Курадан – курай моңы
Халык уен кораллары арасында курай – иң борынгысы һәм киң таралганы. Күп халыклар курайны үзләренең милли коралы дип саный. Әлеге тынлы музыка уен коралын татар, башкортлар – курай, алтайлар – шоор, кыргызлар – чоор, казакълар – сыбызгы, төрекмәннәр – гаргы төйдек, маҗар һәм болгарлар – кавал дип атап йөртә.
Халык уен кораллары арасында курай – иң борынгысы һәм киң таралганы. Күп халыклар курайны үзләренең милли коралы дип саный. Әлеге тынлы музыка уен коралын татар, башкортлар – курай, алтайлар – шоор, кыргызлар – чоор, казакълар – сыбызгы, төрекмәннәр – гаргы төйдек, маҗар һәм болгарлар – кавал дип атап йөртә.
Кура үсә урманда...
Идел буе Болгары дәүләтендә курай кулланылган инде, ди галимнәребез. Ә Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверендә аның кулланышы янә дә киңәйгән. Тарихи чыганаклар буенча курай Төрки каһанлыгында барлыкка килгән, төрле төрки халыкларда охшаш тынлы милли кораллар барлыгы шуның белән аңлатыла да инде.
– Безнең якларда ул «кура» үсемлегеннән исем алган, ул урманда биек агачлар күләгәсендә үсә, – ди курайчы, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов.
Ринат Сабир улы – музыка сәнгатендә шактый танылган шәхес, аның педагоглык стажы ярты гасырга якын. Ул озак еллар дәвамында яшь буынга милли аһәңнәрене сеңдерү юнәлешендә эшли. Аның шәкертләре дә күп. Педагоглык эшчәнлеге барышында Мөхетдиновның шулай ук күп санлы уен коралларына багышланган, аларда уйнау ысулларын тасвирлаган хезмәтләре дә китап буларак дөнья күрде. Педагогик һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге Казан, Түбән Кама һәм Татарстан шәһәрләренең музыкаль-иҗади тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Халык уен коралларында укыту буенча педагогик эш тәҗрибәсе бар: курай, сорнай, таш курай (әкәрин), гармоникада, кубызда уйнарга өйрәтә.
Камыштан көй
Курайның килеп чыгышы турында риваятьләр дә мәгълүм. Аның берсен искә төшереп узыйк. Имештер, явыз бер хан яшәгән, аның башында мөгез үскән. Чәчен алдырырга яшь егетләрне чакырганнар. Ханның чәчен алгач, аларны үтергәннәр, чөнки хөкемдарның серен беркем белергә тиеш булмаган. Бер егет хәйләкәрлек күрсәтә һәм үлем тырганыннан котыла. Таулар аша качып барганда, ул үләннәр тавышы ишетеп ала. Бер камышны кисеп ала да көй уйнап җибәрә. Курай моңы аша явыз ханның серен тарата.
– Вакыт узу белән курайны металл һәм пластмасс трубкалардан ясый башлыйлар. Курайлар ике, дүрт, биш, алты, җиде тишемле дә була, – ди Ринат Мөхетдинов. – Курайның төрләренә килгәндә, аларда берничә: классик курай, агач, бакыр, Казан курае, Ногай курай. Курай төрле тональлекләрдә җитештерелә. Озынлыгы төренә карап төрлечә була: 120-180 миллиметрдан алып, 450-1000 мм.га хәтле. Татар кураенда җиде уйнау тишеме бар: алтысы – өстә, берсе аскы якта урнашкан, шуңа күрә курайда җиде ноталы теләгән һәр көйне уйнарга мөмкин.
Курай – иң борынгы уен коралларның берсе. Ул башка уен коралларыннан аермалы буларак, тиз ясала, гади, җиңел, уңайлы. Тембр байлыгы, җыр-биюләрне башкарганда оста файдаланыла. Ә иң мөһиме – бөтен халык мәхәббәтен казанган. Курай аерым чыгышларда да, ансамбль коралы буларак та уңышлы кулланыла. Курайда аерым уйнау традициясе һәм искиткеч техник хәрәкәтчәнлек татар халык көйләренең орнаментальлеген тулысынча ачарга мөмкинлек бирә. Башка милли уен коралларының берсендә дә көйләрнең тулы байлыгы курайдагы кебек күренә алмый, – ди остаз.
Курайда татар халык көйләрен генә түгел, классиканы да, хәтта рус һәм чит ил композиторлары әсәрләрен дә уйнау мөмкинлеге бар.
Курай уйнау файдасы
Курайда уйнау укучыларның сулыш системасын ныгыта һәм сәламәтләндерә, сәламәт яшәү рәвешенә социаль ориентация формалаштыра, яшьләрнең ял итү һәм мәшгульлеге формаларын камилләштерә. Курайда шөгыльләнү нәтиҗәсендә, укучылар күп кенә бронх-үпкә авыруларыннан тизрәк дәвалана һәм салкын тию авыруларына азрак бирешә.
Курайчы буласызмы?
«Моң чишмәсе», «Мин курайчы булам» китаплары аша Наилә һәм Ринат Мөхетдиновлар курайда уйнау серләрен яктырта. Яшь буында милли музыкаль сәнгатькә һәм милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияли. Моннан тыш, музыкант-педагогның гармунга нисбәтле хезмәтләре дә бар. Биредә теориядән тыш, балаларга җиңел булсын өчен, ноталы әсәрләр дә урын ала.
– Милли музыкаль сәнгать чаралары белән яшьләрнең дөньяга карашын, рухи мәдәниятен формалаштыру һәм үстерү мәсьәләсе беркайчан да әһәмиятен югалтмый, – ди Ринат Мөхетдинов. – Җәмгыять үсешенең социаль-сәяси шартлары шәхескә, аерым алганда, аның этник культурасына яңа таләпләр куя. Җәмгыятькә башка халыкның абруен хөрмәт итүче, үз халкының кимчелекләрен белеп, үз милләтенең исемен горур йөртүче, үз халкының иң яхшы сыйфатларына ия булган һәм бу сыйфатларны үстерүче шәхесләр кирәк. Хәзерге вакытта балаларда да, өлкәннәрдә дә үз мәдәниятеңә карата кызыксыну уяту юлында күп эшләнә. Бүгенге көндә сәләтле балаларны гына түгел, ә барлык балаларны да милли мәдәниятнең асылына һәм гореф-гадәтләренә тарту мөһим, чөнки фольклор ул тәрбияләү, үстерү, белем бирү вазифасын да башкара.
Музыкант Дамир Габдрахмановтан курай уен коралы турында мастер-класс: https://www.youtube.com/watch?app=desktop&v=MdlwUJLN9ck&t=8s
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев