Ике смайлик бер нокта
Ә сез «Ё» хәрефен хәтерлисезме әле? Минем әбием аны әле дә куллана. Ә ун елдан яшьләр бу хәрефне иске компьютер клавиатурасыннан күреп кенә таныячак. Әйе шул, тел тере организм кебек, туктаусыз үсә, үзгәрә, эволюция процесслары кичерә.
Ә сез «Ё» хәрефен хәтерлисезме әле? Минем әбием аны әле дә куллана. Ә ун елдан яшьләр бу хәрефне иске компьютер клавиатурасыннан күреп кенә таныячак. Әйе шул, тел тере организм кебек, туктаусыз үсә, үзгәрә, эволюция процесслары кичерә.
Соңгы елларда сөйләм теленең дә, язу теленең дә шактый үзгәргәне сизелә. Интернет гадәти күренешкә әйләнгәннән соң, язма тел ике төргә: рәсми язма тел һәм язма аралашу теленә бүленә хәзер.
Рәсми дип йөртелгәнен өлкәннәр куллана. Ул тагын эшлекле хатлар, мөһим эш кәгазьләре язар өчен дә кирәк.
Язма аралашу теле исә формаль булмаганнар рәтендә йөри. Менә без, яшьләр, көн дә бер-беребезгә йөзләгән текст-хатлар – SMSлар җибәрәбез. Күбебез язганнарын укып та тормый, мәктәптә өйрәнгән кагыйдәләрне истә тоту турында сүз дә юк. Кемнәрдер аны, әлбәттә, хатага саный. Әмма чынбарлыкта, бу – тел үсешенең бер процессы гына. Хәзер тыныш билгеләре үзләренең «табигый» вазыйфасын үтәми диярлек. Мәсәлән, нокта билгесе яшьләр аралашуында негатив мәгънә алды. Диалогка мөрәҗәгать итик:
– Мин кичә сине чакырырга онытканмын… син үпкәләмәдеңме?
– Юк.
Әлеге мисалдагы нокталы «юк» җавабы, бигрәк тә ул хатын-кыз тарафыннан язылган булса, әңгәмәдәшне бераз гына борчылырга мәҗбүр итәчәк. Бер нокта пассив агрессияне белдерә. Ә менә беренче фразадагы өч нокта, гафу үтенүне, үкенечне, кызгануны аңлата.
Тагын бер мисал:
Әни: Мин шалтыратканда алырга кирәк.
Әни кешенең ачулы булуы сизелә. Өч нокта белән мисал:
– Урамда яңгыр ява!
– Беләм…
Моннан кала, аралашу теленең үз кагыйдәләре дә бар. Мәсәлән, җөмләләр кыска булырга тиеш. Шулай ук җөмлә ахырында смайлик яки берничә җәя-елмаю билгесе тормаса, хәбәр негатив кабул ителәчәк.
– Мин бүген килмим!)
– Ярар)
Яки:
– Мин бүген килмим
– Ярар.
Әгәр дә бер яки ике җәя күрсәтелсә, хәбәр нейтраль кәеф белән язылган, өч яки күбрәк җәя куелса – хәбәрдә позитив мәгънә бар дигән сүз. Хәтта хәбәрдән соң өндәү билгесе торса да, җәя кую яхшырак булачак. Мисал:
Бик кызык
Бик кызык!
Бик кызык)
Бик кызык)))))
Бик кызык!))))))
Нигә бу мөһим? Күпчелек кеше моның турында уйланмый, ләкин язма аралашу теле культурасы бүген бик зур әһәмияткә ия. Кешеләр бик ялкау, мәгълүмат артык күп. Кеше мәгълүматны тиз алырга тели, сайлау мөмкинлеге дә шактый. Хәбәрне укыр алдыннан ук укучының, визуаль күреп, хәбәрнең нәрсә турында һәм нинди булуын беләсе килә.
Әгәр дә укучы бары текст кына күрә икән, бу аңа берни турында да хәбәр итми. Әгәр дә хәбәр артында берничә күңелле яки күңелсез смайлик торса, кеше үзен мораль яктан әзерли һәм текстны укып вакыт әрәм итү психологик яктан җиңелрәк була.
Әгәр дә әңгәмәдәшеңнең сине аңлавын, синең хәбәрләргә игътибар итүен теләсәң, бу кагыйдәләрдән файдалан.
Бераз гына смайликлар турында да әйтеп китим әле. Кайберәүләр, гомумән, смайликның ни икәнен белми бит!
Смайликлар – эмоцияне язмада күрсәтү өчен уйлап табылган тамгалар ул. Ешрак алар елмаю, көлүне белдерә. Ләкин хәзер смайликларның меңнәрчә төре бар. Һәм смайликлар ярдәмендә бер генә сүз дә кулланмыйча, тулы бөтен бер роман язырга була.
Мәсәлән бер танылган татар җырының бер куплеты:
Таныдыгызмы?
Бу – «Алмагачлары» җыры:
– Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары…
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый,
Сагындыра башлады.
Күптән түгел Нью-Йоркта Герман Мелвиллның «Моби Дик» әсәре смайликлар теленә тәрҗемә ителә, ягъни барлык сүзләр смайликлар белән белдерелә.
Иң борынгы смайликны 2017 елда, Төрки җирлегендә, Төркия һәм Италия археологлары командасы таба. Бу хәл Газантеп провинциясенең (Төркия) Каракамыш шәһәрендә булды. Ул чүлмәк тышына төшерелгән елмаючы чырайның ясалу вакыты якынча, 1700 ел дип исәпләнә.
Смайликларны башта Америкада реклама максатыннан куллана башлыйлар, соңыннан ул халык арасына кереп бик популярлашып китә. Язмада смайликны ике нокта һәм җәя белән күрсәтәләр Кемдер икенокта белән җәя арасына сызык та өсти. Бары тик Русиядә генә «Күзсез», ягъни ике ноктасыз смайлик куялар. Шуңа күрә әгәр дә берәр кайда шундый язма күрәсез икән, белеп торыгыз: моны Русия кешесе яки Русиядә озак вакыт яшәгән кеше язган!
«Идел» журналы 16+
Теги: уку актуаль
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев