Хөсне хат Гөлназ туташ
Яшь каллиграф, тәзхибче Гөлназ Исмәгыйлева иҗатка ныклы адымнар белән килеп керде. Бүгенге көндә ул Нәҗип Нәккаш, Владимир Поповлар юл ярган сукмактан ышанычлы рәвештә атлый. Хөсне хат – нәкыш сәнгате өлкәсендәге осталыгын ул чит илдә – Төркиядә камилләштерә.
Яшь каллиграф, тәзхибче Гөлназ Исмәгыйлева иҗатка ныклы адымнар белән килеп керде. Бүгенге көндә ул Нәҗип Нәккаш, Владимир Поповлар юл ярган сукмактан ышанычлы рәвештә атлый. Хөсне хат – нәкыш сәнгате өлкәсендәге осталыгын ул чит илдә – Төркиядә камилләштерә. Күп кенә халыкара күргәзмәләрдә катнашып, Татарстан, Русия данын яклый. Илаһи эчтәлекле әсәрләрен мәшһүр осталар белән беррәттән дөньяга таныта. Соңгы ике елда Һиндстанда узган «Jaipur art Summit» һәм «Art and Calligraphy Exhibition» дигән халыкара чараларда катнашып, егермегә якын эш тәкъдим итте ул.
Татар кызының Шәрык һәм Аурупа осталары белән бер мәйданда каллиграфия күргәзмәләрендә катнашуы – бер яктан, авторга каләмдәшләре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу, шомару мөмкинлеге бирсә, икенче яктан, бу татар милләте өчен зур горурлык!
Гөлназ – талантлы, шуның өстенә тырыш, тынгысыз иҗатчы. Казанда, Русиядә уза торган зур проектлардан да читтә калмаска тырыша. Әйтик, соңгы вакытта Түбән Новгородта узган «Зур Идел XII» күргәзмәсендә катнашкан эше «Русия 2019» Бөтенрусия күргәзмәсенә сайлап алынган. Җыеп кына әйткәндә, Гөлназ Исмәгыйлева бүген инде кырыктан артык күргәзмәдә үзенең иҗатын тәкъдим итәргә өлгергән. Арада, билгеле инде, шәхси күргәзмәләре дә бар. 2013 елдан башлап ул Мәскәү (2015, 2017), Уфа; Белоруссиянең Минск, Ивье, Гомель, Калифорниянең Беркли, Окленд (2015-2016); Алжир (2016); Төркиянең Истанбул, Кайсери (2014-2017); Һиндстанның Джайпур (2017-2018), Түбән Новгород (2018) һ.б. күп кенә шәһәрләрдә узган күргәзмәләрдә катнаша.
Мөлаем, шул ук вакытта җитди кыз үзенә җиңел юл сайламаган. Югыйсә, җырчы-артист та, әнисе Расиха ханым Фаизова кебек, ныклы каләмле журналист та була алыр иде. Сабырлык, тирән дини гыйлем, гарәп язу сәнгатенең бар нечкәлекләрен белүне, нечкә зәвык таләп итә торган хөсне хат – каллиграфия сәнгатен үзләштерергә хәл кылган ул.
«Кешеләрдә гаделлек, үсешкә омтылу, башкаларга карата хөрмәт, тырышлык сыйфатларын хөрмәт итәм. Яратмаганым – тәкәбберлек, – ди Гөлназ туташ. – Сәләт тумыштан, Ходайдан бирелмәсә, син башыңны ташка орсаң да, юктыр инде ул. Шулай да, күпме генә сәләтең булмасын, тырышлыктан башка да бармый – өзлексез үз өстеңдә эшләргә кирәк. Хыяллар, планнар күп. Алда ни булачагын тәгаен генә әйтә дә алмыйм. Хәзерге көндә иң мөһиме – уку. Киләчәктә дә үземне иҗат өлкәсендә күрәм...»
Яшьләр арасында гаять сирәк сайлана торган һөнәр иясе белән әңгәмә барышында каллиграфия сәнгате, милли мотивларыбызның дөньяга танылуы турында фикерләштек.
Гөлназ, син мәктәп яшеннән актив кыз, төрле мәртәбәле бәйгеләрдә җиңә идең, ә менә каллиграфия cәнгатенә юл яру ничегрәк башланды?
Тугызынчы-унынчы сыйныфларда укыганда, Илдар Хановның «Галәм» әхрамында Чаллыда яшәүче халык рәссамы Мадияр абый Хаҗиев белән Хәмзә абый Шәриповлар берничә көн дәвамында осталык дәресләре үткәргән иде. Хәмзә абый интарсия, Мадияр абый исә, шәмаил техникасын кулланып, пыялага рәсем ясау серләрен өйрәтте. Шәхсән миңа бу бик кызыклы тоелды, чөнки монарчы андый нәрсә эшләп караганым юк иде. Бирелеп китеп эшләдем. Шунда пыялага ясаган эшем «Галәм» әхрамындагы галереяда узган күргәзмәгә дә куелды хәтта. Мин аңарчы да төрле галереяларда шәмаилләргә кызыгып йөри идем. Мәктәпне тәмамлагач, Төркиягә укырга киттем. Бер елдан каникулга кайткач, бер ай-ай ярым тирәсе мәшһүр каллиграф Владимир Поповта әзме-күпме каллиграфия серләренә төшендем. Һәм шул вакыт эчендә ясаган беренче ун эшем Белоруссиядә узган халыкара күргәзмәдә катнашты да.
Күңелеңдә образлар ничегрәк бөреләнә?
Әлеге сәнгать төре рәсем сәнгате генә түгел, тирән дини белем дә таләп итә, чөнки шәмаилләрдә, нигездә, Коръән аятләре, сүрәләрдән өзекләр, Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) хәдисләре китерелә. Гарәби текст белән эш итү миңа әллә ни кыенлык тудырмады, чөнки югары дини белемем бар. Ул эшләрдә халкыбызның бөтен зирәклеген, гакылын чагылдыра торган мәкальләр, афоризмнарны да кулланырга мөмкин. Үзебезнең татар шагыйрьләренең китапларын да кулга каләм тотып укыйм, кызыклы өзекләре булса, кирәге чыгар, дип билгели барам. Чөнки ниндидер яңа эшкә тотыныр өчен, синең кешегә әйтер сүзең, фикерең булырга тиеш. Ул тагын бер эш булса да арта торсын әле, дип кенә ясалырга тиеш түгел, чөнки син һәрбер эш аркылы кешегә нидер җиткерергә тиешсең. Эшнең эчтәлеген сайлау этабы бик мөһим. Аны ни рәвешле башкарачагың исә, эш барышында ачыклана: аның техникасы, нинди материал куллануың, эчтәлек белән форма бәйләнеше, уйланылган образ гәүдәләнеше – алар бер-берсенә аерылгысыз бәйле, бербөтен булырга тиеш.
Син чит илләрдә төрле проектларда еш катнашасың. Нәрсә белән булса да аеруча истә калган иҗади сәфәрләр турында әйтеп кит әле.
Дөньяда гарәп каллиграфиясенә игътибар көннән-көн арта бара. Чит илләрдә дә, үзебездә дә төрле күргәзмә, арт саммитлар, бәйгеләр, фестивальләр оештырылып тора. Мин укыган чакта ук күргәзмәләрдә катнаша башладым. Әле менә октябрь аенда гына Һиндстаннан кайттым. Иҗатчыга ничә яшьтә булуына карамастан, мондый чараларда катнашу бик мөһим, чөнки сәнгать бер урында гына тормый. Дөньяның төрле кыйтгаларында иҗат итүче осталар мондый чараларны, гадәттә, көтеп ала. Бер-беребезнең эшләрен, иҗатын күрәбез, танышабыз. Кем нинди техникада эшли, һәр хезмәтне анализлау бар. Кайсы илдә үткәрелә, шул ил халкы өчен дә бәйрәм, чөнки бөтен дөнья сәнгате әһелләре аларда җыела бит. Форумнар барышында җирле халык әллә ни ерак китми генә, төрле ил мәдәнияте белән таныша, осталар белән аралаша һәм сәнгать төрләрен, үзенчәлекләрен барлый. Чит илләрдә мин Русия исеменнән катнашсам да, үземне һәрвакыт Татарстаннан, дип таныштырам. Һиндстанда да егермедән артык ил катнашты. Сәнгатьнең бу төре белән бик нык кызыксыналар, иҗат әһелләре дә, җурналистлар да күргәзмәдән өзелеп тормады. Интервьюлар да алдылар. Берсендә инглизчә сөйләгәннән соң, телекорреспондент: «Әйдәгез, шушыны ук үзегезнең туган телегездә дә сөйләп күрсәтегез әле!» – дигәч, Һиндстанның төп каналларының берсенә татарча сөйләп бирдем.
Андый күргәзмә-проектларга мәктәп укучылары шактый күп йөри. Күзләрендә дәрт, очкын, җанлылык бөркелеп тора. Үзбәкстан остасы Камалетдин абый, Һиндстаннан Гори Юсуф Хусен, Махендра Сисодья, Пакыстаннан Рәшид Батт, Иорданиядан фән докторы Рефат Бавайза һ.б. осталар белән еш очрашабыз.
Гөлназ, татарлардан беренче буларак, чит илләрдә татар шәмаилләрен таныттың. Ул илләр белән чагыштырганда, бездә бу сәнгать калыша, дип уйламыйсыңмы?
Алай түгел ул. Безнең танылган каллиграф-хаттат Нәҗип абый Нәккаш заманында Бакый ага Урманчедан каллиграфия буенча берничә дәрес алу бәхетенә ирешкән. Тора-бара, ул бу иҗат белән ныклап торып кызыксынып китеп, татарда онытыла барган сәнгатьне тергезеп җибәрә. Бу иҗатка 70 яшендә генә килгән Владимир Александрович Попов та гарәп каллиграфиясендә зур үрләр яулаган шәхес. Рөстәм абый Шәмсутов, Рамил абый Насыйбуллов, Җәмил Әхмәтгалиев, Ришат абый Сәләхетдинов, Чулпан апа Шәрифуллиналар – бу юнәлештә әйдәп баручылар. Алардан күрмәкче, яшьләр дә әлеге сәнгатькә тартыла. Каллиграфия серләрен өйрәнер өчен бездә шартлар тудырылган. РИУда Рамил абый Насыйбуллов дәресләр бирә. Болгар академиясендә дә бик төпле эшли торган Әмир Билалов бар. Кол Шәриф мәчетендә махсус татар шәмаиле галереясе эшли. Аны сәнгать белгече Рөстәм абый Шәмсутов җитәкли. Кол Шәриф мәчетендәге Ислам музеенда бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Быел җәй көне Пакыстаннан Рәшид Батт һәм Гарәбстаннан Җәмәл әл-Кебаси әр-Рабиа, аның улы Мөхәммәд Кебасиларның күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кураторларның берсе буларак, миңа үземә дә оештыру эшләрендә катнашырга туры килде. Бер үк вакытта гарәп, инглиз теленнән тәрҗемә дә иттем. Җәй киеренке һәм эшлекле узды. Шулай булгач, кемнәрдәндер калышу турында уйларга да юк.
Гыйлем, сабырлык, талант сорый торган хезмәт, белемне дә даими ныгытып торырга кирәктер?
Гомер буе өйрәнү кирәк. Чөнки бу сәнгать төре – чиксез дәрья. Шәхсән үзем, белемемне арттыру өчен Истанбул шәһәренең Мәрмәрә университетында ислам сәнгатьләре бүлегендә магистратурада укыйм.
Элегрәк шәмаилне күбрәк ир-атлар ясаган, ә хәзер хатын-кызлар да активлык күрсәтә.
Каллиграфия сәнгате белән нигездә ир-атлар шөгыльләнә. Хатын-кызлар әлеге сәнгатьтә сирәк күренеш. Шушы язуларга ямь бирә торган, Коръәни Кәримне бизәкли торган тәзхиб сәнгате бар. Ханымнар күбрәк әнә шул сәнгать төрен башкара.
Гөлназ, катлаулы юл сайлагансың, иҗатыңда таяныр, ярдәм итәрдәй кешеләрең бармы соң?
Гарәби каллиграфия сәнгате, тәзхиб – серлелеге, матурлыгы белән үзенә җәлеп итә. Хәтта күренекле рәссам Пабло Пиккассо да: «Әгәр дә моңа кадәр каллиграфия сәнгате турында белгән булсам, рәсем ясап тормас та идем...» – дигән. Шөкер, минем юлымда гел тәҗрибәле укытучылар очрады, әле дә очрый. Дүрт-биш ел буе янәшәмдә каллиграфиядән Угур Наир, тәзхибтән Мөкаддәс Орһан гел янәшәмдә булдылар. Казандагы остазым Владимир Попов, Рөстәм Шәмсутов, Нәҗип Нәккаш белән аралашып торабыз, Пакыстанлы Рәшид Баттан да заманында дәресләр алдым. Әле күптән түгел, каллиграфиянең легендасы булган Хәсән Чәләби белән дә очрашырга насыйп булды. Мондый очрашулар тормышка ямь өсти, күңел халәтен үстереп җибәрә. Әнием дә – остазларымның берсе, минем эшләремне иң беренче бәяләүче кеше ул. Экспозицияләрне, гадәттә, әнием ясый. Ул бик күп рәссамнарның күргәзмәләрен оештырган кеше буларак, минекеләрне дә җиренә җиткереп башкарып чыга.
Мөршидә Кыямова
Фотолар Гөлназ Исмәгыйлеваның шәхси архивыннан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев