Логотип Идель
Мәдәният

ИНЖЕНЕР ДИПЛОМЛЫ ЧӘЧ ОСТАСЫ

Хыяллар чынга ашамы? Аша, әлбәттә. Бары тик ул хыялга таба бернигә карамый барырга кирәк, адашмаска. Мин булдырам, дип яшәргә, хәтта тирә-яктагылар сиңа ышанмасалар да, ышанычны югалтмаска... Балачак хыялына хыянәт итмәгән көчле рухлылар гына уйлаганын тормышка ашырып ләззәт алып яши. Язмам хәзерге заман яшь геройларының берсе Илдар Зарипов хакында. Ул бүген хезмәт күрсәтү базарында популяр булган барбершоп – ир-атлар чәчтарашханәсе хуҗасы.

Хыяллар чынга ашамы? Аша, әлбәттә. Бары тик ул хыялга таба бернигә карамый барырга кирәк, адашмаска. Мин булдырам, дип яшәргә, хәтта тирә-яктагылар сиңа ышанмасалар да,  ышанычны югалтмаска... Балачак хыялына хыянәт итмәгән көчле рухлылар гына уйлаганын тормышка ашырып ләззәт алып яши. Язмам хәзерге заман яшь геройларының берсе Илдар Зарипов хакында. Ул бүген хезмәт күрсәтү базарында популяр булган барбершоп – ир-атлар чәчтарашханәсе хуҗасы. 

Дүрт ел элек йөз сумга чәч кистерергә килүчеләрне шатланып каршы алган, ә хәзер хезмәтенә бәяне ун тапкырга арттырган. Кулына кайчыны да сирәк ала инде, осталары бар. Ә ул килгән клиентларына уңайлы мохит тудыру юлларын эзли. 


Туксанынчы еллар – кыргый базар икътисады заманында туган балаларның берсе ул. Буйсынырга яратмаган, үзләренекен булдырырга омтылган куркусыз буын. Илдар да кечкенәдән үз эшен ачу турында хыяллана. Бөтен теләгәне нәрсәдән булса да бизнес ясап, акча эшләү. Чәчтарашханә ачып, өч мастер ялласам, алар йөз сумга чәч киссә, бер сәгатькә берсе ике кешегә хезмәт күрсәтсә, алар өчәү... табыш яхшы булачак, дип уйлый самими малай. Әмма әти-әнисе аның исәпләүләрен уенга ала. Башта укы әле, диләр. Улларын югары белемле белгеч итеп күрәселәре килә, ә кулына кайчы тоткан парикмахер итеп түгел. Казандагы бер институтның түләүле бүлегенә укырга кертәләр. Сайлаган һөнәрнең аныкы түгеллеген аңлый Илдар. Өченче курста барысын да ташлыйм да армиягә китим әле, дип әйтеп тә карый. Әнисе каршы килә. Ата-ананың зур теләкләренең берсе – баланы белемле итү бит. Балаңның институт дипломы алуы горурлык!


Югары белем алган елларда балачак хыялы онытылып тора аның. Гаҗәп тә түгел, үскән саен хыяллар онытыла шул. Яныңда теләктәшлек белдерүче булмаса, бигрәк тә. Институтны тәмамлаганда карары нык була: һөнәре буенча эшләямәчәк. Гомерне яратмаган эш белән уздырырга ике яшәми бит ул! Дипломын өйгә алып кайтып куя да, кулына белдерүләр газеты алып, эш эзли башлый. Реклама менеджеры булып урнаша, әмма ташлый. Үзен эзли. Төшенкелеккә бирелеп йөргәндә, начар компаниягә килеп эләгә. Бу инде якты киләчәгеңә юллар ябылды дигән сүз. Төзелештә кара эшче булып урнаша. Хәзергә кадәр ник бу эшкә барып кергәнен аңлый алмый, мөгаен, әйләнә-тирәнең йогынтысына бирелгәндер. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит. 


Бергә йөргән компаниянең җүнлелеккә илтмәгәнен аңлый ул, әмма араны өзә алмый, чөнки алардан башка аралашыр кешесе булмый. Ә яшьләргә көтү булып йөрү хисе хас. Тоннельдә якты ут күренмәгән бер вакытта, авылга каникулга кайткач бергә уйнап үскән егет аны Казанда үтәчәк яшь миллиардерлар семинарына чакыра. Ике көнлек мастер-класска билет алырга да акчаны ул биреп тора. Коучларның сөйләвеннән рухланып кайта Илдар. (Хәзер аңлый, коучлар теория генә сөйли икән, гамәлдә бөтенләй башкача.) Алар үзеңә ошаган эш белән генә шөгыльләнергә кирәк, шул очракта гына бизнес ясап була дигән фикер әйтә.


Илдар гитарада уйнарга ярата. Озак уйлап тормый, гитарада уйнарга өйрәтәм дигән белдерү бирә, социаль челтәрләрдә төркемен төзи. Ни гаҗәп, аңа шылтыраталар. Өч укучысының өенә барып уйнарга өйрәтә башлый. Әмма аңлый: бу – ул теләгән бизнес түгел. Теге компания белән кабат якынлаша. Авырлыклар килсә, шулар янына бара. Бина арендалап, гитара студиясе дә ачып карый. Хәтта укытучы яллый. Бизнес моделен китаптагыча төзи, әмма барып чыкмый. Ялланган укытучысы да китеп бара. Аның урынына Илдар үзе өйрәтергә утыра, әмма музыкаль  белеме булмаганлыктан, бу эшнең уңышсыз булуын аңлый. Студиясен яба. Бердәнбер отышы һәм куанычы – булачак хатыны белән таныша. Теге өч укучының берсе була ул. 


Велопрокат белән дә шөгыльләнеп карыйлар. Иптәше бизнес сатып ала, Илдар аны үстерергә ярдәм итә. Үзләренчә партнерлар булалар. Сезонлы бизнес та ошап бетми аңа. Чыгарган акчаларын кертәләр дә, бу бизнесны да ябалар. Өйләнергә җыенган Илдарга ата-аналары күкләрдә очып йөрмәскә, тотрыклы  эш урыны турында уйларга кирәклеген аңлата. «Әнә заводка бар да, эшлә. Ай саен хезмәт хакы килер ичмасам», – диләр. Әти-әни сүзен тыңламый мөмкин түгел. Бер заводка үсеш инженеры вакансиясенә сөйләшүләргә бара. Матур сөйләшә белүе, укыган китаплары ярдәм итә бугай. Җитмәсә, ул бит инженер булырга укыган, дипломы бар! Завод аны дисциплинага өйрәтә. Илдар үз теләге белән чит өлкәгә мастер-класска барып, укып та кайта. Әмма җитәкчелек белән мөнәсәбәтләре начарлана, эшкә бару аның өчен җәзага әйләнә. Ә бизнес акулалары: «Эш ләззәт бирергә тиеш. Күзләр янып торса гына, зур үрләргә ирешеп була», – диләр. Элекке компаниясеннән китеп, яңа кешеләр белән аралаша башлагач, кечкенә чактагы онытылган хыялы да күңел кылларын кытыклый башлый. Җитмәсә, Казанда яңа гына ачылган барбершопка йөри. Идеясе ошый аңа: хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе, атмосферасы... Барып кайткан саен шундый ук бизнес ачасы килү теләге артканнан арта. Булдыра алачагына да ышана, башкача мөмкин түгел! Ләкин ул хәзер белә: бизнеста идарә иткәнче эшне төптән белү кирәк. Ә ул бу очракта гади парикмахердан башлана. Идеясен  хатыны да хуплый. Заводтан китә дә чәч кисү буенча кичке курсларга языла. Көндез эш эзли. Тагын авыр вакытлар килә аңа. Эше юк, хатыны көмәнле... Ул вакытын бушка әрәм итмәскә уйлый. Берничә ай укуга ук: «Стажер-парикмехер эш эзли», – дип игълан бирә. Аны шунда ук эшкә чакыралар. Беренче көнне үк бөтен чәчтарашханәгә берүзен калдырып, хуҗасы үз эшләре белән китә. «Бөтен кеше шулай башлый, өйрәнерсең генә», – диләр, «Минем чәч кисеп караганым юк», – дип әйтүенә. Беренче клиентын гомер буе онытмас. Озын чәчле хатын-кыз яңа прическа ясатырга килә. Бик озак кисә Илдар аның чәчен. Ул вакыт эчендә клиенткасы аңа бөтен тормышын сөйләп бетерә. Берзаман Илдар аңлый: башкача кисә белми. Хуҗасына шалтырата. «Ютубтан кара да эшлә», – ди ул аңа. «Сезнең чәчне башкача кисә белмим, гафу итегез», – дияргә мәҗбүр була клиентына. Ире белән кайтып җиткән хуҗасы бик каты сүгә аны. Илдар куркуыннан инструментларын алырга да онытып чыгып йөгерә. Өенә кайтканда бары тик бер генә уй була: чәч кисү минеке түгел икән! Әмма чигенми. Кабат эш эзләве хакында белдерү бирә. Аны шәһәрнең икенче читеннән эконом-чәчтарашханәдә эшләргә чакыралар. Бик шатланып риза була. Таныш кешеләр белән дә очрашмас. Әле бит дуслары, туганнары, хәтта әтисе дә белми аның ниятен. Эшкә урнашкач, өч көн буе мастер янында басып торып өйрәнә. Аннан соң гына кулына кайчы ала. Ике ай эшләү дәверендә ике йөздән артык кеше чәчен кисеп, кулын өйрәтә. Аннан соң матурлык салонына күчә. 


Үз чәчтарашханәсен булдыру теләге белән яна башлый. Үзеңнекен булдыру уе аңа зур бер дәрт, азарт бирә. Арендага бина алып ремонт ясый, көзге урындык, баш юу өчен раковина китереп куя да, ишеккә белдерү элә. Беренче көнне ун кеше килә. Әмма көннән-көн клиентлар саны кими. Һәм бер көнне беркем дә килми. Әнә шулай төптән, хаталарына абына-абына күтәрелә ул. Мастер-классларга йөри. Бераздан мастерлар алып, аларны өйрәтә башлый. Дөрес, өйрәнгәннән соң китеп баруларын авыр кичерә. Әмма бу өлкәнең язылмаган кануннары шундый: сиңа эшләр өчен мастерларда мотивация булдыр. Юк икән, димәк, үзең гаепле. Кайчыңны аласың да, алар урынына үзең басасың. Бүгенге көндә аның барбершопында дүрт мастер эшли. Барысы да яшьләр.  


Ул хәзер уңышлы эшләп килүче барбершоп хуҗасы. Инде кешеләргә үзенең кем булып эшләвен әйтергә дә кыенсынмый. Салонын ачкач кына, дусларына серен ача. Хәзер алар аның клиентлары. Илдар үзе теләгән атмосфера тудыра барбершопта – ял урыны ясый. Бизнес-партнеры бар. Тагын бер барбершоп ача, әмма эшләп китә алмый, аны сатарга туры килә. Төшенкелеккә бирелми. Икенче ноктаны ачу бик күп тәҗрибә бирә. «Бик күп хаталар ясадык, шуңа да зирәкләндек, ныгыдык», –  ди Илдар. Хәзер Казанда барбершоплар бик күп. Көндәшлелеккә сәләтле булу өчен эшне югары дәрәҗәдә башкарырга кирәген дә аңлый. Шуңа да һаман камилләшә. Хәзер инде чәч кисми ул. Бизнесның башка төрендә дә яңа үрләр алырга планлаштыра. Әмма кайчыга рәхмәтле, чөнки үз бизнесын ачу өчен иң төп инструмент  була ул. «Велосипед уйлап чыгарырга кирәк түгел. Җирдә Билл Гейтс, Стив Джобслар бик аз. Шуңа күрә әйләнә-тирәне игътибар белән кара. Син белгән өлкәдәге сервисны тагын да камилләштерергә генә кирәк һәм ул эшләп китәчәк»,  –ди яшь эшкуар. Һәм, билгеле, акча күктән яумый. Бары тик тырышлар һәм тәвәккәлләр генә эшли ала аны. Дөрес, бераз уңыш елмайса, тагын да яхшырак. Әмма бизнеста җиңел юллар булмый. 


Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев