ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫ ТӨРКИЯДӘ
Олы шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Төрки дөнья тикшеренүләр фонды” тарафыннан 1987 елдан бирле һәр ай Истанбулда чыгып килгән “Төрки дөнья тарих һәм мәдәният” журналының декабрь санында “Шигырьләрдә минем йөрәгем” дигән макәлам басылып чыкты. Мәкаләмнең айда 5000 тираж белән басылган бу журналда чыгуы Хәсән Туфанны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен кирәкле иде.
Татар поэзиясенең байрак йөртүчесе Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт (Кармәтбаш) авылында дөньяга килгән. Олы шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Төрки дөнья тикшеренүләр фонды” тарафыннан 1987 елдан бирле һәр ай Истанбулда чыгып килгән “Төрки дөнья тарих һәм мәдәният” журналының декабрь санында “Шигырьләрдә минем йөрәгем” дигән макәлам басылып чыкты. Мәкаләмнең айда 5000 тираж белән басылган бу журналда чыгуы Хәсән Туфанны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен кирәкле иде.
Төркиядә Хәсән Туфанны белмиләр дисәк ялгыш булмас. Аның тормыш юлын һәм иҗатын белүчеләр исә тар академик мохит белән чикле. Төркиядәге Тюркология тикшеренү институтлары һәм университетларның Хәзерге заман төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлегендәге укытучылар студентларын “Әдәбият тарихы” дәресләрендә Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра. Төркиядә Туфан белән бәйле аз да булса фәнни хезмәтләр дә бар. Мәсәлән, бүгенге көндә Әгәй университетында эшләүче профессор Хатиҗә Ширин 1998 елда яклаган диссертациясендә Хәсән Туфанның шигырьләрен фонетик яктан тикшергән. Милләттәшебез филология фәннәре докторы, доцент Алсу Камалиеваның 2013 елда 196 битле “Хәсән Туфан шигырьләренең анализы” дигән китабы басылып чыкты.
Хәсән Туфанның гыйбрәтле тормыш юлы татар милләтенең язмышының да чагылышы ул. Сталин репрессиясе елларында нахакка гаепләнеп, гомеренең 16 елының әсирлектә үтүе шагыйрь өчен заяга узган еллар булса, татар әдәбияты өчен дә зур югалту. Туфанның тууына 120 ел тулу уңаеннан Төркиядә агымдагы ел башыннан башлап университетларда искә алу чаралары уздыру планлаштырылган иде, кызганычка каршы дөньяны сарып алган пандемия мөнәсәбәте белән планнарның бер өлеше тормышка ашмый калды. 15 февральдә Төркия язучылыр берлегенең Анкара филиалында “Төрки дөнья шагыйрьләре очрашуы” булып узды. Очрашуга Казан татарлары исеменнән мине дә чакырдылар. Очрашуда төрки дөнья шагыйрьләренә шагыйребез Хәсән Туфанны таныту бәхетенә ирештем. Шулай ук очрашуда Туфанның сагыну‐сагышлары белән сугарылган “Агыла да болыт, агыла...” дигән шигырен сөйләдем. 17 февральдә #ХәсәнТуфанга120 исеме астында флешмоб башлаттым. Флешмобны да Туфанның “Агыла да болыт, агыла...” шигыре белән ачып җибәрдем. Флешмобка Истанбулдагы аспирант кызыбыз Зара Кәбирова шагыйрьнең “Ромашкалар” шигыре белән катнашты.
“Шигырьләрдә минем йөрәгем” дигән мәкаләмдә Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат бирдем. Туфанның шагыйрь булып формалашуында әнисе Гөлзадәнең зур өлеше бар. Туфан бу хакта үзе: “Әни минем ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине... Ул мине ишегалдына яки бәрәңге бакчасына алып чыга да дөньяны күрсәтеп йөри; кайткан яки киткән киек казлар, торналар белән генә түгел, куаклар, таллар, җилләр, йолдызлар белән сөйләшә башлый иде”, ‒ дип искә ала “Бәлки шагыйрь булмас та идем” дигән язмасында. Туфанның ана тәрбиясе белән күңеленә үтеп кергән тормышка карата поэтик мөнәсәбәте Галия мәдрәсәсендә укыган елларда әдәбият белән мавыгуга һәм иҗатка омтылышка әйләнә.
1923 елда Такташның “Җир уллары трагедиясе” чыга. Туфан: “Әдәбиятка безне Һ.Такташ чакырды. Аның “Җир уллары трагедиясе” чыкканнан соң әдәбиятка килми мөмкин түгел иде инде”, ‒ дип искә алган ул елларны. “Җырланган җырлар турында” дигән язмасында: “Шагыйрь! Кем ул? Шагыйрь ‒шигырь язучы гына түгел ул, шагыйрь ‒ үзе шигырь ул. Шигырь дигән сүзне әйтү белән күңел күзе алдына Тукайлар, Есенинлар килеп баса. Такташ шундыйларның берсе иде. Такташ ‒ шигырь иде ул.”‒ дип язганда Такташтан соң татар поэзиясы байрагын үз кулына алгачагын Туфан ул вакытта белмәгән шул әле.
Хәсән Туфанны иң кыен көннәрендә дә шигырь саклап калган, шигырьләр аңа яшәү көче биргән. Шагыйрь төрмәдә дә, сөргендә дә шигырь язудан туктамаган. Язучы Рафаэль Мостафинның “Колония шартларында шигырь яздыгымы?”‒ дигән соравына, Туфан: “Шигырьне язалармыни? Шигырь белән яшиләр, дөресрәге, ул үзе җаныңда бер изге зат булып яши. Аңа бернинди аерым вакыт та, махсус шартлар да кирәкми”, ‒дип җавап биргән. Шагырьнең тормышы шигырьләрдән гыйбарәт булган; аны утка салган да, янганда суга салып янгыннан коткарган да шигырьләре булган. Туфан 1940 елның 18 ноябрендә “халык дошманы” дип гаепләнеп, кулга алына. Гаепләүләрнең сәбәбе “Ант” поэмасындагы “җитди идеологик хаталар”, “политик сукырлык” кебек сылтаулар булган. Шагыйрьнең 16 елы төрмәдә һәм сөргендә уза. Туфан 1956 елның 19 мартында СССРның Генераль прокаратурасы карары буенча тулы реабилитация ала, аның гаепсез булуы, ялгыш утыртылганы таныла.
Хәсән Туфан 1956 елның 30 августында Казанга әйләнеп кайта. Туфан Казанга кайкач та кара күләгә аны күзәтеп йөри. Аңа карамастан Казанда Туфанны сагынып көтүчеләр дә булган. Шагыйрь белән уздырылган тәүге очрашуга барган Равил Сәйфетдинов (1938‐2018) “Олуг шагыйрь турында истәлекләрем” дигән язмасында: “1956 елның октяберендә Казанның Тукай клубында сөекле шагыйребез Хәсән Туфан белән очрашу кичәсе булды. Мин дә, университетның беренче курсында укучы 18 яшьлек егет, шыгрым тулы залга керә алдым. Сәхнәгә ап‐ак озын куе чәчле, гаять мөлаем какча йөзле, мәһабәт гәүдәле шагыйрь чыгып баскач, алкышлар башланып тиз генә тынмады. Күзләрдә яшь иде. Уналты ел буе тоткынлыкта интеккән шагыйрь, ниһаять, азат ителеп, әле күптән түгел генә Казанга кайтып төшкән. Дуслары аны матур итеп киендергәннәр. Сәхнәдә Туфан чәчәк бәйләмнәре арасында калды. Йөзе генә күренеп тора. Шагыйрь үзенә генә хас сузынкы, моңлы бер көй белән бик күп шигырьләрен укыды. Бу төнне мин йокысыз үткәрдем. Нинди илаһи кешебез бар икән безнең!”‒дип искә алган. Шыгрым тулы зал, тынмаган алкышлар, чәчәк бәйләмнәре Туфанга каршы булган яратуның, аңа каршы булган хөрмәтнең бер билгесе. Хәсән Туфан яшьләргә юл күрсәтүче маяк булган.
“Шагыйрь үлә, шигырьләре кала”, диләр. Хәсән Туфан мәңгелеккә китсә дә, шагыйрьнең йөрәгендә туган шигырьләре бүген дә халкыбызның күңелендә.
Ничек икән синең йөрәк? ‐ дисең,
Ничек икән гомер көннәрең?
Кулымдагы китабымда чордаш,
Шигырьләрдә минем йөрәгем.
(Хәсән Туфан)
Роза Корбан
Анкара/Төркия
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев