Логотип Идель
Мәдәният

Эмиль Талиповның сөйкемле сөяге

Журнал битләрендә мөлаем елмаеп торучы әлеге егетне татар яшьләре арасында белмәүчеләр сирәктер. Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талипов татар сәхнәсендә үз кеше, спектакльләрдән тыш, без аны төрле әдәби-музыкаль кичәләрдә шигырь сөйләүче, алып баручы, пародия остасы буларак та еш күрәбез. Аны бигрәк тә кыз-кыркын үз итә. Эмильнең сөйкемле сөяге аларга уңай тәэсир итә күрәсең...

Журнал битләрендә мөлаем елмаеп торучы әлеге егетне татар яшьләре арасында белмәүчеләр сирәктер. Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талипов татар сәхнәсендә үз кеше, спектакльләрдән тыш, без аны төрле әдәби-музыкаль кичәләрдә шигырь сөйләүче, алып баручы, пародия остасы буларак та еш күрәбез. Аны бигрәк тә кыз-кыркын үз итә. Эмильнең сөйкемле сөяге аларга уңай тәэсир итә күрәсең... 

«Кызым тугач, дөнья үзгәрде»


Эмиль, син театрга бер төркем яшьләр белән ургылып килеп кердең. Сәнгатьнең төрле юнәлешендә эшли алырдай андый яшьләр – сирәк күренеш. Беренче зур ролең Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Үлеп яратты» спекталендә Корбанов булгандыр. Аннан соң Туфан Миңнуллинның «Мулла»сында – Әсфәндияр, «Килә ява, килә ява»да – Рәшит, «Мәхәббәт FM»да (Илгиз Зәйниев) – Ильяс, «Җилкәнсезләр»дә (Кәрим Тинчурин) – Батырхан һ.б. образларың белән сокландырдың. Шулай да бүген иҗат турында гына түгел, мәхәббәт һәм гаилә хәлләре турында сөйләшсәк, каршы түгелме? Әнә «Миркәй белән Айсылу» (Нәкый Исәнбәт) спектакленә дә синең авыздан исемнәрен ишетер өчен өчен генә кат-кат килгән Айсылу исемле кызларны да беләбез...

Айсылу исемле кызларның спектакльгә махсус йөрүләре минем өчен яңалык бит әле. Шулай да моңа шатмын. Башкалар белән чагыштырганда, соңрак – 27 яшемдә генә зур рольләр уйный башладым. Театрга берьюлы унике кеше аяк бастык, безнең белән бергә яңа тамашачы да килде. Аларны, үзебезнекеләр, дип горурланабыз. Заманында Илтөзәр Мөхәммәтгалиевләр буыны үз тамашачыларын җыйган, Щепкинчыларның үзләренеке, дигәндәй. Һәр буынның үз тамашачысы бар. Спектакльләребез аша театр сәнгатенә, татар мәдәниятенә мәхәббәт уята алу – зур сөенеч ул! 


Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемгә лаек булдың. Гаилә корып, Зифа исемле кызчыгың дөньяга аваз салды... Популярлык комачауламыймы соң? 
Кызым тугач, дөньяга бөтенләй башкача карый башладым. Минем өчен иң мөһиме, иң кадерлесе балам инде хәзер. Эштән тизрәк өйгә ашкынам. Бишектә яткан Зифама иелеп, «Нихәлләрең бар, кызым?» – дигәч, нарасыемның елмаюы (бәлки белеп тә түгелдер инде) шундый ләззәт бирә. Аны күтәреп йөрим, җырлар җырлыйм, әле үзем үк шул мизгелдә сүзләрен дә уйлап табам. Иллә дә рәхәт икән ул бала багу... Җитлегә барган саен, дөньяны күбрәк ачасың, яшәве дә кызыграк була бара кебек.

Хатының сәхнә кешесе түгел. Курсташларың үз парларын сәхнә тирәсеннән сайлады. Ә син?
Ул – табибә. Безне Динә Закирова таныштырды. 30 яшем тулгач, мине барысының да өйләндерәсе, күзле-башлы итәсе килә башлады бит инде. Динә Закирова бер туйда чыгыш ясаган, шунда кәләшнең сеңлесен күреп алган. «Бер кызның фотосын салам, кара әле», – дип яза. Ә мин: «Алай танышмыйм”, – дип киреләнәм. Шулай да кызның фотосурәте күңелгә сеңеп калды. Күпмедер вакыт узгач, Тукай һәйкәле янында Илсөярнең үзен күрдем. Кылт исемә төште дә, янына барып, «Илсөяр», – дип эндәштем. Үзем күзенә карарга да оялам, әгәр мин уйлаган кыз булмаса? Әмма ул миңа: «Әү!» – дип җавап кайтарды. Шул икән! Дуслашып киттек, өйләнештек, кызыбыз туды. Ул мине артист буларак юньләп белми дә, фанаткам да түгел. 

Илсөярнең әти-әнисе танылган артист кияүне ничегрәк кабул итте соң? 
Аллага шөкер, бик яхшы! Бабай белән салкын суда коенабыз, мунчада да чабынабыз. Кызларын ярәшкәнче, кемгә кияүгә чыгасыңны беләсеңме, артист бит ул, дип кисәткәннәр, билгеле. Танышып, бабай белән белән күзгә күз сөйләшеп утыргач, шикләре таралды. Театрда барыбыз да авыл егетләре бит без: тәртипле, төплеләр. Кечкенәдән хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үстек, һәр нәрсәнең кадерен беләбез. 


Алайса, гаиләгездә дә татар мохите инде... 
Нәкъ шулай! Балабыз татарча сөйләшергә тиеш! Мин кызымның татарчасы өчен җаваплы, ә хатыным Зифа белән инглизчә аралашкалый. Инглиз авазларын да кечкенәдән ишетсен, дибез. Хәзерге заманда чит телләр белү дә бик мөһим бит. Өйдә милли тәрбиягә басым ясала. Ә менә гаиләдән читкәрәк чыксаң, берәр төймәсенә басып, татарча җавап кайтара торган бер уенчык та табып булмый. Мондый уенчыкларны эшләве бик авыр микәнни, дип тә аптыраган чакларым булгалый. 

Эмиль, дөресен әйтик, кызларны өметләндереп озак йөрдең. Тәки эләктерделәр бит үзеңне? Ачуланып калучылар булмадымы?
Барысы да тыныч кына узды шикелле. Аллаһыдан вакыты җиткәндер инде. Башта миңа сәхнәгә чыгарга, төрле рольләрдә уйнарга, тыныч кына театрга кереп китәргә язган. Гаилә булгач, барыбер беренче аны кайгыртырга кирәк бит. Театрда тәҗрибә туплагач кына өйләнәм дип, махсус эшләмәдем үзе, шулай килеп чыкты.  
Яшермим, спектакльдән соң минем белән фотога төшәргә теләүчеләр шактый. Арттан күзәтеп йөрүчеләр дә бар иде, күрше урамнарга кереп качканымны хәтерлим. Артист тормышында андый чор да булырга тиеш. Шуның өчен дә яшьлек бит ул. Минем белән килгән тамашачы да безнең белән бергә олыгая, гаилә кора, анысын да онытмаска кирәк. Мин уйнаган спектакльләрне гаиләләре белән килеп карый башладылар. Һәр артистның үз тамашачысы булырга тиеш, дип акланган идем ич инде. Әлеге күренеш – артист өчен зур бәхет. Дөресен генә әйткәндә, тамашачыга сәнгать шатлыгы бирү өчен дә яшибез бит. Урамда таныйлар, яныма киләләр...

«Сез – Камал театры артистлары!»


Артист күбрәк образлар тудырган саен камилләшә, җитлегә барадыр. Сиңа рольләрең тормыш тәҗрибәсе тупларга булышамы?
Артист кеше рольләре белән бергә үсә, җитлегә... Театрда роль алгач, образыңны барлау башлана, төрле китаплар укыйсың, кешеләр белән аралашасың, тормыштан охшашлыклар эзлисең. Образны әзерләү барышы ул үзе дә китап укуга тиң.

Хатын-кыз артистлар, нинди роль уйнар идегез, дисәң, күбесе Анна Каренина, ди. Ә ирләр кемне уйнарга хыяллана икән?
Яхшы драматургиядә уйныйсы килә. Әсәрдә органика, кеше язмышы, кешелекне баета торган нәрсәләр бар икән, бу инде яхшы драматургия була. Сәхнә кануннарына туры килеп, һәрбер нәрсә акланып барса, вакыйгаларга бай, кызыклы булса, ул режиссерны да, артистны да бөтереп ала, ә инде сәхнәгә чыккач, тамашачы да битараф калмый. Шуңа күрә, сәхнәдән үтемле, тамашачы күңеленә кереп калырлык геройлар күрсәтәсем килә. Яшьлек бер мизгел, үтә дә китә ул. Яхшы драматургиядә һәрвакыт үзең өчен ачыш ясарга мөмкин. Әсәр шундый нәрсә инде. Ниндидер әсәрләрне менә хәзер генә укырга кирәктер. Ә кайберләре тәҗрибә җыйган саен бик беркатлы, баналь булып тоела. 

Рольдән баш тарткан чакларың булмадымы? 
Театрда алай эшләп булмый. Фәрман язып хәл ителә бит ул мәсьәлә. Роль бирсәләр, артист, әлбәттә, шатлана гына. Рольне үзең дә баетырга тырышасың. Нинди генә роль бирелсә дә, син аны башкарып чыгарга тиеш. 

Актер ул эгоист һөнәр сымак, сезнең театрда да бер-берегезгә карата төрле ипсез шаярулар эшләнәдер. Рауза Хәйретдинованың да сәхнәгә Галиябануны уйнарга чыкканда, яулыгын яшереп куйган очраклар булган. Ә хәзер ничегрәк?
Театрда унбиш ел эшлим. Үземә карата нинди дә булса күңелсезлек эшләгәннәрен күргәнем юк. Кайвакыт өлкән артистлар, чыннан да, сөйләп җибәрәләр. Ә мин андыйга юлыкканым булмады. Сәхнәгә чыгар алдыннан нәрсәмнедер яшереп куйганнарын да хәтерләмим. Ә инде эшли калсалар, ахыры яхшы төгәлләнмәс, кисәтеп куям (көлә). Андый әшәкелекне үземнең дә эшләгәнем юк. 

Башка театр артистларыннан аермалы буларак, сез төрле мәйданнарда, төрле жанрда еш чыгыш ясыйсыз. Театр мөмкинлек бирәме, әллә талантыгызга мәйдан тармы?
Камал театрын – йөзек кашы, диләр. Без шул кашгка лаек булырга тырышабыз. Театрга эшләргә килгәндә, Радик Бариев миңа ничек укыганнары турында сөйләгән иде... Без – Фәрит Бикчәнтәев курсы, тәүлегенә егерме дүрт сәгать укый торган идек. Казанның Кадыш бистәсеннән килеп йөрдем, әни укыганыма ышанмый да иде бугай, чөнки өйгә төнге сәгать унике, берләрдә генә кайта идем. Өч сәгать кенә түгел, сигез-ун сәгать актерлык осталыгы белән шөгыльләндек. Күп нәрсә педагогтан да тора. Ул театр дөньясына мәхәббәтне ача белергә тиеш. Фәрит абый Бикчәнтәев төрле классик кинолар күрсәтә, кирәкле китапларны укырга ымсындыра, төрле-төрле кызыклы биремнәр бирә иде. Һәрвакыт эзләндек, Камал театрының безгә кадәр килгән буынга лаеклы булырга тырыштык. Безне: «Сез – Камал театры артистлары!» – дип тәрбияләделәр, һөнәребезгә карата мәхәббәт уята белделәр. Яшь кеше өчен бу бик мөһим әйбер. Син актер түгел дигән очракта, хәтта депрессиягә бирерлерлек дәрәҗәгә җитәрлек итеп тәрбияләндек. Щепкинчыларга карап, безнең дә алар кебек буласы килде. Безгә актер буласың килсә, туксан тугыз процент эшләргә кирәген даими тукып тордылар. Театрга төрле педагогларны махсус чакыртып укыттылар, сәхнә теле осталары белән махсус шөгыльләнә идек.Укыган вакытта Петербург, Мәскәүнең театр, музейларына махсус җибәрә торганнар иде. Мәрхүм Шамил Закиров та кадрлар әзерләүгә күп көч куйды. Безгә дөньякүләм сәнгатьне аңларга өйрәттеләр. 

Төрле режиссер белән эшләү актерны камиллеккә илтә торган юлмы?
Әлбәттә, артист өчен бу файдалы, әмма кайберләре белән уртак тел табып булмый... Вакытымны гына әрәм иттем, дип тә уйлап куясың. Иң рәхәте – остазың белән эшләү. Ул синең диапозоныңны белә. Ә син аның нәрсә таләп иткәнен ярты сүздән аңлыйсың. 

«Миркәй белән Айсылу» күңелдә авыр хис  калдыра торган әсәр булды...
Бу спектакльдә егет белән кызның мәхәббәте бирелә. Дөресен генә әйткәндә, бездә андый заманалар булдымы икән, әйтә дә алмыйм. Заманалар шулай, тиз генә үзгәрә аламы икән? Андый әсәрләр Кавказ халыкларында да бар. Халыкны котырту бик җиңел. Ә халык котырса, бик куркыныч. Миркәй белән Айсылу – караңгы халыкның корбаннары. Кешеләр өер булып җыелса, бик яман һәм хәтәр бит. Адәм баласы фикер йөртергә, уйларга тиеш! Нәкый Исәнбәт – талантлы драматург. Ул шушы фикерне бик үтемле итеп җиткергән.

Хайпмы, әдәпме?


Эмиль, тәнкыйтькә мөнәсәбәтең ничек?
Әгәр дә объектив булса, уңай карыйм. Ә менә синең турында теләсә нәрсә әйтеп ташлау ул – тәнкыйть түгел. Эшнең асылыннан читкә китмәскә, мыскыллауга, шәхесне кимсетүгә кайтып калмаска тиеш. Тәнкыйтьтән башка үсеш тә булмый анысы. Кайберәүләр пәрдәгез алай түгел, безнең заманда алай булмаган, ди. Шуны аңларга кирәк: сәхнәдә һәр декорация ниндидер мәгънә бирә. Аны режиссер, рәссам белән бергәләп, шулай хәл иткән бит. 

Ничек уйлыйсың, Камал театрына әзерлекле тамашачы йөриме?
Әзерлекле тамашачылар бар. Ял итәргә генә килүчеләр дә очрый. Алары: «Безгә җырлы-биюле спектакль булсын!» – ди, имеш, уйландыра торган спектакльләр кирәкми, тормыш болай да авыр. Хәзер инде күпчелек үзен интектерми генә яшәргә күнегеп бара. Клипча уйлау гадәткә керде. 

Театрның милләтне саклап калуда роле ни дәрәҗәдә?
Театр хәзер милләттәшләребезне туплый торган үзәк ролен үти. Без кая гына барсак та, очрашуны зур бәйрәмгә тиңләп, милләттәшләр җыелыша. Үзен татар дип хис итәр өчен, бер-берсе белән күрешү өчен, туган телләрендә аралашу, милли әсәрләр тыңлар өчен киләләр. 
Милли театр икәнебезне һәрвакыт истә тотып иҗат итәбез. Сәхнәгә теләсә нәрсә чыгарырга ярамый, бездә әдәплелек сакланырга тиеш. Заманча дип шашыну да урынсыз. Театр яхшылыкка, яктылыкка өндәргә, кешене тәрбияләргә тиеш, дип фикер йөртәм. 

Мактаулы исемнәр йөртеп тә, өч тиенлек сүз сөйләүче артистлар бар. Артист – сәясәтче, тәрбияче дигән фикергә мөнәсәбәтең?
Бу җәһәттән җавабым шундый: гомумән, ямьсез вакытта яшибез. Мин бу заманның тизрәк узуын телим. Сәхнә кешесе бер нәрсәне аңларга тиеш: трибуна яулады икән, аның ни әйткәнен көтеп кенә торалар. Аның авызыннан чыккан сүзен тыңлыйлар. Яшьләр, гавам тыңлый. Сәхнә кешесе генә түгел, укытучылар да, хәзрәтләр дә моны аңлап эш итәргә тиеш. Хайп артыннан гына куарга ярамый. Югыйсә, социаль челтәрләргә язылучылар җыю максатыннан, билетларын сату, акча эшләү өчен артыгын кылана башладылар. Андый хәерсез юл белән акча эшләмиләр. Артистның да ризыгы хәләл булырга тиеш. Син, беренче чиратта, сәнгать әһеле, халыкка мәдәният илтәсең, адәм балалары сиңа карый. Бүгенге көн узгынчы булсын иде. Кайтсын иде Советлар Союзы вакытындагы худсоветлар. Цензура бик кирәк! Әдәпсезлек сәхнәгә күтәрелергә тиеш түгел. Балам үсеп килә, минем аны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми. Төрле ямьсезлекләр профессиональлек җитмәүдән килә. Акыллы, укымышлы кеше андый уйланылмаган ахмаклыклар эшләми. Хайп эше дә әдәпле булырга тиеш. 


Эмиль, син Татарстан Президентына пародия күрсәтергә җөрьәт иткән юмор остасы да бит әле...
Президентның күңелдәгесен әйтә алмыйм инде. Болай аны-моны ишеттергәннәре юк. Минтимер Шәймиев «Мәхәббәт FM»ны карады. Канәгать калганын белдерде.

Әниләрең, туганнарың cин уйнаган спектакльләргә йөриме?
Танышларыма чакыру билетлары алып биргәнем бар. Ә менә туганнарым һәрвакыт билет сатып алып, уйнаганымны карап китәләр. Элегрәк, әти-әни спектакльгә килсә, каушата иде. Иң зур тәнкыйтьчеләрем! Хәзер күнектем бугай... Шулай да, туганым залда утырса, бөтен игътибарым шунда юнәлә торган гадәтем бар иде.  

Кайсы гасырда туар идең?
Үз дәверемдә туганмын, димәк, шушы гасырга кирәк булганмын! Бу заманнан ямь табып, башкаларны да сөендереп яшәргә телим. Хәзер җылы, гади аралашулар җитеп бетми. Балаларны кеше белән исәнләшергә дә өйрәтмиләр бит, аларны интернет тәрбияли. Кеше эгоистка әверелде, узыша-узыша акча эшләү китте. Әмма һәр гамәлең өчен җавап бирергә да кирәк.

Сәхнәгә, тамашачы каршысына чыгар алдыннан нишлисең?
Беренче тынычланам, кирәкле грим салам, догаларымны укып алам (төрле догалар грим бүлмәсе диварына беркетелгән). Сәхнәдәге теге яки бу образ ул бер артистка да җиңел генә бирелми. Тырышмый гына иҗат итсәң, хәләл дә булмас иде...


Фотолар Эмиль Талиповның шәхси архивыннан алынды 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Г.Камал театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев