Логотип Идель
Мәдәният

«Идел»ем, «Идел»кәем...

«Гомер уза, аккан сулар кебек...», – дип җырлыйлармы әле?! Кай арада еллар сизелми дә узган диген,ә! Инде «Идел» журналының чыга башлавына да утыз ел тулган икән.

Басманың тәүге саны дөнья күргән вакытта мин Тукай яшен үтеп киткән булганмын инде. Кем әйтмешли, барысы да истә, барысы да күз алдында кебек. Хәер, күп нәрсәләр инде онытылып, хәтердән җуелып бара шикелле... Шулай да... Онытылып бетмәгәннәрен кабат яңартып алыйк әле...

Бүгенге яшьләрнең күбесе белмидер дә әле: безнең бит «Идел» дигән альманахыбыз бар иде. «Идел» журналы чыга башлаганга тиклем «Казан утлары» белән шул альманахны укып юандык. Мөхәррирләре (төрле вакытларда) Мансур Вәлиев, Хәкимҗан Халиков, Камил Кәрим һәм Нәбирә Гыйматдинова булган әлеге альманахта бихисап яшь иҗатчылар каләмнәрен чарлады. Басманың «БеГеМОТ» дигән сәхифәсе, (Бер Генә Минутка Онытылып Торыйк), шәхсән, миңа пародия һәм эпиграммалар язарга зур этәргеч бирде. Шагыйрь-язучылар Гамил Афзал, Фаил Шәфигуллин (Әпкәли), Туфан Миңнуллин (Тмин), Гәрәй Рәхим (Гөр-Гөри), Камил Кәрим, Марсель Галиев, Камил Мостафин, Нияз Акмал, Әхәт Сафиуллин, Рәниф Шәрипов, Заһит Мәхмүтов (Мәхмүди), Ркаил Зәйдулла һәм башкаларның «БеГеМОТ»та басылган шаян әсәрләре, эпиграмма-пародияләре, шулай ук рәссамнар Лотфулла Насыйров һәм Суфия Насыйрованың шаржлары әле дә хәтердә-истә, әле дә күз алдында тора.

Форсаттан файдаланып, 1989 елда чыккан альманахның шаян сәхифәсендә урын алган бер-ике мәзәкне хәтердә яңартам:

«Аяз Гыйләҗевтән бер яшь автор яңа романын укып фикер әйтүен үтенә. Берничә көннән соң танылган прозаик: «Беренче бүлеген укыдым», – дип кулъязмасын кире бирә.

Бөтенләй укып чыкмадыгызмыни, Аяз абый? – дип сорый егет гаҗәпләнеп.

Калган өлешен дә син язгансыңдыр бит, слуши-парин? – дип җавап бирә язучы».

Истә калган икенче мәзәк:

«Ркаил Зәйдуллинның (Зәйдулла) фатирсыз чагы. Анда-монда кунып, тәмам иза чигеп беткән көннәрнең берсендә, язучылар рәисе Туфан Миңнуллинга сүз ката бу:

Туфан абый, кунарга урын юк, иске газета төпләмәләре өстендә йоклыйм.

Рәиснең җавабы кыска була:

Миндә яңалары бар, алып кит!»

Юклык заманында альманах-шәе булса да, Мәскәүдә нәшер ителгән «Юность» басмасы шикелле, татар яшьләренең даими (ай саен!) чыга торган, чын-чынлап кулга тотып укырдай журналлары юк иде шул.

Ул заманның талантлы яшьләре журнал сорап кемгә генә мөрәҗәгать итмәгәннәрдер. Журнал кирәк, дип Разил Вәлиев һәм Зөлфәтләр язучыларның чираттагы бер съезды (VII cъезд, 1969 ел) вакытында хәтта балконнан листовкалар ташлар чиккә җитте (бу хакта Разил Вәлиев соңыннан болай дип искә алды: «Университет тулай торагында җыелышып, без – студентлар, таңга кадәр йокламыйча, съезд делегатларына мөрәҗәгать яздык. Үтенечебез дә, таләбебез дә бары тик бер – яшьләр журналы ачу иде. Ахыры нәрсә белән бетте, дисезме? Нәрсә булсын, икенче көнне үк һәммәбезне аерым-аерым чакырып «мунча керттеләр», укудан куу белән янадылар. Ә без бер кавем аптырап-югалып тордык та, һушыбызга килгәч, тагын үзебезнекен тәкрарларга тотындык...» Шагыйрь һәм журналист Рәфыйк Юныс исә әлеге вакыйга турында үз вакытында тәфсилле мәкалә язып чыкты). Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев «хутын» табып, «СССРның баш идеологы» Михаил Суслов хозурында булып кайтты...

Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, дигәндәй... Ниһаять, узган гасырның сиксәненче еллары ахырында безләргә дә бәхет елмайды: көннәрдән беркөнне «Яшьләр өчен журнал чыга башлаячак икән, «өстәгеләр» рөхсәт биргән, имеш!» дигән хәбәр таралды. Тиз арада, «Журналга баш редактор итеп журналист Римзил Вәлиевне куюгызны сорыйбыз!» дигән үтенеч-хат язып, аңа Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй һәм Ләбиб Лерон кебек бездәйләр дә кул куеп, тиешле урынга җибәрдек. Нәтиҗә озак көттермәде. Римзил Вәлиевне, чынлап та, баш редактор итеп куйдылар. Фәиз Зөлкарнәй (баш редактор урынбасары, тәнкыйть бүлеге мөдире), Әхәт Мушинский (рус басмасы буенча баш редактор урынбасары), Исмәгыйль Шәрәфиев (җаваплы сәркатип), Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй, Алсу Тимергалина (рәссам), Гөлшат Салихҗанова (техник редактор) һ.б. редакция хезмәткәрләре булды. Журналның беренче саны 1989 елның июлендә аксакалларыбыз Ә.Еники, Н.Арсланов һәм шагыйрьләребез М.Әгъләмов, Н.Акмалов, Р.Фәйзуллин, Р.Вәлиевләрнең фатихасы белән дөнья күрде.

Әмирхан ага Еники: «Сабыр иткән морадына җиткән, диләр. Ә сабырлык бездә җитәрлек. Менә дистәләрчә еллар ялварып йөри торгач, ниһаять, яшьләр журналын чыгарырга рөхсәт алдык: сугышка хәтле яшәгән «Авыл яшьләре» урынына хәзер «Идел» чыгачак. «Идел»нең бурычлары бик зур. Бигрәк тә милли җирлегеннән аерыла башлаган яшьләребездә туган телгә мәхәббәт уяту, тарихыбызга һәм милли культурабызга аларның игътибарын көчәйтү, журналның башка күп эшләре рәтеннән, үзенә лаеклы урын алырга тиеш», – дип, журналга киңәш-теләкләрен җиткерде.

Могтабәребез Нури ага Арслан исә: «...Безнең чорларда матбугат булганда гына әдәбият үсә, ныгый ала. Шуңа күрә патша хөкүмәте теше-тырнагы белән татар басма сүзен буарга теләгән. Әмма бишенче елдан соң ул инде аны тыя алмый. Илнең төрле шәһәрләрендә татар телендә дистәләгән газета-журналлар дөньяга чыкты. Әмма Сталин һәм аңардан соң килгән идарәчеләр төрле сәбәпләргә сылтанып, безнең газета-журналларны яптылар. Татар халкына маңкорт кавемгә әверелү куркынычы яный башлады. Ниһаять, яшьләр өчен чыгып килгән журналларның берсе яңадан безгә әйләнеп кайтты. Халык әйтмешли, аккан су юлын табар... Афәрин, «Идел»!» – дип фатихасын бирде.

Арабыздан бакыйлыкка күчкән асылзатларыбыз Мөдәррис Әгъләм белән Нияз Акмалның фатихасын да искә төшерик әле.

Мөдәррис Әгъләмов: «Без егерме биш ел элек шигъри дөньяга тәпи басканда бу журнал булырга тиеш иде. Ул хакта җыелыштан җыелышка, язучылар съездыннан съездына сүз йөрде. Безнең яшьлек шушы журналсыз ятим үтте. Ятимлекнең ни икәнен яхшы беләм. Мөлдерәмә күзләребез белән бердәнбер «Казан утлары»на карап тордык. «Идел»нең кайтуы яңа буынның әтиле-әниле булуы кебек вакыйга. Киң бул, тирән бул, «Идел». Туган телебез кебек, әдәби агымың саф булсын!»

Нияз Акмалов: «Бездә еш кына шулай сөйләшәләр: фәләненче елгы буын шагыйрьләре, төгәненче буын шагыйрьләре, диләр. Әллә белеп бүлгәлиләр, әллә белмичә генә... Тик бер нәрсәне онытмаска кирәк: тагын бер илле-алтмыш елдан без барыбыз да шул еллар күзлеге алдында бер буын – эзсез һәм төссез буын булып калмабызмы? Калмаска язсын иде. «Идел» журналы шушы авыр, сикәлтәле иҗат юлында һәр буын шагыйренең көрәш мәйданы булып әверелсен иде».

 

Төрле елларда Римзил Вәлиев, Фәиз Зөлкарнәй, Рашат Низами, Нәбирә Гыйматдинова, Рөстәм Галиуллин баш редактор вазифасын алып барды. Аларның һәммәсе дә миңа хәерхаһлы булды, рәхмәт төшкерләре. Бүгенге көндә «Идел» дилбегәсе булдыклы яшьләребезнең берсе булган Радик Сабиров кулында.

«Идел» – минем иҗатымда зур роль уйнаган басмаларның берсе. Журналның беренче саныннан алып хәзергәчә язмаларым, шигъри әсәрләрем белән катнашып киләм. Мактану булып яңгырамасын, журнал тарихында хәл кадәри эз калдырдым, шикелле. Әйтеп үткәнемчә, тәүге санда «Һавадагы торна» дигән язмам басылды. Берничә автор берләшеп, күмәк әсәрләр дә яздык. Әйтик, авторлары Р.Зәйдулла, З.Мәхмүди, Л.Зөлкарнәй, Л.Лерон, Ф.Фәизов (тәрҗемәче сыйфатында) булган «Арысланнар араны» һәм «Әстерхан чикләвеге» бәяннәре шулай язылды. Ике әсәрне дә башлап язу мин бахырыгыз өлешенә (шобага салганнан соң) туры килде. Ф.Зөлкарнәй баш редактор булганда ике сәхифәгә исемнәр («Ша-Ярыш», «Һәйбәт гайбәт») кушарга һәм шуларның берсен – «Ша-Ярыш» дигәнен – берара үземә алып бару насыйп булды.

Утыз ел вакыт эчендә «Идел» редакциясе дүрт тапкыр «торак урыны»н алыштырырга өлгерде: Мөштәри урамындагы Язучылар йортында, Акдемия, Чистай урамнарындагы биналарда һәм Декабристлар урамындагы Матбугат йортында үзенә сыену урыны тапты. Кайда гына «яшәсә» дә, «Идел» үз йөзен югалтмады, кыйбласына тугрылыклы булып калды, шөкер!..

И «Иделе»ем, «Идел»кәем...

Мәшһүребез М.Әгъләм әйткәндәй, «туган телебез кебек, әдәби агымың һәрвакыт саф булсын», һәрвакыт яшь талантлар ачарга, аларны барлап, үстереп-үсендереп торырга язсын иде үзеңә! Амин!

Ләбиб Лерон.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев