Логотип Идель
Мәдәният

ГОМЕРЛЕ ГОМӘР БӘШИРОВ

Мин – Гомәр Бәшировның «Сиваш»ын, «Намус»ын, «Җидегән чишмә»сен һәм «Туган ягым – яшел бишек» әсәрен укып, «Җидегән чишмә» җырын (Сара Садыйкова көе) тыңлап үскән буынның бер вәкиле. Үз заманында гаять популяр булган бу әсәрләр күпләргә тормыш сукмагыннан атлап китәргә, уңга-сулга тайпылмыйча, алга барырга зур этәргеч биргәндер, дип уйлыйм...

  Мин – Гомәр Бәшировның «Сиваш»ын, «Намус»ын, «Җидегән чишмә»сен һәм «Туган ягым – яшел бишек» әсәрен укып, «Җидегән чишмә» җырын (Сара Садыйкова көе) тыңлап үскән буынның бер вәкиле. Үз заманында гаять популяр булган бу әсәрләр күпләргә тормыш сукмагыннан атлап китәргә, уңга-сулга тайпылмыйча, алга барырга зур этәргеч биргәндер, дип уйлыйм...

  Гомәр Бәширов. Олуг әдип һәм фольклорчы. Безнең әдәбиятыбызда титаник шәхесләр әллә ни күп димәс идем. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында һәм узган гасырның утызынчы елларына кадәр дөньяга килгән Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, алардан тугыз-ун ел соңрак туган Әмирхан Еники һәм әлеге олпат әдипләрдән егерме-утыз яшькә кече булган Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев... Кем әйтмешли, шуның белән шул... Кемнәрдер моны инкарь итәргә, әлеге исемнәр белән килешмәскә мөмкин, әмма бу – минем хакыйкать.

  Гомәр аганы, Казанга килгәннән соң бер ел чамасы язучыларның Бауман урамындагы Тукай клубында узган кичәләрдә, кайбер остаханә утырышларында күргәләсәм дә, аның белән тәүге күрешүем 1980 елның май ахырында булды.

  ...Беркөнне, Матбугат йортыннан бер юлдашым (Ркаил Зәйдулла иде шикелле) белән чыгып килгәндә, Әдәби фонд директоры Лирон абый Хәмидуллин очрады. Хәл-әхвәлләр алышкач, Лирон абый сынаулы карашын безгә төбәде:

– Язучыларның Аккош күлендәге бакчасында каккалыйсы-суккалыйсы эшләр бар иде. Балта-чүкеч тота белүче юкмы арагызда? Юлдашым белән бер-беребезгә карашып алдык. Ул, миңа ишарәләп:

– Бар... Менә... Ләбиб белә! – диде. Мин, аны-моны уйлап тормастан:
– Эш кораллары бармы соң? – дип әйткәнемне сизми дә калдым.
– Кирәк нәрсәләрне үзең сатып алырсың. Акчасын бирербез! – диде Лирон абый...

  (Очраклы хәлме бу, белмим: нәкъ шушы очрашудан соң нәкъ алты ел вакыт узар, Лирон абый киткәч – Әхмәт Гадел, аннары вафатына тиклем Ринат Вахитов эшләгәннән соң, Туфан Миңнуллин (ул чакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе иде), Мөсәгыйт Хәбибуллин (җаваплы секретарь) һәм Ризван Хәмидләрнең (рәис урынбасары) хәер-фатихасы белән, әлеге Әдәби фонд директоры дигән вазифаны мин бахырыгыз башкара башлады.)

...Кирәкле нәрсәләрне юнәткәч, университетта бергә укыган төркемдәшем – Гомәр аганың якташы, Арча егете Айрат Садыйков белән икәү киттек Аккош күленә. Минем кулда – яңа эш кораллары, кадактыр-мазардыр салынган букча. Айрат исә фотоаппаратын эләктерде.

   Язучылар дачасын табу әллә ни кыен булмады. Гомәр Бәширов гаиләсе яшәгән йортны да тиз таптык («каккалау-суккалау»ны шуннан башларсыз, дигән иде Лирон абый). Килгәнебезне белдереп, веранда ишеген шакыдык. Бераздан Гомәр ага үзе күренде. Исәнләштек. Кемнәр икәнебезне, ни эш белән йөрүебезне әйттек. Шул арада Айрат үзенең дә Арча ягыннан булуын искәртеп куйды – олпат якташы белән горурлануы йөзенә бәреп чыккан иде аның! Арчада тумавыма ул мизгелдә бераз гына үкенеп тә куйдым бугай әле.

  Эшне болдыр баскычын яңартудан башладык. Башладык, дип... Дөресен генә әйткәндә, шуннан ары китмәдек инде без. Эш шактый озакка сузылырга охшап тора иде (кул астында әйбәт такта шәе юк – аны каяндыр юнәтергә кирәк, дигәндәй). Күлмәкләрне салып ташлап, гаярьләнеп, байтак азапландык – кисәсен кистек, кагасын кактык, эшне, үзебез теләгәнчә, тәки ахырына җиткердек. Авыл малайлары бит – булдырдык тәки!

   Эшебезне тәмамлавыбыз хакында аксакалга әйттек. Ул хезмәтебездән канәгать калды сыман. Чәй эчәргә дәште. Без, барасы җиребез бар әле, дип, рәхмәтләр әйтеп, чәйдән баш тарттык (җүләр булганбыз икән, дим хәзер, аксакал әдип белән бер рәхәтләнеп сөйләшәсе бит, югыйсә). Фотоаппарат була торып, бергә сурәткә төшәргә дә башыбыз җитмәгән ул чакта...

  Сурәт, дигәннән... Гомәр ага белән бергә төшкән ике фотосурәт саклана миндә.

Аның берсендә өчәү төшкәнбез: Гомәр Бәширов, Марат Закир һәм мин. Узган гасырның туксанынчы еллары иде. Камал театрында ниндидер кичә булды. Халык таралышкан мәл. Фойе да Шаһинур абый Мостафин Марат белән икебезне эләктереп алды да:

  – Сез – ике яшь язучы, әйдәгез, тере классик язучыбыз белән бергәләп фотога төшик әле! – дип, безне баскыч култыксасына тотынып торган Гомәр Бәширов янына алып килде. Үзе, нишләптер, безнең белән янәшә басмады. Шушы халәттә фотограф безне кадрга эләктереп алды. Шуннан соң без Гомәр аганы, язучылар рәисенең «Волга» машинасына кадәр озатып куйдык. Икенче фото өчен без Роберт Миңнуллинга рәхмәтле. Аның «Сабантуй» газетасында (элек «Яшь ленинчы» дигән исем белән чыкты) баш мөхәррир булып эшләгән чагы иде. Ул безне редакциягә җыйды да күмәкләп фотога төшүне оештырды. Бу фотодагы (ахыр дан 1995 ел өчен календарь булып чыкты ул) дүрт шәхес инде арабызда юк: Гомәр Бәширов, Ләбибә Ихсанова, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев...

  Гомәр ага белән без, мин менә шул Әдәби фонд директоры вазифасын башкарган чакта, ешрак аралаштык шикелле. Мәшһүребез Тукайның 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Гомәр Бәширов һәм Наҗар Нәҗми белән бергә, иртәнге чәй табыны вакытында гәпләшүебез турында «Идел» журналында бер язып чыккан идем инде. Шуңа күрә, кабатлап тормыйм. Бары тик Гомәр ага белән без соңыннан да, ягъни Тукай юбилее үткәч тә, җылы, дустанә мөнәсәбәттә булуыбызны искәртеп үтүне кирәк саныйм. Тукайның юбилее уңаеннан чыккан альбом-китапка (әлеге затлы китапның төзүчесе – Гомәр Бәшировның улы Зөфәр абый Бәширов, текст авторы – кияве Мөхәммәт Мәһдиев. – Л.Л.) 1986 елның 10 декабрендә аксакалыбыз, мондый юллар язып, култамгасын салган иде: «Хөрмәтле Ләбибкә! Безне кайгыртуы, кылган яхшылыгы өчен чын күңелдән зур рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр белән – Зөфәр һәм Гомәр Бәшировләр. 10.ХII.1986.» Әлбәттә, Гомәр Бәширов белән соңыннан да аралашырга туры килде. Ул минем күңелдә сабыр, итагатьле, зыялы, тыныч, күркәм холыклы бер асыл шәхес булып калды.

 Гомәр Бәширов – гомере буе диярлек көндәлек алып барган әдип. Ул көндәлек-язмалар, бер туплам булып, 2011 елда «Күңел дәфтәре» исеме белән дөнья күрде. Шул көндәлектән өч өзек китерәм:

«Чишмә җир астыннан чыга да таллар арасыннан үзенә юл ярып бара. Әмма әгәр дә тал тамырларын җиңәргә көче җитмәсә, ул сазлык булып кала, ә көрәшергә көче җитсә, алга таба китеп, башка чишмә суларына кушыла да Иделгә таба зур юлга чыгып китә.
Кеше дә шулай».

   Икенче өзекнең эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: «Тырыш ат, йөге авыррак булган саен, кызурак атлый, тау текәрәк булган саен, үҗәтләнебрәк, тәртә башын кимерә-кимерә, усалланыбрак тарта».

   Өченче өзек исә мондый: «Бөек талантларның гаҗәеп үзенчәлекләре була. Алар иҗатының философик мәгънәсе, шигъри байлыгы һәм тарихи әһәмияте заманалар узган саен тирәнрәк ачыла бара. Алар иҗатында яңа буын кешеләре үзләренә яңадан-яңа рухани азык табалар...»

  Классик язучыбыз Гомәр Бәшировның ошбу сүзләре, һичшиксез, аның үзенә һәм бәһаләп бетергесез олуг иҗатына да кагыла.

Фотосурәтләрдә:

1. Гомәр Бәширов

2. Гомәр ага Бәширов яшь каләмдәшләре Ләбиб Лерон (сулда) һәм Марат Закир белән Камал театрында. Казан. Туксанынчы еллар урталары

3. Балалар өчен язучы әдипләр – «Сабантуй» («Яшь ленинчы») редакциясендә кунакта. Утырганнар (сулдан уңга): Мәрзия Фәйзуллина, Гомәр Бәширов, Роберт Миңнуллин, Ләбибә Ихсанова; басканнар: Ләбиб Лерон, Шәүкәт Галиев, Равил Фәйзуллин, Илдар Юзеев, Рафис Корбан. 1994 ел ахыры

4. Гомәр Бәширов хатыны Кәримә, кызы Лилия һәм улы Зөфәр белән

5. Гомәр Бәширов һәм аның хатыны Кәримә

Ләбиб Лерон

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев