-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Идеаль кыстыбый рецепты
Идеаль кыстыбыйны «Бәхетле»дә сатмыйлар, аны бары тик безнең әниләр һәм дәү әниләр генә пешерә белә. Бу аксиоманы инде күптән рәсми рәвештә танырга вакыт.
Дәү әни рецепты буенча кыстыбый болай пешерелә:
Бәрәңгене чистартып кисеп (ваграк булса да ярый, барыбер боламыкка әйләнәчәк) пешерергә куябыз. Бәрәңге пешкәч боламык ясыйбыз: бәрәңгегә бераз гына җылымса сөт, бер йомырка һәм күп итеп ак май салына һәм әйбәтләп изелә.
Бәрәңгеле лайфхак: бәрәңгене кайнап утырган суга салсаң ул тизрәк пешә һәм изелми; бәрәңге пешеп, суын агызгач, капкачын каплап 5-10 минут парландырсаң, ярмалырак була.
Камыр ясыйбыз: бер ярым стакан җылымса суга ярты бал кашыгы тоз һәм бер ярым кашык үсемлек мае салып болгатабыз. Әкренләп он өсти-өсти камыр басабыз. Камыр артык каты булыр дип курыксагыз бер бал кашыгы майонез өстәргә була.
Камыр артык йомшак та, артык каты да булмасын. Камыр басылып беткәч, аны ипи пакетына салып яки тастымалга төреп 5-10 минут тыныч ятарга калдырабыз. Аннан камырны 8-10 өлешкә бүләбез һәм тигез итеп, 5 мм да калынрак булмаган җәймәләр ясыйбыз. Минем дәү әни кыстыбый камырының кырыйлары тигез булсын өчен тәлинкә ярдәмендә үлчәп кисә, ләкин бу матурлык өчен генә, минем кебек ялкау булсагыз? алай эшләмәскә дә була. Камырны җилләмәсен өчен тастымал белән каплыйбыз.
Җәйгән камырны җылытылган коры табада ике яклап кыздырабыз. Табада артык озак тотмаска һәм күп мәртәбә әйләндермәскә тырышыгыз, юкса камыр бөккәндә сына торган булачак.
Камырга боламыкны салып бөгәбез һәм майлы табага тезәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын! Кыстыбый ашарга кунакка үземне чакырсагыз да була!
Ә сез беләсезме, бәяләр үсә, киләсе елдан гел икра, ананас һәм стейклар гына ашап торып булмас… Бәрәңге белән ипи ашауга күчеп торырга кирәк булырга да мөмин. Бәрәңге белән ипи туйдырса, шәңгә, пирожки, һәм кыстыбый да ашарга була. Ә сез бәрәңгеле һәм камырлы тагын нинди ризыклар беләсез?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз