ИМАМ БЕЛЯЕВ ҺӘМ ФИН ТАТАРЛАРЫ
Фәлсәфә фәннәре докторы Рамил хәзрәт Беляев – татар дөньясында танылган шәхес. Финляндиянең ислам җәмгыятенә имам итеп билгеләнгәндә, аңа 26 яшь кенә була әле. Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы Сафаҗәй авылында туып үскән егет Мәскәүдә дини белем алганнан соң, тормышын дәгъват юлы белән тыгыз бәйләргә карар кыла.
Фәлсәфә фәннәре докторы Рамил хәзрәт Беляев – татар дөньясында танылган шәхес. Финляндиянең ислам җәмгыятенә имам итеп билгеләнгәндә, аңа 26 яшь кенә була әле. Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы Сафаҗәй авылында туып үскән егет Мәскәүдә дини белем алганнан соң, тормышын дәгъват юлы белән тыгыз бәйләргә карар кыла.
«Баштарак кунак имам сыйфатында барып йөрдем»
Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкләгән Диния нәзарәте карамагындагы Югары ислам көллиятендә дүрт ел укыган чорда, ике ай чамасы Ливиядә гарәпчәсен шомартып кайтырга да насыйп була аңа. 2000 елда уку йортын тәмамлагач, Рамилне Мәскәү өлкәсендәге Коломна шәһәренең имамы итеп билгелиләр. Анда дүрт ел имамчылык эшен алып бара. Өч ел дини оешманың рәисе итеп тә хезмәт итәргә туры килә. Шул ук вакытта Коломна педагогика институтының тарих факультетында кереп, дөньяви югары белем дә алып чыга.
«2000 елдан башлап 2004кә кадәр мин кунак имам сыйфатында бер атна, йә бер айга гына Финляндиягә барып йөрдем, – дип искә ала ул чакларны хәзрәт. – Үзләренең имамы ялга киткән вакытлар иде ул. Ә инде 2004 елда Абдерахман Кайа лаеклы ялга ук китү сәбәпле, яңа имам турында уйлый башлагач, андагы мөселманнар үзара килешеп, ун имам кандитатурасы арасыннан, миңа тукталдылар. Тәҗрибәм бар иде инде. Хельсинкига чакырдылар, тәкъдим ясагач, ризалаштым. Татар мәхәлләсе бик җылы кабул итте. Җиң сызганып эшләргә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт аларга».
Яшь егеткә читкә китеп урнашу әллә ни авыр булмаса да, туган илне сагыну, андагы менталитетка, тормыш тәртипләренә ияләшүнең, фин телен өйрәнүнең дә үз кыенлыклары булгандыр. Русиядә яшәгән вакытта кеше бер төрле уйлый, ләкин Аурупага күченгәч, алар мохитенә күнегү мәсьәләсе дә бар бит әле.
«Дәүләт телне, милләтне саклауга комачау итми»
Тырыш егет фин телен өйрәнә, гаиләсен кайгырта, шул ук вакытта имамлык эшчәнлеге алып бара, милли мохитны да күз уңыннан төшерми. Күптән көтелгән «Мәхәллә хәбәрләре» газетасын чыгара башлый. 2012 елда ул журнал форматына күчерелә. Анда халык тормышындагы иң мөһим һәм иң кирәкле мәгълүматлар языла бара. Дини китаплар чыгаруда да Беляев актив катнаша.
Финляндиядә җәмгысе җиде йөзләп татар гомер итә. Шуның алты йөзгә якыны имам Рамил хәзрәт Беляев җитәкләгән мәхәлләдә һәм калганнары Тампере мәхәлләсендә исәпләнә. Милли рухны туплап тору эше бер яклы гына бармый. Әлеге рухны оешма җитәкчеләре, ягъни аерым кешеләр үзләре генә булдыра алмый. Монда киңкырлы, зур эш алып бару мәслихәт. Гаиләләр тарафыннан миллилеккә зур игътибар бирелә. Өйләрендә татар телендә сөйләшү, балаларга ана телен өйрәтү, тел белән бергә милли гореф-гадәтләребезгә ихтирам салу, дини тормышка илтифат күрсәтү – болар барысы да гаиләдә тәрбияләнә. Дәүләт тарафыннан да телне, милләтне саклау юнәлешендә комачау, киртәләр юк. Мәхәлләнең һәм аның җитәкчесенең көчле булуы да – зур этәргеч, чөнки мәхәллә өммәт буларак, бу эшкә бөтен ихласын куеп эшләмәсә, нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Мәхәллә үз-үзен төрле җәһәттән, бигрәк тә матди яктан тәэмин итеп, татарчылык, милли рухны саклау өчен зур эш кыла. Бердәмлек тә зур, мөһим роль уйный. Чөнки бер илдә, бер шәһәрдә берничә татар оешмасы булса, ул таркалуга илтер иде. Бердәм булырга кирәк. Мәхәллә тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Татар теле – ана теле буларак өйрәтелә, ислам дине дәресләре татарча алып барыла. Җәй көннәрендә ике атналык лагерьлар оештырыла. Анда балаларга татар теле һәм гореф-гадәтләрнең асылы төшендерелә. Чәй кичәләре күңелле уза. Нинди генә проектлар тормышка ашырылса да, иң беренче чиратта милли үзаңны колачлауга хезмәт итәргә тиешлесен алгы планга куялар. Шул очракта гына милләт туплана, бердәм була. Киләчәк буынга аның рухиятен калдырырга мөмкин бит.
Диссертацияне татар телендә яклый
«Фәлсәфә фәннәре докторы буларак, мине күбрәк халкыбызның тарихы кызыксындыра, – ди яшь галим. – Хельсинки университетына укырга кергән вакытта мин, әлбәттә, беренче эш итеп, гариза калдырганда татарлар тарихын өйрәнүне күз уңында тоттым. Тарихи эзләнүләрне, бигрәк тә Финляндия татарлары тамырларын өйрәнүне биредә дәвам итәргә теләгән идем».
Хельсинки университеты дөньядагы иң мәшһүр уку йорты буларак дан тота. Дөньяның иң яхшы йөз университеты исемлегенә керә ул. 2010 елда Рамил Беляев биредә укый башлый. 2017 елда докторлык диссертациясе әзер була. Университетта фәнни эш яклана да. Мөһаҗирлектәге татарлар язмышына багышланган диссертациясе рус телендә языла, татар телендә яклана.
– Чит илдә фән белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр киң һәм кирәк тә, дип саныйм, – ди ул. – Әгәр дә без Финляндиянең фән дөньясына карасак, андагы татарларның үзләрен тәэмин итүләре, саклаулары һәм фин мәдәниятенә сыеша белүләре, интеграция тәҗрибәләре ул фән дөньясында да бик зур кызыксыну уята. Шуңа күрә, татарларның тарихын өйрәнү хуплана, яхшы күренеш, дип таныла. Көнбатыш дөнья системасында кешеләргә бик күп азатлык бирелә. Фән өйрәнүче кешеләр үз фикерләрен исбатлый алсалар, аларга төрле теорияләрне дә китерү мөмкин. Карашлар азатлыгы зур, фикер хөрлеге киң.
Финляндиядә миллилекне саклап калу мөмкинлекләре дә тудырылган. Биредә өч яшьтән башлап балаларны якшәмбе балалар бакчасына кабул итәләр. Анда тел, дин нигезләре, ана телендә җырлар, уеннар, әкият укулар оештырыла. 7-17 яшьлекләр өчен һәр атна ана теле һәм дин сабаклары укытыла. Алар барысы да түләүсез. Ана теле дәресләрендә төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә үз осталыкларын күрсәтәләр. Яшьләрнең миллият хисенә тәэсир итәргә тырышалар. 16 яшьтән инде алар җитлеккән чорга керә, аларны да игътибарсыз калдырмыйлар. Үсмерләр өчен аерым проектлар тәкъдим ителә. Яшьләр үзләре дә инициатива күрсәтә. Алар өчен аерым Финляндия төрекләре берлеге, мәдәни оешма, «Йолдыз» спорт клубы эшли. Кыш айларында бергә чаңгыда шуарга йөриләр. Кышкы спорт уеннарында катнашалар. Бергә җәй көне футбол уйнаулары хакында да имам горурланып сөйли.
Үзен киң кырлы шәхес буларак таныткан Рамил хәзрәт кино белән дә кызыксына. Беренче киноны төшергән вакыт Хельсинки уртасындагы ислам йортының илле еллык юбилеена туры килә. Әүвәлге максат: шушы бинаның төзелеш тарихын киләчәк буыннарга мирас итеп калдыру. Картина шул максат белән төшерелә. «Мәчеткә илткән юл» исемле документаль фильмда милли үзәк (мәхәллә) турында бәян ителә. Икенче фильмда Ярвәнпәдәге мәчетнең төзелеш-яңартылыш барышы һәм мәхәллә халкының тарихы тасвирлана. Ярты сәгатьлек документаль фильм «Изге мирас» дип атала.
Финляндия татарлары тәҗрибәсе – башкаларга үрнәк
Имамның Финляндиядә эше күп кырлы. Ул бары тик дини тормыш белән генә чикләнмәгәнен күрәбез. Намазлар үткәрүдән тыш, мәхәлләдәшләренең туганнан алып гүргә кергәнче башкарыла торган йолаларында имамның өлеше, урыны, тәэсире бик зур. Имам өстенә шулай ук дини, тәрбияви, укыту, иҗтимагый вазифалар да йөкләнгән. Финляндиядә дини утырышларда катнашу, ислам диненең фикерен җиткерү, халык арасында дини кичәләр оештыру да мәслихәт.
Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең тарихы үзенчәлекле һәм бай. Бирегә беренче татарлар Түбән Новгород якларыннан йөз илле еллар чамасы әүвәл килеп төпләнгән. Үзенә күрә татарларның читкә китеп урнашуын тәҗрибә яссылыгыннан да карарга мөмкин. Газиз ватаннарыннан аерылып, мөһаҗирлектә тамырларын җәелдергәндә, милли асылларын җуймыйча, киләчәк буыннарга үз гореф-гадәтләрен саклап калу бурычын да нык башкарганнар.
Фин җирендә милли асылны саклап калу тәҗрибәсен үз эченә алган хезмәтен Рамил хәзрәт Беляев Татарстанда нәшер итү бәхетенә иреште. «Бу китап тарихны барлау максатын күздә тота, ул укып чыгу өчен генә түгел, гыйбрәт алыр өчен дә. Бу китап шулай ук киләчәктә кулланырлык бер тәҗрибә, фикер чыганагы булсын иде, – ди фәлсәфә фәннәре докторы.
– Финляндия татарлары үрнәгендә Татарстаннан читтә яшәгән татарларга, азчылык булып яшәгән килеш тә, үзен саклап кала алу юлларын табарга мөмкин. Бу китапны язганда, фәнни хезмәтемә мәгълүмат туплаган вакытта да, мин мәхәллә әгъзаларын шушы күзлектән чыгып күзәтә башладым. Алар үз милләтенә һәм диненә ниндирәк мөнәсәбәттә, алар аны ничегрәк сакларга тырыша? Бөтен фикерләр, анализлар китапның ахыргы битләрендә язылган. Хәтта үз милләтеңне, үз азчылыгыңны саклап калыр өчен нинди инструментлар кулланырга мөмкин булуы хакында бер модель дә бирелә. Ул бүгенге көндә Русиядә һәм Татарстаннан читтә яшәгән татарларга файдалы булыр».
Әлеге хезмәтендә Рамил Беляев тагын бер хыялының чынга ашуын билгели. Финляндия татарлары тарихына нисбәтле фотосурәтләр барланган. Тарихи дөреслекне күрсәткән, мөһаҗирлекнең ачы сыкравы турында сөйләгән телсез шаһитләр яңа китап битләрендә киң урын ала. Монда Финляндия җиренә аяк баскан беренче татарларның чит җирдә ничек яңа тормыш башлап җибәрүләре чагылыш таба.
Кайда гына яшәсәң дә милләткә, дингә хезмәт итә алуыма шатлана яшь имам. «Милләткә хезмәт итү – зур бәхет ул», – ди ул.
Ике йөз ел элек аңлаганнар
Тел – турыдан-туры әнидән-балага күчә торган изге мирас. Бу төшенчәне Финляндиядә яшәгән татарларыбыз инде йөз ел әүвәл аңлаганнар. Шул вакыттагы Советлар Союзының чикләре ябылгач, Финляндия белән ике арада аралашу булмагач, туган ватаннарыннан киселгәч, татар телен, үз рухиятләрен саклауны кайгырта башлаганнар. Чөнки шәхсән үзең сакламасаң, синең телеңне беркем дә сакламый. Гаиләләрдә бары тик ана телендә генә аралашканнар. Гаиләләрдәге кайбер гыйбрәтле хәлләрне әле бүген дә сөйләүчеләр бар. Мәсәлән, Гомәр Габдрахим гаиләсендә бер уен булган: әгәр дә өйдә аш вакытында кем булса да бер сүзне фин телендә ялгыш ычкындыра икән, ул махсус куелган савытка үз акчаларыннан берничә цент салырга тиеш була. Бу әлбәттә, уен, ләкин үзенә күрә телне саклауга ярдәм итә торган уен! Русиядә яшәүче татарларның күбесендә өй теле – рус теле. Бала үсеп җитеп, әти-әнисенә: «Нигә миңа үз телемне өйрәтмәдегез?» – дип үпкәләгән очраклар да булгалый. Ә Финляндиядә татар телен популярлаштыру өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла, дип авыз тутырып әйтә алабыз.
Безнең белешмә:
- Финляндия татарлары — Финляндиянең якынча җиде йөз кешедән торган этник төркеме. Күпчелеге Хельсинки, Тампере, Ярвенпәә һәм Турку шәһәрләрендә яши.
- Финляндия татарларының бабалары башлыча Нижгар (Түбән Новгород) губернасының Сергач өязеннән чыккан сәүдәгәрләр була. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында Финляндиядә төрле сәбәпләр аркасында төпләнеп калалар. Сәбәпләр сәяси генә булмаган. Сәүдә өчен калучыларның саны иң зур.
- 1925 елда Хельсинкидә беренче ислам җәмгыятенә нигез салына.
- Совет-Фин сугышында Финляндия гражданнары буларак татарлар да катнаша. 1939-1940 һәм 1944 елгача дәвам иткән сугышта фин гаскәрендә 177 татар корал тотып сугыша. Аларның 156сы ир-ат, 21 хатын-кыз булган.
- II Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә Выборг шәһәре дә СССРга кушылгач, андагы татарлар Тампере һәм Хельсинкигә күченәләр. Нәкъ Тампереда 1943 елда икенче татар җәмгыяте барлыкка килә.
- 1948 елда Хельсинкидә башлангыч татар мәктәбе эшли башлый. Ул татар җәмгыяте һәм шәһәр муниципалитеты бюджетлары исәбенә балаларга ана теле буенча белем бирә. Кызганыч ки, балалар саны азаю сәбәпле, 1969 елда бу мәктәп ябыла, ә аның урынына татарлар яшәгән шәһәрләрдә, шул исәптән Тампереда да, татар якшәмбе мәктәпләре ачыла һәм алар бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп килә.
Фотолар Рамил Беляевнең шәхси архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: фин татарлары, Беляев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев