Логотип Идель
Мәдәният

ИДЕЛ КЫЗЫ МИЛӘҮШӘ

Янәшәбездән калфак яки читек кигән кызлар узып киткәндә, гадәттә, күпләр сокланып кала, күңелләрендә кызыксыну уяна. Халык: «Агач күрке - яфрак, адәм күрке – чүпрәк», – дип юкка гына әйтмәгән шул.

Янәшәбездән калфак яки читек кигән кызлар узып киткәндә, гадәттә, күпләр сокланып кала, күңелләрендә кызыксыну уяна. Халык: «Агач күрке - яфрак, адәм күрке – чүпрәк», – дип юкка гына әйтмәгән шул.

Милли кием – халкыбыз хасияте

Татар кызлары элек-электән тыенкы чибәрлеге, сабырлыгы, инсафлылыгы белән дан тоткан. Хәзер дә алар абруйлы һәм мөлаем туташлар. Кылт итеп Илһам Шакировның «Татар кызына» дигән җыры искә төште әле:  

Төркмәне дә, үзбәге дә, 

Кыргызы да, казагы да

 Татарлардан кыз ала....

Безнең милли киемебез шулай ук халкыбызның хасиятен чагылдыра, кызыклы мәдәниятебезне таныта. Милли киемне илнең үткәне, гореф-гадәтләре хакында бәян иткән мирас, замана төсмерен саклаган «илче» буларак та кабул итәбез. 

Соңгы елларда мода индустриясендә модельерлар этник мотивларга зур игътибар итә башлады. Төрле дизайнерларның коллекцияләрендә милли орнаментлар киң кулланыла.

Дәүләт җитәкчеләре киемнәрендә дә бу ачык тоемлана. Матур киенергә яратучы яшьләр гардеробында да миллилек популярлаша. 

Казандагы халык сәнгате һөнәрләре техникумы әлеге юнәлештә бигрәк тә зур  уңышларга иреште. Зур остазлар әзерли торган техникум директоры Раушания Сәүбәнова, милли кием тарихыннан башлап, бүгенге көн таләпләрен энәсеннән-җебенә кадәр белә. Аның тирәсендә тупланган коллективтагы остазлар киемдәге һәр ука, орнаментның нәрсә аңлатканын сәгатьләр буе сөйли ала. Миләүшәнең образын да техникум коллективы тәкъдим итте. 

Алмагачның алмасы 

Безнең модель Миләүшә Закирова – Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылы кызы. Бу чибәр туташ Казан банк мәктәбендә, КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтында белем алды.

Шунда ук магистратурада укып чыкты. Хәзерге вакытта ул Татарстан Фәннәр академиясендә эшли. Татар мәдәнияте, артистлар һәм сәхнә тормышына битараф түгел, милли киемнәребезне аеруча ярата. 

Татар кызлары нинди булырга тиеш, дип фикер йөрткәндә, мин һәрвакыт Миләүшәне күз уңында тотам. Ягымлы, чибәр, уңган, тырыш, аш-суга оста. Болардан тыш, тормыштагы иң кирәкле үҗәтлек, үз дигәненә ирешү сыйфатларына да ия. 

Миләүшә – чын татар гаиләсендә тәрбияләнгән туташ. Санап үтелгән күркәм сыйфатлары аңа әби-апалары, әниеннән күчә килгән, тамырлардан сеңдерелгән тәрбия җимеше. Гомер буе җирдә байлык үстерүче, аграр торамакта хезмәт куючы Ислам Закировның гаиләсен, аларның көнкүрешен өлге сыйфатында, хәтта Алмания журналистлары да яктыртты. Атап әйткәндә, 2015 елда  NDR (Norddeutscher Rundfunk) «Төньяк Алмания телевидениесе» хезмәткәре Рита Кнобель-Ульрих документаль фильм өчен төшереп киткән иде. Идел елгасы тирәли гомер итүче халыклар хакындагы фильмга гаиләсе белән Миләүшә дә кергән.

Миләүшә Ислам кызы Казанда яшәсә дә, төп эше башкалада булса да, авылга атна саен диярлек кайта. Биредә аны әти-әнисе, сеңлесе Лилия һәм энесе Инсаф көтә. Авылның каз өмәләре, өй юу йолалары, Сабан туйлары, кыз-кыркын башкара торган бүтән күмәк эшләрдә үзәктә һәрвакыт Миләүшәне күрергә мөмкин. Бәйрәмнәрдә ул пешергән коймакларны ашагач, кунаклар бик канәгать кала. Хыялы да бар бу чибәр туташның: данлыклы Шырдан катыгын оету рецептын өйрәнәсе килә. Әнисе Рамилә ярдәме белән бу хыялны да тормышка ашырырлар, чөнки Рамилә дә авылның уңган килене буларак бик мактаулы ханым.

Яңа ел табынына – тутырган каз

Миләүшә Закирова «Идел»  журналы укучыларына алма белән тутырылган каз пешерү серләрен тәкъдим итә. Яңа ел табынына менә дигән ризык, рецепты бик гади, тик күңел биреп пешерергә кирәк.

Каз яки итле үрдәк (гадәттә дүрт килограмлы каз алына, үз хуҗалыгыгызда үстерелгәне бигрәк тә уңышлы килеп чыгачак). Тәмләткеч өчен бер аш кашыгы тоз (өеп түгел), бер аш кашыгы киптерелгән тәмләткечләр; сарымсак, кориандр, хмели-сунели, карри, орегано кондари, татлы борыч (казның үз тәме калырлык итеп кенә кулланырга).  

Казны (үрдәкне) шушы тәмләткеч һәм тоз белән эчен, тышын ышкырга. Шуннан соң лимон согын сеңдереп алу мәслихәт. Каз эченә алты-җиде антон алмаларын дүрткә бүлеп (зурлыгына карап), кара җимеш һәм лимон тутырып тегеп, фольгага төреп суыткычка куела. Икенче көнне хуш исләрне үзенә сеңдереп торган казны ике сәгать мичтә пешерәсе генә кала. 

 Рамил Гали һәм Миләүшә Закированың шәхси архивыннан алынган фотолар 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев