Логотип Идель
Мәдәният

ЭЛЬМИРА ГАЛИМОВА: «Зәвык төште, җырларның мәгънәсе калмады...»

«Туфан самавыры» проектының кунагы – композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эльмира Галимова. Эльмира – музыка сәнгатенең төрле тармакларында эшләүче актив галимә буларак та танылган сәнгатькәр.

«Туфан самавыры» проектының кунагы – композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эльмира Галимова. Эльмира – музыка сәнгатенең төрле тармакларында эшләүче актив галимә буларак та танылган сәнгатькәр.

Тормышым, иҗатым күп өлкәләр белән бәйле булып чыкты. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә композиторлык белгечлеген үзләштерсәм дә, тормыш мине башта Татарстан Фәннәр академиясенә алып килде. Анда этномузыкология юнәлеше буенча диссертация якладым. Экспедицияләргә йөрдем, музыкаль фольклор турында китаплар чыгардык. Театр һәм музыка бүлеген җитәкләдем. Хәзер инде театр юнәлеше яңа юлга алып килде: Казан дәүләт мәдәният институтының Театр иҗаты кафедрасын җитәклим.

Спектакльләргә музыка язу – иң яраткан шөгылем. 2013 елда Туфан Миңнуллинның «Әйт әле, күбәләк» әсәренә музыка язарга насыйп булды. Драматургның әлеге әсәре Габдулла Тукай иҗатына нигезләнеп, инсценировка итеп эшләнгән иде. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов бу проектка мине композитор буларак чакырды. Музыкаль мистерия – безнең өчен яңа жанр. Бу жанрга алынырга һәр композиторның да йөрәге җитми... Монда Туфан абый үзенең бик оста драматург икәнен тагын бер кат раслый.

Әсәр сүзсез генә иҗат ителгән. Фикерне Туфан ага пластика, режиссура һәм музыка аша гына тамашачыга җиткерегез, дигән булса кирәк... Җырчы буларак эстрадага кабат әйләнеп кайтасым килми. Гастрольләргә дә йөрергә яратмыйм. Галимә сыйфатында экспедицияләргә чыгуым да халыкка хезмәт итү, фольклор жанрын барлау максатыннан гына булды. Сәнгать хакына гына түзәм, дисәм дә ярый.

Беренче җырымны 9 яшемдә яздым. Ул әсәр «Ана зары» дип атала. Кечкенәдән шигырьләр укырга яраттым. Шулай шигырь укыйм, ә күңелдә көй барлыкка килә. Ул вакытта музыка мәктәбендә укыйм, нота таныйм. Менә шулай беренче әсәрләрем языла башлады. «Ана зары»н хәзер тыңлагач та, ничек шулай җитди итеп яза алдым икән, дип аптырап куям. Безнең нәсел шәҗәрәсе бик кызыклы. Ул данлыклы Ялчыгол муллага барып тоташа. Төп чыгышыбыз Зәй районыннан. Мәрхүмә Нәкыя апа Сәфәроваларга карендәш булабыз без. Әни ягы – Зә районы, ә әти ягыннан бабам Саба районының Сатыш авылыннан. Ул данлыклы тегүче булган.

Сабадагы бабам авылдан-авылга йөреп, кешеләргә кием тегеп йөри торгач, Зәйгә барып чыккан. Шунда әбием белән кавышып яши башлаганнар. Нәкыя апа, аның улы да минем турыда
ишетеп беләләр, ләкин безнең туганнарча якыннан күрешкәнебез юк. Әни шәҗәрәсенең икенче тармагын барлаганда, аның Илһам ага Шакиров нәселенә барып тоташканы ачыкланды. Ә икенче әбинең тармагы халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовларга нисбәтле.

Мөдәррис абый белән үләренә бер ай калгач, очраштык. Гөлшат Зәйнашева да – безнең туганыбыз. Шагыйрьләр, җырчылар нәселенә нисбәтле булуым белән горурланам. Алар мирасына тап төшерми иҗат итәргә тырышам. Якын бабаларым да – оста тальянчы, җырчылар.
Урамда җыр сузсалар, авыл башында ишетелеп тора иде, дип хәзер дә искә алалар.

16 яшемдә «Татлы хыял» җыры язылды. Монда Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте чагылыш таба. Әле минем 13 яшемдә Нур Әхмәдиев сүзләренә язган «Минем язым бары синдәдер» дигән җырым бар. Аны Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов дуэты башкара. Анда да мәхәббәт лирикасы яктыртыла. Зәйтүнә, Тукай мәхәббәте клипта да күрсәтелде. Тарихи вакыйганы сәнгать аша гәүдәләндерергә тырыштык.

Татар тарихына караган әсәрләр тудырыр өчен әдәбияттан да яхшы ук хәбәрдар булырга кирәк. Бу җәһәттән мин татар теле һәм әдәбияты укытучым – Гөлнара Мөхәммәт кызына рәхмәтле. Ул безне фикерләргә, вакытыбызны әрәмгә уздырмаска өйрәтте. Мәктәп программасыннан тыш та әсәрләр укып, шуларны анализлый торган идек. Зур-зур романнарның максатын, мәгънәсе, нәтиҗәсен тикшерә идек.

Без Хәмдүнә Тимергалиева, Газинур Фарукшин, Римма Ибраһимова һ.б сәнгать корифейларын тыңлап үстек. «Алар кебек буласыгыз килсә, сез укырга тиеш!» – дип әйтә торганнар иде. Ә хәзер андый киңәш бирүчеләр булмаганга шаклар катам. Сәхнәдә җырлаучыларны иләктән уздырырга вакыт җиткәндер. Моны мәдәният министры үз кулына алырга һәм рецензия бирә торган бүлек булдырырга тиеш. Элеккеге худсоветлар шикелле. Бары тик махсус укыган кеше генә сәхнә тотарга тиеш.

Югыйсә, зәвык төшеп бетте, яңгыраган җырларның мәгънәсе калмады... Андый җырлар күбәйде, дөресен генә әйткәндә, радионы тыңлыйсы да килми. Без түбәннән-түбәнгә тәгәрибез. Бер-ике кеше дулап кына аны үзгәртү мөмкин түгел. Бары тик системага кертсәк кенә, уңай нәтиҗә күрергә мөмкин булыр иде.

Иҗат кешесенең рухын сындыру бик җиңел. Ә менә аларга вакытында канат куеп җибәрергә дә кирәк. Сәләтсезләрен дә вакытында бора белү, башка һөнәр үзләштерергә юнәлтә белү мәслихәт. Буталып, үзе дә аңламыйча, кирәксез юлдан китмәсен. Бөтен баланы да булдыра бу, дип сәнгать юлына кертмәскәдер...

Композитордан фән юнәлешенә кереп китүем дә кызыклы булды. Консерваторияне тәмамлагач, эш урыны эзли башладым. Музыка белем бирү уку йортларында сәгатьләр юк, хәтта балалар бакчасына да урнашып булмады. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында урын табылды. Биредә фән белән шөгыльләнә башладым. Бабам – галим, димәк, мин дә сынатмаска тиеш. Тырыша торгач, тулы канлы галимгә әйләндек. Этномузыкология өлкәсендә, музыкаль фольклор юнәлешендә күп кенә кызыклы мәкаләләрем бар. Китабым, монографиям дә дөнья күрде. Анда музыкаль фольклорның үрнәкләре бирелә.

Музыканың һәрбер жанрында үземнең фикеремне калдырасым килә. Фортепиано өчен өч кисәктән торган концерт яздым. Ул «Мирас» фестивалендә яңгырады. Быелгы «Мирас»ка атап гитара һәм оркестр өчен концерт яздым. Милли телдә гитараның яңгырашын тоясым килде. Ә узган ел пандемия вакытында читтән торып эшләдек. Ул вакытта «Кол Шәриф» операсын иҗат иттем. Ул дүрт кисәктән гыйбарәт. Бу операны Татарстан сәхнәсендә куярга, аны дөньяга чыгарырга хыялланам. Композитор буларак мин аны милли рухта иҗат иттем. Анда образлар да кызыклы.

Кол Шәриф – бөек шәхес, Казан ханлыгының зур әһәмияткә ия, символ дәрәҗәсендәге образы. Аның исемен йөрткән мәһабәт мәчетебез дә бар. Әлеге образны мәңгеләштерү, аның тарихын җәмәгатьчелеккә җиткерү төп максатым иде. Кол Шәриф образы музыкада беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Аның шигъри калыбын Фәрит Яхин иҗат итте. Либреттосын шәхсән үзем эшләдем. Музыкаль әсәрдә либреттоны эшләү җиңел түгел. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә куелса, отышлы булыр иде.

Әсәр төрки халыклар өчен дә кызыклы, чит илләргә алып чыгарга да мөмкин булыр иде. Янә бер милли символыбызга әверелер иде ул. Мондый әсәр язып ятканымны белгәч, Казакъстанның опера театры да мөрәҗәгать итте, чөнки аларда мондый төрки шәхесләр белән кызыксыну көчле. Әмма мин бөтен калебем белән әсәрнең премьерасы Казанда, үзебезнең Татарстанда үткәрелүен телим.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев