Логотип Идель
Мәдәният

ХАНЫМНАР

Әдәбият һәм популяр сериаллар төрек хатын-кызларының чибәрлеген һәм серлелеген бар дөньяга танытты. Өстәвенә, төрек бичәләре турында хис-тойгыларын безнең туристлар социаль челтәрләрдә уртаклаша, «солтан җире»нә килен булып төшкән үз кызларыбыз да мәгълүматтан өзми. Һәркем төрек хатын-кызларын үзенчә күрә!

Әдәбият һәм популяр сериаллар төрек хатын-кызларының чибәрлеген һәм серлелеген бар дөньяга танытты. Өстәвенә, төрек бичәләре турында хис-тойгыларын безнең туристлар социаль челтәрләрдә уртаклаша, «солтан җире»нә килен булып төшкән үз кызларыбыз да мәгълүматтан өзми. Һәркем төрек хатын-кызларын үзенчә күрә! Ләкин бер мәсьәләдә фикер уртак: күпчелек төрек ханымнарының төп эш урыны – өй, гаилә. Моңа узган җәйдә – Төркиянең үзәктән ерак урнашкан көньяк шәһәр-авылларына баргач, кабат инандым. Анда төрек хатын-кызларының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, холык-фигылен рәхәтләнеп күзәтергә насыйп булды.

  Аларның фанатизмга җиткерелгән йорт-җир чисталыгы турында риваятьләр таралган. Хак икән: тирә-ягы ник кенә шунда янып көлгә әйләнми – өен тәртипкә китермичә, төрек ханымнары беркая кузгалмаячак! Алар өчен өеннән, гаиләсеннән дә ашыгычрак эш була алмый. Чөнки ханымнар чит-ятларга гына түгел, беренче нәүбәттә үз гаиләсенә җыйнак, уңган хуҗабикә икәнен көн саен, минут саен исбатлап яшәргә тиеш.

   Бездә хатын-кызга кияүгә чыккач кына «ханым» диләр, анысы да әле корырак, рәсми-этикет формасы. Аларда кызларга да «ханым» дияргә мөмкиннәр. Якын кешеләр арасында үз итеп әйтү бар ул сүзне. Ирләр хатыннарына «ханым» дип яратып эндәшә, кеше арасында да, «хатын» («кары») диюгә караганда «ханым» дип җибәрүне артык күрә. Һәм төрек хатын-кызлары «ханым» статусы- на туры килергә җан-фәрман омтыла. Әйтик, ханым (гафу) кара-чутыр, мыеклы-төкле булып туса, гүзәллек стандартыннан ераграк торса, нишләргә? Гүзәллек салонына йөгерергә! Монда иң төшемле бизнес – чәчтараш һәм матурлык салоннары, ахры. Төрек хатын-кызларына да «ханым» булу җиңелдән һәм арзанга гына бирелми икән...

   Ханымнарның күбесе, дин гыйбадәтләрен үтәмәсә дә, традиция буенча яки модага ияреп, яулык бәйләп йөри. Беренче карашка, безне инде яулык белән шаккатырып булмый. Кебек. Ләкин яулык белән яулык арасында да аерма бар икән. Төрек ханымнарының яулыгы, киеме караңгы, куе төсләрдә булуына дикъкать итми мөмкин түгел. Ә безнең күңелгә, ничектер, гел карадан киенү батып бетми шикелле, әллә генетик хәтеребез караңгы кием-салымны милли тарихыбызның караңгы чорлары белән бәйли инде?

   «Сез чалбар киясезме?» – дип сорасам, татар хатын-кызлары миннән көләр. Кем кими инде шундый уңайлы киемне! Ләкин алданмагыз: сез кигән әйбер ул – чалбарга пародия генә. Ә чын чалбар – төрек ханымнарында. Авылларда – бу киң, төбе тездән түбәнрәк итеп тегелгән ыштан бигрәк тә яраткан «униформа». Гаҗәеп милли кием, арт-шәрифләрне – киңрәк, аякларны кыскарак итеп күрсәтә. Миңа да бүләк иттеләр – киеп, фотога төштем.

    Тирә-якта гел ханымнар чәчәк атканда, мөгаен, ирләр дә «бәй» һәм «әфәнде» генә буладыр. Шуңа игътибар иттем: кайбер төрек гаиләләрендә ирләр көнозын телевизор карап ятса да, аларны «булдыксыз», «ялкау» дип игәүләмиләр. Хәтта ир-атның даими һәм тотрыклы кереме булмаса да. Югыйсә, хатыннарның ирләрен эшлекле һәм бай итеп күрергә теләве кешелек яралган заманнан килә бит инде. Русиядә, Татарстанда шушы сәбәптән күпме җәнҗал куба да, күпме гаилә таркала. Ә төрек бичәләре, имеш, пошмас ир белән дә бәхетле һәм канәгать?! Мөселман кыйммәтләрен алга куеп яшәгән кешеләр арасында чыннан да шулай ул, әмма хак мөселман гаиләсендә ир беркайчан эшсез ятмый бит, һәм монда андыйлар турында сүз бармый да.

    Мәсьәләнең төбенә төшәргә теләп, хәйран гына күзәтеп йөрдем, ханымнарның үзләреннән дә сораштым. Хәлимә исемле бер җиңгәчәйнең (ире белән унтугыз, унике, алты яшьлек балалары бар) җавабы кызыклы да, ихлас та тоелды. Феминисткаларга ошамас ул, билгеле. «Без, хатын-кызлар, кайбер нәрсәләрне бик теләгәннән түгел, мәҗбүрияттән эшлибез. Югыйсә, иң ышанычлы саналган ир дә теләсә кайсы мизгелдә икенче бер хатын-кызга ияреп китәргә күп сорамас. Үзең тәрбияләп, кеше ясаган иреңне башка берәүгә бүләк итәсең, балаларыңны ялгызың үстерәсең килмәсә, уяу буласың инде... Мәсәлән, үпкәләдем ди менә. Тик турсаеп йөреп ни файда итәм соң? Артисткалар кебек елмаям, иң матур күлмәгемне киям дә, иремә иң матур сүзләр белән эндәшәм».

    Гаилә башлыгы айлар буе эшсез интексә (эшсезлек проблемасы Төркиядә дә кискен тора), ханымнар сыгылмалылык, сабырлык үрнәге күрсәтеп, үзләре кырыкка ярылырга әзер. Кем ничек булдыра инде. Мисалга, төрек җиңгиләре кул эшләренә оста, үз эшләнмәләрен сатып, ипилек-чәйлек акча эшли. Авыл ханымнары җитештергән продукциясен сатып көн күрә: сөтен-эремчеген, яшелчәсен, үзе сыккан зәйтүн маен һ.б. Шунысы ошады: кеше хезмәтенә хөрмәт зур монда, үзләре нәрсәдер җитештергән кешеләрдән хәтта туган-тумачасы да бушлай гына, «күчтәнәчкә» нидер өмет итми. Гомумән, төрекләр һәрнәрсәне акча түләп алырга күнгән.

    ...Хәлимәдәй, ирләрен олылап яшәүчеләрнең буыны, ни кызганыч, соңгысы булуы да ихтимал. Ник дигәндә, ханымнарның кызлары инде әниләре фидакярлеген кабатламас, ахры. Гадәттә, Хәлимәләр буыны – зур укуларда укымыйча, булганына шөкер итеп, гомерен гаиләсенә багышлап яши, тик менә үз кызларына ничек тә белем бирергә, аларны мөстәкыйль итәргә тырыша. Бу кызлар буыны безгә дә таныш. Үзләрен югары бәяләүче, брендлы кием киюче туташларның кулларында кыйбатлы гаджет, алар ялтыравыклы журналлардагы һәм рекламадагы амбицияле, үзсүзле, традицион кыйммәтләргә көлеп кенә карау чы ханымнарны идеал итә...

Язманың дәвамын "Идел" журналының март саныннан укый аласыз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев