Логотип Идель
Мәдәният

ИЛЬЯС КАМАЛ: «КҮҢЕЛ ТАТАРЛАР ЯНЫНА ТАРТЫЛДЫ»

Ильяс Камал Санкт-Петербург каласында туып үсә. Музыкага мәхәббәте Дунаев исемендәге җыр һәм бию ансамбле оркестрына йөргәндә уяна. Төньяк башкаласы тар тоела Ильяска: татар җанлы гаиләдә үскәнгә, күңеле татарлар янына тартыла. Беренче тапкыр Казанны 2005 елда Сара Садыкова исемендәге конкурска килгәндә күрә ул, Татарстанның халык артисты Лариса Маслова белән таныша. Күренекле музыкант виолончель классында укучы егетне Казан музыка училищесына укырга чакыра. Шулай итеп, Казанга юл тота егет.

    Ильяс Камал Санкт-Петербург каласында туып үсә. Музыкага мәхәббәте Дунаев исемендәге җыр һәм бию ансамбле оркестрына йөргәндә уяна. Төньяк башкаласы тар тоела Ильяска: татар җанлы гаиләдә үскәнгә, күңеле татарлар янына тартыла. Беренче тапкыр Казанны 2005 елда Сара Садыкова исемендәге конкурска килгәндә күрә ул, Татарстанның халык артисты Лариса Маслова белән таныша. Күренекле музыкант виолончель классында укучы егетне Казан музыка училищесына укырга чакыра. Шулай итеп, Казанга юл тота егет.

Композитор, дирижер, музыкант Ильяс Камал үзенең иҗаты һәм «Безнең җыр» проекты хакында сөйли.

Казан белән Петербургның аермасы

    Мине татар мәдәнияте кызыксындырды. Санкт-Петербургта ул юк диярлек. Чәй кичәләре, очрашулар булып тора, әлбәттә, ләкин алар күңел ачу өчен генә, югары сәнгать түгел. Интернет аша татар мәдәният әһелләренең иҗаты белән таныштым. Казан музыка училищесына керергә имтиханнар тапшырган дәвердә татар мәркәзенә килүемә ышанып та бетми идем. Мактау сүзләре ишеткәч, күңелләр күтәрелде. Уку елларын сагынып искә алам. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында татар симфоник оркестры концертларын карап, тәэсирләнә идем. Казан да, Санкт-Петербург та – туристик шәһәрләр. Ләкин биредә күбрәк спорт туризмына басым ясала, мәдәнияткә игътибар азрак, димме соң... Әмма барыбер Казан – татар халкының мәдәни башкаласы инде ул. 

 

Филармония, Тинчурин театры, «Калеб»

     Иҗат юнәлешем бер генә түгел. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониядә виолончельдә уйныйм. Консерваторияне ике факультет: виолончель һәм композиция буенча тәмамладым. Композитор буларак та иҗат итәм, оркестровка (композицияләрне оркестр өчен эшкәртү) белән дә шөгыльләнәм. Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera камера оркестры белән күп хезмәттәшлек итәбез. Консерватория аспирантурасын тәмамлаганда язган «Минем Такташ» әсәсрем тәкъдим иткәндә дирижер буларак та чыгыш ясадым. Шуннан соң Тинчурин театрына Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым Jazz» музыкаль комедиясе өчен көйләрне джаз формасында эшкәртергә чакырдылар. Премьерасыннан соң, даими эш урыны тәкъдим иттеләр. Хәзер мин театрда баш дирижер. Алты-җиде кешелек ансамблебез артты: «Өч аршын җир» спектакленә музыканы тулы состав белән, ягъни унике кеше яздырдык. Хәзер менә тулы эстрада-симфоник оркестр буларак «Безнең җыр» проектына тупландык. Ләкин, кызганычка, дөньядагы соңгы хәлләр аркасында концертыбыз кичектерелде.

    Дустым, җырчы Артур Исламов белән күптәннән иҗатташлар. Консерватория тәмамлаганда Җиңү көненә багышланган концерт куйган идек, «Алканат» белән дә чыгыш ясадык. Узган ел аның һәм Эльза Заяри концертына чакырылган «Театр на Булаке» оркестрына мин җитәкчелек иттем, бөтен оркестровкаларны үзем ясадым. «Калеб» белән дә беренче елларыннан ук бергә. Казан – кечкенә шәһәр түгел, иҗатчылары да күп, шуңа андый иҗади оешмалар бик кирәк.

«Безнең җыр» проекты

   «Безнең җыр» проектына башта композитор буларак чакырганнар иде. Соңыннан проектның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры итеп билгеләделәр. Аның миссиясе: татар җыр сәнгатенең югары дәрәҗәсен кайтару дип күрәм. 1990 елларда һәм аңа кадәр ул югары булган бит. Радио, телевидение фондында безнең шундый зур мирас саклана. Аларны тыңлагач, күп нәрсә югалтуыбызны аңлыйсың. Аннары яңа заман килгән, алар белән бергә синтезаторлар, компьютерлар җыр сыйфатын нык төшергән. Үзешчәннәрнең шоу-бизнеска килүе дә сәбәпчедер моңа. Ә бизнес ул – акча дигән сүз. Кемнең акчасы күбрәк, элемтәләре бар – шул өстен чыга. Бу исә чын иҗатны икенче-өченче баскычка төшерә. Сәхнәдә сикереп биюләр, «плюс»ка җырлаулар гадәти хәл кебек. Әмма яздырылган музыка да кешене ялкыта башлады. Бөтен эстрада да коточкыч хәлдә дип әйтмим, бик талантлы кешеләр бар. Әмма артка, аска тартканнары да күп шул...

Шәхси миссия

     Шәхсән үземне кызыктырган әйбер (аны да миссия дип атап була): тере башкаруны кайтару. Безнең ансамбль-оркестрларыбыз күп булган бит: Вадим Усманов, Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәгеләр, мәсәлән. Аларның легендар язмаларын хәзер «Татарстан» радиосы дулкынында гына ишетергә була...  Филармониянең Джаз оркестры (җитәкчесе – Лидия Әхмәтова) – Дәүләт телерадиокомпания оркестры дәвамчылары кебек. Ләкин аларның симфоник компоненты төшеп калды һәм күбрәк джаз-фестивальләрдә чыгыш ясыйлар, тоткан кыйблалары да миллилектән ерак. Безнең максат – җанлы, сыйфатлы һәм зәвыклы музыканы киң җәмәгатьчелеккә кайтару. Эстрадада профессионаллар эшләргә тиеш.

 

Хәзерге көн

    Эш күп. Киләчәк турында сөйләргә, эшләнмәгән эш белән мактанырга яратмыйм. Кыскача гына әйтә алам: театрда эш бара, Туфан Имаметдинов белән Илгиз Зәйниев әсәре буенча спектакль язабыз, мин аның музыкасы өчен җаваплы. Казан консерваториясенең опера студиясе Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» спектакленә язылган көйне музыкаль комедия буларак чыгарырга ниятли. Аны иске язмалардан торгызып, партитурасын әзерләп, җитмәгән өлешләрен үзем язып, шул эшкә дә тотынган идем. 15 майда Филармония залында шәхси концертым көтелә, La Primavera оркестры катнашачак. Ләкин шушы дөнья хәлләре белән нәрсә булып бетәсен алдан әйтеп тә булмый. «Безнең җыр» проектының филармониядә узачак концерты 1 октябрьгә күчерелде.

Язманы тулысынча журналның май саныннан укый аласыз

Фотолар Ильяс Камалның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев