Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2829
      0
      6

    «КАРА ГЕНЕРАЛ» ДАЯН МУРЗИН

        Дөнья яралганнан бирле сугыш ул – вәхшилек, үлем, югалтулар, бәхетсезлек. Хәтта ки беркайчан да күтәрелеп бәрелми торган иманлы бәндәләр дә сугышның мантыйксызлыгына, Хак Тәгаләнең явыз көчләрне ни дәрәҗәдә ирекле кылуына кайвакыт гаҗәпләнә. Ләкин Раббыбыз сугыш чорының хәерле тәкъдир могҗизаларын да күрсәтә. Шундый могҗизалар ки – шаһитләр, документлар табылмаса, аларга ышануы да кыен булыр иде. Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышы могҗизаларының берсе – татар егете Даян Мурзин.

    Беренче могҗиза

        Ник дигәндә, милләттәшебез – канкойгыч вакыйгаларның үзәгендә кайнап һәм үлем белән кат-кат очрашып та, Җиңү көнен каһарман булып шат халык арасында каршылаган, Ватанга исән-имин әйләнеп кайткан бәхетле язмыш иясе. Шулай ук соклангыч дәрәҗәдә матур, кайвакыт хәтта легендага тартым, искиткеч гыйбрәтле, озын гомер иясе дип тә саный алабыз Даян Мурзинны.

       Даян Мурзин шәхесенең масштабын аңлар өчен, аның биографиясе белән танышу гына аз, билгеле. Ләкин язмабыз каһарманы инде арабызда юк, аның турында хәзер китаплар, документаль фильмнар, матбугатта дөнья күргән язмалар гына сөйли. Һәм Даян аганың якыннары исән: кызы Роза, оныгы Альбина. Шулай итеп, Даян Мурзин үткән юлны бер-берен тулыландыра торган төрле чыганаклардан карыйк.

      Каһарманнар күктән иңми, алар да ата-анадан туа. Даян Мурзин 1921 елның 20 декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Иске Балыклы авылында Фәтхелбаян агайның ун балалы (тугыз малай, бер кыз!) гаиләсендә дөньяга килә. (Гел сугышлар, түнтәрелешләр, ачлыклар арасында көн иткән Русия татарлары «запас» белән дә үрчегәндер элек. Ун баланың алтысы сугышка китеп, аларның, Даянны да санасак, икесенә генә кире әйләнеп кайтырга насыйп була). Фәтхелбаян ягыннан Бикморза бабаларының нәселе Казан татарларына барып тоташа, фамилияләре Бикмурзиннан документ теркәгәндә кемдер беренче иҗеген төшереп калдырган. Истәлекләрдән күренгәнчә, Фәтхелбаян гаярь һәм абруйлы ир булган: үз авылларында колхоз оештырышкан, «Совет» колхозының беренче рәисе итеп сайланган.

        Даян башлы малай булып үсә, авыл мәктәбендә гел яхшы билгеләргә укыганнан соң (ике сыйныфны бер ел эчендә сикереп узган, дигән мәгълүматлар да бар), Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлый. Авыл мәктәбендә укыта башлый. Уналты-унҗиде яшьлек егетне күреп алып, Тактагол тулы булмаган урта мәктәп мөдире вазифасын йөклиләр. Ләкин озак эшләргә өлгерми: совет-фин сугышы башлана. Даянда ватанпәрвәрлек тулып ашкан. Авыл яшьләре арасында аңлату алып бара, хәтта моның өчен рәхмәт хаты да сакланган. Ул да үз  теләге белән сугышка китә. Яше җитми, ләкин тәвәккәллеген күреп, аңа унбер айны өстәп язалар. Нәтиҗәдә, Даян «21 гыйнварда туган»га әверелә. Мурзин турындагы мәгълүматларда туу көне төрлечә язылу шуңа бәйле. Сугышның ахырына гына эләксә дә, алар отряды тар-мар ителә. Тормышындагы беренче могҗиза – Даян исән кала. Сугыш тәмамлангач, ул Рига хәрби училищесына җибәрелә.

    Разведчик сынаулары

        Бөек Ватан сугышы Даян Мурзин өчен чик буенда – Балтыйк буе хәрби округының 10нчы укчы дивизиясендә взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт иткәндә башлана. Берничә көн алдан совет чиген алман коммунистлары узып, фашистларның сугыш башларга җыенуы турында кисәтә. Безнең солдатлар фашист гаскәрен төннәрен дә йокламыйча окопларда аяк өсте каршылый. Ләкин кая инде шулкадәр каты коралланган дошманны бер әзерлексез килеш туктатырга...

       Гаскәр чик буенда күпләп кырыла. Чигенгән чакта Даян, Рига янындагы аяусыз сугышта каты яраланып, чолганышта кала. Аңын югалткан Даянны иптәшләре плащ-палаткага салып китә, ләкин болай дошманнан ерак качып булмый. Даян үзен ташлап калдыруларын үтенә. Менә Мурзин тормышындагы икенче могҗиза – аны бер латыш табып алып, госпитальгә илтеп тапшыра. Егермесе дә тулмаган егетнең хастаханә караватын «саклап» ятасы килми, әлбәттә: бераз савыга төшүгә үк, ул бер Татарстан егете белән кача. Үз дивизияләрен куып тотарга телиләр, ләкин тәкъдирдә башкачарак язылган икән. Зур кыенлыклар белән – көнен дә төнен дә әсирлеккә төшү, ахмак пуляга юлыгу куркынычы астында – Латвия территориясен үтеп, Беларусь һәм Украинада хәрәкәт иткән Сидор Ковпак партизан берләшмәсенең Ямполь отрядына эләгәләр. Монда ул «Ватан өчен» разведка взводы командиры һәм разведка ротасы командиры була. Икенче тапкыр каты яралана.

       Мурзин үзен сәләтле разведчик итеп күрсәтә, өстәвенә, аның татар һәм башкорт телләрен әйбәт белүе, хәрби училищеда алманчаны үзләштерүе турындагы хәбәр җитәкчелеккә барып ирешә. Егетне Украина партизан хәрәкәте штабы башлыгы, генерал-лейтенант Тимофей Строкач чакыртып ала, аңа йөкләнгән бурычларны аңлата. Тиз арада Даянны компас ярдәмендә хәрәкәтләнергә, яңа төр миналар белән эш итәргә, самбо алымнарына һ.б. өйрәтеп, Украинадагы дошман тылына җибәрәләр. Ул тарафларда фашистлар Урта Азия әсирләреннән «Төркестан» легионын укмаштырган, Советлар Союзына каршы сугыштырырга исәпли. 1942 елның августында Мурзин 1нче штаб ротасына агент булып урнаша. Күз алдыбызда, әйтерсең, маҗаралы кино кадрлары гәүдәләнә: оккупацияләнгән Донбасска итальян кәчтүм-чалбары, чех ботинкасы кигән, алтын сәгать таккан коммерсант Армедис Стакос килеп төшә... «Коммерсант»ның тырышып эшләве нәтиҗәсендә, «Төркестан» легионының аерым подразделениеләре совет ягына күчә. Шунда ук, Донбасста, «Идел-Урал» легионы подразделениеләре дә урнашкан була. Даян Мурзин «Идел-Урал»ның совет тарафына күчәргә әзерлеген өйрәнә, моңа «туфракны» әзерли. Юлларын табып, командованиегә мәгълүматны җиткереп тора. Донбасстагы яшерен эшчәнлеген егет 1943 елның августына кадәр алып бара. «Идел-Урал»ның да берничә подразделениесе Кызыл Армия ягына чыга. Совет гаскәре легионерлар дислокацияләнгән урынга якынлашканда, фашистлар Сталинодагы (хәзер Донецк) кокс химиясе комбинатын миналап калдыра. Мурзин һәм бер төркем элекке легионер тырышлыгы белән шартлау кисәтелә, югыйсә, шәһәр җир белән тигезләнгән булыр иде. Мурзин һәм аның егетләре шулай ук корал складын зарарсызландырып та дошман оборонасын какшата, Донецк һәм Иловайск  шәһәрләрен югалтуларсыз азат итүгә сәбәпче була.

    Аю өнендә

       1943 ел көзендә татар егете Молдавиягә җибәрелә һәм партизан хәрәкәтен оештыра. Молотов исемендәге ул отряд Карпатта дошман белән катгый сугыш алып бара. Фашистның тылында гаҗәеп кыю диверсия гамәлләре кылалар Мурзин партизаннары. Гитлер армиясенең аэродромнары, корал складлары, күперләр һәм юллар шартлап, күккә оча. 1944 елның апреленә чаклы Молдавиядә, Украинаның Винница һәм Одесса өлкәләре территориясендә сугыша. Шушы чорда Даян Мурзин Киевта, партизан хәрәкәтенең Махсус разведчиклар мәктәбендә укып кайта. Һөнәри осталык дәресләреннән тыш, монда чех һәм алман телләрен тирәнтен өйрәтәләр.

        1944 елда фашист гаскәреннән азат итү хәрәкәтенең алгы сызыгы Словакия җирләренә күчә. Даян Мурзинны бер төркем разведчиклар белән Чехословакиягә десант итеп төшерәләр. Анда ул партизан бригадасын оештырырга тиеш була. Бригада биш төркемнән тора, аңа барлыгы ике мең сугышчы керә. Ул чакта аңа нибары 23 яшь була.

        Яңа отрядка чехларның милли каһарманы Ян Жижка исемен бирәләр. Командиры итеп, рәсми рәвештә, җирле словак халкы вәкиле, элекке хәрби әсир Ян Ушияк билгеләнә, ә аның киңәшчесе Мурзин штаб башлыгы итеп тәгаенләнә. Әмма дошман тылына җибәрер алдыннан Украина партизан хәрәкәте штабы башлыгы Строкач, Даян Мурзин белән кабат очрашып, Ушиякның зур хәрби подразделениеләр белән җитәкчелек  итү тәҗрибәсе булмавын һәм, шул сәбәпле, төп җаваплылыкны үз өстенә алырга туры киләсен әйтә. Строкач боерыгын – Моравия территориясенә керүне – партизаннар өч мәртәбә омтылыш ясаганнан һәм күп көрәштәшләрен югалтканнан соң гына үти ала.

       Бригада фашист гаскәренең тынычлыгын ала. Берничә ай эчендә партизаннар биш меңнән артык гитлерчыны юк итәләр, алтмыш эшелонны «тәгәрәтәләр», ун күперне, уналты хәрби очкычы булган аэродромны һ.б. алалар. Боларга югалтусыз гына ирешеп булмый – аяныч ки, бригаданың ышанычлы кешеләре һәлак булган.  Моравия урманнарында Мурзин бригадасының эзенә төшеп, фашистларга тапшырырга омтылган диверсантлар күп гизгән. Әмма яшь булса да, татар егете үзенең зирәклеге, эчке сиземләве, бик сак эш йөртүе белән хәтта өлкәнрәк иптәшләреннән дә аерылып торган. Шундый бер диверсант Дворжак бригадага үтеп кергәч, Даян аңа ышаныч күрсәтергә ашыкмый, гомумән, ул аның шикле зат икәнен сизеп ала. Ләкин командир Ян Ушияк яңа кешегә (милләттәше бит) ышана, нәтиҗәдә, моның өчен гомере белән түли: хаин партизан бригадасы җитәкчеләрен туп-туры гестапо засадасына китерә. Мурзин дошманны алданрак күреп алып, Ушиякны кисәтеп өлгерә, ләкин фашистлар егетнең аягына төзәп ата. Качар әмәл калмагач, яраланган Даян аска, шарлавыклы елгага сикерә. Гестапо партизаннар штабын эзләп табып, тар-мар итә. Ушияк әле котылып калган була, тик хаин аны барыбер эзләп табып, фашистларга тапшыра. Ушиякны нык җәзалап үтерәләр.

        Ә Даян язмышы ничек булып бетә соң? Егетне берзаман агым ярга ташлый, ул көч-хәл белән урманчы йортына мүкәли. Урманчы Мурзинның яраларын бәйли, тик аны өендә калдыру – гестапочыларга тереләй тотып бирү белән бер икәнне яхшы аңлый. Урманга илтеп, аю ауларга дип казыган тирән базга илтеп яшерә ул аны. Баз янына еш барып йөрүдән мәгънә юк – гестапоның котырынган чагы, эзгә тиз төшәчәкләр. Даян шешенгән аягы белән, ач килеш шунда биш тәүлек ята. Аякның әрнүенә чик-чама юк, хәтта яшисе килми башлый. Ләкин аңына килеп, компасын вата, күзен чытырдатып йомып, шуның кыйпылчыгы белән бар көченә җәрәхәткә сызып җибәрә. Үлек бәреп чыга һәм, ниһаять, егетнең хәле бик әкренләп кенә җиңеләя башлый. Могҗиза, әлбәттә. Ә бит  ул билгесезлектә, партизаннар турында бер хәбәр алмаган килеш яткан.

    Гитлерның шәхси дошманы

      ...Фашистлар аю тозагын барыбер эзләп таба. Этләре гел шул тирәдә әйләнә. «Беттем» дигәндә Аллаһ бу егеткә тагын бер могҗизасын иңдерә. Печән эскерте тора, гитлерчылар, Мурзинны шуның эченә яшеренгән дип уйлап, ут төртеп яндыралар. Шулай итеп, Ян Ушиякның фаҗигале үлеменнән соң, партизан бригадасы белән 1944 елның октябреннән сугыш тәмамланганчы Даян Мурзин җитәкчелек итә.

       Нәкъ биредә кылган батырлыклары белән олы данга ирешә татар егете. Аңа шушы чорда «кара генерал» кушаматы ябыша. Әлеге кушаматы белән ул Гитлерның шәхси дошманына әверелә. Ни сәбәпле «кара генерал» соң?

        Чынлыкта Мурзин майор дәрәҗәсендә була. Партизаннар арасында яшьләр дә, Даянның атасы-бабасы яшендәгеләр дә күп була. Ә Мурзинга нибары 23 яшь. Партизан хәрәкәте командованиесе аңа, көрәштәшләре арасында олырак, олпатрак күренсен өчен, сакал үстерергә киңәш итә. Куе, затлы кара сакал-мыек җибәргәч, егетнең йөзе өлкәнәеп кала. Татарларга хас бер пөхтәлек белән, Даян, кырыс сугыш шартларына карамастан, сакалын карап-тәрбияләп кенә йөртә. 45 яшьләр тирәсендәге коеп куйган генерал! Фашистларны дер калтыраткан партизан башлыгының майор икәнлеген алар әллә белгән, әллә юк. Тик менә Чехия җирләрендә канкойгыч сугышларда фюрер үзе басып алган илләрдә немец солдатлары күпләп кырылуга шакката. Моны аңлау өчен ул Прагага килгән. Аңа Мурзин отрядының кыю, актив эшчәнлек алып баруы турында җиткергәннәр. Гитлер «ниндидер партизан отрядының» куәтенә ышансын өченме икән, бергә бишне өстәп, партизаннар башлыгы турында «грузин милләтеннән кара генерал» дип сөйләгәннәр.

    Реклама

     

    Чехословакиянең милли каһарманы

       Сугыштан соң Даян Мурзин Казанда юридик белем ала. Озак еллар Башкортстан прокуратурасында хезмәт итә, аннан БАССР Адвокатлар коллегиясе рәисе була. Тырыш хезмәте «Башкортстанның атказанган юристы» дигән мактаулы исем белән билгеләнгән. Лаеклы ялда да актив тормыш алып барган ветеран. БР Хокук саклау, кораллы көчләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы президиумы рәисе, хөкемгә тартылучыларны аклау комиссиясе әгъзасы була. Яшьләр белән һәрдаим очрашуларга йөри.

    Татар майорына 1968 елда Чехословакия Герое исеме бирелә.

        Гомумән, Даян Мурзинның орден-медальләренең исәбе-саны булмагандыр. Үзебезнең илнекеләрне дә, чит дәүләтләрнекен дә кертеп, аның кителе орден-медальләр белән алтмыш килога тарткан, диләр. Ләкин Чехословакияне азат иткәне өчен бер генә совет медале дә бирелмәгән. Аңа Советлар Союзы яки Русия Герое исемен бирү турындагы тәкъдимнәр дә кире кайтарыла. Берсендә 1969 елда Леонид Брежнев, «кара генерал»ны Чехословакия илчелегендә күреп, «син әле һаман Советлар Союзы Герое түгелмени?» дип сорый, бу хатаны төзәтергә Косыгинга боера. Шунысы кызык, «кара генерал» белән 1944 елнең маенда алар инде Чехословакиядә очрашкан була. Ул чакта полковник дәрәҗәсендәге Брежнев Мурзин батырлыкларына соклану белдерә.

        Икенчесендә Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткәндә Русиянең иң югары түрәләреннән торган делегация белән бергә Даян Мурзин Словакиягә бара. Делегация җитәкчесе В. Путин була, ул Даян Фәтхелбаян улы белән таныша, аралашалар. Путин аның батырлыкларыннан инде хәбәрдар, бик нык кайгырту әсәре күрсәтеп, Русия Герое исемен бирү кирәклеген әйтә. Матбугат ил җитәкчесенең матур сүзләрен яңгырата. Ләкин эш аннан ары узмый. 2005 елда Путинга, Даян Мурзинга Русия Герое исемен бирүне сорап, Чехия белән Словакиянең атаклы шәхесләре мөрәҗәгать иткән хәтта.

        2008 елның августында Уфада бер төркем аңлы яшьләр, Даян Мурзинга каһарман исемен бирүне таләп итеп, митингка чыктылар, бу хакта гаммәви мәгълүмат чаралары язган иде. Әлеге мәсәлә «кара генералның» вафатыннан соң, 2015 елда кабат күтәрелде. Ул чакта Башкортстан татарлары милли хәрәкәте 2015 ел – Даян Мурзин елы дип игълан иткән һәм җәмәгатьчелек игътибарын янә шушы гаделсезлекне бетерү проблемасына юнәлткән иде.

        Нигә һаман атаклы шәхесебезгә Герой исемен бирү «йомыла»? Сәбәпләрен сорарга инде Даян ага үзе юк. Ул 2012 елның февралендә бакыйлыкка күчте. Милли хәрәкәт активистлары һәм Даян Фәтхелбаян улының тормыш юлын өйрәнгән кешеләр моны фәкать аның «титул» милләт вәкиле булмавыннан күрә. Әллә фашист тылындагы эшчәнлеге аркасында «тырнак астыннан кер эзләүчеләр» киртә корганмы? Хәзер белдеклеләр заманы шул, эте дә бете дә ревизия үткәрергә, «хата» табарга гына тора. Чит халык вәкилләре түгел, үзебезнең кавемнән – хәтта җәлилчеләргә(!) кизәнүчеләр булды...  Даян Фәтхелбаян улы Мурзинны Чехословакия үзенең милли каһарманы дип таныды. Соңгарак калып булса да, аны без дә үзебезнең милли каһарманыбыз дип танысак иде!  

    «Сугышта исән калу – үзе үк могҗиза»

        Ватанда һәм, иң аянычы, татар халкында, Даян Фәтхелбаян улы Мурзинның Икенче Бөтендөнья сугышында Җиңүгә керткән өлеше киң мәгълүм түгел. Хәрби даирәләр «үзешчән» дип кимсетебрәк караган партизан хәрәкәтен профессиональ югарылыкка күтәргән, бер үк вакытта разведчик буларак та зур нәтиҗәлелеккә ирешкән милләттәшебез эшчәнлеге нәкъ менә татар тарихында лаеклы урынын алырга тиеш. 25 яше дә тулмаган яшерен агент Даян Мурзин «Төркестан» һәм «Идел-Урал» легионнары солдатларын, димәк, төрки халыклар һәм татарларны да, «сатлыкҗан» язмышыннан аралап, Ватанга кайтара алган. (Элекке коллаборационистларның соңыннан совет төрмәләрендә кат-кат тикшерү узулары, иза чигүләре – башка мәсьәлә, анысын Мурзин берничек тә алдан күрә алмаган.) Партизан бригадасы командиры буларак та ул Аурупа халыкларына гына хезмәт күрсәтеп калмаган, билгеле. Татарстаннан да, башка төбәкләрдән дә аның отрядларында татарлар байтак сугышкан. Даян Фәтхелбаян улы алар белән үзара килешеп, бердәм рәвештә уртак максатка хезмәт итүләрен болай дип искә алган:

    «Татар егетләре беркайчан да йөземә кызыллык китермәде, алар, батыр һәм тәвәккәл булдылар». Герой исеме бирелмәүгә килгәндә исә, Даян ага моңа үзе фәлсәфи караган: «Минем иң олы бүләгем – Җиңү. Шундый канкойгыч сугышта исән калу – үзе үк могҗиза...»

       Җитәкчелек гаделлекне торгызып, каһарман милләттәшебезгә үлгәннән соң булса да Герой йолдызын бирерме – әйтүе кыен. Безгә исә аның исемен Татарстанда да, аннан читтә дә киңрәк танытырга кирәк. Топонимикада, әдәбиятта кулланырга, хәтер чараларын оештырырга – милли каһарманыбызның кадерен үзебез белмәсәк, кем белер?! Даян Мурзин шәхесен дөньяга киңрәк таныту – ул татар халкын таныту дигән сүз. Әлегә татарлардан Даян Мурзинның тормышын һәм сугыш чорындагы эшчәнлеген яктырткан әдәби әсәрләр язучы да булмады. Фәкать дөньядан иртә киткән язучы Мияссәр Басыйров үзенең атаклы якташы хакында «Кара сакаллы генерал» дигән документаль бәян язган.

    Язманы әзерләгәндә ачык чыганакларда басылган М. Годбодь, Р. Зарипов һ.б. язмалары, «Азатлык», «Кызыл таң» , башкортча Википедия һ.б. материаллары кулланылды.
    Гаилә архивындагы фотолар белән уртаклашуы өчен редакция Д. Мурзинның оныгы Альбина ханымга рәхмәт белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу