба барырга тиеш.

– Ювелир булырга теләүче яшьләргә бу һөнәр хакында тагы нәрсә аңлатыр идегез?
– Зәркән һөнәре – ул гаять катлаулы. Әмма кызыклы һәм мавыктыргыч! Татар милли киемнәрен, милли ювелир бизәнү әйберләреннән башка, күз алдына да китереп булмый! Бу һөнәрнең бик борынгы үз символик теле бар һәм аны, һичшиксез, өйрәнергә кирәк!    

Фотолар Рәвкат Мөхәммәтшинның шәхси архивыннан алынды
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ювелир, зәркән остасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев