ӘХСӘН БАЯН КИЧӘСЕ
Каләмнең максаты – күңелдә яшеренгән хис-тойгыларны бөтен тирәнлеге белән сурәт итү. Менә шул күңел тирәнлеге серле бер дөнья булып әдәбия әсәрләргә күчәдер, минемчә...
Каләмнең максаты –
күңелдә яшеренгән хис-тойгыларны бөтен тирәнлеге белән сурәт итү.
Менә шул күңел тирәнлеге серле бер дөнья булып әдәбия әсәрләргә күчәдер, минемчә...
Әхсән Баянов
Башкортстанда туган әдипләр хакында сүз барган вакытта каләмдәшем Марсель Галиев, гадәттә, аларның холык-фигыльләре бөтенесенеке дә бер төслерәк булуын дәлилләргә тырышып, әйтик, мәсәлән, үтә үпкәчел яисә үч саклаучан булуыларын купайтмакчы булып (әйтерсең, башка төбәкләрдә туучылар бу сыйфатлардан бөтенләй азат): “Башкортстанда туу – үзе бер бәла” – дияргә ярата. Шул ук вакытта ул бу гыйбарәнең иясе – мәрхүм Хәйдәр Гайнетдинов булуын да искәртеп куярга онытмый.
Узган гасырның сиксәненче еллары уртасы. Мөштәри урамындагы (ул чакта – Комлев урамы) Язучылар йортының бер бүлмәсендә берничә язучы (Рөстәм Мингалим, Камил Кәрим, Марсель Галиев, Ризван Хәмид һәм мин бахырыгыз, дип истә калган) гәпләшеп утырабыз. Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмәбез Башкортстанда туган язучыларга барып тоташты. Сүз дилбегәсен байтактан үз кулында тоткан Марсель Галиев, бер мәл пауза ясап алды да, инде тәмам чарланып һәм шомарып беткән мәгълүм җөмләсен безгә сонды:
– Хәйдәр әйтмешли, Башкортстанда туу – үзе бер бәла! Суы башка аның...
Үзе дә Башкортстан тумасы булган Ризван Хәмид, кинәт нидер исенә төшкәндәй, әйтеп куясы итте:
– Бәтәч, мин дә Башкортстаннан бит! Димәк...
Марсель Галиев, ялгыш сүз ычкындырганын секундның өчтән бер өлешендә үк бик тиз аңлап алып, Ризван Хәмидкә җөмләсен дәвам итәргә ирек бирмәде:
– Борчылма, сиңа кагылмый ул! – диде.
Нәкъ шул вакытта кемдер, ишекне ачып, Ризван Хәмидне күрше бүлмәдәге телефонга дәште. “Сиңа кагылмый ул!” дигән сүздән күңеле булган Ризван Хәмиднең артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, Марсель Галиев, елмаеп-көлеп, уң кулының ике бармагын өскә җәлт кенә ыргытып-чөеп:
– Син дә шул кавемнән! – диде...
Мин моны нигә искә төшердемме? Чөнки минем әлеге истәлегем каһарманы Әхсән ага Баянов та тумышы белән Башкортстаннан – Илеш районыннан, Әшмән авылыннан. Әхсән аганың Марсель Галиев әйткән “кавем”гә катнашы бардырмы, юктырмы, анысын әйтә алмыйм. Әдипнең ни-нәрсәгә булса да хәтере калганын, үпкәләгән чагын яисә үч саклап йөргәнен хәтерләмим. Нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзаларына һәм дин әһелләре токымына барып тоташкан олпат язучыга ул тискәре сыйфатлар бөтенләй ят иде шикелле.
Бик үк еш булмаса да, Әхсән ага белән аралашып, күрешеп, шактый еллар (1988-1995 еллар) хәтта “райондашлар” булып та яшәдек. Райондашлар, дип әйтүем шуннан – икебез дә Казанның Совет районында: ул – Пионерлар, мин исә Сигезенче Март тукталышы тирәсендә гомер иттек. Әхсән аганың Сәрвиназ белән Камилә исемле ике оныгы да хатыным Фидания мөгаллимлек иткән 15 нче мәктәптә укыды. Әлеге мәктәп без яшәгән йорттан әлләни ерак түгел иде.
Әхсән ага белән ныклап кайчан-ничек танышуымны төгәл хәтерләмим инде. 1983-1986 еллар аралыгында, дип кенә әйтә алам. Ни өчен нәкъ менә шушы еллар, дигәндә, ул танышу вакытында шагыйрь Госман Садә дә бар иде. Госман абый белән без икәү ул вакытта “Яшь ленинчы” газетасы (хәзерге “Сабантуй” журналы, дип әйтимме соң?!) редакциясендә эшли идек.
Язучыларның Бауман урамындагы матбугат йортында узган ниндидер чарадан соң, берничә яшь каләмдәш (шуларга өстәп – Әхсән абый белән Госман Садә), таралыша алмыйча, нәрсәдер өмет иткәндәй, байтак гәпләшеп тордык. Кинәт Әхсән абый әйтеп куйды:
– Егетләр, әйдә, миңа кайтабыз! Сөйләшеп утырырбыз...
– Торган җирегез моннан еракмы? – дип сорады арадан кайсыбыздыр.
– Пионерлар тукталышыннан соң бераз тәпилисе була инде, – диде Әхсән ага һәм нигәдер өстисе итте: – Хатынның берәр тәмле ризыгы булмый калмас...
Мондый мөмкинлекне ычкындыралармы соң инде. Барыбыз диярлек бертавыштан:
– Киттек! – дидек.
Бар нечкәлекләренә хәтле тасвирлап сөйләп тормыйм, әмма берничә сүз белән шуны әйтә алам: шәп утырдык без ул кичтә! Без дә күңел булганчы кинәндек, Әхсән абый да бик канәгать калды. Хатыны Дания апаның, елмаеп, “үтә җанлы” әңгәмәбезгә ара-тирә кушылгалап, без утырган зал бүлмәсенә тәмле кабымлыклар ташып йөрүе дә матур бер хатирә булып истә калган.
Ул өйдә миңа соңыннан да булгаларга туры килде. Соңгы баруым (хатыным белән бергә) исә 2011 елның 8 декабрендә – Әхсән аганың туган көнендә булган икән.
Төш вакытына туры килдек. Авыр гына сөйләште. Кыяфәте дә әлләкем түгел иде. Чир үзенекен иткән – шагыйрьдәге элекке дәрт-дәрманның эзе дә калмаган.
Шулай да бергәләп фотосурәткә төштек. Әйе, ул вакытта әдип авыру иде инде: 2007 елның декабрендә, 80 яшен бәйрәм итүгә, аяусыз чир аның тез астына сукты – инсульт аркасында ул урамга чыгып йөри алмас хәлгә калды...
Юбилей, дигәннән... Әйе, 2007 елның 8 декабрендә Әхсән абыйга 80 яшь тулды. Шул уңайдан Казанның Зур концертлар залында Әхсән Баяновның юбилей кичәсе узды. Әлеге тантаналы кичәнең сценарийен миңа язарга туры килгән иде. Сценарий да, кичә үзе дә Әхсән абыйга ошады кебек. Канәгатьсезлеген, ризасызлыгын ялгыш та сиздермәде. Дөрес, кичә барышында берничә “вак-төяк мәсьәлә” (хәзер генә мин шулай язам, ә ул вакытта нервы нык ашалды) булып алды алуын. Әйтик, мәсәлән, атаклы “Зәңгәр кыңгыраулар” җырына бәйле җитди ситуация. Ул җырны, әлбәттә, Зәйнәп Фәхретдинова башкарыргы тиеш иде. Зәйнәп алдан ук кисәтеп куйды: гастрольдә булабыз, кичә буласы көнне генә кайтабыз, өлгерсәм, һичшиксез катнашам, диде. Ул гастрольдән кайтып җиткәндерме, юктырмы, бу хакта тәки белә алмадым – Зәйнәп концертта катнашмады. Үзенең телефонына, ире Зөфәрнекенә һәм өйләренә өзлексез шылтыраттым ул көнне, концерт барган вакытта да элемтәгә чыгарга тырышып карадым – трубканы алучы булмады. Билгесезлектән тәмам миңгерәүләнә яздым. Рәхмәт яусын Айгөл Бариевага, ул коткарды. Тамашачылар аның башкаруындагы “Зәңгәр кыңгыраулар”ны бик яратып кабул итте. Әмма, кабатлап әйтәм, минем нервы нык таушалды ул көнне. Ни генә әйтсәк тә, Зәйнәпне Зәйнәп иткән җыр – Әхсән абыйның “Зәңгәр кыңгыраулар”ы булды, минемчә!..
Көндез, дөресрәге, кичә башланырга өч сәгать кала, тагын шул мәгълүм булды: әдип турында “Казан утлары” редакциясе исеменнән сөйләргә тиешле мөтәрәм шагыйребез Рәдиф Гаташка, бактың исә, томау төшкән икән! Сөйли алмыйм, ди Рәдиф абый. Бетте-китте, вәссәләм! Кичәгә хәтле рәтләнәсең әле, дип тә карыйм үзенә. Юк тек юк. Язучылар берлегенең ул чактагы рәисе Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) әле Тәлгат абый Галиуллинга, әле Равил абый Фәйзуллинга шылтыратып карый. Юк, ниндидер сылтау табып, болар да баш тарта... Тагын шундый берничә мәрәкә булды ул кичәгә кагылышлы... Аларын искә төшерәсе дә килми...
Кыскасы, ничек кирәк алай ерып чыктык тагы кичәне. Әхсән абый да, тамашачылар да берни сизмәде...
Мин “Салават күпере” журналы редакциясендә эшләгән чакта (1997 ел ахырында) Әхсән абый оныгы Сәрвиназ (аның әле мәктәпкә дә кермәгән чагы) турында дистәләп мәзәк китергән иде. Берничә санда бастырдык без ул мәзәкләрне. Бер-икесе әле дә исемдә. Берсе мондый: “Сәрвиназ, үзенең бик бәләкәй чактагы чәчсез сурәтенә карагач:
– Бу карточканы мин малай булганда төшергәннәр! – дип әйтеп куя”. Икенчесе: “Сәрвиназ тәрәзә төбендә үскән помидор үсентесен йолкып алган. Дәү әнисе аңа: “кызым, ник йолыктың инде аны?” – ди.
– Аягын күрәсем килде, – ди Сәрвиназ...”
Әхсән абый үзе дә мәзәкчән кеше иде. Очрашкан чакларда, яисә телефон аша сөйләшкәндә кызык-мызык сүзләр әйткәләп куярга маһир иде. Үзенчәлекле шаян шигырьләр язуы да аның шул җор телле, күңелле кеше булуыннан килә, дип уйлыйм. Оныгының кызык хәлләрен кәгазьгә төшереп куюы да аның шул мәзәкчәнлегенә бер өстәмә дәлил генә...
Ни гаҗәп, Әхсән абыйның миндә култамгалы бер китабы да юк икән. Нишләп шулай, үзем дә бик аптырыйм. Аның 1976 елда дөнья күргән “Җәй – яшел кош” китабы – күңелемә хуш килгән җыентыклардан берсе югыйсә. Һичьюгы шуңа автограф куйдырган булсам, дим! Менә аның шул китабын ачып җибәргән, 1954 елда ук язылган шигыреннән бер өзек:
Ник ашкынып китәм туган җирдән?
Хисләремне аңлап булмастыр.
Калды тагын, калды өзелеп сөйгән
Моңлы суым – Базы елгасы.
...Әллә ялгыш, әллә каргыш шундый –
Яшен атып калды болытлар...
Болытларның яшен атып калуын безнең дә күргәләгән бар иде ләбаса! Әхсән аганың күңеленә әлеге күренеш ныграк тәэсир иткән, күрәсең... Ул аны шигырьгә әверелдергән...
Минем архивымда Әхсән аганың бер гаризасы саклана. “Татарстан язучылар союзы правлениесенә язучылар союзы члены Ә.Баяновтан” дип башланган ул гаризада мондый юллар бар: “Казан диңгезен төзегән һәм саклаган елларда (1957 нче елларда Иделдә Куйбышев сусаклагычын төзүне күздә тотуы, ахры. – Л.Л.) мин шунда газета чыгарып, күп кенә мәкаләләр һәм бер поэма (“Диңгез шавы” турында сүз бара булса кирәк. – Л.Л.) язган идем. Булган материалларның барысын да файдаланып бетерә алмадым. Хәзер шул чактагы тәэсирләрне баетып һәм яңартып, яңа әсәрләр язасы килә. Моның өчен миңа Лаеш, Чаллы, Минзәлә районнарында булырга кирәк. Бер айга иҗади командировка бирүегезне үтенәм. Имзам: Әхсән Баянов. 14 апрель, 1969 ел”.
Гариза язылган кәгазьнең сул яктагы өске өлешенә кемдер (шул вакытта Язучылар берлеге идарәсендә җаваплы сәркатип вазифасын башкарган Гариф Ахунов язуы булырга тиеш. – Л.Л.) зәңгәр карандаш белән “Журналдан конкрет задание. Сөйләшергә. 15/IV-69” дип язып куйган.
Әхсән абый ул командировкага баргандырмы, юктырмы, кем әйтмешли, анысы миңа караңгы.
Узган гасырның сиксәненче еллары ахырында мин, Әхсән абыйга багышлап, яшьлек кайнарлыгы белән шундый эпиграмма язган идем:
“Ут һәм су”дан курыкмыйбыз,
Кирәк икән – кичәрбез.
Хәтта “Таш китап”ларның да
Суын сыгып эчәрбез!
“Ут һәм су” белән “Таш китап”ның Әхсән Баянов романнары исеме икәнен инде, шәт, аңлагансыздыр.
Әхсән ага Баянов – әдәбиятның төрле жанрларында ат уйнаткан әдип. “Диңгез шавы” (шигырьләр, 1959) һәм “Яшьлегемне эзлим” (повесть, 1966) дигән тәүге шигъри һәм чәчмә китаплары ук аның талантлы язучы икәнлегенә дәлил булып тора. Бу урында Әхсән абыйның үзенчәлекле драматург булуын да искә төшерсәк... Могтабәр язучыбызның өч жанрны да бертигез колачлап баруын ассызыклап, каләмдәше Хәсән Сарьян үз вакытында (1977) болай дип язган иде:
“Безнең талантлы шагыйрьләребез бар, талантлы прозаикларыбыз бар, әмма бүгенге язучылардан шигырен дә, прозасын да, драмасын да Әхсән Баяновтай өчесен бергә, бердәй талант белән язганнары – бармак төртеп санарлык кына”.
Язмамны Әхсән Баяновның “Беренче сурәтләр” дигән хатирәсеннән (1999) бер өзек белән тәмамлыйм:
“Дөнья матур. Бигрәк тә бала чакта. Бала чакта ук кеше, кулына күмер яки акбур алып, сәер сызыклар сыза, кулында бернәрсә дә булмаса, парланган тәрәзәгә нәни бармаклары белән бизәкләр төшерә, Моның ул сәнгать башы икәнлеген, әлбәттә күз алдына китерми...
Син – кыш, яз, җәй, көз дип исемләнгән вакыт кочагында. Тирә-ягыңда сандугачлар һәм каргалар, карлыгачалар һәм козгыннар, күгәрченнәр һәм карчыгалар, тилгәннәр җилпенәләр. Сурәтләр, җырлар, симфонияләр шунда. Тик мәгънә генә таба бел...
Ә сәнгатькә, әсәргә әверәләчәк сурәтләр сине алда, киләчәктә көтә.
Мине дә шулай көткәннәр иде алар.”
Әйе, Әхсән абыйны да, мине дә – күпләребезне шулай көткәннәр иде ул сөрәтләр... Сине дә шулай көтәрләр, иншалла.
11 март, 2018 ел
(Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары (сулдан уңга): алгы рәттә – Шәүкәт Галиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин,Фәнис Яруллин, Равил Фәйзуллин, Әхсән Баянов; арткы рәттә – Ренат Харис, Рабит Батулла, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин)
“Казан утлары” журналы редакциясенә кунаклар килде (сулдан уңга): алгы рәттә утырганнар – Вакыйф Нуруллин, Кояш Тимбикова, Равил Фәйзуллин, Яхъя Халит (?), Әхсән Баянов, Ләбибә Ихсанова, Әхәт Гаффар; Флүс Латыйфи, Марат Закир, Наис Гамбәр, Шамил Маннапов, Рәдиф Гаташ, Шаһинур Мостафин, Марсель Галиев, Мөдәррис Вәлиев, Солтан Шәмси, Мансур Вәлиев, Алмаз Гыймадиев
“Казан утлары” журналының редколлегия утырышыннан соң (сулдан уңга): утырганнар – Флүс Латыйфи, Рәдиф Гаташ, Рашат Низами, Хатыйп Миңнегулов, Аяз Гыйләҗев, Әхсән Баянов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Рафил Фәйзуллин, Әхмәт Рәшитов; басып төшкәннәр – Харрас Әюпов, Ркаил Зәйдулла, Шәүкәт Галиев, Миркасыйм Госманов, Зиннур Хөснияр, Тәлгат Галиуллин, Ринат Мөхәммәдиев
Татарстан Әдәби фондының идарә әгъзалары (сулдан уңга) алгы рәттә – Лирон Хәмидуллин, Әхсән Баянов, Мәгъсум Хуҗин, Туфан Миңнуллин, Салисә Гәрәева; басканнар – Галимҗан Гыйльманов, Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, Ләбиб Лерон, Гәрәй Рәхим, Шаһинур Мостафин,Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов
Әдипнең юбилей кичәсеннән соң. Әхсән ага Баянов кичәнең сценарий авторы Ләбиб Лерон белән. Декабрь, 2007 ел
Әхсән ага китапка култамгасын төшерә. 8 декабрь, 2011 ел
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев