Логотип Идель
Мәдәният

ҖИЯКЛӘР ҖЫРЫ

Алдагы көннәрдә без дә шушы мәдәни мирасыбызны саклап кала алсак иде! Яшьләребез Татарстанда шушы юнәлештә эшчәнлек алып барса, бик яхшы булачак, билгеле.

ЮНЕСКО фонды кул эшләрен бөтендөнья мәдәни мирасына тиңләде. Бу карар кешелеккә мәгълүм булган күп кенә һөнәрчелекнең тора-бара юкка чыгу факты белән бәйле. Бүгенге көндә бар дөньяда кул эшләренең ике меңгә якыны юкка чыккан, ә бит бу онытылган иҗат юнәлешләре генә түгел, ә халык иҗатында шедврлар тудыруның киләчәк буыннар өчен, гомумән дә, югалган ысуллары. Шуңа күрә бу хакта кешеләргә искә төшерү өчен, мәсәлән, 16 ноябрь – Бөтендөнья кул эшләре көне буларак бәйрәм ителә һәм бу көнне барлык диярлек дәүләтләрдә биниһая күргәзмәләр ачыла, төрле мәдәни чаралар оештырыла. Кул эшләнмәләре төренә карап та, бәйрәм көннәре кабул ителгән әле. Мәсәлән, 7 июль – Халыкара челтәр көне. Менә шушы бәйрәм уңаеннан без бу санда Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллимәсе Гөлназ Әхмәтшина белән нырты челтәр бәйләме үзенчәлекләрен барлыйбыз.

Безнең белешмә:
Гөлназ Әхмәтшина – тумышы белән Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының милли сәнгать институтында югары белем ала. Менә инде ун ел дәвамында Казан федераль университетында рәсем, сынлы сәнгать, композиция дәресләрен алып бара. Моннан кала, студентларны алтын җеп белән кулдан чигәргә һәм Нырты ысуллы төрле кул эшләнмәләре бәйләргә дә өйрәтә.

- Гөлназ, Нырты ысуллы челтәр бәйләменең төп өстенлеге нәрсәдә?

- Аның зәвыгында, нәфислегендә, кабатланмас үзенчәлегендә. Әмма ул – бары тик тырыш кешеләр шөгыле. Чөнки мондый ысул белән бәйләгәндә күп вакыт сарыф ителә, сабырлык, максатчанлык, зиһен, зирәклек, пөхтәлек һәм игътибарлык та сорала.  

- Ә сез үзегез бу ысулга кайда өйрәндегез?

- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында шушы ысулдагы бәйләмне өйрәтүче укытучыбыз булды. Альбина Обрезкова әлеге ысулны тирәнтен өйрәнү максатында фәнни экспедицияләргә дә чыккан. Һәм Татарстанда беренче укыту методикасын төзегән оста булып та санала. Техник процессны өйрәнгән әүвәлге дәресләрдә бераз каушап калсак та (ә бу, чыннан да, күпләр өчен катлаулы кул эшләнмәсе ысулы булып санала), бәйләмгә бик тиз төшендек. Өстәвенә, Юрий Назаровның «Кәләшнең туй күлмәгендәге челтәр элементлары» диплом эшен күреп тә хозурландык.  

- Безнең заманда Нырты челтәр бәйләме тарихын, гомумән дә, сирәк кеше генә беләдер…

- Әйе, Казан губернасында XVIII гасырдан соң киң таралган әлеге ысул  хакындагы мәгълүматларны башлыча ТР Милли музее архивларында гына табарга мөмкин. Һәм әлеге теманы яктырткан сәнгать белгечләрен дә бармак белән генә санарлык. Сәнгать белгече Светлана Червоннаяның «Искусство Татарии» китабында менә ниләр бәян ителә: «Челтәр бәйләү Балык Бистәсендә, әүвәлге Мамадыш һәм Лаеш өязләренә караган кайбер рус авылларында (Нырты, Кукмара, Полянки, Анатыш, Троицкий Урайда) үсеш алган булган. 1749 елда нигез салынган бакыр кою заводының Нырты эшчеләр авылы әлеге шөгыльнең үзәге саналган. Завод төзелгәндә бирегә күченеп килүчеләр күп теркәлә, ә бу гаиләләрдәге хатын-кызлар исә челтәр бәйләү белән таныш була. XIX гасырның икенче яртысында Казан губернасында әлеге кул эшләнмәләрен ак, сары һәм башка төстәге җепләр, җиякләр, энәләр, мендәрчекләр кулланып, бертөсле бизәкле итеп ясаганнар.  Йә үзләре генә, йә өмәгә җыелып башкарган әзер эшләнмәләрне алыпсатарларга сатканнар. Нәфис челтәрләр Казанга, Түбән Новгородка, Сембергә һәм башка шәһәрләргә киткән. Җирле осталарга заказлар Мәскәүдән, Петербургтан һәм хәтта чит илләрдән дә килә торган булган.

Әлеге кәсеп аеруча 1860-1870 елларда Балык Бистәсендә ныгыган. Җирле алпавыт Н.Донаурова шушы ысулда бәйләүне оештырып кына калмыйча, сәнгать җитәкчесе буларак, челтәр бәйләүнең җирле үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, аларның нәфислеге, төрлелеге арттырылуын да кайгырткан. Мәсәлән, рәсемне калын җеп белән каймау гамәлгә кергән...

XIX гасыр ахырына әлеге кәсепнең хәле начарайган. Алыпсатарлар челтәрләрнең бәяләрен күпкә төшергән, шуңа күрә осталар үз  эшләнмәләрнең санын арттырып, эш пөхтәлегенә бик игътибар итми башлаган. 1900 елны Мамадыш өязе җитәкчелеге Ныртыда челтәрчеләр мәктәбе ачкач, кул эшләнмәләренең төрләре арткан, осталар хатын-кызлар өчен ефәк якалар, яулыклар, мендәр тышлары, салфеткалар бәйләгән. XX гасыр башында Ныртыда, Кукмарада, Балык Бистәсендә һәм башка авылларда йөзләрчә осталар шушы кул эше белән шөгыльләнгән». Гомумән алганда, ул чакта челтәр бәйләүнең ике зур үзәге була:

Балык Бистәсе һәм Нырты авылы. Алар озак еллар буе халык ихтыяҗын тәэмин иткән. Әмма тора-бара бу ысул онытылган, хәтта Русиянең егермегә якын губернасында меңнәрчә осталар эшләсә дә, аларда челтәр үзенчәлекләре бер-берсеннән аерылып торса да, бу шөгыль кинәт кенә пыскып сүнә башлаган. Татарстанда да бүгенге көнгәчә әлеге бәйләмнең техник рәсемнәре аз өйрәнелгән, заманча үзәкләр юк, осталар да бик аз.

- Бу төр челтәр бәйләменә алыну өчен нинди инструментлар таләп ителә?

- Нырты ысулы өчен дә, җиякләр белән бәйләүнең нәкъ башка төрләре өчен нинди инструментлар кирәк булса, шулар гына таләп ителә. Болар: пычкы чүбе тутырылган мендәр-валик, аның тотрыклыгы өчен кирәкле махсус терәгеч, берничә дистәдән алып, берничә йөз данәгә кадәр агач җиякләр (аларның саны рәсем катлаулыгы белән бәйле). Җиякләр каен, өрәңге, имән, чыршы, артыш, юкә агачларыннан ясала, өрәңгедән ясалганнары эш вакытында, бер-берсенә бәрелеп, аеруча да яңгыравык «җырлый». Болардан кала, ике йөздән алып, бер меңгә кадәр энәләр, рәсем зурлыгына карап алынган җитен яисә киҗе-мамык җепләр һәм челтәрнең рәсем-схемасы кирәк.

- Ә әлеге гамәли дәресләрдә студентларга техник рәсемнәр дә иҗат итәргә туры киләме?

- Мондый рәсемнәрне ясау мәҗбүри түгел, әмма теләге булганнар үз күңелләренә хуш килгән рәсем өлгесен сайлап ала. Алар рәсемнәргә кертелгән һәр детальнең мөһим мәгънәгә ия булган символлардан торуын да барлый белергә тиеш. Бу иҗат төрендә дипломнар язылганы булды инде, менә быел да Энҗе Гатауллина үз диплом эшендәге дизайн проекты интерьерына үзе иҗат иткән эскизлары буенча бәйләнгән өч челтәр әсәрдән торган панноны кертте.

- Студентларыгыз арасында уку тәмамлаганнан соң Нырты ысуллы әйберләр бәйләп китүчеләр бармы? Һәм, гомумән, бу ысулда нинди кул эшләнмәләре бәйләп була?

- Кичәге студентларым кул эшләнмәләре буенча җитди остаханәләр тотмасалар да һәм осталык дәресләре үткәрмәсәләр дә, кайберсе бу иҗат төрен нәкъ менә декрет ялында, балалар үстергәндә искә төшерә. Һәрбер кул эшләнмәсе, аңа тотыну белән, җан тынычлыгы, рухи ләззәт бирә бит. Нырты челтәр бәйләме белән, теләгең булганда, җаның ни тели, шуны бәйләп була! Кысаларга кидертеп куярлык картиналар да, паннолар да, баш киемнәре дә. Өс киемнәреннән: күлмәкләр, күлмәк элементлары, аппликацияләр, якалар, жилетлар, кием өстеннән бөркәнә торган пелерина, шарфлар, хатын-кыз галстуклары, җәйге эшләпәләр, кепкалар, кыска һәм озын пирчәткәләр... Кечкенә сумкалар, акча янчыклары, телефон тышлыклары, брошкалар, колье, алкалар, беләзекләр бәйләүчеләр дә бар. Киң кулланышта булмаса да, матур челтәрле зонтлар, җилпәзәләр ясаучылар да очрый. Сүз уңаеннан, бу кул эшләнмәләрен төсле итеп: йә ап-ак, йә чем кара, йә төрледән-төрле төстәге җепләрдән бәйләргә дә мөмкин.

Безнең сөлге очларын бизәгән, татар түбәтәйләрен, татар хатын-кызлары костюмы ансамбле өчен кирәкле калфакларны, күкрәкчәләрне иҗат итүчеләрбез дә булды. Быел да җиякләр кулланып, кулдан бәйләнгән челтәр алымнары җуелмасын өчен ныклы белем үзләштерергә әзерләр. Бу яшьләребез өчен үзенә күрә яңа кәсеп тә...

- Мәшһүр модельер Валентин Юдашкин үз әңгәмәләрендә киләчәктә дизайнерлар яңа технологияләр белән эшләүче, инновацияләр кертүче, прогрессив карашлы яшьләр булырга тиеш дип санаса да, махсус машина белән түгел, ә җиякләр ярдәмендә бәйләнгән челтәрләргә заказлар бирә. Сез ничек уйлыйсыз: мондый төр заказлар алу өчен иҗатчы нәрсә эшләргә тиеш?

- Минемчә, ул үз осталыгын көннән-көн арттырып, тәвәккәлләп, берәр зур конкурста катнашырга тиеш. Хәзерге вакытта Русиядәге күп кенә шәһәрләрдә, кайчандыр гөрләп эшләгән мануфактураларны искә төшереп, шушы төрдәге челтәр бәйләмен төбәк брендына әйләндерергә тырышучы җитәкчеләр бар, алар җирле осталар белән берләшеп, борынгы челтәр бәйләү алымнарын гамәлгә куя. Челтәр бәйләүче осталарның «Көмеш җияк» бөтенрусия бәйгесе, халыкара «Җанлы челтәр» фестивале инде берничә еллар дәвамында даими рәвештә үткәрелә. Аларда һөнәри декоратив-гамәли сәнгать осталары да, үзешчән осталар да бик теләп көч сынаша. «Җанлы челтәр»дә катнашу өчен хәтта Франция, Словакия, Словения, Польша, Хорватия, Болгария, Белгия, Нидерланд, Италия осталары да килә! Мондый зәвыклы, әмма четерекле кул эшләнмәләре арзан тора алмый. Аларны, бәлкем, чит ил кешеләре күбрәк тә сатып аладыр, шулай ук бу ерак илләрдә күп гасырлар буе кадерләп сакланып килгән әлеге гамәли сәнгатькә игътибар да зурдан, кайчак илебездәге иң шәп осталар чит дәүләт музейлары заказларын да үти. Аннан соң челтәр бәйләүнең халыкара ассоциациясе дә бар бит әле...

Безнең студентларыбыз да, Татарстанда һәм чит илләрдә оештырылган  халыкара бәйгеләрдә катнашып, җитди җиңүләргә ирешеп киләләр. Алманиядә уздырылган конкурста да призлы урын яуладылар.

Алдагы көннәрдә без дә шушы мәдәни мирасыбызны саклап кала алсак иде! Яшьләребез Татарстанда шушы юнәлештә эшчәнлек алып барса, бик яхшы булачак, билгеле.

Зилә Нигъмәтуллина

Фотолар Гөлназ Әхмәтшинаның шәхси архивыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев