ГАЗИНУР БАТЫР
...Моннан 76 ел элек – 1944 елның 14 гыйнварында (үзенә 31 яшь тулганның икенче көнендә!) – үлемсезлеккә атлаган Газинур Гафиятуллин турында Габдрахман Әпсәләмов «Газинур» романын (1950) иҗат итеп, аның искитмәле батырлыгына һәм рухи матурлыгына сүзләрдән һәйкәл койган- куйган иде...
...Моннан 76 ел элек – 1944 елның 14 гыйнварында (үзенә 31 яшь тулганның икенче көнендә!) – үлемсезлеккә атлаган Газинур Гафиятуллин турында Габдрахман Әпсәләмов «Газинур» романын (1950) иҗат итеп, аның искитмәле батырлыгына һәм рухи матурлыгына сүзләрдән һәйкәл койган- куйган иде...
МУЗЕЙГА – ФИЛЬМ
Заманында әлеге юлларның авторына да, республикабыз эзтабарларының «Хәтер Яктысы» берләшмәсе җитәкчесе буларак, матросовчы-мөхәммәтҗановчы батырларны барлау барышында, Газинур Гафиятуллин туган һәм яшәгән төбәкләрдә булып, аның сөекле хәләл җефете Гыйльмурый Кашап кызы, улы Әнвәр әфәнде һәм башка туганнары, якыннары, сугышчан дуслары белән кат-кат аралашу бәхете насыйп булды. Каһарман якташыбыз фашист-илбасарларга каршы үз-үзен аямый көрәшкән урыннарга һәм батырларча һәлак булган – бакыйлыкка күчкән изге төбәккә дә барып чыктык без. Якын дусларым – Казан телевидениесе кинооператоры Камил Арифуллов, Кукмара районы Түбән Өскебаш урта мәктәбенең мактаулы мөгаллимнәре – биредәге «Батырлык» кинофотостудиясенең җитәкчесе Гомәр Мөбарәкшин, яшь эзтабарлар төркеме башлыгы Рифат Җәләлиевләр белән бергәләп, Газинур батыр турында документаль фильм да төшердек. 1944 елның 27 июлендә Карелиядә күкрәге белән дошман дзоты амбразурасын томалаган тәвәккәл офицер-шагыйрь Нух Идрисов исемен йөрткән әлеге данлыклы мәктәптә «Матросовчы-мөхәммәтҗановчы батырлар музее» озак еллардан бирле матур гына эшләп килә. Әлеге музей мәктәпнең элеккеге директоры – Татарстанның атказанган укытучысы, инде бакыйлыкка күчкән Әгъзам Гарипов тарафыннан оештырылган иде. Яңа директор Илнур Муллахмәтов та бүгенге көндә аның эшен уңышлы дәвам итә.
«Алар җиңү таңын якынайттылар» дигән гомуми баш астында урнаштырылган стендларның берсендә Газинур Гафиятуллин турында да тулы мәгълүматлар бар. Без дә Газинур батыр турындагы фильмның бер күчермәсен әлеге мәктәп музеена бүләк итеп бирдек.
БАТЫРЛЫК КЫРЫНДА
...Ерак араларны үтеп, Бөгелмә шәһәреннән еш килә Әнвәр Газинур улы Гафиятуллин әлеге изге урынга. Күңелендә ашкыну, тирәнтен дулкынлану хисләре. Псков өлкәсенең Великие Луки районының Овсище һәм Сопки авыллары арасындагы әлеге басу аның йөрәгенә искиткеч якын һәм үтә кадерле.
Һәр елның гыйнвар аенда биредә – кадерле әтисенең тынгысыз йөрәге тибүеннән тукталган урында – балкып учаклар кабына. Батырлыкка Дан учаклары алар! Әлеге басу мәйданы биредә яшәүчеләр тарафыннан «Газинур батырлыгы кыры» дип кадерләп атап йөртелә.
Әнвәр, әтисе тиңдәшсез фидакярлек үрнәге күрсәткән биниһая газиз кырга карап, тирән уйга чумган. Кулына бүреген тотып, басу читендәге ак каен янында яланбаш басып тора ул. Вакытсыз чалара төшкән чәчләрен тузгытып, бит алмаларын чеметеп, салкын җил искәнен дә сизми кебек. Әтисе турындагы истәлекләр аның сулышын кыса, күзләрен яшь пәрдәсе томалый.
«Чиксез сагынып, синең яныңа килдем, әтием!» – дип пышылдыйлар дулкынланудан кипшергән иреннәре...
...Әнвәр әтисенең назын татырга бөтенләй өлгерми кала. Газинур Гафиятулла улы сугышка киткәннән соң тугыз көн үткәч, 1941 елның 1 июлендә дөньяга килә ул. Бу вакытта апасы Сәмигага – биш яшь, абыйсы Мөдәррискә ике яшь кенә тулган була...
Әнисе Гыйльмурый апаның сөйләвенә караганда, әтиләре Газинур элеккеге Шөгер (хәзер Лениногорск) районының Сугышлы авылында туган. Колхозлашу елларында Гафиятуллиннар, гаиләләре белән хәзерге Бөгелмә районына күчеп килеп, борынгы рус авылы Исаково күршесендәге Яңа Сугышлы авылына – «Красногвардеец» колхозына бер төркем авылдашлары белән нигез салалар...
Бик күпләрнең әйтүләренә караганда, Газинур төскә-биткә чибәр, гаять тере-хәрәкәтчән, булдыклы, ярдәмчел, җырларга-биергә, спектакльләрдә уйнарга бик оста кеше булган. Яңа тормыш төзү өчен барган көрәштә, комсомол буларак, һәрчак башлап йөргән, гаделлек сагында уяу торган, үтемле-үткен сүзен һәркем күзенә туры карап әйткән. Хезмәттә дә уңганлыгы, фидакярлеге белән танылган ул. Шуңа күрә Гафиятулла абый, кәефе килгән чакларда, улын мактап, аркасыннан сөеп:
– Бик рәхмәт, Газинур улым, безнең йөзгә дә, үзеңнекенә дә кызыллык китермисең! – дия торган булган.
– Исемеңне бик белеп кушканбыз икән. «Газинур» сүзе бит гарәпчә «хак эш өчен көрәшүче, кешеләргә яктылык, нур өләшүче батыр!» дигән мәгънәне аңлата...
Бөек Ватан сугышы чорында Газинур Гафиятулла улы үз исеменең җисеменә бик тә туры килүен үтә ышандырырлык итеп раслый. Ак финнарга каршы көрәш чорында, минага эләгеп, ике аягының да бармаклары киселүгә карамастан, ул Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк үз теләге белән фронтка китеп бара...
БАЙРАК БУЛЫРЛЫК ИСЕМ
...Яу кырында ату тавышлары тынгач, 37 укчы дивизиянең 20 полкы сугышчылары Газинур батырларча һәлак булган урынга җыйналалар. Соңгы сулышын алганда да кулыннан автоматын төшермәгән матросовчы батыр! Күкрәген исә егерме урыннан фашист ядрәләре тишеп үткән...
Полкташлары аның гәүдәсе янында, баш киемнәрен салып һәм тезләнеп, дошманнан аяусыз үч алырга ант итәләр:
– Газинурның үлемсез исеме – безнең өчен Байрак ул! Без Аны ялкынлы җиңү биеклегенә ут һәм кургашын давылы аша намус белән алып барырбыз!..
Һәм алар, биргән антларына тугрылыклы калып, фашист-илбасарларны үз өннәрендә – Берлинда тукмыйлар. Сүз уңаенда шунысын да әйтик: дошманга каршы Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге истәлекле автоматтан да ут ачыла. Әлеге почетлы коралны йөртү хокукы полкның иң яхшы сугышчыларына чиратлап бирелә...
Шаһинур МОСТАФИН
Язманың дәвамын "Идел" журналының
февраль санында укый аласыз
«Идел» журналы 16+
Теги: Бөек Җиңү Җиңүгә 75 ел Габдрахман Әпсәләмов Газинур
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев