Логотип Идель
Мәдәният

КАЗАНДА ТАССРНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА ЗУР ЭКСПОЗИЦИЯ АЧЫЛДЫ

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгы уңаеннан республиканың иң зур музеенда масштаблы яңа экспозиция төзелде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгы уңаеннан республиканың  иң зур музеенда масштаблы яңа экспозиция төзелде.

“Татарстан Республикасының борынгы заманнан башлап бүгенге көнгә кадәр тарихы” күргәзмәсенең үзенчәлекле экспонатлары арасында – таш дәверенә караган (б.э. кадәр 100-35 меңьеллыклар) тору урынында табылган, чакма таштан ясалган кискеч кораллар (нуклеуслар, яргычлар һәм башкалар); ананьино археологик культурасы бронза айбалтасы (б.э. кадәр V-IV йөзләр); Тәнки каберлегендә табылган көмеш битлектә (IX-X йөзләр) бар. Моннан тыш ханнар заманыннан ук сакланып калган бакыр, бронза һәм көмештән ясалган чигә алкалары, тавышлы асылмалар, беләзекләр, йөзекләр, муен һәм күкрәк бизәгечләре теләсә кемнең игътибарын җәлеп итәргә сәләтле.

Зур мәйданны (3 мең кв. метрдан артык) биләп, экспозиция борынгы төбәк халкының эволюцион процессларын, татар халкының формалашуы һәм үсеше этапларын, Гомумроссия тарихы контекстында мөһим тарихи чорларны чагылдыра. Республика – Россиянең алдынгы регионнарының берсе булып санала. Экспозиция мәйданнарының бер өлеше республиканың төп музее тупланмалар байлыгын, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге музейара күргәзмә проектлары ачучы вакытлы күргәзмәләр өчен кулланыла. Музей тарихында беренче тапкыр Музей-белем бирү үзәге ачылды. Ул «Һөнәрчелек бакчасы» дип атала һәм үсеп килүче буынны Татарстан халыкларының традицион һөнәрләренә өйрәтү өчен мәйданчык булып тора.

“Татарстан Республикасы Милли музееның яңа экспозициясен эшләгәндә, шактый күп тикшеренү эшләрен башкарырга туры килде. XVI–XVII гасырларда төбәк тарихы, XIXгасыр уртасы, XX гасыр башларында татар һәм рус мохитендәге социаль-икътисади һәм мәдәни-агарту процесслары белән бәйле темаларны ачарга кирәк иде. Совет чорын һәм советтан соңгы унъеллыкны яңадан барлау таләп ителде. Экспозицияне фәнни проектлау барышында республиканың алдынгы галимнәре һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек иттек”, - ди Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Яңа экспозиция туган як тарихы белән кызыксынучылар гаять кызыклы. Ә яшьләр, мәктәп укучылары биредә республиканың тулы тарихы турында әтрафлы мәгълүмат ала. Хәтта тарих дәресләрен дә бирүдә оештырылса, яхшы булыр иде.

Татарстанның борынгы тарихы – экспозиция 40 меңьеллыктан артык чорны үз эченә ала һәм таш дәвереннән башлап безнең эраның I меңьеллыгы ахырына кадәрге вакытка караган археология һәйкәлләрен тәкъдим итә.

Биредә таш, бронза һәм тимер дәверләре археология табылдыклары урын алган. Күпсанлы һәйкәлләрнең исемнәре регион чикләреннән читтә, археологик культураларның атамалары (ананьино, имәнкискә, пьянобор) буларак таныла. Экспозиция тематик принцип буенча төзелгән. Аның үзенчәлеге - төбәктә яшәгән борынгы кабиләләрнең тормышын шөгыльләре һәм көндәлек көнкүреш мәдәниятләре үсеше аша күрсәтү. Биредә экспонатларның төп нөсхәләреннән тыш киемнәрнең реконструкцияләрен, бронза һәм тимер дәверенең башлангыч чоры торагы, ныгытмалары макетларын күрергә мөмкин.


Татарстанның урта гасырлар тарихы – экспозиция төбәкнең Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорындагы тарихын яктырта.

Археология тупланмалары игенчелек, терлекчелек һәм һөнәрчелек зур үсешкә ирешкән Көнчыгыш Европадагы беренче дәүләтләрнең берсе булган Идел-Чулман Болгары (X-XIII йөзләр) халкының үзенчәлекле мәдәниятен яктырта. Аның казанышлары турында күпсанлы җир эшкәртү кораллары, төрле һөнәр ияләре әсбаблары һәм эшләнмәләре, чит илләрдән китерелгән әйберләр сөйли. Бакырдан, бронзадан һәм көмештән ясалган чигә алкалары, тавышлы асылмалар, беләзекләр, йөзекләр, муен һәм күкрәк бизәгечләре, билбау һәм каптырма җыелмаларын үз эченә алган зәркән бизәнү әйберләре комплексы үзәк урынны алып тора.

XIII-XV йөзләрдә монголлар тарафыннан яулап алынганнан соң Идел буе Болгары территориясе Җүчи Олысы составына керә. Экспозициядә урын алган, ак таштан ясалган сырлы урам фонтаннары һәм мунча су савытлары фрагментлары, биналарның стеналарын бизәү өчен кулланылган, төсле ялтыравык белән капланган таш плитәләр, орнаментлар һәм эпитафияләр сырлап төшерелгән кабер ташлары Болгар шәһәрендә мәдәниятнең һәм төзекләндерүнең югары дәрәҗәгә ирешүен күрсәтә.

Махсус хәзинәлекләрдә урта гасыр хәзинәләрендә табылган зәркән бизәнү әйберләрен, акча тәңкәләрен, сәүдәгәр әсбабларын, Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләреннән китерелгән әйберләрне күрергә мөмкин.

Казан төбәге: воеводалык – губерна – экспозиция XVI йөзнең икенче яртысыннан башлап XIX йөз уртасына кадәрге чорны үз эченә ала.

1552 елда Казан төбәге җирләре Рус дәүләтенә кушыла һәм Казан воеводалыгы территориясенә әверелә. Залда урын алган рәсми эш кәгазьләре, сугыш кораллары, һөнәрчелек эшләнмәләре административ системадагы үзгәрешләр турында сөйли, төбәк халкының шөгыльләрен яктырта.
1708 елда Казан губернасы төзелә. Көнкүреш әйберләре һәм макетлар сәнәгать үсешен гәүдәләндерә.

Экспозициядә урын алган карета императрица Екатерина II Казанга килүе белән бәйле. Залда, шулай ук, Казан губернасында туган, танылган шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Г.Р. Державин мемориаль әйберләре комплексын күрергә мөмкин. Дворяннар мәдәнияте көмеш, пыяла һәм фарфор эшләнмәләрдә чагылыш таба.

Документаль һәм сәнгать әсәрләренең, коралларның, бүләкләрнең зур комплексы Казан губернасы халкының XIX йөздәге хәрби вакыйгаларда катнашуы белән бәйле.

Экспозициядә дворян һәм гадәти татар йортлары эчке күренешләренең фрагментлары торгызылган, Урта Идел буенда яшәгән халыкларның көнкүреш әйберләре, киемнәре һәм эш кораллары урын алган.

Казан губернасы XIX – ХХ йөз башында – экспозиция губернаның социаль-икътисади һәм мәдәни үсешен, инкыйлаб чорындагы вакыйгаларны яктырта.

ХХ йөз башына Казан зур губерна шәһәре, хәрби, хөкем, мәгариф, телеграф һәм су юллары элемтәләре округлары үзәгенә әверелә.

Казан университеты фәнни мәктәпләре бөтен дөньяга таныла. Көнчыгыш борынгы табылдыклары, астрономия һәм химия әсбаблары, геология, археология һәм этнография тупланмалары күренекле галимнәр эшчәнлеге белән бәйле.

Биредә татар галимнәре, мәгърифәтчеләре, язучылары (Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Тукай, Ф. Әмирхан) басмаларын һәм шәхси әйберләрен, «Сәйяр» театр труппасы һәм «Көнчыгыш клубы» турында материаллар белән танышырга мөмкин.

Экспозициядә елга судно юллары һәм элемтә чаралары белән бәйле әйберләр урын алган: кораб макетлары, телефон һәм телеграф аппаратлары һәм башка техника яңалыклары. Алафузов фабрикасы механик туку станогы уникаль экспонатларның берсе булып тора.

Сәяси партияләрнең листовкалар һәм агитация плакатлары, кораллар, уникаль кинохроника кадрлары, Англиядә ясалган гаубица, металлчыларның «Единение» («Берләшү») профессиональ союзы әләме үзгәрешләр чорындагы революцион һәм хәрби вакыйгалар турында сөйлиләр. Экспонатлар арасында – азсанлы шәхси әйберләр, Н.Е. Ершов, С. Максуди һәм башкалар кебек революция вакыйгаларында шәхсән катнашучыларның документларының һәм фотосурәтләренең төп нөсхәләре.

Татарстан АССР төзелү – экспозиция республиканың 1917-1920 еллардагы милли дәүләт төзелеше проектларыннан башлап беренче хакимият органнары эшчәнлегенә кадәр тарихы белән таныштыра.
Уникаль экспонатлар арасында – «Идел-Урал штаты» картасы, күренекле татар җәмәгать эшлеклеләре Г. Шәрәф һәм Г. Исхакый, Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча Комиссариат рәисе М. Вахитов, РСФСР милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының Үзәк мөселманнар комиссариаты рәисе М. Солтан-Галиев, Вакытлы революцион комитет һәм ТАССР Совет халык комиссариаты рәисе С. Саед-Галиевның мемориаль комплекслары.

Татарстан республикасы картасы, герб эскизы (1920 ел, авторы Б. Урманче), республика игълан ителү белән бәйле чаралар репортажларыннан фоторәсемнәр, 1920 нче еллардагы беренче флаг.

Совет Татарстаны – экспозиция республиканың яңа предприятиеләр һәм сәнәгать тармаклары барлыкка килгән, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм мәдәният, татар теле һәм әдәбияты өлкәсе зур үзгәрешләр кичергән совет чорындагы төп тарихи сәхифәләр турында сөйли.

Зур күләмле үзгәртеп-коруларның шаһитлары булып фабрикаларның һәм заводларның 1920-1930 еллардагы эшләнмәләре һәм әләмнәре, машина төзүнең беренче үрнәкләре – «Фордзон-Путиловец» тракторы һәм Горький автомобиль заводы машиналары, яңа спектакльләр һәм концертлар афишалары, көнкүреш атрибутлары тора.

Сәнәгать предприятеләре эшләнмәләре үрнәкләре Бөек Ватан сугышындагы данлыклы вакыйгалар белән бәйле. Алар арасында По-2 самолеты, хәрби продукция үрнәкләре, мех эшләнмәләр. Сугышта катнашучыларның бүләкләре, фронтовик язучыларның мемориаль комплекслары үзәк урынны алып торалар: Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре һәм Фатих Кәримнең фронтта язган көндәлекләре.

Татарстан АССРның нефтехимия, машина төзү, мәдәният үсеше һәм зур фәнни мәктәпләрнең формалашуы белән бәйле сугыштан соңгы чордагы казанышлары республиканы СССР иң алдынгы регионнары дәрәҗәсенә күтәрә.

Татарстан Республикасы – экспозиция 1990 еллар башында барган зур вакыйгалар турында сөйли: республика тормышының бөтен өлкәләренең тотрыклы үсеше нигезенә әверелгән Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итү, Президентлык институтын кертү, Татарстан Республикасы Конституциясен булдыру. Беренче Президент М.Ш. Шәймиевнең фотосурәтләре, документлары комплексы, аның эш бүлмәсе фрагменты әһәмиятле урын алып тора.

Күпсанлы тарихи әйберләр һәм документлар республиканың казанышлары турында сөйли: зур нефть эшкәртү һәм нефтехимия җитештерү комплекслары, КАМАЗ төзелү, Казанның үсеше һәм зур сәнәгать үзәкләре булган яңа шәһәрләр барлыкка килү, фәнни мәктәпләр һәм мәдәният оешмалары формалашу.

Нефть һәм химия сәнәгате предприятиеләре продукцияләре үрнәкләре, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар һәм кораблар модельләре үсеш тарихы шаһитлары булып торалар.    

Татарстан мәдәнияте республика территориясендә яшәгән халыкларның бай гореф-гадәтләрен һәм рухи мөстәкыйльлеген гәүдәләндерү белән беррәттән бөтендөнья мәдәни мирасының бер өлешен тәшкил итә. Залда декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, сәхнә киемнәре, концерт һәм фестивальләр афишалары, язучыларның һәм артистларның шәхси тупланмалары урын алган.

 

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендәге спорт лидерларының берсе булып тора. Экспозициядә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада Уты касәсен һәм ялкынын, су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионаты бүләкләрен һәм башкаларны кызыклы экспонатлар белән таныша алабыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев