Логотип Идель
Мәдәният

КАМЫЛНЫҢ ДА ҮЗ КӨЕ

Камыл дип «урак өсте»ннән соң калкып калган кыяклы ашлыкны атыйлар. Узган гасырда балалар арасында камылдан һәм башка коры, куыш үсемлекләрдән сыбызгылар, музыка уен коралларын ясау гадәте булган.

Татар халкының хәзерге һәм борынгы уен кораллары турында төрле сәбәпләр аркасында бик аз яктыртылды. Ә вакыт дигәнең аяусыз, инде ничә уен коралы тарихка күчеп калды. Фольклор бит ул һәрвакыт үзгәреп, камилләшеп торучан. Халкыбыз мирасын саклау өчен вакытында чаралар күрергә кирәк. Ә мин үз чиратымда сезне милли ядкәрләр – уен кораллары белән таныштырырга булдым. Бәлки берәрегез кызыксынып, уйнарга өйрәнү теләге туар? Бүген сүз «камыл» дип аталган халыкчан уен коралы турында булыр.

КАМЫЛДАН – СЫБЫЗГЫ

Камыл дип «урак өсте»ннән соң калкып калган кыяклы ашлыкны атыйлар. Узган гасырда балалар арасында камылдан һәм башка коры, куыш үсемлекләрдән сыбызгылар, музыка уен коралларын ясау гадәте булган. Мондый уенчыкны ясау җиңел. Моның өчен гади әсбапләр кирәк – камыл яки салам һәм үткен пәке белән сагыз яки пластилин. Бармак озынлыгындагы камылны яки саламны үткен пәке белән буйга китеп тел ясыйлар, соңыннан, бер башын пластилин яки сагыз белән томалап куялар да, сыбызгы әзер!

Ә НИЧЕК ТАВЫШ БАРЛЫККА КИЛӘ СОҢ?

Саламнан кителгән тел, өргән вакытта аска-өскә тирбәлә, шулай тавыш чыга. Тавыш чыгарыр өчен һаваны тыгыз өрергә кирәк. Тел йомылып калса, тавыш чыкмый, димәк, өргәндә һава тыгызлыгын киметү сорала. Киресенчә, тел калынрык булып, бөтенләй тирбәлмәсә, бу очракта камылның телен юкартасы яки һаваны катырак өрәсе. Мондый телле сыбызгыларның тавышы көчле, тыңкыш була.

Шундый ук принцип ярдәмендә телле сыбызгыны кул асты әсбапләреннән, агач, үлән элементларыннан да ясарга мөмкин. Мәсәлән, ручкадан, кечкенә пластмас торбалардан, сәрви агачы кузагыннан һ.б. кул асты материалларын кулланырга була. Төрле материалдан ясалган уен коралларын, курайдан аермалы буларак, тел ярдәмендә тавыш формалашу принцибы берләштерә.

КӨТҮЧЕ СОРНАЕ

Әлеге шаян сыбызгы ярдәмендә, әлбәттә, көй уйнап булмый, бары тик бер югарылыкта тавыш  чыгарып бала елаган, кошлар тавышын охшатып уйнарга мөмкин. Әгәр дә кыска салам урынына озын, калын салам алып, бер башында тел, икенче башында тавыш уемнарын ясасак – бу инде көй уйнап була торган уен коралына әйләнә. Уемнар күбрәк булган саен, көй дә катлаулана. Ләкин көй чыгарыр өчен уемнарны төгәл үлчәм белән эшләргә кирәк. Инде мондый уен коралын камыл-сорнай дип әйтергә кирәк, чөнки бу гади көтүче сорнае була. Юка саламга, гадәттәгечә, ике-өчтән дә артык уемнар ясавы читен, чөнки, салам бик нәзек һәм ватылучан була. Шуңа күрә озын уен коралларын башка табигый чималлардан ясыйлар.

КАМЫШ-СОРНАЙ

Татарстан елга-күлләре ярларында озынлыгы ике метр чамасы булган көпшә кыяк – үләннәр, камышлар үсә. Көзгә таба һәм кыш буе язга кадәр мондый үләннәр коры көпшә булып утыра. Менә шундый коры үләннәрдән көй чыгара торган дүрт тишемле камыш-сорнай музыка уен коралын ясарга мөмкин.

АШХАБАДТАН – КАЗАНГА

Бер елны безгә «Риваять» төркеме белән Нәүрүз бәйрәменә Төркмәнстанга – Ашхабад каласына барырга насыйп булды. Шәһәр тирәсендәге тау итәгендә өч метр чамасы озынлыктагы калын, кипкән кыяк үләнен күрдем.

Шулвакыт башыма: «Менә бу коры үләннән менә дигән уен коралы ясарга була!» – дигән уй килде. Шулай итеп, берничә үлән сабагын үзебезгә – Казанга алып кайттым. Күпмедер вакыттан соң Казансу ярында да шундый ук биек һәм калын кыяк үләнгә юлыктым. Димәк, мондый зур тынлы уен коралларын ясау безнең традициядә дә булган, әби-бабаларыбыз да шушы кыяк үләненнән төрле уен коралларын ясаган!

ЯЗМАДА ТҮГЕЛ, ХӘТЕРДӘ

Идел-Урал халыклары табигать чималларыннан төрле телле уен коралларын ясаган. Һәрбер халыкның үз традицияләре, уен кораллары, атамалары, көйләре. Кызганыч, татарлар арасында мондый уен коралларында уйнау традицияләре инде узган гасырның кырыгынчы-илленче елларына кадәр генә гамәлдә булган. Бүгенге көндә шушы уен коралларында уйналган аудиоязмалар сакланмаган, ләкин халык хәтерендә, халык иҗатында китапларга теркәлеп, бүгенге көнгә кадәр яши. Руслан Габитов белән халык уен кораллары турында мастер-класс безнең ютуб-каналда кара.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев