Логотип Идель
Мәдәният

КАЙТ КАЗАНГА, «КЫЗЫЛ ТАТАРСТАН»!

Бөек Ватан сугышы башлангач, хөкүмәт, элекке тәҗрибәгә таянып, бронепоездларны фронт өчен киңрәк «җигәргә» чакыра. Ләкин гражданнар сугышыннан калган поездлар инде искергән. Авыр машина төзелеше наркоматы яңа бронепоездлар төзүне көйләмәгән – утызынчы елларда илдә хәрби поездлар төзелми. Бердәнбер махсуслашкан Брянск заводы урнашкан җирләрне фашистлар беренче көннәрдә үк басып ала...

Бөек Ватан сугышы башлангач, хөкүмәт, элекке тәҗрибәгә таянып, бронепоездларны фронт өчен киңрәк «җигәргә» чакыра. Ләкин гражданнар сугышыннан калган поездлар инде искергән. Авыр машина төзелеше наркоматы яңа бронепоездлар төзүне көйләмәгән – утызынчы елларда илдә хәрби поездлар төзелми. Бердәнбер махсуслашкан Брянск заводы урнашкан җирләрне фашистлар беренче көннәрдә үк басып ала. Аяныч, ләкин булган бронепоездларның да күбесе сугышның беренче айларында ук сафтан чыгарыла яки дошман кулына эләгә. Ситуацияне әзме-күпме җайлар өчен, 1941 елның көзендә хөкүмәткә чираттагы тапкыр халыкның патриотизмына, фидакярлегенә мөрәҗәгать итәргә кала.

Белешмә: 
Бронепоезд – нигез мәйданчыклары һәм корпусы корычның чыдамлы махсус төрләре (броня) белән ныгытылган, кораллар, тимерьюл инструментлары, запас шпаллар, рельслар һәм фронтта кирәге чыгарга мөмкин бик күп җиһазлар урнаштырылган хәрби поезд ул. Бу сыйфатлары өчен аны «тәгәрмәчле ныгытма» дип атаганнар. Русиядә андый төр тимер юл транспорты гражданнар сугышында ук кулланылган.

Үзендә һәм транспорт, һәм дошман китергән бәла-казадан соң җимерекләрне төзәтерлек, һәм куәтле коралны берләштергән бронепоездларның Бөек Ватан сугышындагы эшчәнлеге турында аз билгеле. Ләкин Татарстан халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен барлаганда, республика җитештергән бронепоездлар һәм аларны ясаучыларны, һичшиксез, искә алырга тиешбез. Бу – республика тарихының мактаулы һәм катлаулы сәхифәләреннән берсе. Татарстанда төзелгән бронепоездлар турындагы мәгълүматны Тимерьюлчылар мәдәният сараенда урнашкан Тимерьюлчылар музеенда (караучысы – Венера Петухова), Юдино локомотив депосының ветераннар советында (җаваплы хезмәткәр – Нина Сегаль) һәм Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе ветераннар оешмасында (җитәкчесе – И.Ф. Нигъмәтуллин) табарга мөмкин, ләкин аларда да әлеге темага документаль материаллар һәм артефактлар күп сакланмаган.


Тимер юлның Казан бүлеге эшчеләре совет гаскәренә «Кызыл Татарстан», «Василий Чапаев», «Куйбышев» бронепоездларын ясап тапшырган. Өч поездны да тимерьюлчылар үз акчаларына, төп хезмәттән бушаган вакытларында, чын мәгънәсендә юктан бар итеп итеп һәм мөмкин булган кадәр тиз арада җитештергән. Татарстан бронепоездлары арасында иң атаклысы – Юдино паровоз ремонтлау депосында алты ай эчендә ясалган «Кызыл Татарстан». 


Тимерьюлчылар аны төзү турындагы карарны 1941 елның ноябрендә ала һәм шунда ук эшкә керешә. Татарстан тимерьюлчыларына бронепоездны тиешле тәҗрибәсе, белгечләре, җиһазлары, материаллары, эш кораллары булмаган шартларда төзергә туры килә. Әле тимерьюлчыларның төп үз хезмәте дә четерекле булуын, деполарның сугыш чорында болай да көн-төн туктамый эшләвен, паровоз һәм вагоннарны, тулы составларны һич тоткарлыксыз карап, кирәксә – төзәтеп, ерак юлларга озатып торуын истән чыгармыйк. 


Иң кыены, әлбәттә, бронялы корыч һәм пыяла юнәтү, кирәкле детальләрне ясау була. Монда инде Казан предприятиеләре һәм Урал ягындагы металлургия заводы хәлләреннән килгәнчә булышлык күрсәтә. Юдино депосы инженерлары үзләре сызымнарын ясый, эш барышында аларны әле күп тапкыр үзгәртергә дә мәҗбүр була. Бронепоездга нигез итеп деподагы җиңеләйтелгән маневр паровозын сайлыйлар, чөнки ул хәтта ныгытылмаган һәм вакытлыча дип ясалган фронт тимер юлларында да яхшы тизлек белән хәрәкәт итә ала. Әмма җитешсезлекләре дә байтак: тормозы һәм пар машинасы начар, пар-һава насосы зәгыйфь. Аларны депо осталары А. Шөгеров белән Н. Николаев төзәтә. Шулай ук фильтрация системасы яңадан эшләнелә: паровоз өчен теләсә нинди, хәтта күлләвектән җыеп тутырган су да ярый, ә фронт шартлары өчен бу бик мөһим була.


Эретеп ябыштыручылар Галим Шаһабетдинов белән Василий Каренков бронемәйданчыклар – һәр «вагонның» егермешәр тонналык ныгытылган платформасын әзерли. Дистәләгән, хәтта йөзләгән тимерьюлчы: казанчылар, тимерчеләр, слесарьлар, токарьлар һ.б. көндезләрен төп хезмәт вазифасын үти, кичләрен һәм төннәрен бронепоездны ясый. Тарихта «Кызыл Татарстан» бронепоездын ясауда хезмәт куйган хатын-кызлар Галия Гатина, Анна Ершова, Мария Самарина исемнәре дә язылып калган. 
«Кызыл Татарстан» бронепоезды ОВ №6116 бронепаровозыннан һәм биш ныгытылган бронемәйданчыктан тора. Корычтан «киенгән» эшелон диварлары гына да, иң киме, ике-өч см калынлыкта – бронепоездның нинди авыр транспорт икәнлеген шуннан чамаларга була. 


Юдино эшчеләре төзеп бетергәннән соң, яңа бронепоездны Канаш станциясенә кораллануга җибәрәләр. Табигый ки, тимерьюлчыларда хәрби корал юк, аны бирергә ашкынып торучылар да булмаган, күрәсең: төрле модель пушкалар, пулеметлар, танк башнялары инде сугыштан кайткан. Җимерек, яраксыз хәлгә килгән коралны үз көчләре белән төзәтеп, бронепоездга урнаштыралар. Состав хәрби булгач, аны яшел төскә буйыйлар. Әзер бронепоездны йөртер һәм техник хезмәт күрсәтер өчен экипажны депоның иң тәҗрибәле, оста унтугыз-егерме эшчесеннән туплыйлар. Билгеле, хәрби командир, партия һәм комсомол җитәкчеләре, идеологик яктан иминлекне карый торган тагын әллә кемнәр дә билгеләнә – кыскасы, мулла белән поп кына булмый хәрби эшелонда. 


1942 елның апрелендә барлык күрсәткечләр буенча җентекләп тикшерелгән, сынауларны уңышлы гына узган поездны тантаналы төстә Кызыл Армиянең хәрби командование вәкиленә тапшыру митингы була. «Кызыл Татарстан» Мәскәүгә кузгала. Анда аны артиллеристлар, пулеметчылар, элемтәчеләр белән тәэмин итәләр, өстәмә пулеметлар, хәтта һава һөҗүменә каршы ике куәтле система куялар. Әгерҗедә төзелгән «Василий Чапаев» белән бергә, «Кызыл Татарстан» 46 нчы аерым бронедивизионын тәшкил итә.


Безнең бронепоездларның хәрби юлы Сталинград фронты, аннары Төньяк Кавказ аша уза. 46 нчы бронедивизионның 1942-44 еллардагы маршрутын Мәскәү – Сталинград – Баскунчак – Әстерхан – Моздок – Ростов-Дон – Лихая дип сызып була. Ә бу – дошман һөҗүменнән саклап калынган станцияләр һәм тимер юл күперләре, төзекләндерелгән юллар, фашистларның артиллерия һәм пулемет нокталарын юк итү, хәтта тимер юлда засадалар оештыру һәм хәрби разведка дигән сүз. Югалтулар да була. Аяусыз сугышларда машинист Сергей Шулов үлә, машинист ярдәмчесе Иван Савельев каты яралана.


1944 елның июненнән безнең бронепоездлар I Украин фронтының Волноваха, Годыньковцы һәм Гусятин, Джурын һәм Пытковус станцияләрен фашист һөҗүменнән саклый. Серет елгасы буенда урнашкан дошман позицияләренә һөҗүм итә. Аннары IV Украина фронты карамагында Самбор, Хыров, Романув; 38 нче армия составында Кросно станцияләрен (Польша) азат итүдә катнаша.


1945 ел гыйнварында «Кызыл Татарстан»ның хәрби һәм техник экипажы Ясло һәм Горлице шәһәрләрен азат иткәндә аеруча батырлыклар күрсәтә. Югары Башкомандующийның 1945 ел 19 февраль боерыгы белән безнең дивизионга мактаулы «Яслолы» исеме бирелә.


«Кызыл Татарстан» өчен Бөек Ватан сугышы Польшаның Щавне – Кулашне станцияләрендә тәмамлана. Сугыштан соң безнең бронепоезд Мәскәү хәрби округының 2634 нче хәрби складына тапшырыла. Кызганыч, аннан соңгы язмышы турында төгәл хәбәрләр юк. Шулай да Юдино депосының ветераннар оешмасы вәкилләре җитмешенче елларда «Кызыл Татарстан»ның эзләрен табарга, мөмкин булса, республикада төзелгән броневикны кире үзебезгә сорап алырга дип, Мәскәүгә юл тота. Бронепоездлар сакланган урынга аларны кертмиләр. Аларга әйтелгән мәгълүмат буенча, иске поездлар арасында Татарстанда эшләнгәне – иң төзек һәм әйбәт сакланган хәлдәгесе, аны, әгәр дөрес булса, «Мосфильм» студиясе кирәк-ярагына – реквизит итеп тә тотканнар. Моннан ары Татарстаннан кемнең дә булса «Кызыл Татарстан»ны үзебезгә кайтаруны сорап, кемнең дә булса мөрәҗәгать итүе турында бер мәгълүмат та юк. Юдинодагы Тимерьюлчылар музее караучысы Венера Петухова, экскурсияләр алып барганда, «Кызыл Татарстан» турында шундый моңсурак мәгълүмат җиткерә... 


Илдәге һәм гаскәрдәге кырыкмаса-кырык үзгәрешләрдән, җимерү-таркатулардан соң исән калгандырмы безнең мәшһүр бронепоезд – билгесез. Әгәр могҗиза белән исән калган булса, әлбәттә, «Кызыл Татарстан»ның урыны ниндидер хәрби складта яки тимер-томыр чүплегендә түгел. Монда, туган җирендә, сиксән елга якын вакыт узган булса да, ул бик кыйммәтле һәм тарихи әһәмияткә ия һәйкәл булыр, кадерләп сакланыр, балаларны тәрбияләүдә һәм сугыш хатирәләрен яңартуда уникаль бер ядкәр булып хезмәт итә алыр иде. Ә болай... шундый гыйбрәтле тарихы була торып, Татарстан халкы бүген «Кызыл Татарстан»ның канәгатьләнерлек хәлдә сакланган фотосурәтен күрүдән дә мәхрүм – ашыга-ашыга эшләгәч, бронепоезд янында селфилар ясап торырга вакыты булмагандыр инде тимерьюлчыларыбызның... 


Халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы данлыклы хезмәт батырлыгын гәүдәләндергән артефактны кайтару республика җитәкчелеге ихтыярыннан да торадыр. Кайт, «Кызыл Татарстан», Казанга, якты һәйкәл булып кайт!


Юдинодагы Тимерьюлчылар музееннан алынган фотолар

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Җиңүгә 75 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев