ИКӘНМЕ, ӘЛЛӘ МИКӘНМЕ?
Камус ул – сүзлек. Сүзлекләрне элек татарда камус дип тә йөрткәннәр. Сүзлекләр төзү белән дөньяда махсус фәнни оешмалар һәм лексикограф галимнәр шөгыльләнә. Татар камуслары турында иң яңа мәгълүматны сүзлекчеләр үзләре биреп үтәр.
Камус ул – сүзлек. Сүзлекләрне элек татарда камус дип тә йөрткәннәр. Сүзлекләр төзү белән дөньяда махсус фәнни оешмалар һәм лексикограф галимнәр шөгыльләнә. Татар камуслары турында иң яңа мәгълүматны сүзлекчеләр үзләре биреп үтәр.
СҮЗЛЕКЛӘР АТАСЫ – АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕК!
РИНАТ СӘФӘРОВ, филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ лексикография бүлеге мөдире:
– Татарча сүзлекләр төзү 1939 елда, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырылгач, фәнни нигезгә салына. Соңгы биш-алты ел эчендә генә дә бездә егермедән артык сүзлек әзерләнгән, ә сиксән ел эчендә алар – йөзләгән! Мисал өчен, «Татар теленең орфоэпик сүзлеге». Орфоэпик сүзлектә сүзләрнең дөрес әйтелеше, басым куелышы күрсәтелә. Сүзлекләр арасында иң әһәмиятлесе, сүзлекләр «ата»сы – ул, һичшиксез, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге». Хәзерге татар теленең тулы типтагы барлык аңлатмалы сүзлекләре дә Г. Ибраһимов исемендәге институтта әзерләнгән. 1977, 1979 һәм 1981 елларда нәшер ителгән өч томлы аңлатмалы сүзлек төрки телләрнең иң яхшы сүзлекләренең берсе дип танылган. Бүген лексикография бүлегендә алты томлы аңлатмалы сүзлек төзү белән шөгыльләнәбез, кулыбызда аның инде биш томы әзер. Алтынчы томы әзерләнә. Яңа аңлатмалы сүзлек тормышыбыздагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып төзелде. Аңа татар халкы белән бәйле яки күптән түгел генә барлыкка килгән реалияләрне белдергән сүзләр кертелде. Шундыйлардан, мәсәлән, элекке сүзлекләргә керми калган аккаунт, аятулла, баннер, бермөгез, болгыр, гомрә, дәмләмә, җәзвә, үзизоляция кебек сүзләр алынды. Соңгы дистә елда шактый бәхәс кузгаткан компьютер-санак, принтер-басак, монитор-күрәк ише терминнар оригиналда бирелде, чөнки аларны татарчага тәрҗемә итү күп очракта бөтенләй акланмый.
СҮЗЛЕК ТӨЗҮЧЕ ГАЛИМНӘР БИК АЗ...
ФӘРИДӘ ТАҺИРОВА, филология фәннәре кандидаты:
– Галимнәр бер кешенең гомере буена уртача ун мең төрле сүз куллануын исәпләп чыгарган. Чагыштыру өчен: татар теленең яңа «Аңлатмалы сүзлеге»ндә сиксән меңгә якын сүз теркәлә. Бүгенгә ул – татар теленең иң тулы сүзлеге. Телебезнең байлыгы турында шуннан чыгып кына да фикер йөртеп була! Бөтен халыклар да мондый байлыгы белән мактана алмый. Сүзлек телнең нәфислеген, матурлыгын да күрсәтә, халыкның дөньяга карашын, аның нинди рухи кыйммәтләргә өстенлек бирүен һәм башка бик күп нәрсәләрне чагылдыра. Сүзлек төзүче галим үзенең гадәти эше: сүзләрне (яки башка берәмлекне) теркәү, кайвакытта эзләү, башка берәмлекләр арасыннан аерып, сайлап алу, аңлатма бирү һ.б. белән беррәттән, еш кына фән теориясендә бөтенләй хәл ителмәгән мәсьәләләрне дә хәл итеп, үз өстенә җаваплылык алырга тиеш. Моның өчен тел белемен тирән белү, башка тармаклардан хәбәрдарлык кына җитми, тирән эрудицияле булу, өстәвенә сабырлык, җаваплылык та кирәк. Шуңа күрә дә, беренчедән, сүзлек төзү эшенә алынучы да аз, икенчедән, һәр кеше дә сүзлек төзү эшен булдыра алмас иде. Шулай итеп, сүзлекчеләр, белгеч буларак, татарда да, башка халыкларда да күп түгел.
ЭЛЬВИРА САФИНА, филология фәннәре кандидаты:
– «Татар теленең кыенлыклар сүзлеге» – телебез «кытыршылыклары» өлкәсендә беренче тәҗрибә. Сүзлек өчен материал хаталы язылыш аеруча күп очраган газета-журналлардан, электрон массакүләм мәгълүмат чараларыннан, сайтлардан һәм өлешчә матур әдәбияттан һ.б. тупланды. Ничек дөрес язарга соң: онлайн-конференцияме, әллә онлайн конференцияме? Күптавышкамы, әллә күп тавышкамы? Сабан туемы, әллә Сабантуймы? Акъәбиме, әллә Ак әбиме? Икәнме, әллә микәнме? Телебезнең саф, чиста, камил булуын, аның язуда да матур, хатасыз чагылуын теләгән укучылар, журналистлар, каләм әһелләре өчен әлеге сүзлек, һичшиксез, файдалы булачак.
ҮСЕМЛЕКЛӘР ДӨНЬЯСЫ – АНА ТЕЛЕБЕЗДӘ
ИЛҺАМИЯ САБИТОВА, филология фәннәре кандидаты:
– Яңа гына «Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге» басылып чыкты. Анда татар телендә 1900 дән артык үсемлек исеме һәм аларның төзелешенә караган терминнар туплап бирелде. Бүгенгә кадәр үсемлек атамаларының шушы күләмдә бер системага салынып төзелгән сүзлеге юк иде әле. Үсемлек исемнәреннән тыш, татарча гөмбә исемнәре дә кертелде. Бер үк үсемлекнең берничә төрле исеме булырга мөмкин, чөнки диалект яки сөйләш һәрбер үсемлекне үзенчә атый. Мисал өчен, халкыбыз василёкны күкчәчкә, арыш чәчәге, төймәбаш, күккүз ди. Әмма термин буларак сүзлеккә күкчәчәк атамасы теркәлде.
Сүзлекчеләр турында безнең ютуб-каналда:
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев