Логотип Идель
Мәдәният

Илдар Ягъфәров: «Үзешчәнлек белән көрәшергә кирәк»

Режиссер, татарстанлыларга «Күктау» һәм «Югалту» фильмнары авторы буларак яхшы таныш Илдар Ягъфәров С.А. Герасимов исемендәге Бөтенсоюз дәүләт кино институтын (ВГИК) тәмамлый. Татарстан республикасы һәм Русия территориясендә фильмнар төшерә торган «Tatfilm» киностудиясенең оештыручысы һәм җитәкчесе.

Режиссер, татарстанлыларга «Күктау» һәм «Югалту» фильмнары авторы буларак яхшы таныш Илдар Ягъфәров С.А. Герасимов исемендәге Бөтенсоюз дәүләт кино институтын (ВГИК) тәмамлый. Татарстан республикасы һәм Русия территориясендә фильмнар төшерә торган «Tatfilm» киностудиясенең оештыручысы һәм җитәкчесе. «Tatfilm»да тугыз ел эшләү дәверендә йөздән артык видеопроектны: уен, документаль, презентация фильмнарын гамәлгә ашыра. 2011 елдан бирле Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура кафедрасында үз остаханәсен алып бара. ТР Мәдәният министрлыгының эксперт шурасы әгъзасы.

– Илдар әфәнде, хәерле көн. Барлык укучыларыбыз исеменнән сезне тәбриклибез. Тәртип буенча башлыйк әле. Татарстан Кинематографистлар берлеге бүген – нинди оешма ул?

– Кинематографистлар берлеге, бүтән иҗат берлекләре кебек үк, совет заманында дәүләт пропагандасы максатыннан оештырылган. Ул елларда Берлеккә керү бик кыен булган, анда әгъза булу шәп кенә өстенлекләр, дәүләт ярдәмен тәэмин иткән, иҗат мәсьәләләрендә этәргеч биргән. Берлектә икәнсең – димәк, син үз кеше. СССР таркалгач, пропаганда машинасы куәтсезләнде, Берлекнең дә әһәмияте кимеде. Әгъзалар олыгайды, бүген аларның уртача яше алтмыштан ашкан. Алар барысы да – олы тормыш юлы узган гаҗәеп кешеләр. КамАЗ төзелеше, Әлмәт һәм Түбән Кама үсешен кино тасмасына төшергәннәр, республика елъязмасын язып барганнар, ә бүген алар эшсез. Чынбарлык үзгәрде, ул артык кырыс, динамикалы, үзгә бурычлар куя, аппаратурасы бүтән. Берлек әгъзалары мондый үзгәрешләрдән югалып калды, һәм мин аларны аңлыйм. Республикада тирән кино төшерелми. Тулаем алганда матур кәртинкәле, оча торган камералы, җәһәт кино кирәк. Кайвакыт шуны зур кино дип тә атамакчы булалар. Чынлыкта исә бу форма өчен форма гына. Өлкән буын вәкилләре зыялы, һәм алар үзләрен беркайда укымаган, укырга да теләмәгән ялган киночыларга каршы куя алмый.

– Нишләргә соң?

– Берлек әгъзаларының абруен күтәрергә, ягъни оешмабызның реклама кампаниясе белән шөгыльләнергә кирәк. Аннары, республикада кино процессы аларсыз мөмкин булмаган яшь, талантлы белгечләр дә байтак, һәм андыйларның күбесе һаман да Берлек әгъзасы түгел әле. Кайберәүләре Язучылар, Театр әһелләре берлеге әгъзасы, тик аларны үзебезгә чакыру – минем бурычым.

– Берлектә әгъза булу нәрсә бирә?

– Иң элек – статус. Берлек әгъзасы – үз эшен төгәл һәм белеп башкара торган һөнәрмәнд ул. Кабатланып булса да әйтим: заман үзгәрә, ә безнең Берлек искечә яши биргән, көндәшлеккә сәләтен югалткан. Шулай да Кинематографистлар берлегендә социаль пакет сакланып калган: санаторийларга юлламалар бирелә, яхшы сырхауханәдә исәпкә басар өчен квоталар каралган. Спектакльләргә, балалар чыршысына билетлар табабыз, тантаналарны бергәләп уздырабыз.

Кызганыч ки, Берлек иң әһәмиятлесен – кино булдыруны контрольдә тотмый. Менә бу мәсьәләдә без ике буынның тырышлыгын берләштереп, нәтиҗәле эшли алыр идек. Дөресен әйтим, вәзгыятьне үзгәртергә дигән ниятебез көчле. Хәзергә үз бинабыз гына да юк бит. Безне сыендырган «Татаркино»га рәхмәт. Әмма дүрткә дүрт метрлы бүлмәдә нинди эшчәнлек алып барып булсын ди.

– Берлекнең иң яшь әгъзасына ничә яшь?

– Утыз ике. Аннан да яшьрәкләрне кино белән чынлап шөгыльләнәдер дип әйтүе читен. Мине Фәрит Бикчәнтәев мисалы илһамландыра: ул Театр эшлеклеләре берлеген җитәкли башлаганда оешмада ике йөзгә якын кеше әгъза булып тора иде, бүген инде – биш йөзәү. Берлекнең әһәмияте күп тапкыр артты! Президент аларны күз уңыннан ычкындырмый. Грантлар бүленә. Әлеге дә баягы, алар искиткеч Актерлар йортына ия. Шулай итеп, безнең омтылыр җиребез бар.

– Сез Кинематографистлар берлегенең киләчәген ничек итеп күзаллыйсыз?

– Идеалда Берлек Татарстан кинематографиясе өлкәсендәге барлык эшчәнлекне берләштерерлек һәм юнәлтерлек продюсерлык үзәгенә әверелергә тиеш. Хәзер эшләр ничегрәк тора соң? Ниндидер бакча кишәрлекләре, аларны кем ничек булдырган, шулай төзеп куйган. Тәртипкә салынмаган хәрәкәт. Һәркем башына ни килсә, шуны эшли, бернинди дә системалылык юк. Мәдәният министрлыгы һәм Берлекнең уртак тырышлыгы белән системалы рәвештә идеяләр, сценарийлар, проектлар бирерлек структура төзергә кирәк. Һәм аларны үзәкләштерелгән ысул белән тормышка ашырасы иде.

– Беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

– Профессиональ камералар мәсьәләсен хәл итү мөһим. Бүген алар Татарстанда юк. Булганнарына юньләп фильм төшерү мөмкин түгел. Мин телгә алган камералар комплекты җиде-сигез миллион сум тора. Кино елында шуларга ия булсак, шәп инде.

– Аннары?

– Программа болайрак булырга тиеш: республикада елына ике тулы метражлы, дүрт кыска метражлы фильм чыга, документаль проектлар тормышка ашырыла, кино елъязмасы алып барыла. Әлеге системаны җайга салырга кирәк, акча конкурслар уңаеннан гына бирелмәсен иде. Конкурслар байтак кына мәшәкать тә тудыра: анда төрле төбәкләр катнаша; кем арзангарак төшерергә әзер, шул ота һәм еш кына кәкре каенга терәтеп китеп тә бара. Әлеге вәзгыятьне үзгәртергә кирәк. Грантлар системасын корасы иде. Шушылайрак булганда, шәп буласы: берәү даһи сценарий язып китерә, Берлек шуңа ябышып, әлеге сценарийны ашыгыч рәвештә тормышка ашырырга кирәк дип, Министрлыкны үгетли.

Әлегә барысы да үзбаш йөри, һичбер төрле координация юк. Барысы да бер-берен чеметкәли, кемгә күпме акча биргәннәрен ачыкларга маташа, зарлана...

Якын арада кино үсеше программасын тәкъдим итәчәкбез. Аннары Берлекнең үзендә экспертлар шурасы төзергә кирәк. Элек моны Мәдәният министрлыгы эшли иде. Һәм, билгеле, сценарийлар фондын булдыру мәсьәләсе мөһим.

– Йә, хуш. Сезне нинди сюжетлар кызыксындыра?

– Заманчалары да, классика да. Сериаллар классик әсәрләрдән гәүдәләнергә тиеш. Тулы метражлы кино миллилек турында, үзебезнең тамашачы турында онытырга тиеш түгел. Халык зарыгып көтә... Яңа нео-реализм кирәк, шәһәр-авыл, урыс-татар авылы, мәхәббәт, югары хис-мөнәсәбәтләр. Тамашачының иң нечкә кылларына кагылырлык булсын. Каеннар, яулыклар, догалар гына түгел, ә төрлечә үрелә торган чын тормыш та барлыгын күрсәтергә.

– Әле бит прокат мәсьәләсе дә мөһим...

– Һичшиксез! Районнарда куәтле прокат булсын өчен тырышачакмын. Татарстанда һәм татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә. Чиләбедә, Екатеринбурда, Пермьдә. Кырымда, Үзбәкстанда, Русиянең төрле төбәкләрендә Татарстан киносы көннәре узуын телим. Тик мотлак яңа кино барлыкка килергә тиеш! Әлегә кайбер фильмнарны әллә ничәшәр ел әйләндерәбез.

Инануымча, белеп оештырганда ун миллионга кадәр бюджетлы фильм, әгәр прокатны дөрес итеп оештырсаң, үз бәясен аклаячак. Ләкин миллион ярым сумга ялган-тулы метражлы уен фильмы төшерәләр һәм гомуми күренешне бозалар. Миллион-миллион ярым сумны табуы кыен түгел, аларга ул акчаны бирәләр, ә соңыннан барысы да, бездә бүтән төрле кино була да алмый инде, дип уйлый.

Тагын бер нәрсә: чын һөнәрмәндләр әдәп саклый, алар үзләрен күрсәтергә атлыгып тормый һәм еш кына күләгәдә кала. Бурычыбыз – аларны дөньяга чыгару. Ә менә үзешчәнлек белән көрәшергә кирәк. Фәлән кадәр кеше үзен режиссер дип атый, моңа аларның ни хакы бардыр – шунысы гына аңлашылмый. Селекция кирәк.

 

– Хөкемдарлар кем соң? Бездә бит кино тәнкыйте юк.

– Әйе, бусы да бер проблема. Журналистларны барларга, кино мәсьәләләрен аңларга өйрәтергә кирәк. Айсылу Кадыйрова, Татьяна Мамаева, Дима Пивоваров, Елена Алексеева бар, тик андый кешеләр күбрәк булсын иде. Үстерергә тырышачакбыз.

Берлек төзү – йорт төзегән кебек инде. Башта нигезе кирәк. Камералар, сценарий фонды, экспертлар шурасы. Акча кирәк – кино елында алга китеш булыр дип өметләнәм.

Кино – республиканың олы реклама кампаниясе. Без – пропаганда оешмасы, һичкем белән дә сугышырга һәм республика турында начар сөйләргә тиеш түгел. Әгәр барып чыкса, кино республиканың уңай образын бөтен дөньяга күрсәтә ала.

– Ярый, болар барысы да иҗтимагый эшләр. Шәхси проектларга вакытыгыз каламы?

– Әлегә юк. Якындагы ике елда – бары тик Берлек эшчәнлеге генә. Кызыклы иҗат эше монда да җитәрлек. Ихтимал, шәхси проектлардан мөһимрәктер дә әле.

Фотолар Илдар Ягъфәров архивыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: фильм Илдар Ягъфәров киноиндустрия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев