Логотип Идель
Мәдәният

Камчатканы күреп кайтырга тугыз сәбәп

Көннең яртысын без проектта үткәрсәк, икенче яртысында Камчатканың матур урыннары белән таныштык. Шулай итеп, сәяхәтем өчен бер тиен дә чыгарып салмадым. Теләге булганнарга Камчаткага бару юллары белән уртаклашам. Камчатканы барып күрү өчен тугыз сәбәп бар!

 Камчатканы күрү теләгем күптәннән булса да, юлның ни дәрәҗәдә ерак һәм кыйбатлы булуын чамалаганга күрә, ул минем өчен тормышка ашмый торган бер хыял иде. Әмма көннәрнең берендә Камчатка крае хакимияте уздыра торган «Культура в лицах» дигән проектта катнашырга ниятләдем. Кирәк бит: Казаннан мин һәм Русиядән тагын өч кеше волонтер буларак чакырылдык. Көннең яртысын без проектта үткәрсәк, икенче яртысында Камчатканың матур урыннары белән таныштык. Шулай итеп, сәяхәтем өчен бер тиен дә чыгарып салмадым. Теләге булганнарга Камчаткага бару юллары белән уртаклашам. Камчатканы барып күрү өчен тугыз сәбәп бар!

 

 1. Юкка чыгып баручы халкы белән танышыр өчен

Камчаткада дүрт җирле халык бар: эвеннар, алеутлар, итәмәннәр һәм коряклар. Калган халыклар төрлесе төрле вакытта күчеп килгән, кемнәр генә юк – руслар, украиннар, әрмәннәр, чукчалар, белоруслар, чуашлар, марилар, әзәрбайҗаннар, татарлар һ.б.

Юкка чыгып баручы халыкларның берсе – чукчалар. Мин бер чукча кызы белән таныштым. Ул үз милләте, мәдәнияте турында сөйләде. Аларның буыннан буынга тапшырыла торган шәҗәрә сыман җырлары бар икән. Бер сынга буын атамасы белән җеп бәйләнә. Шул җепкә гаиләнең һәр кешесе исеме, гаилә өчен әһәмиятле вакыйгалар язылып, бәйләп куела бара. Нәтиҗәдә ул бер ныклы бау булып үрелә. Туганнар бергә җыелган чакларда, шул бауны кулга алалар, җепләрне барлап, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкәннәр, төрле-төрле хәлләрне искә алалар һәм җыр җырлана икән. Әнә шул җыр буыннан буынга тапшырыла тора.

 

2. Җирле халыкның мәдәнияте белән танышу өчен

Биредә табигатькә табынучы мәҗүсиләр яши. Күз алдына китерегез. Бер якта – урман, вулканнар, океан, кыргый табигать, аюлар, җир тетрәүләр һ.б., ә икенче якта – кеше. Камчаткада син табигатьнең көчен сизәсең һәм, әлбәттә, куркасың. Халык йолалары да бик кызыклы. Алар агачларны, куакларны, утны «ашата» (агачлар янында азык калдыралар, утка ботка, ипи ыргыталар). Бу урыннарга бәйле төрле риваятьләр саклана.

Милли бәйрәмнәре дә ис китәрлек үтә. Итәмән халкының «Алхалалалай» бәйрәмендә катнашырга туры килде. Йолалы бию бәйрәме ул. Иң озак бертуктамый бии алган кеше яки пар – җиңүчене билгелиләр. Уналты сәгать дәвамында биегән кеше белән белән танышу минм өчен бер хикмәт булды.

 

 3. Үзебезнекеләрне очратыр өчен

Шундый еракта үзебезнең татарларны да очратырга хыялланган идем. Мәчетләр булса, шунда кереп эзләргә ниятләдем. Әмма Камчаткада мәчетләр юк икән. Татар кардәшебезне автобуста барганда очраттым. Ак сакаллы, зәп-зәңгәр күзле бер абыйга күзем төште. Никтер үзебезнеке булып тоелды ул миңа. Кыюлыгым җыеп, эндәшергә булдым. Альберт исемле икән, милләтен сорагач: «Мин – мишәр!» – дип көлде. Кайчандыр эш белән Камчаткага килгән һәм… мондагы табигатькә гашыйк булып, бөтенләйгә калган. Менә шулай ул татарлар, кая барсаң да каршыңа үзләре килеп чыга.

 

 4. Тын океан ярындагы кара комлы пляжда йөрер өчен

Петропавловск-Камчатка – океан култыгында урнашкан шәһәр. Авачин култыгы исә Җир шарындагы табигый култыкларның иң зурлары арасында, Австралиядәге Сидней Харбордан гына калышып, икенче урында. Анда цунамилар, зур дулкыннар булмый. Авачиннан соң Тын океан башлана. Без анда да барып җиттек. Култыкның буеннан буена шәһәр урнашкан, ә шәһәрдән читкәрәк китсәң, вулкан ташларыннан уылган кара комлы Халактыр пляжына барып чыгасың. Дөньяда мондый комлы пляжлар берничә генә. Океанда халык серфинг белән шөгыльләнә. Халактыр пляжында илебездә беренче булып чыккан кояш нурларына хозурланасың. Искиткеч таң ата: әйтерсең лә син чит планетада! Моны күрү өчен Камчаткага минем тагын бер әйләнеп кайтасым бар әле!

 5. Янартауда чаңгы шуар өчен

Янартауга да мендек. Камчатка бит янартаулары белән дә данлыклы. Шул янартаудан чангыда шуып төштек. Җир шарының төрле почмакларыннан туристлар сноуборд, чана, чаңгы шуарга бирегә килә. Җирле халык та спортта чыныккан. Кечкенә генә шәһәр эчендә чаңгы һәм сноубордта шуу өчен махсус урыннар байтак.

Камчатка җирлегендә өч йөзгә якын янартау бар. Күпчелеге йоклый, егерме сигезе актив һәм теләсә кайчан лава ташый башларга мөмкин. Авачин, Козель, Коряк янартауларын – өйнеке дип тә атыйлар. Алары да актив, берсе генә йокымсырый. Без Козель дигәненнән чаңгыда шудык. Бер якта – упкын, еракта таулар һәм Тын океан… Гаҗәеп матур күренеш, бөтенләй башка бер дөнья кебек.

6. Кайнар кизләүләрдә коеныр өчен

«Озерки» дигән җиргә коенырга да бардык. Башта җир астыннан вулкан белән җылытылган су бассейнында утырдык, аннан янәшәдәге салкын сулы күлгә чумдык. Шәп! Камчатка халкы шундый кайнар чишмәләргә без мунчага барган кебек бара.

 

7. Чын кыргый аю күрер өчен

Аю – Камчатканың бер символы. Биредә ул гадәти күренеш. Яз көннәрен шәһәргә дә чыгып йөриләр, җирле халык аларны ашата икән. Шуңа да кыргыйрак урыннарда ялгыз йөрергә ярамый. Минем бик күрәсем килгән иде. Кызганыч, безгә очрамадылар: аюларның йокыга талган чагына туры килдек. Камчаткалылар, туристлар ике төргә бүленә, дип шаярта: берләренең аю күрәсе килә, икенчеләре аларны очратмасалар бәхетле. Мин беренче төркемгә карыйм икән.

 

8. Уылдык ашар өчен

Дөресен әйтергә кирәк, Камчаткада уылдык бездәгедән әллә ни арзан түгел. Килосы өч мең сум чамасы. Ләкин уылдыкның төрләреннән күзләр камаша. Яңа гына тотылган балыктан алынганга, тәмлерәк тә. Балык тотарга барсаң, уылдыклысын тартып чыгару гадәти күренеш. Урынын һәм сезонын белергә генә кирәк.

 

 9. Чөнки халкы бик кунакчыл

Камчаткада яшәүчеләр саны күп түгел. Мәсәлән, Петропавловск-Камчаткада ике йөз меңнән чак кына күбрәк кеше гомер кичерә. Икътисадлары тулысынча балык тотуга корылган. Ләкин тотылган балык Русиядә калмый диярлек, күбесенчә чит илләргә озатыла. Элегрәк яшьләр читкә китү җаен караган. Соңгы елларда бу вәзгыять уңай якка үзгәрә башлаган, чит җирләрдән килүчеләр саны да арткан. Җирле халык кунакларны бик ярата, чакырып кына торалар, килсәң, рәхмәт тә укыйлар. Безнең турында да җирле гәзитләргә язып, радиода сөйләттереп, бөтен җирдә кунак итеп йөрттеләр.

Бик бай яшиләр, дип әйтеп булмый. Яшәү бик кыйбат. Кыяр, помидор, карбыз, кавыннарның бәясе сезонында килосына өч йөз-өч йөз илле сумга җитә. Хезмәт хаклары да безнекеннән әллә ни зур түгел. Шуңа да карамастан, урамнарында бары тик зур джипларда гына җилдерәләр. Монда ул байлык күрсәткече түгел, Камчаткада мондый машинасыз яшәп булмаганнан гына. Кирәк булса, юлда туктап, кирәк җиргә илтеп куярга да авырсынмыйлар. Халык бер-берсенә ярдәмчел. Чөнки мондый табигать шартларында бер үзеңә яшәү, исән калу бик авыр.

Проект кысаларында без Русиядә яшәүче күп милләтләр белән танышып-таныштырып, халыклар турында булган стериотипларны җимерергә һәм шул рәвешле бердәмләшергә, ачык караш формалаштырырга тырыштык. Камчатканың бер девизы: «Камчатка сез уйлаганнан якынрак». Чыннан да шулай булып чыкты.

 Илсөяр Габитова

 

Сәхифәне Зөләйха Камалова әзерләде.

 

Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: Сәяхәт Камчатка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев