Логотип Идель
Мәдәният

“Исәнмесез?!”, “Яратып туялмадым”, “Борһан йорты” интригасы

Халыкара театр көне алдыннан Татарстан Язучылар берлегендә татар авторларының яңа драма әсәрләре тикшерелде. 

Халыкара театр көне алдыннан Татарстан Язучылар берлегендә татар авторларының яңа драма әсәрләре тикшерелде. 

Татарстан Язучылар берлегендә Айгөл Әхмәтгалиеваның  “Яратып туялмадым”, Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез?!”, Илгиз Зәйниевнең “Борһан йорты” пьесалары турында фикер алышу булды. Әдәби тәнкыйть һәм драматургия секцияләренең берләштерелгән утырышы “Хәзерге татар драматургиясе: табышлар һәм югалтулар” дип аталган иде. 

Очрашуны алып барган әдәбият галиме, ТР Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, нәкъ шушы авторларның нәкъ шушы әсәрләрен тикшерүнең үз сәбәпләре бар. Бер яктан, Русиядә театр елы икәнлеген һәм Халыкара театр көне якынлашканын искә төшерү булса, икенче яктан, яңа драма әсәрләрен барлап, алар турында сөйләшү ихтыяҗы да бар. Иң яңа драма әсәрләре әлегә – шулар. 

Чыннан да, драматургия – катлаулы һәм үзенчәлекле әдәби жанр булгач, драма әсәрләре еш туып тормый. Димәк, яңа әсәрләр, бигрәк тә танылган, “сыналган” авторлар тарафыннан язылганнары – һәрвакыт вакыйга. Драматурглардан  секция җитәкчесе Мансур Гыйләҗев, Әмир Камалиев  (Аманулла), Айгөл Әхмәтгалиева катнашты.

Очрашу алдыннан барлык катнашучыларга, шул исәптән, журналистларга да, тикшереләсе пьесалар җибәрелгән иде. Фикер алышу алфавит тәртибендә барды. Башта әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановның һәр әсәргә кыскача рецензиясен тыңлап уздык. 

Айгөл Әхмәтгалиеваның драма әсәре татарлардан беренче актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның дан-шөһрәтле дә, ачы да – без белеп бетермәгән, сызландырган, гыйбрәтле язмышы турында. Билгеле булганча, Айгөл ханым берничә ел элек шушы героинясына багышлап роман язып тәмамлады. “Сәхнә әсәре белән, романга караганда, күбрәк кеше таныша ала. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның иҗат-тормыш юлы, әлбәттә, сәхнә әсәре аша  халыкка тизрәк барып ирешә алыр иде”, - дип аңлатты язучы.

Пьесадагы вакыйгалар Казаннан читтә урнашкан интернатта – җүләрләр йортында бара. Олыгайган, беркемгә кирәксез булып калган Волжскаяны көннәрдән бер көнне интернатка урнаштыралар. Пьесада ике Сәхибҗамал катнаша: берсе – интернат пациенты, берсе – без татар театрына нигез салучылар арасында тарихи фотосурәтләрдә күреп истә калдырган матур, яшь Сәхибҗамал. Яшьлегендә бөтен барлыгын театрга биргән Сәхибҗамал картлыгында да театр дип саташа. Аның тагын иң зур куркуы, саташуы килбәтсез, зур авызлы баз белән бәйле. Өендә калган мәче балалары шушы базга егылып төшмәсә ярар иде, дип хафалана карт актриса. Әлеге куркыныч баз – пьесаның башыннан ахырына кадәр шомландыра, киеренкелектә тота торган символ. Татарның күпме асыл затларын: Хөсәен Ямашевны, Тукай белән Әмирханны, Кариев белән Тинчуриннарны һ.б. шул комсыз баз йоткан. Пьесаны татар театры тарихына һәм, гомумән, ХХ гасырда татар җәмгыятен бөтереп алган катлаулы чорга экскурс дип әйтергә дә буладыр. Айгөл Әхмәтгалиева үзе пьесаны бик озын, шул сәбәпле, сәхнәгә куелган очракта, тәҗрибәле режиссёр белән бергәлектә шактый гына кыскартылырга мөмкин, дип саный.

Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез?!” драмасы хәзерге вакытта Г. Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә куела, апрель аена аның премьерасы билгеләнгән. Шуңа күрә әлеге пьеса турында фикер алышу үзенә күрә көчле интрига да тудырды. Авторның  жанрны “Мелодрамадан фантасмагориягә” дип билгеләве үк кызыксыну уята! Автор катнашында булгач, премьерага да санаулы көннәр калгач, билгеле, Мансур әфәнденең һәр сүзе колакка эленеп, мыекларга ныклап чорналды.

Мансур әфәнде әйтүенчә, пьеса бер ел буе язылган. Әсәр бер кат укып чыгып кына аңлашылмаска да мөмкин икән. “Образлар катлаулы, шуңа күрә әйтеләсе фикерләр дә катлаулы”, - диде ул. Әсәрнең нигезендә бер нәсел – биш бертуган Исламовларның тормышы кыйссасы, алар арасындагы мөнәсәбәт ята. Туганнар арасында татулык югалган. 

Әсәр, беренче карашка, гади бер нәсел турында кебек булса да, анда милләт язмышы ярылып ята бит. Фикер алышуда яңгыраган сүзләр бик саллы иде, ләкин пьесага карата кызыксыну моннан һич кимемәде! Киресенчә, әсәрнең үзен дә укып, театрда чишелешен дә күрү теләге артканнан-арта гына.

Илгиз Зәйни фикер алышуга килмәгән иде. Ихтимал, Илгизнең булмавы – шушы кичтә аның башка бер пьесасы буенча рус яшь тамашачы театрында премьера  куелуы сәбәпледер. Шулай да Илгизне юксынып утыручылар булмады, укыган һәркем аның әсәре турында әйтәсе килгән фикерен турыдан бәреп әйтте. Әмир Камалиев, мәсәлән, “Борһан гаиләсе”н Илгиз Зәйнинең бүгенгәчә язылган әсәрләре арасында иң әйбәте, дип саный. Елына ике-өч пьесаны “табадан төшереп” кенә торган Илгиз бу әсәрен шактый озак – өч ел буе язган икән.  

Пьеса сюжеты Борһан карт үлеменнән башланып китә. Бала-чагалар, туган-тумача мәрхүмне соңгы юлга озатып, аның Коръән ашларын уздыру белән мәшгуль. Нибары бер елдан соң әлегә кадәр бердәм, дус-тату булып яшәгән гаилә таркалып бетә.

Мансур Гыйләҗев мондый жанрларны яратуын әйтте. “Һәр образның үз драмасы бар, һәр образда – язмыш, һәм автор аны ачыклап бара. Ләкин буталчык та бар: һәр сюжет линиясе башлана да, “әһә, хәзер шул линия дәвам итәчәк” дип көткәндә өзелә”.

Айгөл Әхмәтгалиева монда бер генә бәхетле кешенең дә булмавына, аның кырыслыгына борчылуын белдерде.

Әсәр турында утырыштагыларның гомуми фикере – анда яктылык  аз, кайбер геройларның кабахәтлеге исә шаккатыра. Шулай да Әмир Камалиев пьеса азагында кар ява башлавына игътибар итте. “Яңа кар – бу инде чисталыкка, яңаруга ишарә, бу – яктылыкка өмет”, - дип саный танылган драматург. Борһанның кайчандыр гаиләне каты кулда тотуын исә Әмир әфәнде Сталинның каты кулы белән тиңли, гаилә өчен дә, ил өчен дә шундый каты кулның булуын мөһимлеген ассызыклый. 

“Хәзерге татар драматургиясе: табышлар һәм югалтулар” дигән фикер алышуда кайбер гомуми мәсьәләләр дә каралды. Мәсәлән, драма язучыларның, аеруча, яшьләрнең, аз булуы ассызыкланды. Мансур Гыйләҗев: “Мин 21 яшемдә пьесалар яза башладым – иллеләп драматург бар иде”, - диде. Хәзерге вакытта  яшь драматурглардан Илгиз Зәйни актив иҗат итә, Йолдыз Миңнуллина һәм Сөмбел Гаффарова пьесалары күренә башлады. Рүзәл Мөхәммәтшинның балалар сәхнәсе өчен язган берничә әсәре куелды.

Фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр Театр елы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев