Фаил Шәфигуллин турында: Коеп куйган шагыйрь генә түгел
Юмор һәм сатира остасы, шагыйрь, прозаик Фаил Шәфигуллинга быел май аенда туксан яшь тулган булыр иде. Әгәр исән булса, әлбәттә.
Юмор һәм сатира остасы, шагыйрь, прозаик Фаил Шәфигуллинга быел май аенда сиксән яшь тулган булыр иде. Әгәр исән булса, әлбәттә.
Мин белгән һәм хөрмәт иткән күренекле галимнәр Марсель Әхмәтҗанов, Хатыйп Миңнегулов, шулай ук юмор-сатира язу остасы Фәнзаман Баттал (2015 елда вафат), шәҗәрәләр төзүче шагыйрь Дамир Гарифуллин, Татарстанның һәм Русиянең атказанган рәссамы Илдар Зарипов (2012 елда вафат), татар галиме, техник фәннәр докторы Азат Зыятдинов (2017 елда вафат), Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова (2012 елда вафат), шагыйрь һәм киноактер Әхмәт Саттар (2018 елда вафат), танылган татар шагыйрәсе Бикә Рәхимова (2011 елда вафат), Татарстанның халык рәссамы Рәшит Имашев (2007 елда вафат), ТССРның халык артисты Рафаэль Ильясов, композитор һәм виртуоз музыкант, «Мәк чәчәге» дигән атаклы җырның көй авторы Марс Макаров (2016 елда вафат), әдәбият белгече, «Безнең мирас» (ул чакта – «Мирас») журналының беренче баш редакторы Флүн Мусин (2009 елда вафат), Татарстанның халык артисты
Хәлил Мәхмүтов (2012 елда вафат) һәм әнием Шәргыяның бертуган энесе Рөстәм абый Шәйхразыев белән бер елда – 1939 елда туган ул. Фаил абый белән тәүге күрешүем 1979 елның 14 августында булды. Аңарчы хатлар аша гына таныш идек без. Ул «Чаян» журналы редакциясендә эшли иде. Мин исә мәктәптә укыганда ук әлеге журналга үзем уйлап чыгарган мәзәкләрне җибәреп тордым. Шул мәзәкләрнең берсе мин алда телгә алган елның август санында басылды. Тәүге очрашуыбыз хакында мәшһүрләребез Зөлфәт һәм Фәннур
Сафин турындагы истәлекләремдә һәм «Абитуриент көндәлеге – 2» дигән язмамда («Идел», № 9, 2017 ел) тәфсилләп язган идем инде. Кабатлап тормыйм. Яшьлегендә Фаил абыйга бик күп һөнәр үзләштерер гә туры килә: 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, өч ел колхозда эшли, аннары 1956 елдан 1962 елның җәенә кадәр, башта Коми АССРга китеп, анда урман кисүче, чирәм җирләрдә – тракторчы, Приморский краеның Находка каласында – кара эшче, слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда туган якларына кайта һәм 1973 елга кадәр Яшел Үзән шәһәре предприятиеләрендә травильщик, слесарь, сварщик булып эшли. Шунда эшләгәндә, кичке урта мәктәпне һәм 1973 елда читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый... Фаил Шәфигуллинның диңгезче Шәүкәт абыйсына багышлап язган бер исемсез шигыре бар. Шагыйрьнең бөтен биографиясен колачлаган һәм үлемгә чакыру ташлап язган әлеге шигырьдә мондый юллар бар: Бер анадан туып, бергә үстек, Бер сыныкны бүлеп ашадык. Бер чишмәгә ятып сулар эчтек, Бергә дөнья гизә башладык.
Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең – Үпкәләмәс туган ил безгә. Иген иктек җирдә, көтү көттек, Зур кораблар йөрттек диңгездә.
Кеше бәхетеннән көнләшмәдек, Табынмадык малга, акчага. Кайгы килсә, тешне кысып түздек, Эндәшмәдек йөрәк янса да.
Сагыныр әле безне таулар – Тайлардай хөр, горур яшәдек. Баш очында безнең каен шаулар, Чирәм чыгар язын яшәреп.
Аңлашыладыр ки, Фаил Шәфигуллин зур әдәбиятка бер үк вакытта самими, гади дә һәм тирән мәгънәле, эчтәлекле дә булган эчкерсез, саф шигърияте белән килеп керде. Аның тәүге шигырьләре 1958 елда матбугатта күренә башлый. 1967 елда исә «Яңа ел бусагасында» дигән беренче шигъри китабы дөнья күрә. Хикәяләрдән генә торган «Авылым сандугачы» китабы исә 1968 елда басыла. Фаил абый, талантлы дусты Зөлфәт шикелле, өлкән шагыйребез Нури Арсланны үзенең остазы санап яшәде һәм иҗат итте. Шагыйрьнең өлкән каләмдәшенә багышлап язган «Гомер» шигыренә игътибар итик: Кыштыр-кыштыр... менә кызык... булдыра бит: Ак кәгазьдә кәкре-бөкре юллар кала... Зурлар өйдә юк чагында юри генә, Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Вакыт уза метеор кебек, яшен кебек, Еллар – ай күк, айлар көн күк тоела аңа. Көне-төне йөзә уйлар диңгезендә Уйнап кына кулына каләм алган бала...
...Кешеләр өчен кызганмый ул саулыгын да, Кирәк булса, йөрәген дә утка сала... Ак кәгазьдәй ап-ак чәчле кеше инде Уйнап кына кулына каләм алган бала...
Фаил Шәфигуллин – юмор-сатира остасы, дидем. Фаил абыйның бу жанрга ныклап кереп китүенә аның «Идел» альманахының җаваплы редакторы булып эшкә алынуы һәм шулай ук язучыларның ул заманда аеруча популяр булган дивар газетасы «Тынгысыз каләм»не чыгаруы сәбәпче булгандыр, дип әйтергә тулы нигез бар. Шул чорларда ул әдәбият һәм сәнгать әһелләренә багышлап эпиграммалар иҗат итә башлый, пародияләр, юморескалар яза. 1975 елда ул «Чаян» журналы редакциясенә эшкә күчә. Аның вазифасын каләмдәше Мансур Вәлиев дәвам итә. Альманахның җаваплы редакторы М.Вәлиев булган чакта да Фаил Шәфигуллинның «Ботка» дигән юморескасы (№7, 1976 ел), Рифкать Гомәров һәм Эдуард Мостафинга нисбәтле эпиграммалары (№8, 1977 ел) һәм башка бик күп әсәрләре «Бегемот» («БЕр ГЕнә Минутка Онытылып Торыйк» дигән җөмләдән кыскартылган сүз) сәхифәсендә басылып чыга. Заманында дан казанган «Саз» ансамбле җитәкчесе Рифкать Гомәревка атап язган эпиграммасы мондый: Яратмаган җырларны да «Саз» моңы яраттыра, «Саз»га оркестр кирәкми, Баян да ярап тора; Рифкать уйный, кызлар җырлый, Егет-җилән дә тик тормый – Шаккатып карап тора.
Үзе шикелле шаян әсәрләр язарга һәвәс булган Разил Вәлиевкә исә, аның «Җир шарына утырып тәмәке төрдем... Мин бер мизгел шагыйрь булып алдым» дигән шигъри юлларын искә төшереп, гаҗәп кызык пародия яза: Җир шарына утырып махра төрдем, Тирә ягым куе кычыткан. Беркем күрми. Тик пыскытып ятам. И рәхәт лә яшәү, кызык ла.
Чү!.. Кычыткан ерып кемдер килә... Әти ич бу!.. Әти!... Чәнчелде... Тәмәкемнән түгел, яңагымнан Көлтә-көлтә утлар чәчелде. Ярса – ярды әти, Янсам – яндым... Мин бер мизгел егет булып алдым.
Шунысын аеруча ассызыклап әйтергә кирәк: Фаил Шәфигуллин юмор жанрына Әпкәли дигән әдәби герой алып килде. Аңарчы Шәүкәт Галиев андый образлар (Котбетдин, Сәйфетдин һәм Шәвәли) иҗат иткән иде. Сиксәненче елларда әүвәл Фаил абый үзе, аннары Марсель Галиев, бераз соңрак мин бахырыгыз тере классик Мөдәррис Әгъләмнән әдәби образ ясады. Аларның юмористик хикәяләрендә Мөдәррис Әгъләмгә урын һәрчак түрдән булды. Туфан Миңнуллин да (әдәби тәхәллүсе – Тмин), Фаил абый йогынтысына бирелеп, «Минһаҗ маҗаралары» дигән әдәби «сериал» язарга тотынды – «Микулай» патшаны, «Лилин» бабайны якыннан «күргән», «Ысталин, Хручев һәм Гарбачуф»лар белән «аралашкан» Минһаҗ образын укучыларга ирештерде... Ф.Шәфигуллинның 1970 еллар ахырында «Тынгысыз каләм»дә Х.Фали дигән әдәби кушаматы белән басылган, Тукайга ияреп язылган «Зар» дигән шигыре минем архивымда саклана: И Ходаем! Безләргә әүвәлдә хөрмәт бар иде. Бер заманнар шигырь язсаң, кафер, гыйззәт бар иде.
Ни генә бирсәң дә нәшриятка – басарлар иде, Җир йөзе җәннәт иде, дәүләт вә нигъмәт иде.
Сүз дәшүче юк иде, мин бер караны ак дисәм, Һай, гомерләр! Наширләрдә итагать бар иде.
Ул заманнар һәркем үз хәле белән мәшгуль иде, Рецензия яздырырга якын дуслар бар иде.
Җитмәгәнме дус укыгач? Нигә секция тагын? Әйткән сүзне тыңлый торган редакторлар бар иде.
Һәммәсе кяфергә охшашлы хәзер шагыйрьләрнең – Туздырдылар... китабымда моңлы җырлар бар иде.
Нәшриятка юлны бикләделәр фәкать шулар, Ел саен китап чыгарган рәхәт чорлар бар иде.
Һич берәү сизмәс иде хәйлә-мәкерне минем, – Темпланда минем исем һәрчак, һәрчак бар иде.
Бар шагыйрьләр шул Шабай, Шәүкәт юлын тота хәзер, – Йоклаганмын, үткән ул көннәр ки, форсат бар иде... Аңлашыладыр ки, шигырендә «Шабай, Шәүкәт»не телгә алып, шагыйрь ул заманда Татарстан китап нәшриятында баш редакторлар булып эшләгән Марс Шабаев белән Шәүкәт Галиевне искә төшереп үтә. Ф.Шәфигуллин юмор остасы һәм лирик шагыйрь булу белән беррәттән, әдәбиятта прозаик буларак та киң танылу алды. Аның «Өй салуның ние бар...» (19791980), «Ак яллы аргамаклар» (1980), «Бәхет йолдызы астында» (1982), «Ак маңгайлы бүреләр» повестьләре һәм күп санлы хикәяләре – моңа ачык дәлил. Шәхсән, мин үзем әдәбиятка балалар өчен язган әсәрләрем һәм, әлбәттә, эпиграмма-пародияләрем белән килеп кердем. Соңгыларын иҗат итүдә Фаил абый Шәфигуллинның өлеше әйтеп бетергесез зур булды. Тәүге пародиямне дә Фаил абыйның:
«Бер улыйсым килә айга карап, Сахрадагы ялгыз бүредәй. Улап булмый. Оят. Яхшы түгел, Яхшы түгел, кешеләр күрерләр», – дигән юлларын күздә тотып яздым. Ни кызганыч, ул пародия бик көлкеле булмады, киресенчә, моңсу, сагышлы килеп чыкты. Үзем өчен иң аянычы – әлеге пародия, бер матбугатта да басылмыйча, «тихы-мирны» гына эзсез югалды... Бик күп мәгънәле җырлар авторы да булган Фаил абый 1982 елның 7 октябрендә көтмәгәндә фаҗигале рәвештә һәлак булды. Мин бу хакта зәңгәр тышлы көндәлек дәфтәремә болай дип язып куйганмын: «Хатыным Фиданиянең туган ягына – Кукмарадагы Октябрино авылына кайтып, өч көн кунак булып килдек. Килсәк – җанны өшетерлек хәбәр: – Фаил үлгән! – диде Ркаил (Зәйдулла), мин, Гадел Кутуй урамындагы икенче тулай торакның ишеген ачып, егетләр яшәгән бүлмәгә килеп керүгә. – Җидесендә үк инде... Фаҗигале төстә... – Кайсы Фаил? Нинди Фаил? – дидем мин. Әйтерсең без аралашкан Фаилләр бихисап. – Без бер генә Фаилне беләбез... Шәфигуллин! – диде Ркаил. Үлем хәбәрен ул да кичә кич кенә ишеткән икән... Соңгы бер-ике ел эчендә әллә ничәмә шәхесебез вафат булды. Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова... Классиклар! Инде менә – Фаил абый Шәфигуллин! Иң затлы шәхесләребезне югалтабыз, и дөнья! Фаил абыйга нибары кырык өч яшь кенә иде бит әле! Шаулап, гөрләп яшәр, каударланып, ләззәтләнеп иҗат итәр чагы... Үлем синең фамилияңне, исемеңне, җисемеңне – нинди кеше булуыңны сорап тормый шул: килә, алып китә – Мәңгелек иленә!» 10 ноябрь көнне Фаил абыйның җәсәде Иске Татар бистәсе зиратында җирләнде. Уйланып, юксынып йөри торгач, кышка аяк баскан көннәрнең берсендә, Фаил абыйга багышлап, «Эзлим!» дигән шигыремне яздым: Таныш урам – Париж Коммунасы. Кышкы кырыс салкын – эзләр туңа. Шыгыр-шыгыр... (Ыңгыраша шигырь!) Бу урамнан сине эзлим, туган!
Казан буйлап сине эзләп йөрим. Кар ишелә болыт түбәсеннән. Зәңгәр күзле кышкы күбәләкләр Күз яшьләрен минем үбәр сыман...
Таныш урам. Кыш тавышы – буран. Пышылдаша төнге тонык утлар: «Кичерегез, без белмәдек, – диләр, – Без күрмәдек аны соң минутта...»
Сине эзләп йөрим дөнья буйлап, Чигәләрне кысып уйлар яна... Аһ, бу гомер, кыска новелладай, Көтелмәгәнчәрәк тәмамлана.
Кырыс дөнья... Тиле карт шикелле, Буыла-буыла Хәтер көлә! ...Болыт артындагы көзге төннең Йолдыз шәүләләре дер-дер килә...
Хәтер – мин ул! Мин ул, шулай шашып, Галәм буйлап сине эзләп йөрим... ...Таныш урам. Кышкы кырыс салкын. Аяк асларында Бозлар эри...
Газизләре – хатыны Эльмира ханым да, кызлары Рау шания белән Резеда да Фаил абыйны юксынып, сагынып яши. Бүгенге көндә күренекле шагыйрә булып танылу алган Эльмира апа Шәрифуллина каләменнән, юксыну-сагыш булып, ак кәгазьгә шигъри юллар төшә: ...Истәлекләр булып истә калды Синең белән үткән гомерем. Син булгансың минем Аполлоным, Син булгансың бердән тик берем...
...Озаттым бит үз кулларым белән, Үз күзләрем белән озаттым. Ышаналмыйм әмма юклыгыңа – Кай тарафта сине югалттым?
Язмамны тәмамлар алдыннан, классик әдибебез Нурихан Фәттахның «Сыерчыклар ел да килә» дигән язмасыннан бер өзек китерергә булдым: «Фаил көлә һәм көлдерә, ләкин ул буш, мәгънәсез көлдерү белән шөгыльләнми. Аның көлүе һәрвакыт мәгънәле һәм максатлы. Ул, билгеле, тәнкыйть тә итә. Ләкин тәнкыйть иткәндә дә Фаил Шәфигуллин киң күңелле һәм миһербанлы булып кала белә. Бу исә аның язучы буларак ни дәрәҗәдә сизгер һәм игътибарлы булуын күрсәтә.
Фаил Шәфигуллин телгә карата да сизгер һәм игътибарлы. Халык телен, татар телен ул бик яхшы белә, аның мәгънә төсмерләрен бик яхшы аңлап, сизеп эш итә. Әйтергә кирәк, Ф.Шәфигуллин әсәрләре гомумән җиңел укыла. Мондый җиңеллеккә автор көлке ситуацияләр йә булмаса шаян, тапкыр сүзләр ярдәмендә генә ирешми. Аның хәтта иң кыска язмалары да билгеле бер сюжетка, билгеле бер әдәби калыпка җайлап язылган. Фаил Шәфигуллин әсәрләренең җиңел укылуы ул форма һәм эчтәлекнең камиллеге нәтиҗәсе, дип әйтергә мөмкин». Кеше китә, җыры кала, диләр. Фаил абыйның якты образы безнең хәтерләрдә, истәлек-хатирәләрдә саклана... Кайчандыр Шагыйрь болай дип язган иде: Гүя кемдер дәшә... Һәр кич Ашкынып юлга чыгам. Мин ачасы бер пакь атау Йә саф йөрәк бар сыман... Безнең барчабызга да пакь атаулар ачарга, саф йөрәкләргә юл сабарга язсын. Амин!
23 март, 2019 ел
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев