Логотип Идель
Мәдәният

Фәрит Гобәев: «Фотоларым цифрлаштырырга өлгерәсе иде»        

 ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия фоторәссамнары берлеге әгъзасы, татар фотографы Фәрит Гобәевнең альбомнары күп булуына гына да түгел, ә яңа фотокүргәзмәләрен дә тиз арада өлгертүенә сокланырлык. 

 ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия фоторәссамнары берлеге әгъзасы, татар фотографы Фәрит Гобәевнең альбомнары күп булуына гына да түгел, ә яңа фотокүргәзмәләрен дә тиз арада өлгертүенә сокланырлык. 

«Хатын-кыз эзлим!»
Фәрит Гобәевнең, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, «Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж»да ачылган Татарстанның җитмеш сугыш ветераны портретларын үз эченә алган күргәзмәсен хәтерлисезме? «Татарстанның кырык биш районына бардым, – дип искә ала ул көннәрне оста. – Олы яшьтәге ветераннарның бары тик аклы-каралы фотосурәтләрен ясадым, чөнки бу төсләр кешеләрнең күңел халәтләрен тирәнрәк ачып бирә һәм, гомумән, инде йөзгә чыккан чир билгеләрен дә үз эчләренә йомалар». Әйтергә кирәк, Фәрит Гобәев иҗатын Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә ошатып күзәтә, шуңа күрә аның күргәзмәгә килүчеләр арасында булуы гаҗәп түгел. 
Әлеге күргәзмә узган елның маенда Мәскәүдә, Русия журналистлары берлегенең фотография үзәгендә дә уңыш казанды. Фәрит Сәит улы моннан күп еллар элек, 1991-1996 елларда Мәскәү матбугат чараларында үз осталыгын чарлаган шәхес, башкаланың иҗат даирәсе аңа яхшы таныш. Әмма сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, Казанга әйләнеп кайтты ул. «Мәскәү – зур шәһәр, шуңа күрә дә анда иҗатчылар өчен эш һәрчак күп, – ди фотограф. – Журнал чыгаруда, күргәзмәләр оештыруда бик актив катнаштым. 1991 елда үзем өчен бер мавыктыргыч шөгыль дә таптым. Узган гасырларда төшерелгән фотографияләрне барлап, шәхси коллекция туплый башлаган идем. Мондый фотосурәтләрне күп фотографлар җыя. Иске фотоларда – башка йөзләр, үзгә карашлар...  Хатын-кыз сурәтләре аеруча күп тупланды, алардагы саф йөзләрне күреп, сокландым, мондый чисталык, бәлкем, фотолар ясауда көмеш кулланылуы белән бәйледер, дип тә фаразладым хәтта. Шулчак ни өчен әле аларны бүгенге хатын-кыз образлары белән чагыштырып карамаска, аермалыкларнын ачмаска, дигән фикергә килдем. Бу фикерем «Хатын-кыз эзлим!» дигән өр-яңа проектка нигез салды. Әлеге теманы Русия фоторәссамнары берлеге карамагына тапшырып, Русия мәдәнияте министрлыгының грантына лаек булдым, соңрак Казанда шушы темадагы шәхси күргәзмәмне дә ачтым». Әле менә узган ел Италиягә баргач та әлеге ил хатын-кызларын фотосурәтләргә күпләп төшергән.

Татарстан фотографлары кемнән ким? 
Фәрит Гобәев кырык ел иҗади хезмәт чорында нинди генә мөхтәрәм шәхесләр белән очрашмаган да, нинди генә тарихи вакыйгаларның шаһиты булмаган! Барысы да фототарихка теркәлеп барган: бүген аның йөз мең негативы гына бар! Хәзерге көндә ул әнә шул негативларны электрон вариантка күчерү белән мәшгуль. «Чөнки миннән кала моның белән беркем дә шөгыльләнмиячәк, – ди ул.  Бер фототасманы электрон рәвешкә күчерү төгәл бер сәгать вакытны үз эченә ала. Андый тасмалар шулкадәр күп, шуңа күрә ашыгам да инде. Тормыш кайчан да булса тәмамлана, җитешергә кирәк. Билгеле, электрон вариант бик уңайлы, кирәкле берәр фотосурәтне сорап шалтыратсалар, аларны тиз генә табып биреп була».
Язмабыз герое оста фоторедактор буларак та мәгълүм әле. Дүрт ел элек Казанда, ТР фотографлары берлеген оештырды һәм, берлек җитәкче буларак, күпсанлы фотокүргәзмәләр ачты. «Бу хезмәтемдә заманында Русия журналистлары берлеге фотоүзәгенең күргәзмәләр бүлеге мөдире булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәмә таянам, – ди Фәрит. – Шуңа күрә бар фотоальбомнарны нәшер иткәндә дә миңа башкаларга караганда күпкә җиңелрәк». 2017 елны Русия фоторәссамнары берлеге аны үзенең шәрәфле әгъзасы дип игълан итте. Шул ук елны Екатеринбургта, Уралдагы бердәнбер зур фотоүзәк – «Метенков йорты» исемендәге фотографияләр йортында шәхси күргәзмәсен ачарга да өлгергән. Бар матди якны үз өсләренә алып, фотоларын сайлап, аларны үзләре үк  бастырып, бик кадерләп кунак иткәнн аны Екатиринбург фотографлары. «Екатеринбург халкы үз тарихларын кадерли белә. XIX гасырда шушы шәһәрдә яшәгән фотоелъязмачы В. Метенковның ике катлы йортын да саклап калганнар һәм аның беренче катында – фотостудия, лаборатория һәм фотокибет ачканнар, ә икенче катында галерея эшчәнлеген җәелдергәннәр. Ә менә Татарстан фотографларының үз үзәге булмау аяныч. Югыйсә, без беркемнән дә ким түгел, – дип дәвам итә сүзен Фәрит Гобәев. – Заманында Казан фотографлар мәктәбе ил күләмендә билгеле, фотография белән чын-чынлап шөгыльүчеләр дә җитешле иде. Дөрес, хәзер дә кызыксынучылар күп, мәсәлән, Яр Чаллы яшьләре, сәләтле фотографлар – шундыйлардан. Алар үз клубларын төзеделәр инде, мине осталык дәресләре үткәрергә дә чакырып торалар».

 Анда кайда да беләләр!
Талантлы татар фотографының фотохезмәтләре чит илләрдә дә гаять кызыксыну уята. «Интернеттан АКШта «Кызыл офык. СССР һәм Русиянең соңгы илле елдагы хәзерге заман сынлы сәнгате һәм фотографиясе. 1960-2010 еллар» дип аталган фотокүргәзмә оештырылачагын белгәч, кызыксыну уянды, – дип сөйли Фәрит Гобәев. – Шуннан әлеге күргәзмә узачак галереягә хат юлладым. Күп тә үтми, җавап хаты алдым: күргәзмәдә мин дә катнашам икән! Анда барлыгы егерме фотографиям урын алган булып чыкты! Алар каян бу күргәзмә хуҗасына барып ирешкәннәрдер, хәзер төгәл генә әйтә дә алмыйм инде. Мәскәүдә хезмәт куйганда фотоларымны сатып һәм бүләк итеп биргәләгән идем, бәлкем, алар Америкага шулай барып җиткәндер. Соңрак әлеге галерея ундүрт фотосурәтем басылган каталогны бүләк итеп җибәрде. Шатландым. 2017 елда тагы бер сөенечкә тарыдым: Нью-Йорктан ерак булмаган бер штатта «Социаль фотографиягә – йөз ел» дип аталган ретроспектив күргәзмә ачылды һәм йөз ел эчендәге иң яхшы осталарның эшләре тупланган күргәзмәнең Русиягә караган бүлегендә...  тагын минем фотолар да элеп куелган булып чыкты. Бу күргәзмә тәмамлангач та, АКШтан дүрт йөз битле затлы каталог миңа килеп иреште. Нәтиҗәләр ясыйм: ялкау булмаганмын, тормышта активлык күрсәткәнмен, күпләр белән аралашканмын. Тик утыздан артык шәхси күргәзмәләрем булып узса да, бар иҗатыма багышланган фотокитабым әлегәчә юк икән. Шуңа күрә бу хыялымны да тормышка ашырырга җыенам». 
1994 елны Мәскәүдә очраклы рәвештә генә ике инглиз фоторедакторы белән таныша Фәрит Гобәев һәм аларга үз элемтәләре белән ярдәм итә. Алар исә 1995 елда Нью-Йоркта 1892-1992 елларга караган «Фотографияләрдә йөз еллык Русия тарихы» дип аталган зәвыклы китап бастыра һәм татар фотографы фотоэшләрен дә кертәләр. Дөньяның ун илендә кабат нәшер ителгән әлеге китапны Мәскәү кибетләрендә әле дә булса очратырга мөмкин. Бу да – сөенеч. Чит илләр белән элемтәләре хакында ул болайрак искә ала: «Чит илләрне күрү хокукыннан мәхрүм иткән чор узып китүгә үк, 1989 елны Амстердамга бардым. Аннан соң 1990 елда Канадада булдым, андагы бер мәктәптә фотокүргәзмә ачтым һәм шушы мәктәпкә үз эшләремне бүләк итеп тә калдырдым. Соңрак         Парижны күрү бәхетенә ирештем. Франциядә һәрчак иң талантлы фотографлар яшәгән. Бу илдә дә күп сурәтләр төшердем. 2005 елны «ТЮРКСОЙ» Татарстанның алты фотографын бер атнага семинарга чакырган иде. Инде Канада, Австрия, Нидерланд, Франция, Швейцария, Германиядән соң мине Төркия һич тә шаккатырмас, дип уйладым, әмма әлеге дәүләт мине үз тарихы белән нык гаҗәпләндерде. Каппадокия пейзажларын һава шарында менеп карагач, үземне Марс планетасына сәяхәт иттем, дип уйладым!» 
 


Соңгы арада Фәрит Гобәев «Йолдызлар Җирдә яши» дип аталачак яңа фотоальбомы өстендә эшли. Бу альбомда  Б. Урманче, С. Садыйкова, Н. Җиһанов, С. Гобәйдуллина, Р. Нуриев, Р. Кутуй, Ә. Афзалова, Т. Миңнуллин, И. Шакиров һәм башкаларның фотопортретлары урын алачак. Чөнки яңа Русия төзелгәнгә егерме сигез ел үтеп, инде күп кенә шәхесләребезнең исемнәрен дә белеп бетермәүче яңа буын үсеп җитте. Фотоальбом шушы максаттан чыгып төзелә.
«Бүгенге көн фотографларының төп кыенлыгы бары бер генә: иң сыйфатлы фотоаппаратурага ия булу. Еллар узу белән теләсә кайсы яхшы фотоаппарат та физик һәм мораль яктан искерә, ә яңа камералар, объективлар бүген бик кыйммәт. Гомерем буе чит илдә яшәүче коллегаларыма кызыгып яшим, чөнки алар үз гонорарларына теләсә кайсы техник җайланманы сатып ала ала», –  ди оста. – Һәм хәзер шундый вакыт килеп җитте: бүгенге яшьләр китапларның, картиналарның һәм фотоларның сыйфатларын, энергетикаларын компьютер экраны аша тоя алмауның никадәр аяныч булуын күзалламый да хәтта. Аларга минем чит ил музейларына махсус баруым да гаҗәп, картиналарны музейларның виртуаль варианты аша гына карарга да киңәш итәләр».  
1980 елларда төрле концертларны, күп кенә музыкантларны фотога төшерә ул. Үзе дә, гомумән, музыкага мөкиббән кеше. 1984 елны, Яшьләр үзәгендә «Музыка – фотографияләрдә һәм төсләрдә» дип аталган шәхси күргәзмәсен ача. Диварларның бер ягына – фотолар, икенче ягына – абстрация алымы белән ясалган егермеләп рәсем урнаштыра. Андый рәсемнәрне күптәннән ясый ул. «Фотоларда ак-кара төсләрне үз күрсәм дә, музыка – минем өчен һәрчак төсле!» – ди. Аларны үз вакытында рәссам Бакый Урманче да килеп караган. «Сезнең әлеге рәсемнәрегез үземнең студент елларымны искә төшерде. Бу иҗади эшегезне дәвам итәргә киңәш бирәм!» – дигән ул. Алдагы көннәрдә, бәлкем, бу юнәлештәге яңа күргәзмәсен дә оештырыр Фәрит Гобәев. Кешене якты өметләр яшәтә бит. 

 

Фотолар Фәрит Гобәевнең шәхси архивыннан алынды
Язма авторы  Зилә Нигъмәтуллина 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев