Логотип Идель
Мәдәният

Илһамда – ил гаме

Минем дөньям, тормыш рәвешем, моңарчы яшәгән гомерем күпмедер дәрәҗәдә үкенечләрдән дә тора кебек. Бихисап шәхесләребез шикелле миңа да әтисез үсәргә туры килде.

Минем дөньям, тормыш рәвешем, моңарчы яшәгән гомерем күпмедер дәрәҗәдә үкенечләрдән дә тора кебек. Бихисап шәхесләребез шикелле миңа да әтисез үсәргә туры килде. 

    Техника арасында кайнашырга, атта йөрергә кызыктым. Дөрес, атка бер тапкыр атланганым булды, ләкин анда да йөгәнне күрше малае тотып торды. Их, янымда әтием булса, ни теләсәм, шуны эшләр идем, дип еш уйлана идем. Тугызынчы класска тиклем шул кызыгудан, уйланудан ары китеп булмады. 
Тугыз-унны сигез чакрым ераклыктагы күрше авылга барып укыйсы булгач, әни «Восход-2М» маркалы матай алып бирде. Ике ел буе шуннан юаныч таптым. Тугызынчы классны тәмамлагач, җәен авылда йөк ташучы булып эшләдем. Шул вакытта авылдашларым Дамир, Таһир һәм Хәсән абыйлар үзләре йөрткән «МТЗ-50» белән «Т-40» тракторларын вакыт-вакыт миңа ышанып тапшыралар иде, рәхмәт төшкерләре!  
Биисе килү, баянда уйнау теләгем дә зурдан иде. Баянның бер як телләрен биеткәләргә өйрәндем анысы, әмма биергә тәки өйрәнеп булмады. Хәер, боларга әтинең бер катнашы да юк. Андый сәләтең булмагач, билгеле инде, үз кулыңнан килердәйне эшләргә туры килә. Бездәйләргә исә Аллаһы Тәгалә язу язарга насыйп әйләгән, күрәсең...
Әмирхан Еники әйтмешли, хуш, мәсьәләгә якынрак килик. Минем иң зур үкенечем – мәшһүр шәхесләребез исән вакытта алар белән еш аралашмау. Күбесе белән фотога төшсәм дә, ара-тирә куллар бирешсәк тә, гамьле әңгәмәләр корып утырырга, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга һич җай чыкмады. Монда минем оешмаганлыгым белән ялкаулыгым зур роль уйнагандыр, дип уйлыйм. Шулайдыр. Алай дисәң, кайбер асыл затларыбыз белән аралашып калдым бит әле. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Сара Садыйкова, Илдар Юзеев, Мәгъсум Хуҗин, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Рөстәм Мингалим, Фәнис Яруллин, Эрот Зарипов, Зәлфәт, Мөдәррис Әгъләмов... Әйе, урыслар әйтмешли, «раз, два и обчёлся» икән шул: ныклап арашлашкан кешеләрем – бармак белән генә санарлык. Остазым Батулладан үрнәк алып яшисем калган да бит, кана... Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә апа (СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшләгән чакта – 1986 елның җәендә – миңа да бу затлы ханым белән бер мәртәбә күрешеп, сөйләшеп утыру насыйп булды, анысы), Нәкый Исәнбәт һәм Бакый Урманче, Илһам абый Шакиров һәм Әлфия апа Афзаловалар белән гел аралашып торды бит ул. Вафатларына тиклем...
Илһам Шакиров, дигәннән... Шундый олпат, милләтпәрвәр шәхес белән һәрдаим аралашасым килеп яшәдем. Бүген барып күрешәм әле, юк, Илһам абый белән иртәгә очрашырмын, ахры, дип яши-яши, вакытлар узды да китте... Татар акылы төштән соң, дибез... Дөрес икән... Гел соңарабыз... Үкенечләр кала күңелдә... Шулай да...
Совет заманында Казанның Пушкин урамындагы Сәүдә хезмәткәрләре йортында «Казан язы» дигән әдәби-музыкаль кичәләр күркәм гадәткә әйләнгән иде. Ул кичәләрне Татарстан Язучылар берлегендә эшләп килгән әдәбиятны пропагандалау бүлеге (ул чактагы директоры – язучы Рәфкать Кәрами) ел саен яз башлануга оештыра иде.
Күренекле әдипләр һәм сәнгаткярләр белән беррәттән, яшь шагыйрьләр дә еш катнашкан шундый кичәләрнең берсендә, 1985 елның язында булса кирәк, мин бахырыгызга да чыгыш ясау насыйп булды. Сәхнәдә пародияләр укыган чакта, залдан Илһам абыйны шәйләп алдым. Залның сул ягындагы дивар янәшәсендә гап-гади тамашачы булып утыра. Нинди зур шәхес, бөек җырчы үз коллегаларының җырлавын, шагыйрь-шогарәләрнең шигырь укуын тыңларга килгән! Башка сыя торган хәл түгел бит бу, дип, ул вакытта мин моны гайре бер хәл-вакыйга итеп истә калдырдым.


Шушы кичәдән соң бер ел чамасы вакыт узгач, Илһам абыйга багышлап «Моң» дигән бишьюллык шигырь язарга җөрьәт иттем:
Халык, ил гаме – Илһамда,
«Карурман»да – горур моң...
Горур моң ул һәм мәгърур моң:
Мәңгелектә каңгырап түгел, 
Гел яңгырап торыр моң! 


Илһам абый үзе бу бишьюллыкны укыгандырмы, юкмы, белмим, әмма мин шушы кыска гына багышлауда әйтәсемне әйттем шикелле... 
Илһам Шакировлы концертларны күп карадым, җырларын күп тыңладым, Актерлар йортында Илһам абый катнашында узган байтак мәҗлесләрнең шаһиты булдым, әмма мәшһүребез янына якынрак килеп сүз катарга нигәдер кыймадым. Шулай да...


Әйе, шулай да бервакыт үзара гәпләшеп алырга һәм үзен якыннан фотога төшерергә туры килде бит тәки!
2009 елның 10 октябрендә филармониядә Әлфия апа белән Илһам абыйга нисбәтле зур концерт булды. Концертны мөхтәрәм остазым Рабит ага Батулла оештырды: сценариен үзе язып, концертны да кече улы Байбулат белән үзе алып барды. Ул концертта каләмдәшләрем Гәрәй Рәхим, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм Мөхәммәт Мирза белән мин дә чыгыш ясадым. Менә шул концерт барган вакытта, сәхнә артында Илһам абый белән сөйләшеп киттек тә инде. «Мин хәзер дә үз тавышым белән җырлыйм!» – дип әйткәне әле дә колак төбендә яңгырап тора. Җитмеш бер яшь булган икән аңа ул чакта. Җырларга, чыгыш ясарга җыенучылар яисә чыгыш ясап та зал тарафына ашкынып тормаучылар сәхнә артында шактый идек. Шуңа күрә, кем Илһам абый янына килеп туктала, аларны бергә сурәткә эләктерергә тырыштым. Шулай итеп, кадрга Илһам абый белән бергә Әлфия апа да, Гәрәй Рәхим дә, Ркаил Зәйдулла һәм Газинур Морат та, Батулла һәм мин бахырыгыз да эләкте. Кем әйтмешли, барыбыз да олпат шәхесләр белән бергә тарихка кереп калдык... Шулай да...


Ошбу урында Илһам абыйның Мәшһүр Моң Иясе икәнлеген янә бер кат дәлилләгән бер мәзәк хәл искә төште. Каләмдәшем Газинур Морат белән икебез арасында булган хәл ул: «Ике шагыйрь – Газинур Морат белән Ләбиб Лерон – бакчадаш, ягъни дачадаш күршеләр. Беркөнне тирләп-пешеп җир казып матавыкланган Ләбиб янына Газинур килеп:
 – Тартырга бир әле, – ди.
 – Нәрсә булды? Нишләп кәефең юк? – дип, Ләбиб дустына сигарет суза. Газинур авызыннан төтен чыгара да болай ди:
 – Бөтен эшне Илһам Шакиров бозды!
 – Аңлатып сөйләле, – ди Ләбиб, берни төшенмичә.
 – Радио тыңлап, ял итеп ята идем. Җыр арты җыр сузалар. Бүгенге «җондызлар»га ияреп, мин дә җырлый башладым. Үзем җырлыйм, үзем: «Карале, мин дә шәп җырлыйм икән бит!» – дип, татлы хыялларга чумып алам... Кайчандыр университет хорына йөргән кеше буларак, әллә киләчәктә мин дә сәхнәгә чыгыйм микән, дип планнар кора башладым... Хыялымның иң югары ноктасына җитеп, сәхнәдә җырлаганымны, халыкның ду китереп кул чапканын күз алдына китереп ятканда гына... Илһам абый бөтен көйне бозды да куйды, нәгаләт!
 – Ничек бозды?
 – Ничек, ничек?! Көтмәгәндә Илһам абый «Карурман»ны сузып җибәрде дә барлык хыялларымны челпәрәмә китерде. Радиода эшләүчеләрне әйтер идем инде! Бүгенге «якты җондызлар» гына җитмәгәнме үзләренә? Илһам Шакировны да җырлатмасалар...»
Илһам абый ил гаме – Татар Иле гаме белән яшәде, кирәксә, татар өчен җанын фида кылырга әзер булып, үз халкының, газиз милләтенең киләчәк язмышын кайгыртып яшәде.
Татар-башкортның күренекле улы, шагыйрь Мостай Кәрим мәшһүребез хакында: «Илһам Шакиров – җыр сәнгатендә үзе бер дәвер», – дип язган иде. Чынлап та, бу шулай. Аллага шөкер, без Илһам Шакировлы дәвердә яшәдек һәм әле дә шул дәвердә яшибез.

 

 

Ләбиб Лерон

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев